Болай булмый! (комедиянең ахыры)
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘIVШунда ук. Рәшидә сәхнәдән чыгып бара. Рәшидә. Утны сүндерегез! Ишек кыңгыравыннан башлыйбыз!Вәзирә (кереп). Рәшидә Хәкимовна! Ни бит әле... Алмаз килеп җитмәде бит әле...Рәшидә. Бер...
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
IV
Шунда ук. Рәшидә сәхнәдән чыгып бара.
Рәшидә. Утны сүндерегез! Ишек кыңгыравыннан башлыйбыз!
Вәзирә (кереп). Рәшидә Хәкимовна! Ни бит әле... Алмаз килеп җитмәде бит әле...
Рәшидә. Берәр кайчан бер чиге булыр микән бу газапларның?! Утырыр микән ул малай берәр кайчан акылга, юк микән?!
Эльза (сәхнә артыннан тавышы килә). Аны театрдан куарга кирәк!
Рәшидә. Болай булмый! Бүген аны көтеп тормыйбыз! Бирегез миңа берәр пиджак, мыек ябыштырыйк миңа, үзем уйныйм Илшатны бүген! (Вәзирә йөгереп кенә пиджак алып килә, Рәшидәгә мыек ябыштырып куя). Булдымы? Башладык алайса. Утны сүндерегез! Ишек кыңгыравы!
Рәшидә – Илшат ролендә. Ул үзенә тиз генә чәй ясап компьютер янына килеп утыра һәм өчпочмак ашап ашыга-ашыга эшли башлый. Ишек кыңгыравы чылтырый. Илшат барып ишекне ача, Чәчкә керә.
Чәчкә. Сәлам, Илшат, тагын бер кат.
Илшат. Сәлам. (Янәдән компьютер янына барып утыра).
Чәчкә. Җыена башлагач, бизәнергә дип көзге каршына килеп утырган идем, чәчләремне күрдем дә, юк, мин әйтәм, болай булмый! Тиз генә душ коенып чыгыйм әле дип ваннага керсәм, кайнар су юк! Ярый син күршедә генә торасың әле, Илшат. Менә ничек барыр идем мин бүген очрашуга шундый чәч белән, син булмасаң?
Илшат (борылмыйча да, өчпочмагын ашый-ашый). Ыһым.
Чәчкә. Һай, шундый тәмле булып өчпочмак исләре таралган! Әниең килеп киттемени?
Илшат. Ыһым.
Чәчкә. Ярар, комачауламыйм. Мин тиз чыгам.
Чәчкә ваннага кереп китә, Илшат компьютерда эшләп утыра. Ваннадан су аккан, Чәчкәнең җырлаган тавышлары килә. Бераздан су аккан тавыш туктый. Илшатның халатын киеп, башына тастымалдан чалма шикелле нәрсә урап Чәчкә ваннадан чыга. Шул мәлдә ишек кыңгаравы чылтырый. Илшат үз уйларына бирелеп, аны-моны карап тормыйча ишекне ача. Наил белән Нәркизә килеп керәләр. Бер мәл барысы да сүзсез тора.
Наил. Чәчкә, син?! Нишләп йөрисең монда шәрә килеш?
Чәчкә. Менә син нишләп йөрисең монда яшь кызлар ияртеп!
Наил. Хәзер күрсәтәм мин сиңа нишләп йөргәнемне!
Чәчкә. Каравыл, үтерәләр!
Илшат. Туктагыз, нишлисез? Тынычланыгыз!
Наил Чәчкәне квартира буйлап куып йөри башлый. Тотам дигәндә генә аның юлына Илшат төшә дә, Чәчкә тагын кача.
Чәчкә (өй телефонының трубкасын күтәреп номерны җыеп тормыйча гына кычкыра). Полиция! Үтерәләр!!!
Куышып йөри торгач, Наил абынып егыла һәм башы белән идәндә торган 16 килолы гергә бәрелә. Тәмам гаҗиз булып, ачуы килеп ул еларга тотына.
Илшат. Нык авырттымы, Наил?
Наилдән куркыныч янамаганын аңлагач, Чәчкә вакытны бушка сарыф итми. Моңа кадәр Нәркизә ишек төбендә елмаеп бар нәрсәне тыныч кына күзәтеп тора. Чәчкә килеп аның чәченә ябыша.
Чәчкә. Хәзер күрсәтәм мин сиңа күрмәгәнеңне, потаскушка!
Илшат игътибарын Наилдән хатыннарга күчерергә мәҗбүр, ул килеп аларны аера башлый.
Илшат. Нишлисез сез?! Туктагыз!!! Ул потаскушка түгел!
Чәчкә. Шулаймыни?! Ә нигә шулкадәр постакушкага охшаган?
Хәсән (чәчрәп чыгып). Юк, мин сезгә шулай әйтергә тиеш! Нишлисез сез?! Туктагыз!!!
Рәшидә (аптырап). Каян килеп чыктың син? Нәрсә булды, Хәсән? Үзегезгә булсын театрыгыз, дигән идең бит әле?!
Хәсән. Юк, берни дә булмады! Нибары сез минем пьесамны гына үтердегез!
Рәшидә. Ничек үтердек?
Хәсән. Шулай! (Кесәсеннән зур кулъяулык чыгарып маңгаен сөртә, борынына дару тамыза.) Сез яңа гына минем нечкә психологизмга, геройларның эчке кичерешләренә корылган әдәби-нәфис әсәремне күн итекләр белән сазга салып таптадыгыз! Сез аннан нәрсә, Голливуд боевигы ясамакчы буласызмы?! Өстәвенә хатын-кызлар катнашында! Кайчан күргәнегез бар минем әсәрләрдә хатын-кызга кул күтәргәннәрен? Җитмәсә тагын хатын-кызлар үзләре дә сугыша башлады! Ычкындыгызмы әллә сез? Юк, болай булмый! Мин язганча куярга теләмисез икән, мин пьесамны кире алам!
Рәшидә. Ничек инде кире алам? Безнең ике атнадан премьера!
Хәсән. Бүтән әйбер куегыз! Әйбәт язылганын!
Рәшидә. Әбәү, бигрәк противный икәнсең син, Минназыйм! Хатының юкка гына ташлап китмәгән инде сине!
Минназыйм. Рәшидә! Син дә, Хәсән, бала-чага булма инде! Рәшидә дә, без дә, әсәр яхшырак булсын дип тырышабыз бит.
Хәсән. Ә мин начар булсын дип язаммы?
Минназыйм. Юк ла инде, син бер дигән итеп язасың! Башка кешенең пьесасын алмадык бит куярга, нәкъ менә синекен алдык! Аны бераз эшләп бетерәсе генә бар. Әйдәле, син бүген кичен кил әле безгә. Сез Рәшидә белән пьеса төзәтерсез, ә мин сезгә үземнең фирменный тутырган үрдәкне пешерермен. Карабодай һәм кара җимеш белән, ә?
Рәшидә. Ә нәрсә? Шәп идея бу!
Минназыйм. Үрдәкме?
Рәшидә. Нинди үрдәк?! Пьесаны бергәләп эшләү! Әйдә, ризалаш әле, Хәсән! Чыннан да башка сузар урын калмады, ике атнадан премьера!
Хәсән. Ну, әйдәгез, килеп карыйм. Тик ни чыгар моннан? Дөресен әйткәндә, җүнле нәрсә чыгарына бик шикләнәм.
Рәшидә. Шулай да кил әле, яме, кил әле! Попытка – не пытка! «Попытка» ничек була татарча?
Хәсән. Омтылудыр. Тырышып карау.
Рәшидә. Ә «пытка»?
Хәсән. Азаплау.
Рәшидә. Омтылу – азаплау түгел! Белиберда какая-то получается! Ну, син шулай да кил әле, яме, кил!
Хәсән. Бу очракта туры тәрҗемә ясарга ярамый, мәгънәви тәрҗемә күбрәк туры килә.
Рәшидә. Ничек?
Хәсән. Ятып калганчы атып кал, диләр татарда!
Рәшидә. Шәп! Әйдә, чыннан да атып калыйк әле, Хәсән! Кичен көтәбез сине! (Кош тоткандай шатланып чыгу ягына китә. Сәхнә читенә җиткәч, кире борылып) Гафу итегез! Бераз онытылып киткәнмен. Репетиция бүгенгә тәмам, барыгызга да рәхмәт, саубулыгыз!
Чыгып китә. Хәсән капма-каршы якка чыгып китә. Рәшидәнең күзенә күренергә куркып, качып-посып кына Алмаз керә.
Эльза (Минназыймга Алмаз ишетәлмәслек итеп). Син кайчан вакыт табасың инде роль кабатларга? Икебез генә!
Минназыйм. Күреп торасың бит, бүген тагын булмый, кайтырга кирәк. Аннан соң пьесаны тагын үзгәртәләр ич әле!
Эльза. Синең гел вакытың юк инде! (Пышылдап) Үзеңә генә бер сүз әйтәсем бар иде.
Минназыйм. Башка вакытта, Эльза, башка вакытта! (Кабаланып чыгып китә).
Эльза (Минназыйм киткән якка кычкыра). Йөрдең инде шул кысыр тана артыннан эт шикелле ияреп! Белмим, белмим! Кысыр хатыннан юньле спектакль туа ала микән соң ул?!
Алмаз. Әйдә, икебез кабатлыйбыз рольне, Эльза!
Эльза. Әй, йөрмәле син дә саруымны кайнатып!
Алмаз (Эльзаны кочып ала). Ярар инде, Эльза, чәбәләнмә инде! Нәрсә, әллә беренче мәртәбә кияүдәме?
Нәгыймә (нидер эзләнеп керә). Ай, алла! Кая куйдым икән соң мин ачкычымны? (Алмаз белән Эльзаны күреп) Менә эләктең дә инде, җирбит! Хәзер үк шылтыратам. Түкми-чәчми сөйләп бирәм кызыма синең монда ни кыланып ятканыңны, кабахәт!
Алмаз. Күзеңә чуан үстеме әллә? Роль кабатлыйбыз без, беләсең килсә!
Эльза. Ялганлый ул, Нәгыймә апа! Без роль кабатламыйбыз! Шундый аның гадәте – пычрак кулларын бөтен кызларга да суза! Кызыгыз сезгә генә ышанмаса, миңа шылтыратсын. Мин әле сез белмәгән әллә күпме хәлләр сөйләп бирә алам!
Алмаз. Әйе, ышанды ди ул сезгә!
Эльза. Анысы синең телең – елан теле инде!
Нәгыймә. Әллә кайчан карга апкиткән булыр иде шул телең булмаса!
Эльза. Аны бөтенләй театрдан куарга кирәк!
Алмаз. Үзеңне кумасыннар!
Барысы да төрле якка чыгып китә. Кулына чүкеч-пычкылар тутырылган агач савыт тотып сәхнә эшчесе килеп керә, эшли башлый.
Эшче.
...Чыкты буран – ком бураны,
Өермәсен тыялмады.
Чыкты болыт актарылып,
Офыкларга сыялмады.
Килгән иде кояр булып,
Бар дөньяны юар булып,
Ул яумады...
Җан биргәндәй талпынды да
Ауды басу уртасына
Теткәләнгән ялгыз нарат.
...Озаккарак китте шул, әй, озаккарак...
Кәпәчләрен тезгә салып,
Картлар тора көлемсерәп:
«Файдасызга очынуны
Яшьләргә бер күрү кирәк.
Яшьләргә бер күрү кирәк».
Халык әнә керфекләрен
Офыкларга теки кабат:
Озаккарак китте шул, әй, озаккарак...
(Ут сүнә).
V
Сәхнәдә – Броун хәрәкәте. Барысында да ниндидер киеренкелек сизелә. Керәләр-чыгалар. Бары сәхнә эшчесе генә ашыкмыйча үз эшен башкарып йөри.
Нәгыймә. Ай, Алла! Үләм инде шул ачкычымны югалтып! Кайда ташлап калдырдым икән инде тагын шуны?
Гөлгенә (роль кабатлый, Илшат булып та уйный). «Кеше үзе теләмәсә дә, уйлап бетермәгәнлек, ялгышлык белән якын кешесен үпкәләтергә, хәтта рәнҗетергә мөмкин. Мин ялгыш ни кылсам, син миңа рәнҗер идең?» (Нәркизә булып) «Белмим». (Илшат булып) «Уйлап карале!» (Нәркизә булып) «Ну... Әйтик... Мәсәлән, без өйләнешкән булсак... Безнең балаларыбыз булса... Син алар белән үзеңне бик дорфа тотсаң, мин сиңа үпкәләр, хәтта рәнҗер идем. Моңа юл куймас өчен бөтен булган көчемне куяр идем».
Ул арада зур кулъяулык белән маңгаен сөртеп, борынына дару тамыза-тамыза Хәсән үтеп китә.
Рәшидә. Премьера башланырга ике сәгатьтән ким вакыт калды, сез һаман декорацияне корып бетерә алмыйсыз!
Эшче.
Ә ил җылый көзге җилгә кушылып,
Җилләр исә җанны кисә-кисә.
...Ә ил җылый... Кемнең кайгысы бар
Бу зур илнең кайгы-зарларында?
Тик дөньясы тыныч булып аның,
Маллар тулы булсын амбарында.
...Ә ил җылый... Кемнең кайгысы бар
Моңнар белән аккан күз яшендә?
Һәркайсының үз кайгысы кайгы,
Вакыты юк илгә эндәшергә.
...Ә ил җылый... Аның җылавыннан
Безнең өчен нәрсә үзгәрә, дип,
Шамакайлар җырлый-җырлый бии,
Үз җырыңны синең йөзгә бәреп...
Баш өстендә чорның кара кулы,
Дөнья тулы аның кара колы,
Күрсәт бармак белән төртеп кенә,
Ярылачак
Эче кара тулы.
Рәшидә. Тфү!!! (Китмәкче була.)
Эльза. Рәшидә Хәкимовна! Мин бу алсу күлмәкне киеп уйный алмыйм! Аны кигәч, минем муеным югала! Барыбер үз костюмнарыбыз әзер түгел, подбор белән генә уйныйбыз, икенче күлмәк сайлап алыйм әле коюстюмерныйдан? Үземә ошаганны!
Рәшидә. Үзеңә ошаган күлмәкне, Эльза, концертка барганда киерсең, яме! Мин сиңа ничә мәртәбә әйттем инде алсу күлмәк белән уйныйсың дип?!
Эльза үпкәләп, битен каплап, йөгереп чыгып китә.
Рәшидә. Йә, Аллам! Тагын ниләр күрәселәр бар икән?
Күзләрен тондырып Вәзирә йөгереп керә.
Вәзирә. Рәшидә Хәкимовна!!!
Рәшидә. Ни булды тагын, Вәзирә? Янгын чыкканмы, җир тетриме, әллә инде бөтенләй дөнья бетәме?!
Нәгыймә. Аванс күчергәннәрме әллә?
Рәшидә. Юк, безгә «Тантана» премиясен биргәннәр! Спектакль чыкканчы ук!!! Шулаймы?
Вәзирә. Алмазны машина бәргән!
Рәшидә. Ә-ә-ә?!! Кайда?
Вәзирә. Менә театр янындагы «зебрада».
Рәшидә. Исәнме?
Вәзирә. Исән исәнлеккә. Тик аны ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән, аягы сынган, ахрысы. Шылтыратты бик нык авырта, ди.
Нәгыймә. Алайса, минем сүзләрем фәрештәләрнең «Амин!» дигән чагына туры килгән икән! «Кызым янында тагын бер чуалсаң, аягыңны сугып сындырам», – дигән идем.
Рәшидә. Нәгыймә апа! Шулай әйтергә ярыймы инде, йә? Вәзирә, премьерага җитешәдер бит инде ул?
Вәзирә. Ничек җитешсен инде, Рәшидә Хәкимовна! Бүлнистә ятканыгыз юкмы әллә бер дә? Хәзер башта аңа снимок ясыйлар, анализлар алалар, аннан гипс салалар. Ю-у-у-к, берничек тә килеп җитә алмый!
Рәшидә. Син ни лыгырдыйсың? Ә премьера?!
Вәзирә. Белмим инде. Минем башыма бер генә фикер килде...
Рәшидә. Нинди?!
Вәзирә. Илшатны үзегез уйнасагыз гына инде...
Рәшидә. Ычкындыңмы әллә?
Вәзирә. Ник бер репетициядә, Алмаз булмагач, уйнаган идегез ич! Бик шәп килеп чыккан иде! Сүзләрне сез Алмазга караганда да яхшырак беләсез!
Рәшидә. Юк! Бу катастрофа!!! Премьера булмый дип игълан итегез!
Вәзирә. Ничек?
Рәшидә. Менә шулай! Пландагы декорациянең чынлыкта яртысы гына куелганына әле ничектер түзеп була! Афишалар булмагач, матбугат конференциясе җыеп халыкка хәбәр иттек, анысы да ярасын ди! Костюмнар әзер түгел, подбор белән уйнарга мәҗбүрбез! Тешне кысып анысына да ризалашырга була әле! Тик инде төп геройны уйный торган артистың эштән чыккач... Юк, юк, болай булмый! Моннан да начаррак хәлне хәтта юри уйлап утырсаң да, уйлап чыгарып булмый! Тамашачыларга билетларын кире кайтарыгыз, спектакль кичектерелә, диегез. (Йөзен каплап йөгереп чыгып китә).
Бөтенесе хафага төшә. Сәхнәдә тагын Броун хәрәкәте көчәя. Керәләр-чыгалар, бөтенесе дә Рәшидәне эзлиләр. Ә ул берсе дә күрмәгәндә сәхнәнең бер караңгы почмагына кача һәм тезләрен кочаклап елап утыра башлый. Бераздан Рәшидә сәхнәдә берүзе генә кала, аны эзләп Минназыйм керә.
Минназыйм. Рәшидә! Кая син, матурым? Чык инде, акыллым! Әйдә, сөйләшик әле...
Эльза (кереп). Һаман шул кысыр танаңны эзлисеңме? Ә кем иң башта ук: «Бер җүнле нәрсә дә килеп чыкмаячак», – дип әйткән иде?
Минназыйм. Йөрмәле монда! Синең кайгы түгел!
Эльза. Хәзер син миңа алай гади генә кул селти алмыйсың, Минназыйм. Мин бит берүзем генә йөрмим хәзер.
Минназыйм. Ни мәгънәдә?
Эльза. Шул мәгънәдә. Авырлы мин, Минназыйм! Синнән авырлы! Әллә кайчан әйтәсем килеп йөри идем, тик син бит мине күрсәң, уттан качкандай качасың. Синең гел вакытың юк, бик нык мәшгуль кеше бит син безнең! Тик менә ни белән мәшгуль икәнеңне, мин генә беләм.
Минназыйм. Эльза!
Эльза. Минназыйм, мин әйтеп бетерим әле!
Минназыйм. Синең ни әйтәсеңне мин яттан беләм! Ир кешегә үзенең хатыны кул астында эшләү килешми, ир кеше – ир кеше инде ул, дияргә телисең син. (Хәсән керә, аны Минназыйм белән Эльза искәрмиләр). Син хатыныңа хезмәт итәргә тиеш түгел, син бит сәләтле артист, син талантыңны үстерергә тиеш, диячәксең. Без бит бер-беребез өчен яралган җаннар, дип кабатларга яратасың әле тагын. (Эльза елый башлый) Кыланма, Эльза. Театрда бөтен кеше дә белә синең кайчан кирәк шул вакытта, краннан су агызган кебек, күз яшьләре чыгара алганыңны. Бу соңгы ике айда мин тагын бер нәрсәне аңладым. Иманым камил, ул баланы, – әгәр ул чыннан да яралган икән, әгәр ул чыннан да миннән икән, – син һичшиксез мине Рәшидәдән аеру өчен шантаж коралы итәчәксең. Бер үк вакытта син бик матур сүзләр әйтәчәксең, бу гамәлеңне бик матур, ялтыравыклы, кызыктыргыч фантикка төрәчәксең. Тик кояшка балчык ябышмаган кебек мәхәббәттә дә шантаж була алмый. Яратмыйсың син мине, Эльза! Яратам, дип әйтмә миңа!
Эльза. Сәхнәгә чыкканда носки кияргә онытма, дип әйтмәкче идем мин сиңа! (Көлә-көлә чыгу ягына китә, Хәсәнне күреп ала). Ә син, Минназыйм, текстларны Хәсәнгә караганда яхшырак яза алыр идең, мөгаен! Әллә язып карыйсыңмы? Безнең сөйләшү тәмамланмады әле! (Чыгып китә).
Минназыйм, Хәсәннең бу күренешнең шаһиты булганын аңлап алгач, уңайсызлана, оялып чыгып китә. Рәшидәнең тыелырга тырышы-тырыша үксеп елаганы ишетелә.
Хәсән (Рәшидәне күреп). Рәшидә! Син монда нишләп утырасың? Бөтен театр дөнья бетереп сине эзли! (Рәшидә елаудан туктый алмый). Минназыйм белән Эльзаның сөйләшкәнен син дә ишеттеңме? Рәшидә... Башка вакытта мин сиңа мондый сүз әйтергә кыймас идем, тик эшләр болайга борылгач... Мин яратам сине, Рәшидә! Әйдә, миңа кияүгә чык! Мин язармын, син куярсың...
Рәшидә (туктый алмыйча буыла-буыла көлә башлый). Шәп вакыт таптың син, Хәсән, предложение ясарга! Кулымны да бик үзенчәлекле итеп сорый белдең!
Хәсән. Мин аңламадым, бу «әйе» дигән сүз булдымы, «юк» дигән сүзме?
Рәшидә (көлә-көлә көчкә әйтә). Юк.
Хәсән. Нигә?
Рәшидә. Турысын әйтимме?
Хәсән. Әйе.
Рәшидә. Үпкәләмисеңме?
Хәсән. Юк.
Рәшидә. Хәсән, үзең язгансың бит, җүнле ирләр үз хатыннарыннан артмый алар, дип. Ташлап китмиләр җүнле ирләрне, Хәсән! Ташлап булмый аларны! Дефицит ул хәзерге заманда чын мужик!
Борын (кереп Рәшидәгә). Ә-ә-ә! Менә кайда икәнсең син! (Хәсәнгә) Хәсән, гафу ит, Рәшидә белән икебез генә сөйләшик әле. (Хәсән башын иеп чыгып китә). Син нәрсә тәвә кошы сыман башыңны комга тыктың? (Рәшидә эндәшми). Ник дәшмисең? Әйдә, сөйләш минем белән, аңлаш, эчеңне бушат, шуңа дип килдем бит. Ни булды?
Рәшидә. Бөтен кеше миңа каршы, бөтен нәрсә миңа каршы!
Борын. Тә-ә-әк, ярар. Әйдә хәзер менә шушы сүзләрнең мәгънәсен әкренләп кенә чишеп-сүтеп карыйк инде...
Рәшидә. Белмим, ничектер баштан ук бер каршылык өстенә икенчесе өелә башлады...
Борын. Безнең тормыш – каршылыкларны җиңеп, алга бару бит инде.
Рәшидә. Ләкин җиңә алмадым шул мин аларны! Мин уйларымда, хыялларымда йөрткән спектакльнең яртысы да чынга ашмады!
Борын. Әллә минем уй-хыялларым йөз процент чынга аша дип уйлыйсыңмы? Яртысы булса әйбәт әле ул! Кайбер спектакльләрдә 25 процентка да җыелмый! Актерлар рольне кирәк кадәр тарта алмый, композитор туры килгән көй яза алмый, рәссам декорацияне үз белдеге белән генә ясап куя шунда... Шуңа күрә режиссерның тиресе филнеке кебек калын булырга тиеш!
Рәшидә. Җитмәсә әле тагын, яңа гына Эльза Минназыймга: «Мин синнән авырлы», – диде.
Борын. Синең алдамы?
Рәшидә. Юк, алар минем монда качып утырганны белмичә сөйләштеләр. Ни җитми Минназыймга, йә? Мин аны чиста киендерәм, тәмле ашатам, хәтта йокысыннан да үбеп кенә уятам.
Борын. Шәхси мәсьәләләреңне, гаилә проблемаларын аннан соң хәл итәрсең! Синең бу мизгелдәге максатың – премьера! Тамаша, таш яуса да, булмый каламый!
Рәшидә. Тамаша кайгысымыни хәзер? Менә мин хәзер уйлап куйдым: нишләп дөнья шундый тәртипсез, тигезсез, гаделсез?
Борын. Аллаһы Тәгалә безне шулай сыный.
Рәшидә. Ничек бу артистлардан бер ансамбль ясамак кирәк? Алар бит бер-берсен күрә алмыйлар! Ирек бирсәң, шундук бер-берсен чәйнәп йотарлар иде!
Борын. Менә шуны булдырмаска кирәк инде, көйләргә кирәк араларын, барысын да бер дулкында хәрәкәт итәргә мәҗбүр итәргә кирәк. Кычкырыпмы, үгетләпме, йомшаклык беләнме, хәйлә беләнме – кемгә кайсы туры килә.
Рәшидә. Хәйләме, ялганмы?
Борын. Ялганларга да туры килергә мөмкин кайбер очракларда.
Рәшидә. Менә сез Гөлгенәне инде өченче ел алдап йөртәсез. Ябык, әйдә, ябык, миңа яңа спектакльгә төз, чибәр кыз кирәк, дисез. Ә ул бит ышана, көтә!
Борын. Көтә белгән артист үз ролен иртәме-соңмы барыбер алачак.
Рәшидә. Монысы да ялган! Вәзирә алдымы соң менә? Ә бит ул начар актриса түгел иде. Шул рольсезлектән, эшсезлектән, талантының кирәкмәгәнлегеннән янды. Ни гаиләсе, ни балалары юк, бер ялгызы яшәп интегә. Шушы театр белән, помреж эше белән юанган була инде, мескенкәем.
Борын. Нишләп мескен булсын ул? Кешенең күңел эченә кереп карап булмый. Бәлки ул үзен бәхетле саныйдыр? Ялгыз да түгел Вәзирә, ул театрда кияүдә! Бәлки шуның белән бәхетледер ул?!
Рәшидә. Сафсата!
Борын. Ә синең монда спектакль башланырга бер сәгать калгач балавыз сыгып утыруың нәрсә? Әйдә, үзеңне кулга ал, артистларны җый, тозлап-борычлапмы анда, майлап-баллапмы үз сүзеңне әйт, тамаша таш яуса да булмый калалмый!
Рәшидә. Ничек булсын ул? Декорацияләр һаман әзер түгел, Алмаз аягын сындырып бүлнистә ята, үземнең гаиләм таркала, ничек булсын бүген тамаша?!!
Борын. Була! Менә күрерсең, бүген бер дигән спектакль булачак! Тамашачылар сезне сәхнәгә кул чаба-чаба кабат-кабат чакырачак.
Рәшидә. Юк, болай булмый! Бүген бернинди тамаша да була алмый. Ниндидер пүчтәк спектакль куйдык – нигә куйдык, үзебез дә белмибез! Нидер куярга кирәк иде бит инде, менә тоттык та куйдык Хәсәннең бер нәрсәсен. Ә халык бит надан түгел! Тукай әйтмешли, халык зур ул, көчле ул, моңлы ул, шагыйрь ул! Хәтта сәхнә эшчесе дә бездән акыллырак һәм зирәгрәк булып чыкты! Беләсезме нинди шигырь укып күрсәтте ул миңа бүген? Ил җылый, ә шамакайлар шуны күрмәгәндәй һаман уйныйлар, көләләр, диде!
Борын. Халык димәктән, бер мәкаль бар: йөргән таш шомара. Җитди әйбер куярга тотыныр өчен, шул дәрәҗәгә кадәр үсеп җитәр өчен, җитлегер өчен, син башта менә мондый, үзең әйтмешли, пүчтәк әйбер куярга тиеш идең. Турысын әйтим, син куйган бу яңа спектакль кебек кенә тамашаларны көн саен телевизордан да карап була. Ә бит театр – телевизордан күрсәтми торган, үзгә бер нәрсә күрсәтергә, әйтеп бирергә бурычлы.
Рәшидә. Димәк, без буш эш белән мәшгуль?
Борын. Нишләп буш булсын ди? Менә син үзеңне «комедия» дигән сүзгә алданып театрга килгән тамашачы урынына куеп кара. Син эштә көне буе, «бүген кич белән театрга барасым бар», дип уйлап йөрдең. Бәлки әле төшке аш вакытында чәчтарашка барып чәчләреңне матурлап ясатырга да җитешкәнсеңдер. Өйгә кайткач, матур күлмәкләреңне кидең, синең күңелең яхшылыкка, уңайлыкка көйләнде. Театрга килеп, актерларның матур итеп үзебезчә, татарча уйнаганнарын күреп сөендең. Карале, безнекеләр дә булдыра ала икән, телевизордан күрсәткән урыслардан бер дә ким түгел, дип уйлыйсың. Ахыр чиктә яхшы кәеф белән, җаның-күңелең ял итеп, чистарынып, яхшы уйлар белән тулып кайтып китәсең. Азмыни бу? Бер дә буш эш түгел!
Рәшидә. Әгәрдә аларга спектакль ошамаса?
Борын. Безнең тамашачы – олы йөрәкле! Хәтта спектакль бик килеп чыкмаган очракта да, хәтта бу күзгә бәрелеп торса да, безнең халык артистларга барыбер кул чаба, тырышканыбыз өчен булса да рәхмәт әйтә. Чөнки алар театрны яраталар, алар аңа мөккибән киткән.
Рәшидә. Нигә?
Борын. Минем күп уйлаганым бар бу турыда. Театр кешеләргә үз тормышларын яхшырак тоемлар өчен кирәк. Әйтик, без берәр курортка баргач, шунда яшәгән кешеләр турында, болар нинди бәхетле, алар көн саен шушы матурлыкны күреп яшиләр, дип уйлыйбыз. Пычагым да бәхетле түгел алар! Һәрхәлдә бездән бәхетлерәк түгел. Алар бу матурлыкка күнегәләр, алар шундагы матурлык арасында без фатирыбыздагы обойлар арасында йөргән кебек йөриләр. Алар әйләнә-тирәнең шундый икәненә күнегәләр. Кеше күнегүчән. Ул бөтен нәрсәгә күнегә: матурлыкка, кабахәтлеккә, тәрбиясезлеккә күнегә, чөнки бу әйберләр аны әйләндереп алган һәм көн саен шул. Әгәр көн саен кемдер дә булса каһарманлык кыла икән, алар моңа да күнегәчәк, шулай тиеш итеп кабул итәчәкләр. Вак мәшәкатьләр белән тулган безнең көнебез: кемгәдер шылтыратырга кирәк, каядыр барырга кирәк, ниндидер пүчтәк максатка ирешергә, нәрсәдер сатып алырга, кемнедер җүләр калдырырга, икенчесенән үч алырга, һәм башкалар, һәм башкалар – безгә болар барысы да бик мөһим булып тоела! Чынлыкта алар өч тиенгә дә кирәкми! Чөнки вак мәшәкатьләр белән узган тормыш – буш тормыш, истә калырлык берни дә юк анда. Ә нинди вакыйгалар истә кала? Безнең яшәешебезнең тизлеге, ритмы үзгәргән мизгелләр: гашыйк булу, якыныңны югалту, чын сәнгать белән очрашу. Спектакль караганда, бигрәк тә яхшы, шәп, чын спектакль караганда, кеше дөнья ыгы-зыгысыннан арына, бертуктаусыз чабудан туктап, як-ягына карана, уйлана башлый. Хәтта иң каты бәгырьле кеше дә, озакка түгел, бары тик спектакль барган бер-ике сәгатькә генә, йомшара, күңеле яхшылык белән тула. Әхлаксыз тормыш алып барса да, спектакльдә ул уңай герой ягында була, аның җиңүен тели, шуның өчен борчылып утыра. Тукай тикмәгә генә язмаган бит:
Мәлганәт*, пычрак вә ялган берлә тулган безнең эч;
Бар начарлыктан, бозыклыктан гыйбарәт безнең эш.
Шаккатабыз тышкы зиннәтләр, киемнәргә карап;
Җан сатабыз әллә нинди вак «тиеннәргә» карап.
Керләнә өст-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк;
Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә – мунча, җанга – юк?!
Театр – җанга мунча инде ул!
Рәшидә. Мин үземне мондый ук зур эшкә алынганмындыр дип һич тә күз алдына китермәгән идем...
Борын. Бер уйлаганда, безнең эш чыннан да кечкенә кебек. Театр сәнгате белән дөньяда бик аз кеше шөгыльләнә. Хәтта тамашачылар белән бергә исәпләгәндә дә без чыннан да бик-бик аз. Бер сезонга безнең спектакльләрне 50-60 мең кеше карарга мөмкин, ә футболда кайчагында бер уенга шуның кадәр кеше килә. Юк, чыннан да, театрга бернигә дә йогынты ясамый торган, берни дә хәл итми торган микроб дип карарга була. Ләкин шушы азсанлы кешеләрдә шулкадәр көчле рух, шулкадәр чиста, гаҗәеп гүзәл илаһи энергия, шулкадәр үз-үзен аямас хәлгә җитәрлек фидакарьлек бар ки, хәтта мин кайчагында дөнья әлегә кадәр мәтәлеп китмәгән икән, беренче чиратта шушы кешеләр аркасында гына, дип уйлап куям!
Рәшидә. Ә бит теге каты бәгырьле кеше спектакль караганның икенче көнендә үк...
Борын. Әйе, үзенең тупаслыгына кире кайтып утыра һәм спектакль турында оныта! Тик, минемчә, Аллаһы Тәгалә онытмый. Үз гомерендә ике сәгать кенә булса да, спектакль караганда гына булса да дөрес яшәгәне өчен ул аны кызгана – аны казанда кайнаткан җеннәргә утны аз гына булса да киметергә куша...
Рәшидә. Нишләргә инде миңа хәзер?..
Борын. Тамаша, таш яуса да, булмый калалмый!
Рәшидә. Ничек булсын, ничек?!!
Борын. Анысын белмим, анысы – сер. Театр бит бу. Син – режиссер! Эшләт башыңны! Мин залга киттем, тамашачыларның спектакльне ничек караганнарын күзәтәсем килә. (Чыгып китә).
Декорациянең бер элементын күтәреп сәхнә эшчесе керә, үзе һаман шигырь сөйли.
Эшче.
Идел ага... кире борылу юк
Юнәлешен алган агымнарга –
Бары алга!
Теземнәрдә яткан игеннәргә
Сикереп менүләр юк камылларга
Бары алга!
Өр-яңадан буразнага төшеп,
Кабат шытып кабатлануларга –
Бары алга!
Идел булып агып кире кайту
Туфрагыңа җылы явымнарда –
Бары алга!
Рәшидә. Әйе, алга, бары алга! Карале, кем шигыре бу?
Эшче. Мөдәррис Әгъләмнеке.
Рәшидә. Ә тегеләре кемнеке иде?
Эшче. Моңа кадәр сөйләгәннәреме?
рәшидә. Әйе.
Эшче. Алары да аныкы.
Рәшидә. Шигъриятне яратасың инде, алайса?
Эшче. Яратам.
Күңел тирән, аның төбендә
Ни ятканын әле кем белә?
Кем дә белми. Күтәрергә кирәк,
Аннан була күтәрелергә!
Ә хәзергә аны кем белә?!
Рәшидә. Ә театрны?
Эшче. Яратмасам, монда йөрмәс идем.
Рәшидә. Бәлки әле сәхнәдә дә уйныйсың киләдер?
Эшче. Нигә? Уйнармын да әле!
Рәшидә. Әйе, уйнарсың, Алла боерса! Шигырь сөйләвеңә караганда һәйбәт кенә артист чыгарга мөмкин синнән! Хәтерең дә яхшы, ахрысы.
Эшче. Зарланмыйм. Телисез икән, бөтен спектаклегезне яттан сөйләп чыга алам.
Рәшидә. Сөйләп? Ә уйнап чыга аласыңмы?
Эшче. Нигә? Уйнармын да шул!
Рәшидә. Әйдә, үзең теләгән урыннан уйнап күрсәт әле!
Эшче. Берәр реплика бирегез! Кайсы урын кирәк соң сезгә?
Рәшидә (Наил булып). Бу йортта бер исән урын да калмый хәзер. (Ноутбукны баш өстенә күтәрә). Монысын да бәреп ватам!
Эшче (Илшат булып). Кирәкми зинһар!
Рәшидә. Минем чын дөресен беләсем килә!
Эшче. Сөйлим, чын дөресен сөйлим, тик ноутбукка гына тимә! (Рәшидә ноутбукны кире өстәлгә куя. Эшче бардан коньяк чыгарып шешәнең авызыннан гына эчә). Бөтенесен дә бәйнә-бәйнә сөләп бирсәм, миңа бүтән бәйләнмисеңме?
Рәшидә. Ант итәм!
Эшче. Алайса, мин риза. Ни кызыксындыра соң сине?
Рәшидә. Барысы да, барысы да, шайтан алгыры!
Эшче. Нинди дөреслекне беләсең килә, дип соравым.
Рәшидә (ноутбукка тотынып). Шаярма минем белән!
Эшче. Ярар, ярар! Әйдә болай килешәбез: син сораулар бирәсең, мин чын күңелдән җавап биреп барам.
Рәшидә. Сез кайчан Чәчкә белән... беренче мәртәбә...
Эшче. Беренче мәртәбә? Чәчкә белән? (Көлеп) Беренче курста!
Рәшидә. Илшат!
Эшче. Бетте, бетте! Хәзер әйтәм...
Рәшидә. Май башындамы?
Эшче. Әйе, шул тирәләрдә бугай...
Рәшидә. Сизенгән идем аны!
Эшче. Өнме соң бу, төшме? Синме бу, Наил?
Рәшидә. Сүзне икенчегә борма! Кайда булды бу хәл?
Эшче. Кайда дип... Нидә инде... Ай, Алла...
Рәшидә. Кайда, дим!!!
Эшче. Нидә... Лифтта! (Чәчкә булып) Үләм, әстәгъфирулла!
Рәшидә. Әйбәт монысы, молодец! (Тагын Наил роленә кереп) Ә син кысылма ирләр сөйләшкәндә! Лифтта, дисеңме?
Эшче. Әйе, эштән кайтканда Чәчкә белән подъезд төбендә очраштык ул көнне. Лифтка бергә кердек, өскә күтәрелә башладык. Шунда – шап! Ул туктап калды! Көннәр әле яңа гына җылыта башлаган чак иде, урам тулы ярымшәрә хатыннар кызыктырып йөри, ә монда лифтта Чәчкә йөрәкләрне сикертә торган күлмәктән. Без бер-беребезгә терәлеп диярлек торабыз, аңардан шундый тәмле ымсындыргыч хушбуй исе килә иде. Яшь чактагы бәхетле минутлар искә төште дә, минем күзалларым караңгыланып китте... («Рольдән» чыгып). Бәлки, җитәр?
Рәшидә. Артыгы белән җитә! Тамаша, таш яуса да, булмый калалмый! Вәзирә! Вәзирә!! Кая Вәзирә?!!
Вәзирә (очып кереп). Тыңлыйм, Рәшидә Хәкимовна!
Рәшидә. Алмаз урынына Илшат роленә кеше таптым мин!
Вәзирә. Кемне?
Рәшидә (Эшчене күрсәтеп). Менә!
Вәзирә. Сез чынлап әйтәсезме?
Рәшидә. Шаярырга вакыт калмады, Вәзирә! Костюмерныйдан аңа ярашлы киемнәр табыгыз да, гримлагыз тизрәк!
Вәзирә. Уйный алыр, дисезме?
Рәшидә (кычкырып). Әле сез һаман мондамыни?!
Эшче (чыкканда).
Адымымны саныйм: бер, ике, өч...
Кабат санап китәм.
Гел бер адым артык. Таптым:
Ялгыш адым икән!
Вәзирә белән сәхнә эшчесе чыгып китәләр. Минназыйм керә.
Минназыйм. Р-р-р... Рә-рә-рәш-ш-шидә... М-м-ми-и-ин б-б-бү-ү-үг-г-ген уйный алм-м-мыйм...
Рәшидә (Минназыймнең яңагына сугып). Кулга ал үзеңне, Минназыйм! Ир-ат бит син! Ташып тора ир-атлыгың! Әллә кемнәргә җитә! Егерме минуттан премьера! Тамаша, таш яуса да, булмый каламый! Калганы – соңрак!
Минназыйм. Ярар, Рәшидә. (Ут сүнә).
Ут янганда сәхнә буш. Борын чыга.
Борын. Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар! Безнең яңа премьераны карарга шушылай зал тутырып килгәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Яңа спектаклебезне театрыбызның яшь көчләре әзерләде. Аллага шөкер, яшьләр җитәрлек театрда һәм без аларга эшләр өчен, иҗат итәр өчен бөтен мөмкинлекләрне дә тудырып торабыз. Эшләсеннәр генә! Алар бик тырышып, күңелләрен, җаннарын биреп чыгардылар бу спектакльне, ул сезгә ошар дип ышанам. Сез беләсез инде, артистлар, бигрәк тә яшь артистлар, кул чапканны яраталар. Дөресен генә әйткәндә, шул кул чапканга алданып эшләп йөриләр инде алар бу театрда. Шуңа күрә минем сезгә бер үтенечем бар: дулканланып әзрәк ялгышлыклар җибәрсәләр дә, аларны бик ачуланмагыз инде. Әйдәгез, киресенчә без аларга саранланмыйча, юмарт күңел белән кулларыбыз кызарып ачыта башлаганчы кул чабып булышып утырыйк. Һәм тагын бер үтенеч: зинһар өчен, ялварып сорыйм сездән, үтенәм – тагын нинди сүзләр әйтим икән сез ишетсен өчен?! – кесә телефоннарыгызны сүндереп куегызчы! Әйдәгез, менә хәзер һәрберебез тагын бер кат телефоннарыбызны тикшерик. Менә мин үземнекен сүндерәм. Тагын бер мәртәбә бик зур рәхмәт сезгә! Күңелле ял кичләре теләп калам. Аллага тапшырып башлыйбыз! (Чыгып китә.)
Ут янганда сәхнәдә – Илшат ролен башкаручы сәхнә эшчесе. Ул бик бирелеп һәм ашыгып компьютерда эшләп утыра. Аның кесә телефоны шылтырый. Илшат башта моңа артык игътибар бирми, тик телефон туктарга уйламагач, ачуы килеп аның тавышын сүндереп куя. Күп тә үтми, өй телефоны шылтырарга тотына. Илшат трубканы ала да шундук кире куя. Аннары трубканы яңадан алып, башка шылтырамасынга өстәлгә куя. Компьютер янына килеп, колакчын киеп эшли генә башлый, ишек кыңгыравы чылтырый. Илшат моңа игътибар бирмәскә тырыша, ләкин килгән кунак бик үҗәт булып чыга, китәргә җыенмый, Илшатның өйдә икәнлеген белә, ахрысы, чылтыратудан туктамый. Бераздан ул ишеккә йодрыгы белән суга, соңрак аягы белән дә тибә башлый. Илшат торып ишекне ачарга мәҗбүр була. Халидә керә.
Илшат. Исәнме, әни. (Җавапны да көтеп тормастан янәдән компьютер янына барып утыра).
Халидә. Ә син исәнме соң, хайван! Анаңны ишек төбендә сәгать ярым тотасың, оятсыз! Мин инде сине әллә тагын ычкынды микән, дигән идем!
Илшат (Компьютердан карашын алмыйча). Ну, тагын башлама инде, әни!
Халидә. Әниләмә миңа монда, яме!
Илшат. Уф-ф-ф!!!
Халидә. Мин әйтәм, болай булмый! Күпме ялынып-ялварып та барыбер килмәде, килмәс тә, киләчәге дә юк, үзем барып хәлен белеп кайтыйм әле Илшатымның. Менә син яраткан өчпочмаклар да пешереп алып килдем. Ник ачмыйсың миңа ишегеңне? (Илшат җавап бирми). Сиңа әйтәм бит, ник эндәшмисең? Рәҗе әнигә карата шундый каты күңелле булырга ярый?! Ниләр генә уйлап бетермәдем! Мин әйтәм, кереп суеп чыктылар микән моны, ваннада батып үлде микән...
Илшат. Соң ни булсын инде миңа?! Ярты сәгать элек кенә телефоннан сөйләштек, ләбаса, әни!!!
Халидә. Әниләмә, дидем мин сиңа! Телефоныңның тавышын тагын сүндереп куйдыңмы? Ник кирәк соң ул телефон шылтырамагач?
Илшат. Менә, кара, кушам! Тик тынычлан гына, зинһар!
Халидә. Аннан соң уйладым-уйладым да, мин әйтәм, әллә берәр чәчби алып кайтып, шуны кочаклап ята микән?! (Утырган җиреннән кинәт сикереп торып ваннаның, бәдрәфнең, йокы бүлмәсенең, шифоньерның ишекләрен ачып карый. Берәүне дә тапмагач, бераз тынычлана төшә). Йә, ярар, ташла ул шакмак уеныңны! Әйдә, өчпочмак аша кайнар килеш.
Илшат. Бик зур рәхмәт инде сиңа, әни! Тик, гафу ит, минем бик ашыгыч эшем бар.
Халидә. Карале моны! Гомер эченә бер анасы килгән, бер сумка күчтәнәч төяп, ә ул эшем бар дип утыра! Акча анаңнан кадерлерәкмени?
Илшат. Ну, башлама инде тагын, әни!
Халидә. Әниләмә, дидем бит! Исең китәр! Көннәр буе компьютер төймәләренә баскан булып, төсле шакмаклар белән уйнап утыра, үзе эшлим дип алдаша әле тагын җитмәсә! Эшмени инде шул, йә? Җир казыйсыңмы син, капчык ташыйсыңмы?
Илшат. Әй, сине бәхәсләшеп җиңеп буламы?
Халидә. Карагыз әле сез бу оятсызга?! Гел анаңны җиңәр идеңме?!
Илшат. Җиңмәс идем, җиңмәс идем, әйдә, әйт сүзеңне. Тик, әни, зинһар, кыскарак тот. Чынлап әйтәм, эшем бугаздан.
Халидә. Эш бетми инде ул, улым. Үлгәч тә өч көнлек кала ди әле ул.
Илшат. Ни әйтәсең?
Халидә. Улым, картаеп беттең бит инде, утызга җиттең, болай булмый, өйләнергә кирәк сиңа.
Ут сүнеп-янып уйный башлый. Ут янган арада Илшат белән Халидәнең бәхәсләшкәне аңлашыла, тик тавышлары ишетелми. Бераздан ут уйнавы туктый.
Халидә. Әйтәм бит, бер мәхлүк бозау булды бу Наил дип! Кит аннан, кешегә хатыныңны кертеп җибәрәләр димени юынырга?! Болай булмый!!!
Илшат. Әни!!! Йөз дә беренче мәртәбә әйтәм! Чәчкәне күргәч, бала йоным да селкенми минем! Ничек дисең әле син? Үпкән, кочкан, җилгә очкан, уйламыйм да мин аны!
Халидә. Ышанмыйм! Чәчкәне күргәч, синең түгел, туксан яшьлек картларның да дәрте кузгаладыр әле. (Ясалма елап). Икәүләшеп бер хатын белән торып ятасызмыни, оятсызлар?! Юк, болай булмый!!! Сине сыручны өйләндерергә кирәк!
Илшат (бик нык ачуы килеп). Әни, син мине чыгырымнан чыгарма! Болай булмый! Сабырның да бер сабы сына аның! Характерымны беләсең, ачудан бер эчә башласам, тиз генә туктата алмассың!
Халидә. Улым, берүк, берүк! Менә анысы инде гел кирәк эш түгел. Ярар, бүтән борчымыйм, эшлә эшеңне, тик эчә генә күрмә!
Илшат. Рәхмәт, әни. Гафу ит инде, яме! Минем чыннан да эшем бик тыгыз. Мин шушы араларда үзем кереп чыгармын, бер иркенләп сөйләшеп утырырбыз, яме.
Халидә. Ярар, улым, ярар, киттем, сау бул. Акыллы бул инде, яме, эчмә.
Илшат. Курыкма, тәртип булыр.
Халидә (ишектән чыкканда борылып). Тик шулай да Чәчкәнең сиңа килеп...
Илшат (ачу белән). Әни!!!
Халидә. Киттем, балам, киттем! Үзең килерсең, яме.
Илшат. Ярар, әни, ярар. Сау бул.
Халидә. Исән бул, улым.
Халидә чыгып китә. Илшат үзенә тиз генә чәй ясап компьютер янына килеп утыра һәм, өчпочмак ашап, ашыга-ашыга эшли башлый. Ишек кыңгыравы чылтырый. Илшат барып ишекне ача, Чәчкә керә.
Чәчкә. Сәлам, Илшат, тагын бер кат.
Илшат. Сәлам. (Янәдән компьютер янына барып утыра).
Чәчкә. Җыена башлагач, бизәнергә дип көзге каршына килеп утырган идем, чәчләремне күрдем дә, юк, мин әйтәм, болай булмый! Тиз генә душ коенып чыгыйм әле дип ваннага керсәм, кайнар су юк! Ярый син күршедә генә торасың әле, Илшат. Менә ничек барыр идем мин бүген очрашуга шундый чәч белән, син булмасаң?
Илшат (борылмыйча да, өчпочмагын ашый-ашый). Ыһым.
Чәчкә. Һай, шундый тәмле булып өчпочмак исләре таралган! Әниең килеп киттемени?
Илшат. Ыһым.
Чәчкә. Ярар, комачауламыйм. Мин тиз чыгам.
Чәчкә ваннага кереп китә, Илшат компьютерда эшләп утыра. Ваннадан су аккан, Чәчкәнең җырлаган тавышлары килә. Бераздан су аккан тавыш туктый. Илшатның халатын киеп, башына тастымалдан чалма шикелле нәрсә урап Чәчкә ваннадан чыга. Шул мәлдә ишек кыңгаравы чылтырый. Илшат үз уйларына бирелеп, аны-моны карап тормыйча ишекне ача. Бер пакет киптергән тозлы балык һәм сыра күтәреп Наил килеп керә. Аның шәпләп кенә «салып» алганы сизелә.
Наил (Илшат белән кул кысып исәнләшеп). Ну, нәрсә, братан?! Сылыйбызмы бөерләргә шәп кенә иттереп, ә? (Чәчкәне күреп) Ә син монда нишләп йөрисең?
Чәчкә. Юынырга кергән идем...
Наил бик озак кына башта Чәчкәгә, аннан Илшатка карап тора, яңак мускулларын уйната, тешләрен шыгырдата.
Чәчкә. Матурым! Син әллә нәрсәләр уйлама инде, мин чыннан да...
Наил йөзенә бернинди эмоция чыгармыйча, пыяла караш саклаган килеш стена янында торган, компьютер дисклары саклана торган стеллажны акрын гына аудара.
Наил. Бу йортта бер исән урын да калмый хәзер. (Ноутбукны – Илшат өчен иң кадерле әйберне – баш өстенә күтәрә). Монысын да бәреп ватам!
Илшат. Кирәкми зинһар!
Наил. Минем чын дөресен беләсем килә!
Илшат. Сөйлим, чын дөресен сөйлим, тик ноутбукка гына тимә! (Наил ноутбукны кире өстәлгә куя. Илшат бардан коньяк чыгарып шешәнең авызыннан гына эчә). Бөтенесен дә бәйнә-бәйнә сөләп бирсәм, миңа бүтән бәйләнмисеңме?
Наил. Ант итәм!
Илшат. Алайса, мин риза. Ни кызыксындыра соң сине?
Наил. Барысы да, барысы да, шайтан алгыры!
Янәдән ут сүнеп-янып уйный башлый. Ут янган арада Илшат, Чәчкә, Наил катнашындагы күренешнең төрле урыннары күрсәтелә. Бераздан ут уйнавы туктый.
Наил. Козгын син, Илшат, белдеңме?! (Куен кесәсеннән пистолет чыгарып Илшатның маңгаена тери).
Чәчкә. Наил, җүләрләнмә! Каян алдың син ул пистолетны, үләм!
Наил (Чәчкәгә). Әйт дөресен, сез миңа хыянәт иттегезме? Алдашма миңа, юкса ике дә уйламыйм, атам дә үтерәм, сөяркәңне!
Илшат. Наил, ни белән телисең, шуның белән ант итәм! Мин сиңа сөйләгәннәрне яңа гына уйлап чыгардым! Син бит үзең мине мәҗбүр иттең!
Наил. Синнән сорамыйлар!
Чәчкә. Наил, җүләрләнмә! Минем сиңа беркайчан да хыянәт иткәнем булмады!
Наил. Чәчкә, без бер-беребезгә ялганламаска сүз бирдек!
Чәчкә. Мин ялганламыйм, Наил! Мин сине яратам!
Наил. Алайса, бар да искечә булыр, дип ант ит!
Чәчкә. Ант итәм!
Наил пистолетның чакмасына баса. Пистолет уенчык уткабызгыч булып чыга һәм аның өстендә кечкенә ялкын яна башлый.
Наил. Рәхәтме алдангач, Илшат?! Ә син мине инде ничә мәртәбә төп башына утыртып калдырдың? Менә хәзер үзең дә белдең инде алдануның бөтен рәхәтләрен! (Наил белән Чәчкә тыела алмыйча көлә башлыйлар).
Илшат. Син Чәчкәнең монда икәнен башта ук белә идеңмени?
Наил. Соң әлбәттә инде! Алдан планнар корып куйдык! Шәп килеп чыкты бит, әйеме?
Илшат. Ычкындыгызмы әллә сез?! Тапкансыз вакыт шаярып йөрергә!!! Минем болай да күткә кыл да сыймаган чак. Иң бай клиентка бер сәгатьтән заказымны ясап җитештерәсем бар!
Наил. Эш бетми инде ул, дустым! Гел эш дип кенә яшәү күңелсез ич!
Илшат. Наил, мин чынлап әйтәм.
Наил. Йә, алайса, эшлә эшеңне, без киттек. Тик икенче юлы шаярып мине алдарга җыенганда бел – җавап булачак!
Илшат. Аңладым инде, аңладым!
Наил. Без гайбә?
Илшат. Без гайбә.
Наил. Ярар, алайса, киттек, Чәчкә!
Чәчкә. Хәзер мин тиз генә душ коенып чыгам да.
Илшат. Нинди душ тагын?! Яңа юынып чыктың бит!
Чәчкә. Соң монда сезнең белән уйнап йөреп тирләп беттем ич инде! Мин чыннан да тиз чыгам! (Ваннага кереп китә).
Наил. Ярар мин аны көтеп тормыйм инде, үзебезгә чыгам. Эшлә эшеңне, комачауламыйбыз. (Чыгып китә).
Илшат компьютер янына барып утыра. Ваннадан су аккан, Чәчкәнең җырлаган тавышлары килә. Бераздан су аккан тавыш туктый. Илшатның халатын киеп, башына тастымалдан чалма шикелле нәрсә урап Чәчкә ваннадан чыга. Шул мәлдә ишек кыңгаравы чылтырый. Илшат ишек янына килә, күзчектән кем килгәнен карый.
Илшат. Бетте баш!
Чәчкә. Ни булды?
Илшат. Нәркизә килде!
Чәчкә. Кайсы Нәркизә? Кем соң ул?
Илшат. Чәчкә, беләсеңме, мин аны үлеп яратам, тик ул шундый көнче! Сине монда күрсә!..
Чәчкә. Без бит бернинди начарлык та эшләмәдек, ач ишекне, хәзер үзем аңлатып бирәм барын да!
Илшат. Нәрсә соң ул «барын да»?
Чәчкә. Барын да инде! Без элек ир белән хатын идек, диярмен...
Илшат. Юк, болай булмый!
Чәчкә. Нигә?
Илшат. Чөнки ул минем бер мәртәбә өйләнеп аерылганымны белми. Белсә, баш бетте! Ул аерылышкан ирләрне кешегә дә санамый! «Җүнле ир беренче хатыныннан артмый ул», – ди.
Чәчкә. Кара, акыллы гына кыз икән үзе тагын!
Илшат. Кайберәүләрдән аермалы буларак!
Чәчкә. Син нәрсә әйтмәкче буласың? Нәрсә, мин җүләрмени?
Илшат. Алай бик акыллы булсаң әйт, нишләргә безгә менә хәзер?
Чәчкә. Каушама шулкадәр! Мин ваннага кереп торам. Син Нәркизәңне, берәр хәйлә табып, берничә минутка гына булса да урамга чыгарып җибәр. Ул арада мин өйгә сыптырам.
Илшат. Чәчкә! Син гений!!!
Чәчкә. Купшыланма, Илшат, матди яктан булышсаң, яхшырак булыр... (Ваннага кереп китә).
Нәркизә (ишек артыннан тавышы ишетелә). Илшат!
Илшат. Кем бар анда? (Ишек янындагы элгечтә Чәчкәнең плащын күреп ала, аны ваннаның ишеген ачып эчкә ыргыта).
Нәркизә (ишек артыннан тавышы ишетелә). Бу мин, Нәркизә!
Илшат (бик шат тавыш белән). Нәркизә, килдеңмени?!
Нәркизә (ишек артыннан тавышы ишетелә). Син нигә миңа ишекне ачмыйсың?
Илшат. Ачам, матурым, ачам! Менә йөгерәм! (Ишек төбендә Чәчкәнең аяк киемнәрен күреп, аларны да ваннага ыргыта. Ниһаять ишекне ача).
Нәркизә (кереп). Исәнме! Нишләп шулай озак? Бер-бер хәл булмагандыр бит?
Илшат (эче аврткандай сыгыла, кулларын кендеге тирәсендә тота). Исәнме, сандугачым! Булды шул!
Нәркизә (куркып). Ни булды?
Илшат. Нидер ярамаган инде күрәсең, төне буе күңелем болганды, хәзер менә көне буе эч актарыла.
Нәркизә. Ашыгыч ярдәм чакыртыйк!
Илшат. Чакырдым инде, алар әле күптән түгел генә килеп киттеләр. Ашказанын юдырдылар.
Нәркизә. Һай, Аллам! Йөзләрең да агарып киткән. Ят әле әйдә, җиңелрәк булыр.
Илшат (ята да кире тора). Юк, болай булмый. Яткач, тагын да авыррак.
Янәдән ут сүнеп-янып уйный башлый. Ут янган арада Илшат, Чәчкә, Нәркизә катнашындагы күренешнең төрле урыннары күрсәтелә. Бераздан ут уйнавы туктый.
Чәчкә. Ярар, хәзер китсәм дә ярый торгандыр инде. Саубулып тор... Абыем!
Илшат. Саубул, сеңелем! Акыллы бул, яме!
Нәркизә. Сез кунакханәгә киттегезме?
Чәчкә. Кунакханәгә?
Нәркизә. Вакыт соңарып килә ич инде, төнгә юлга чыкмыйсыздыр бит? Кунакханәдә кунасызмы дип соравым?
Илшат. Юк, ул кунакханәдә кунмый, ул апасында куна.
Чәчкә. Әйе, Гайниямал апада.
Нәркизә. Ул кайда яши соң?
Илшат. Казанның гел икенче ягында, Әмәт тавында.
Нәркизә. Анда хәтле барырга ерак ич! Синең машинаң монда, йорт янында гынамы?
Илшат. Әйе, ә нигә?
Нәркизә. Әйдә, без аны илтеп куйыйк.
Илшат. Нәркизә, күз нурым, син бит үзең дә бик яхшы белеп торасың, минем бер секунд та вакытым юк, заказым яна!
Нәркизә. Алайса, Чәчкә, сез бүген монда гына куныгыз! Мин сезнең белән танышуыма бик шатмын, сөйләшеп утырырбыз. Минем сезгә бик күп сорауларым бар. Илшатның сеңелесе булгач, мин сезнең турыда барын да белергә телим.
Илшат. Юк, болай булмый! Ул миндә куна алмый!
Нәркизә. Ник?
Илшат. Ник, ник! (Чәчкәгә) Ә син нигә бер сүз дә әйтмисең? Син әйт ник икәнен!
Чәчкә. Ни әйтергә дә белмим шул, апама якынрак берәр җирдә яшисе калган да бит...
Ишек кыңгыравы чылтырый.
Илшат (ишеккә таба атлап). Бу кыңгырауны бәреп ватам мин бүген чистый! Тагын кем йөри инде анда?
Илшат ишекне ачып җибәрә. Анда шарлар тотып Наил белән Халидә басып торалар.
Наил, Халидә, Чәчкә, Нәркизә барысы бергә җырлыйлар.
Туган көнемдә мин
Алма ашадым.
Алма ашыйм диеп
Телемне тешләдем.
Бигрәк тәмле алма!
Үскән икән кайда?
Әллә бездә,
Әллә Алтайда!
Илшат, хәле беткән кешене уйнап, диванга ава.
Наил. Илшат, дустым! Үләсең бит инде эш дип! Туган көнеңне дә оныттыңмыни соң?
Илшат. Әй, баш әйләнгән чак соңгы араларда…
Наил. Ярый әле без бар!
Илшат. Туктагыз, туктагыз! Синең килү генә түгел, бүген һәрберегезнең килүе уен иде, димәк?!
Барысы бергә. Әлбәттә!
Илшат. Янды, күзалдымда дөрләп янды!
Халидә. Нәрсәң янды?
Илшат. Заказым янды!
Наил. И, Илшат! Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсын!
Пәрдә ябыла башлый, тик шул мәлдә сәхнәгә авыл абзые кыяфәтендә киенгән, аягына гипс катырылган Алмаз килеп керә.
Алмаз. Туктагыз, туктагыз! Япмый торыгыз! Болай булмый, мин дә бар бит әле монда!
Пәрдә кире ачыла, бөтенесе аптырап Алмазга карап торалар, ни әйтергә белмиләр.
Алмаз. Нәркизә, кызым! Нәрсә карап каттың? Кил кочаклап сәламлә әтиеңне!
Нәркизә (Алмазны кочаклап). Син нишләп йөрисең?
Алмаз. «Исәнме, әти!» – диген, агач тел!
Нәркизә. Исәнме… әти…
Илшат. Сез Нәркизәнең әтисе буласыз, димәк?
Алмаз. Әйе! Аңлавымча, кияү булырга тиешле кеше син?
Илшат. Ә сез чыннан да каян килеп чыктыгыз? Каян беләсез минем адресны? Нәркизәнең монда икәнен?
Алмаз. Мин әллә кайчан килә идем инде! Менә авыл кешесе булгач, шәһәрдә йөри белмим бит, машинага килеп бәрелдем ялгыш. Бүлнискә апкиттеләр, гипс салдылар. Ашыга-ашыга таксилар белән килеп җиткән идем, барыбер җитешмәдем. Ярый Борын очрады әле! «Борыныңны салындырма, хәзер җайлыйбыз аны!» – дип, нишләсен өйрәтеп җибәрде менә монда!
Барысы бергә. Ә-ә-ә!
Наил. Хәзер нишлибез инде?
Алмаз. Борын әйтә: «Нишләп берүзең ятасың анда авылда? Өйләнергә кирәк сиңа», – ди. Менә берәр үзем кебек ялгыз хатын табып булмасмы дип килгән идем әле.
Наил. Нишләп булмасын ди?! Эзләп тә йөрисе юк! Менә бит Халидә апа!
Алмаз. Халидә апа дисең инде, алайса? Авылга кайтып торырга ризамы соң ул?
Халидә. Юк, болай булмый! Нинди авыл ди ул?!
Наил. Кыланып кына каршы килгән була ул! Шундук ризалашмас өчен генә! Риза ул авылга кайтырга, бик риза!
Илшат белән Нәркизә икесе бергә. Юк, болай булмый!
Пәрдә ябыла. Ябылып бетү белән диярлек яңадан ачыла. Артистлар җитәкләшеп сәхнә алдына килеп тамашачыларга баш ияләр. «Режиссёр! Режиссёр!» – дип кычкыралар. Сәхнәгә Рәшидә керә. Ул: «Автор!» – дип кычкыра, аңа кушылып артистлар драматургны чакыра. Хәсән сәхнәгә чыга.
Рәшидә. Пьесаның авторы – Хәсән! Хәсән, берәр сүз әйтәсеңме?
Хәсән. Мин әйтәсе сүземне пьесамда әйттем инде.
Рәшидә. Алай булгач, минем сәхнәгә театрыбызның баш режиссёры Барый Бадиханычны чакырасым килә! Ул булмаса, бүгенге спектакль дә була алмый иде! (Борын сәхнәгә төшә). Рәхмәт сезгә! Безнең иҗади төркемнең алыштыргысыз кешесе – Вәзирә! (Барысына да баш ия. Тамашачыларга) Бик зур рәхмәт барыгызга да! (Пәрдә ябыла башлый. Башын куллары белән кочып) Юк, болай булмый! Болай булмый!!!
* Мәлганәт – түбәнлек, явызлык.
(Пәрдә)
Равил САБЫР
Фото:https://in.pinterest.com/
«Мәйдан» №1, 2021 ел.
Комментарийлар