Логотип «Мәйдан» журналы

Зиннур Закиров: «Безнең «егетчак»ны хәтерләүчеләр бар»

Кайбер шәхесләр халык күңеленә шулкадәр кереп калган булалар ки, инде актив, шау-шулы тормыштан бераз читкәрәк китсәләр дә, аларның хезмәте, бу хезмәтнең олылыгы онытылмый.

Татарстанның Атказанган табибы Зиннур абый Закиров турында да шулай дип әйтеп булыр иде. Тукай район больницасы дип сөйләшә башлауга, аның «Зиннур абыйлы» вакытларын искә төшерүчеләр, «Баш врач булып Закиров эшләгән вакытта...» дип истәлекләргә бирелүчеләр байтактыр әле. 
Дөресен әйткәндә, безнең танышып китүебез дә шул чакларда булды: Зиннур Мортазович миңа бик зур (котычкыч зур дисәк тә ярыйдыр әле!) проблемамны хәл итәргә булышты. Һәм ярдәмчел генә түгел, кыю, тәвәккәл җитәкче буларак та күңелгә кереп калды.
Сирәкләргә генә хас сыйфат бит ул кыюлык. Тырыш кешеләр дә хәйран күп булырга мөмкин, эшенә җаваплы караучылар да аз түгелдер дип уйлыйм. Әмма тормышка яңача сулыш өрү, ягъни теге йә бу системаны яңабаштан корып, эшләтеп җибәрү өчен тырыш булу гына җитмидер. Кешедә, урысча әйткәндә, «риск», ирешкәннәреңне югалтудан курыкмаслык кыюлык та булырга тиеш. «Чүт кенә хыялыйлык, – дип тә өстәргә мөмкин әле Зиннур абый үзе бу урында, – уңай мәгънәдәге бала-чагалык», ягъни мәсәлән.
Ә ул баш табиб булып эшләгән 1980-1990 еллар... Кая таба бара башласаң да, каршылыкка очрый торган заманнар иде бит ул. Менә шул катлаулы заманнарда Тукай район больницасын зур үҗәтлек белән яңабаштан төзеп чыкты Зиннур абый. Һәм, иң мөһиме әле бу гына да түгел. Гап-гади бюджет оешмасы базасында Чаллы төбәгендә, бөтен регионда иң яхшысы дип саналырлык «ИСАН» заманча медицина үзәге – чын халыкчан дәваханә булдырды. Җитди авырулар турында сүз чыкканда, безнең киңәш гел бер төрле була иде ул чакларда: «Тукай больницасына барып карамыйсыңмы?».
Тормыш, әлбәттә, үзгәрешсез тормый. 2002 елда бөтен яктан камил булган дәваханәсен калдырып, Чаллыдан Казанга күчеп китүе дә, ялга чыкканчы Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсендә үсеш буенча баш белгеч булып эшләве дә, Зиннур абыйның шул хыялыйлыгыннан – «Исан» моделен Казанга, республикага кертү  теләге белән янудан булгандыр. Һәм, нәрсә кызык, монда инде башка яктан да ачылып китте ул – татар һәм рус матбугатында кызыклы публицистик язмалары күренә башлады. Кыю да, бәхәсле дә бу язмаларның бер өлеше үз юнәлеше буенча – сәламәтлек саклау системасындагы каршылыклар, аларны үз мисалында җиңү турында булса, икенче өлеше – әдәбият-мәдәният, дини, милли, тел проблемаларын эченә ала иде. Бу язмалар соңрак җыентыклар рәвешендә дә дөнья күрде. Аннары туган авылы Олыязның «Хәтер китабы»н, «Олыяз авылы тарихы»н, «Мәмәт-Закир нәселе тарихы»н, «Кукмара мәзәкләре»н, «Дон Кихот Олыязлы», «Исән?!», «Мое здравоохранение» җыентыкларын – үз көче белән 
12 күләмле китап чыгарды.
Менә шундый саллы хезмәт багажы булган затлы, кызыклы фикерле кеше белән инде без бүген Казанның үзәгендә – аның өендә сөйләшеп утырабыз. Фатир дип әйтәсе дә килми, чыннан да, өй – зур машина юлларыннан читтә, тып-тыныч. Залның бер стенасы китаплар белән тулы. Шәҗәрә дә ясалган икән әле монда, әллә каян игътибарны үзенә җәлеп итеп тора. Зур итеп эшләнеп куелган тарихи фотосурәтләр, картиналар... Һәм менә тагын бер кызыклы «күргәзмә» – ат сыннары. 

– Сез атлар яратасызмы?
– О, әйе, кечкенәдән ат җене кагылган иде!
Шулай итеп, Без Зиннур абый белән тарихта һәм безнең хәтерләрдә калган балачак, «егетчак» хатирәләре турында сөйләшеп китәбез. «Егетчак» сүзен аерым мәгънә салып әйтә Зиннур абый – бу кешенең дөньяны үзгәртергә омтылган һәм моңа (күпмедер дәрәҗәдә, билгеле) ирешкән дә вакытлары.
– Зиннур абый, сүзне, әйдәгез, балачактан башлыйк әле. Юк, аннан да алдан – бабайлардан. Нинди хезмәт кешеләре булган сезнең бабаларыгыз?
– Итекчеләр. Безнең Олыяз авылы, гомумән, итекчеләр авылы булган бит. Авыл мулласы Сөләйман хәзрәт шәкертләрен дин сабагына гына түгел, итек басарга да өйрәткән. Кукмара итек фабрикасында эшләүчеләрнең Олыяз итекчеләре янына килеп тәҗрибә туплау фактлары да билгеле. Итек басу Кукмара төбәгендә нәкъ менә безнең Олыяз авылыннан башланмады микән әле... 
Бабайлар бик кызыклы кешеләр булганнар минем. Закир бабайның әтисе Нурмөхәммәт бабай күрше Мәчкәрә авылында Беренче гилдия купец, меценат Үтәмешевларның «доверенные» булып торган. Күпме мәчетләр, мәктәпләр, мәдрәсәләр (шул исәптән Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен дә) төзеткән атаклы байлар бит бу. Читкәрәк китеп булса да әйтим: алар нигез салган «Иж-Буби» мәдрәсәсендә 5 тел (хәтта француз теле дә) укытканнар. Шаккаткыч хәл! 
Нурмөхәммәт бабай шушы Үтәмешевлар нәселеннән Хәмзә Габделвәлиев (танылган кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның бабасы) белән дә якыннан таныш булган. 
Ә Закир бабам (әтиемнең әтисе) патша армиясеннән унтерофицер дәрәҗәсе алып кайткан. Татар авылы өчен бу инде авылга генерал кайту белән бер булган. 
– Закир бабагыз да ата-бабалары эшен – итек «бизнес»ын дәвам иткәндер инде, әйеме? 
– Әлбәттә. Аның безнең авылда,  ягъни Олыязда ике катлы матур йорты, ныклы каралты-курасы булган. Шәп тарантаста йөргән. Бөтен Рәсәй буйлап сәүдә иткән. Ә көннәрдән-беркөнне Мәскәү байлары аны алдап бөлдергәннәр. Бабайның үлемен Гайшә әбиебез шушы фаҗига белән бәйли иде. 1915 ел булган ул. Гайшә әби җиде бала (олысына 13 яшь, кечкенәсе тумаган да булган әле) белән ялгыз калган. Аннан революция, ачлык еллары... Балаларны исән калдыру өчен көрәш дисәң дә була. Безнең әти, бер абыйсы белән приютта торып исән калалар. Анда инде бабайның зур хуҗалыгы таралып беткән булган, иң авыр еллар артта калгач, тагын бөтенесе шул бай хуҗалыктан калган кечкенә генә өйгә җыелышканнар. Һәм бергә булуларына ничек сөенешкәннәрен әти гел искә алып сөйли иде. 
– Зиннур абый, ә әтиегез Мортаза итек баса белә идеме?
– Ничек инде белмәсен? НЭП чорында ул абыйсы белән итек артелендә эшләгән, шунда тернәкләнгәннәр. Итек баса белүе Бөек Ватан сугышында да булышкан әле аңа – каты авырганнан соң әтине хезмәт армиясенә билгеләгәннәр һәм ул Мәскәү астындагы хәрби заводта фронт өчен итек басу цехы оештырган. Сугыштан кайткач та, авылда беренче чиратта итек басу эшен җайга салган. 
Соңрак башка тармакларда эшләсә дә, итек басу безнең өйдә беркайчан да туктап тормады. 
– Ә сез «итек»тән читкә киткәнсез әле менә...
– Без бит 9 бала үстек. «Безнең гаиләдә бер табиб булырга тиеш, – диде әти көннәрдән-беркөнне. – Улым, аны син генә булдырырсың инде!» Безнең әти, гомумән, кешегә дөрес, акыллы киңәшләр бирә белә иде. 
– Сезне яшәргә өйрәткән берәр балачак хатирәсе турында да сөйләгез әле. 
– Бервакыт шулай әти һәм күрше абзый белән Янил базарыннан җиккән атта кайтып киләбез. Әти сыер алган иде, бәйләгән бавы минем кулда – сыер адымы белән әкрен генә кайтабыз. Бераз баргач, әти әйтә: «Улым, без ашыгабыз, син сыерны үзең генә җитәкләп кайт инде», – ди. Мин билгеле, ризалашмадым – 7-8 яшьлек кенә бала бит. Ә әти күп сөйләшеп тормады, чанадан типте дә төшерде. Һәм ат чаптырып китеп тә барды – мин акырып елап басып калдым. Бераздан туктадым билгеле, беркем ишетмәгәч, елаудан ни мәгънә? Сыер да аптырап миңа карап тора иде. Әкрен генә кайтыр юлга кузгалдык. Кайта торгач, күңел дә күтәрелеп китте. Авылга кайтып җиткәндә, мин инде үземне герой итеп хис итә идем. Әти белән әни дә: «Улыбыз ничек үскән», –  дип каршы алдылар... 
Бу вакыйганы мин хәзер дә искә алам әле. Балаларны шулай «чанадан тибеп төшерү» дә кирәктер ул үз вакытында, дим. 
– Мин дә кирәктер, дип уйлыйм. Зиннур абый, сез медицина институтын тәмамлагач, 16 ел Кукмара район больницасында балалар табибы булып эшләгәнсез. Ничек булып хәтерегездә калган гомернең бу өлеше? 
–  Әлбәттә, матур булып. Кукмарага мин үзем теләп кайттым, башта – балалар табибы, аннары баш врач урынбасары булып та эшләргә туры килде. Мин эшләгән чорда больница өчен ике яңа бина төзеп чыктык. Нәтиҗәле эшләдек. Дөрес, аяныч хәлләр дә булгалады. Әйтик, балалар үлемнәре. Ул елларда җиңеп булмастай чирләр дә күп иде бит әле. Без Совет медицинасын күкләргә чөеп мактаган булабыз инде хәзер. Тик, юк инде, медицина бик артта калган иде. Дөрес диагноз куярлык җиһазлар да, кирәкле дарулар да юк иде. Шприцлар еллар буе кайната-кайната каралып бетә иде. Мин үзебез коткарып кала алмаган балаларның исем-фамилияләрен бүген дә хәтерлим әле... Дөрес, әти-әниләре безгә үпкәләп калмады, тырышканны күрәләр, бала үлсә дә, көчегездән килгәнне эшләдегез, дип рәхмәт әйтеп китәләр иде. Шул табибларның фидакарьлеге, көн-төн больницада ятулары гына азмы-күпме уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек биргәндер инде.
– Тукай район больницасына баш табиб булып килгәч, беренче чиратта техник җиһазланышка игътибар иттегезме? 
– Чаллыга, «Тукай»га күчүем ничек булды: институтта бергә укыган егет – Царегородцев Александр Дмитриевич (ул чагында Сәламәтлек саклау министры) – мине чакырып алды да: «Зиннур, Тукай районында больница төзергә кирәк, син аны булдырасың», – диде. Башта мин баш тартып кайтып киттем: Кукмарадан каядыр күчү турында уйлаган да юк иде бит. Бердән, туган яклар, икенчедән, ияләшкән идек инде. Минем дә яраткан эшем бар. Хатыным Тәнзиләнең дә. Аннары Тәнзиләм белән сөйләштем, киңәшләштек тә... Җитәкче миңа ышанып шундый тәкъдим ясаган икән, баш тарту дөрес булмас, дидек. Кыскасы, мин «Тукай»га килгәндә, үземне нинди зур, җаваплы эш көткәнен белә идем. 
Иң кыены миңа кадәр формалашкан коллектив белән эшләп китү булды. Җыелышлар җыям, уй-ниятләр турында сөйлим һәм сизеп торам: ышанып җитмиләр кебек. Үз командамны туплыйм, дип, кемнедер эштән җибәреп, кемнедер чакырып, ыгы-зыгы тудырып ятасым килмәде, мин башка юлны сайладым: беренче чиратта үзем җиң сызганып эшкә тотындым. Шуннан  кемнәрдер үзләре миңа иярде, кемнәрдер безнең арттан өлгерә алмыйча китеп барды. 
Ә ул больница төзегән елларда... Чаллыдан Казанга командировкалар саны гына да 500ләп булгандыр. Иртән 4тә торып чыгып китәсең, ярты төн җиткәч, кайтып керәсең. Хатыным Тәнзилә йокламыйча көтеп утыра. Машиналар яңа түгел, юлда ватылалар. Водительләргә рәхмәт – түзделәр. Ярый инде, минем максат бар, мин шуны тормышка ашыру өчен йөргәнмен. Ә машина йөртүчеләрнең мондый этәргече, заманча әйтсәк, мотивациясе дә булмаган бит...
– Тукай районында яңа больница комплексының беренче өлеше 1997 елда ачылды. Шул вакытта ук башка район больницаларыннан аермасы бар идеме аның?
– Ул заманнарда күрелмәгән өстәмә диагностика һәм реабилитация бүлекләре булдырылды. Реабилитация бүлеге яхшы санаторийдан ким түгел иде. Минем күзаллау буенча, авыру безгә килеп кергәч, аерым биологик субъект итеп каралырга һәм бөтен яклап тикшерелергә тиеш иде. Ә авыруны ниндидер бүлеккә салып, шул юнәлештә генә дәвалауны мин үзем көткән нәтиҗәне бирми дип санадым һәм хәзер дә шулай саныйм. Әбугалисиналардан, Гиппократлардан килгән «Авыртуны түгел, авырган кешене дәвалау» принцибын саклау – безнең төп бурычыбыз. Шул принципка таянып эшләгәнгә, 2-3 авыруын бер юлы дәвалаганга, без югары дәрәҗәгә күтәрелдек тә. «Исан» диагностика һәм дәвалау үзәгендә түләүле хезмәтләр дә күрсәтә башладык. Тукайлыларны – түләүсез, «читләрне» – язма килешүләр нигезендә (бу кемнеңдер кесәсенә эшләү түгел!) дәвалый идек. Авыруның чирен билгеләү өчен дә, дәвалау өчен дә техник җиһазлар кирәк, ә бюджет акчасына гына аларны (җитәрлек күләмдә) алып булмый бит. Авыруларга нәтиҗәле медицина хезмәте күрсәтә алырлык система төзү өчен техник җиһазланыш та, бу аппаратураларда эшләрлек яхшы белгечләр булу да, хезмәтнең гадел бәяләнеше дә кирәк. Медицина хезмәтенең нигезендә икътисад ятарга тиеш. Әгәр ул икътисадый кануннарга каршы килә икән, бу система дөрес эшләмәячәк дигән сүз. 
– Без менә икътисадый кануннар дип сөйлибез дә... Тукай больницасында икътисадка катнашы булмаган яңалыклар да бар иде бит, Зиннур абый. Әйтик, намаз уку бүлмәсе. 
– Әйе, мәчет, чиркәү бүлмәләре ачтык, олы китапханә, үзебезнең нәшрият... Мәчеттә гает намазлары оештыра идек, җиренә җиткереп, хәзрәтне чакырып, коймаклар пешереп... Хәзерге баш табиб Потеев Мансур Алиевич та, шунда кереп намазлар укыйм, дип сөйләде әле.
– Сез быел да Рамазан аенда Тукай больницасында ифтар ашы үткәрдегез бит? 
– Насыйп булды, Аллага шөкер. Ни әйтсәң дә, җанымның күп өлеше калган урын бит инде ул минем. Коллективның зур өлеше бергә эшләгән кешеләр. Синең иң булдыклы вакытларыңны хәтерләүчеләр булганда гына, яшәү кызык.
– Инде Казан турында сөйләшсәк. Казанга күчкәч, сез әдәбият-мәдәният дөньясына «чумгансыз». Ничек шулай килеп чыкты икән?
– Без Чаллыда да театрга еш йөри идек. Ә Казанда фатирны махсус Камал театрына якын урыннан сайладык. Бер спектакльне дә карамый калган булмагандыр. Кайберсенә өчәр мәртәбә бара идек. Анда инде мәдәният-сәнгать кешеләре белән дә танышып китәсең. Равил Шәрәфиев кебек затлы артистлар белән. Язучы-шагыйрьләр, журналистлар арасында да танышларым күп. Газинур Морат белән без инде якташлар, Кукмаралар... 
Бервакыт Газинур ничек шигырь яза башлавын сөйли. Кечкенә вакытта баш мие ялкынсынуы белән чирләгән ул. Әллә ничә көн аңсыз яткан, әнисе, исән калмас бу бала дип, ике тапкыр мулла чакырып, ясиннәргә кадәр чыккан. Ә Кукмара табиблары аны аякка бастырганнар. Шуннан соң Газинур шигырьләр яза башлаган. «Аркаңа укол кададылармы соң?» – дип кызыксындым мин. «Әйе, көн саен», – ди. «Алайса, – мин әйтәм, – менә мин кадаганмын инде аны сиңа. Авырттырган булсам, гафу ит». 
Ул вакытта балаларның умыртка каналына пункцияне мин генә ясый идем. Республикада менингокок инфекциясе таралган иде. Казанда дистәләп бала үлде, бездә дә авыручылар күп булды, тик барысын да саклап кала алдык, Аллага шөкер. 
– Зиннур абый, шушы иҗат кешеләре белән аралаша башлагач, язу теләге тугандыр әле сездә? 
– Бәлки шулайдыр да... Хәер, үзебез дә күпмедер дәрәҗәдә иҗат кешеләре булганбыздыр инде: кечкенәдән гармун уйнап үстек бит. Әти дә Тукай  шигырьләрен еш сөйли иде. Ә язуга килгәндә... Берникадәр тормыш тәҗрибәсе туплагач, аны кешеләр белән бүлешәсе килү табигыйдыр ул. Нәсел-нәсәп турында мәгълүматны киләчәк буыннарга туплап калдыру өчен дә үземне җаваплы санадым инде мин. Үзем белгән, аралашып яшәргә туры килгән якташларым турында язасы килү дә этәргеч булгандыр. Безнең күршедә Хөрми бабай бар иде. Безгә, – сыер сакларга менгән бала-чагага көн саен өр-яңа әкият сөйли иде ул. Укымышсыз, гап-гади бер авыл кешесе бит, югыйсә. Ә нинди шәп әкиятче булган! 
– Хәзер нәрсә турында язасыз соң? 
– Мин язасы килгәнне язып бетергәнмендер инде. Ике ел элек бик затлы, гомер буе рухташым булган хатыным Тәнзилә вафат булды. Илһам бирүчем ул иде бит. Язганнарымны беренче чиратта аңа укыта идем. Без бик охшаш язмышлы кешеләр идек. Икебез дә 9 балалы итекчеләр гаиләсеннән. Ул да 4 нче бала, мин дә. Дөньяга карашлар да бер төсле. Бәхетле яшәдек, кыскасы. Хәзер инде күңелдә юксыну яши... Мин китеп барып, ул калса да, аңа бик авыр булыр иде, дип уйлыйм. Хәзерге заманның фаҗигале якларын авыр кичерер иде ул. 
– Балаларыгыз, оныкларыгыз...
– Улыбыз да, кызыбыз да безнең юлны сайлады – икесе дә медиклар. Марсель – билгеле теш табибы, Казанда яши. Земфира – Кукмарада, балалар табибы. Алты оныгым бар, шуларның өчесе медицина юнәлеше буенча китте. 
Табиблар, дигәннән... Узган ел азагында бер кызыклы проектны тормышка ашырдым бит әле, Аллага шөкер. Кукмара больницасы каршына, узган гасырның 40-80 елларында эшләгән табиблар, фельдшер-акушерлар, шәфкать туташлары истәлегенә, үз хисабыма мемориаль һәйкәл куйдырдым. 
– Сезнең язмаларда бик еш очраган бер тема бар – Габдулла Тукай яшәгән Болгар номерларын саклап калу...  
– Саклап калып булмады инде аларны, кызганыч. Без бу олы гөнаһны азмы-күпме юу өчен «Болгар» номерларын торгызып, аның бер өлешендә «Тукай мемориаль үзәге» булдырырга да тәкъдим иткән идек. Күзалла-
выбыз буенча, ул татарның тарихи, олуг шәхесләре турындагы бар булган мәгълүматны бер урынга тупларга тиеш иде. Әлеге тәкъдим-мөрәҗәгать белән үз вакытында республика җитәкчелегенә дә чыктык. Мөрәҗәгатькә Тукай премиясе ияләре – барлыгы 39 кеше кул куйды. Әмма ул чакта уңышка ирешә алмадык... Киләчәктә бу мәсьәлә тагын кузгатылуына ышанып калам мин. Мондый үзәк, һичшиксез, булырга тиеш. 

 

Әңгәмәдәш Ризидә Гасыймова. 

«Мәйдан» № 12, 2023 ел
 

Галерея

Комментарийлар