Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай премиясе алу җиңелме?

Быел Түбән Камага шәһәр статусы бирелүгә 57 ел тулды. Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге премиясе лауреаты, Түбән Каманың почетлы гражданы, Рәсәй архитекторлар союзы әгъзасы, бик күп халыкара һәм дәүләт бүләкләренә ия булган шәхес Фирдәвис Хановның шәһәребез тарихында үз лаеклы урыны бар. Фирдәвис Гайнетҗан улы белән истәлекләр барладык, үткәннәр һәм киләчәк турында сөйләштек.

– Балачактан хәтергә калган вакыйгагыз бармы? 
– Бик еш тамак шешеп, ангина белән авырый идем. Кечкенә чагым, мәктәпкә йөрми идем әле, тамагым нык кына шешеп, тын алу да авырайгач, нишләптер мине Актанышка түгел, ә бераз ерактарак урнашкан Такталачык авылындагы хастаханәгә җибәрделәр. Әткәй абыем белән мине (абыем да тамагы белән иза чикте), ат арбасына утыртып, одеялларга төреп, ерак кына юлга алып китте. Анда байтак кына ятып чыкканым истә. Хастаханә ишек алдында элеккеге иске сарай-йортларның нигез төбендә калган вак-төяк калдыклар белән уйнап йөрдек. Бер мәлне, кулымда ватык пыяла пробиркасын тотып уйнаганда, зур гына («Урал» маркалы  булгандыр) мотоцикл килеп туктады. Хужасы кереп киткәч, мин шул мотоциклга утырмакчы булып рульләрен боргалый башлаган идем, кинәт кенә ул миңа таба авыша башлады. Ничек кенә елый-елый аны тотарга тырышсам да, көчем житмәде, өстемә ауды. Кулымдагы пыяла пробирка, минем уң як кvкрәккә кадалып, зур гына жәрәхәт ясаган иде. Әле ярый абый hәм берничә кеше йөгереп килеп мине мотоцикл астыннан тартып чыгардылар, перевязкага алып керделәр. Ярадагы пыялаларны алып чистартып, бәйләп чыгардылар. Ул яра эзләре әле дә бар. Аз гына өскәрәк кадалган булса, йокы артериясен кискән булыр иде. Мине бу тормышка Алла саклаган дип юрыйм.
– Әгәр яшьлеккә кайту мөмкинлеге булса, нишләр идегез? 
– Иң беренче итеп әткәй белән әнкәйне кочар идем, аннан клубка кичке танцыга чыгып керер идем. Анда барлык дуслар, авылдашлар, хәтта күрше авыллардан да яшьләр килә иде. Сагындыра шулар! Авыл клубында пыр туздырып, рәхәтләнеп төрле-төрле күмәк бию уеннарда бөтен авыл яшьләре катнашалар иде! Түшәмгә тикле күтәрелгән тузанны авызга су кабып бөркүләр, гармунчыларның ярыша-
ярыша сәгатьләр буе бию көйләрен уйнаулары, «Кайчан минем чират килеп житәр?» дип, зарыгып баян көтеп утыручылар, эләккәч, яңа көч белән ашкынып «дүртле», «сигезле», «кәркәбият», «каршылы» биюләрен тыпырдатып уйнатучылар арасында мин дә бар идем. Соңыннан, гармуннар уйнатып, парлашып авылның төрле почмакларына тарала идек. Хәзерге яшьләр мондый ялны белмиләр шул…
Аннары болыныбызга чыгып чабар идем! Печән чабарга жыелган халыкка кушылып, Агыйдел буендагы болыннарда hәр хужалыкка бүлеп бирелгән кишәрлекләрдә без, яшьләр, кич олылар авылга кайтып киткәч, куышларда кунарга кала идек. Тезелешеп киткән унга якын тал, шомырт агачларыннан ясалган каркаска брезент, клеенка өстенә яңа гына чабылган печән каплап ясалган куышларда, рәхәт мохиттә тәмле уха, кысла ашларының хуш исләре әле дә борын очында саклана кебек. Олылар иртән машиналарга төялеп төшкәнче, шул куышларда изрәп йоклый идек. Хәзер ул болыннар агач һәм куак белән капланып бетеп бара инде, печән чабучы колхозлар да бетте. Сыер, сарык, ат фермаларының эзләрен алабуталар гына искә төшереп тора.
– Түбән Камада тормышка ашырган беренче проектыгыз турында да искә алыйк әле...
– Башлангыч елларда жиңелчәрәк эшләр бирәләр иде. Иң беренче итеп, Мәктәп бульварындагы 8 нче номерлы, унике катлы кирпеч йорт ишегалдын аерымлап проект ясарга куштылар. Кирпеч, табигый ташлар катнаштырып, декоратив койма эскизын ясадым, ишегалды планын әзерләп бирдем. Алар әле дә өр-яңа кебек саклана. Зур эшләрнең иң беренчесе авто-тимерьюл вокзалына реконструкция ясавым булды. Ул бина озак еллар ташландык хәлдә, яртылаш җимерек объект иде. Соңыннан Идел буе округында иң яңа, алдынгы типтагы вокзал комплексы булып танылды.
– Шәһәребез төзелешендә милли төсмерләрне саклап калуда каршылыклар булмадымы? 
– Совет чорында милли төсләр кергән архитектура эшләрен тормышка ашыру җиңелрәк булган кебек тоела хәзер. Ул, яңа адым кебек кабул ителә иде. Чөнки сугыштан соң күп шәhәрләр, шул исәптән яңалары да, күбесенчә типовой проектларны гына кулланып төзелгән биналардан калкып чыгалар иде. Милли орнаментлар, көнчыгыш мотивларын чагылдырган архитектура формалары андый объектларны бизәде, башка төбәкләрдән аерымлады. Шәhәрдәге мин биргән эскизлар белән эшләнгән бик күп йортларның фасадларындагы милли орнамент hәм балкон плитәләренең формалары әле hаман да аерылып тора. Ә хәзер интернет, фото-кино сюжетлары аркылы да, чит илләрдән күреп кайтканнарны да кабатлыйлар. Бөтендөнья культурасына чумабыз, имеш… Үзебезнекен күрмибез, яшьләр хәзер башкача уйлый, тарихыбызны белмиләр. Төзелештә технологияләр бик үзгәрде: монолит, металлокаркас, сэндвич панельләр, пенополистирол стеналар, стеклопакетлар h.б төзелешне тизләтә, жиңеләйтә. Бетон фасадлар, төрле формадагы кирпечләр, блоклар кулланылмый. Ләкин тиз hәм жиңел төзелгән объект бик тиз картая, төсен үзгәртә, реконструкция hәм яңадан үзгәртеп кору таләп итә башлый. Күбрәк үзебезнең материалларны уйлап табып, булганнарын профессионалларча кулланып, миллилекне дә саклап калырга мөмкин ич.
– Үзегез хөрмәт иткән, чынлап та зур хәрефтән «Төзүче» дип аталырлык шәхесләрнең исемнәрен сездән ишетәсе килә...
– Шәхес дигәндә, Түбән Каманың ДСК (йортлар төзү комбинаты) генераль директоры, Яр Чаллы шәhәреннән безгә күчеп килгән В.С.Непомнящий гел күз алдында. Ул үз эшенең теоретигы да, практигы да иде, шул хәтле актив, тиктормас hәм ярдәмчел булды. Миңа архитектура өлкәсендә кандидат диссертациясе язарга да тәкъдим иткән иде, ярдәм дә итәрмен, диде. «Бу яңа панельләр технологиясе бик перспективалы, заводка ешрак килеп йөр», дип кабатлап торды. Кызганыч, бик иртә бакыйлыкка күчте. Ул иң беренчеләрдән булып Яр Чаллыда 83нче, ә бездә 84нче серияле панельле йортларны төзи торган заводларга нигез салды, панельләрне бизәргә пыяла плиткалар белән татар орнаментларын кертергә булышты. Шәhәребездә төп төзелеш конструкциясен чыгаруны оештыручы булып тарихта калды.
– Фирдәвис әфәнде, бүгенге көндә ирешкән уңышларыгызның нигезе нидә? Ата-ана тәрбиясендәме яки тормышта очраган остаз-укытучылардамы?
– Минемчә, ата-ана тәрбиясе ныклы булмаса, тормышта очраган остазлар, укытучылар гына кешене профессионал дәрәҗәсенә күтәрә алмый. Мине рәсемнәр белән мавыгырга әткәй-әнкәй этәрде, бигрәк тә әнкәйнең йогынтысын тоеп яшәдем. Алар күңелне үстерделәр, укырга мөмкинлек тудырдылар. Укытучы-остазлар да архитектор hөнәрен яратырга өйрәттеләр. Авыл баласы буларак, бу профессияне белеп тә бетермичә укырга килгән идем. Очраклы рәвештә сайланган, диярлек. Үҗәтлегем, тырышлыгым hәм hөнәремнең кызыклы булуы миндә ярату, хөрмәт хисләре уятты.
– Сез Тукай премиясенә өч тапкыр тәкьдим ителгән кеше. Мөмкин булса, бу премия «кухнясы» турында да бераз сөйләсәгез иде.
– Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә үз-үзеңне тәкъдим итә алмыйсың, сине иҗтимагый оешма чыгара ала, үзара лаеклы эшләргә бәя биреп, күмәк фикергә килгәч кенә, рәсми рәвештә тәкъдим итәләр. Минем бу катлаулы, киеренке, аңлаешсыз эчке «кухня»га керә алганым юк. Анда казанлыларнынңкөче сизелә, нишлисең, үзәк бит. Утка утынны алар ташлыйлар, сүндерә дә алалар… Февраль уртасына тикле комиссия оешмалардан тәкъдимнәр белән документлар кабул итә. Быел 26 гариза килгән. Беренче сортировка мәдәният министрлыгы стеналарында эшләнә. Икенче турга узганнар март аеннан башлап апрель урталарына тикле халыклар алдында, газета-журналларда, радио-телевидениедә чыгыш ясап, үзләрен актив рәвештә күрсәтергә, лаеклы булуларын исбатларга тиешләр. Кандидатларның үзара ярышы кебек инде. Монда башка белгечләрнең дә фикерләре чагыла, колачлы фикер алышулар оештырыла. Апрель урталарыннан соң комиссия соңгы тапкыр утырышка жыелып, яшерен тавыш бирү юлы белән 3 кенә кешене тәкъдим итеп, Рәис карамагына тапшыра. Ул гына соңгы сүзне әйтеп кул куя hәм 26 нчы апрельдә, Г.Тукай туган көнне тантаналы рәвештә игълан итәләр.
– Сез бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисенең башкарма директоры, Аксакаллар шурасы рәисе урынбасары, Түбән Камада Актаныш якташлар җәмгыяте рәисе... Артык күп «йөк» түгелме?
– Бәлки күптер дә, «Сине хәзер кем дип атарга?» дип сораучылар да байтак. Иҗтимагый вазифа ул бүген бар, иртәгә булмаска мөмкин. Шуңа күрә мин үземне барыбер архитектор дип атарга кушам. Бу профессия мине кеше итте, танытты, күтәрде.
– Мөһим темаларның берсе – туган телебез турында сөйләшмичә кала алмыйбыз дип уйлыйм. Хәзерге көндә татар телен саклап калу ни дәрәҗәдә? Шәхсән сез үзегез телне саклау, үстерү өчен нинди чаралар күрергә кирәк дип саныйсыз? 
 – Безнең татар халкы, башка халыклардан аермалы буларак, 470 елдан артык дәүләтен югалткан хәлдә яши. Шул еллар дәвамында ул үзенең телен һәм мәдәниятын саклап калу өчен бөтен көчен куеп көрәшкән. Халкыбыз кайда – баш күтәреп, хәйлә белән үз-үзен якларга, тырышкан. Күпме алдынгы фикерле шәхесләр, дин hәм жәмәгать эшлеклеләре, лидерларыбыз репрессия елларында юк ителгән, байтагы чит илләргә чыгып сакланып калырга мәҗбүр булган. Бүгенге көнгә тикле шушы геннарыбызга таянып, аны, буыннан-буынга тапшырып килдек. Бу – көчле милләткә генә хас әйбер. Телебезне саклап, динебезне ныгытып, горурлыгыбызны көчәйтеп, башка милләтләргә үрнәк булып яшибез. Без хәзер бу авторитар тормышта, рухи көчебезне ныгытырга, телебезнең матурлыгын күрсәтергә, куллану сферасын киңәйтергә, киләчәк буынны татар булып яшәү өчен әзерләргә тиеш. Аның өчен милли патриотизмны, тәрбияне hәрвакыт күздә тоту кирәктер. Үз-үзен сөймәгән, телен, тарихын белмәгән милләтнең киләчәге юклыгын барыбыз да беләбез.
– Үкенеч булып калган чакларыгыз, тормышка ашмый калган хыялларыгыз бармы? 
– Хыяллар hәм серләр  төрле була: тормышка ашмаслыклары да, күңелдә генә йөртә торганнары да. Тормышка ашмаган, ләкин ашыр әле дип өметләнгән хыяллар белән дә яшим.Өметсез шайтан гына, диләр бит. Ә сер ул, әйттең исә, сер булудан туктый, шуңа күрә сер булып калсын. Үкенерлек гамәлләрем булмады бугай. Эшемә кагылмаган, кирәк булмаган, күңелемне тырнап торган кайбер үкенечләр бар шулай да. Булган мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк чакларны искә төшерәм. Кайбер кешеләр белән якынрак аралаша алмаган, тиешенчә ярдәм итәрлек мөмкинлекләрен тулысынча үтәмәгән, кайбер вакытта үҗәтлек күрсәтә алмаган hәм башка очраклар hәр кешедә дә бардыр. Ә эшкә килгәндә, мин шәhәребезнең үзәген күрермен дип хыяллана идем, проектын да эшләштем. Ләкин, менә инде шәhәребезгә нигез салуга алты дистә елга якын, ә үзәгебез hаман да юк, тирәли төзеп кенә йөрибез, аңа калдырылган территорияне кысабыз, бүгенгә генә кирәк объектлар төзибез. Шунысы сагайта... 

Әңгәмәдәш Фәрит ВӘГЫЙЗОВ

Фото: Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

«Мәйдан» № 12, 2023 ел
 

Комментарийлар