Логотип «Мәйдан» журналы

«Туган көнемдә меңләгән кеше котлый...»

42 еллык мөгаллимлек стажы булган Зәбир Фәхерлегаян улы Хәлимов 1952 елның 28 апрелендә Актаныш районының Үмәнәй авылында туа. Әнисе Һава гарәпчәне дә, фарсычаны да су кебек эчкән, мөнәҗәтләр, бәетләр язган. Һава апаның әтисе Локман ага Уфада гимназия тәмамлаган, патша хезмәтендә зур хөрмәт казанган, алты тел белгән, күп төрле һөнәрләргә ия кеше булган. Әтисе Фәхерлегаян абый Бөек Ватан сугышында катнашып, бик күп орден-медальләр алып кайткан ветеран. Тальянда бик оста уйнаган, матур итеп биегән, җырлаган... Әти-әниләренә охшап, биш кызлары һәм уллары Зәбир дә шигъри җанлы, җыр-биюгә оста, белемгә омтылучан булып үскәннәр.

– Зәбир абый, алма агачыннан ерак төшми, диләр. Ул сезгә бигрәк тә кагыла кебек. Шулай да ни өчен укытучы һөнәрен сайладыгыз? Җырчы, гармунчы булырга да бөтен мөмкинлекләрегез булган ич...

– Мин биш кыз янында бердәнбер малай бит. Әткәй-әнкәй төп нигездә калыр дип уйлап, укытучы һөнәрен сайладылар. Үзләре укытучыларны бик тә хөрмәтләгәнгәдер инде. Иң олы апам Сәлимә Минзәләдә ФАШны, аннары мединститутны тәмамлап, Казанда эшләде. Икенче апам гомер буе аптека мөдире булып хезмәт итте. Мин дә врач булырга теләгән идем. Әткәй-әнкәй теләгенә каршы килеп булмады.

Укытучыларга хөрмәт канга сеңгәндер ул. Бәдрәфкә дә йөрми торганнардыр дип уйлый идем. Аларның авызына гына карап утыра идем. Бер кисәтү дә алганым булмады. Бөтен мәктәпне алып калганда да, мине директор кайтарып җибәрә иде. Тәмәке дә тартмадым, аракы да эчмәдем.

– Артык тәртипле булгансыз кебек...

– Әнкәйнең иске китаплардан укыганнары, киңәшләре, Аллаһыдан курку начарлык эшләтмәгәндер. Әнкәйне бар кеше дә бик хөрмәт итә иде. Совет заманында да биш вакыт намазын калдырмады, уразасын тотты. Бәләкәй чактан мин дә берничә көн ураза тота идем. Радио-телевидение юк чакта һәр кич күрше-күлән безгә әнкәй укыган хикәятләрне тыңларга керә иде. Сәетбаттал, Хәзрәте Гали, Хәсән-Хөсәен батырлыклары турында, пәйгамбәрләр хакында бик бирелеп тыңлыйлар иде.

– Сез башта Актаныш районы мәктәпләрендә, аннары 20 ел Чаллының 23нче мәктәбендә укыткансыз. Мөгаллимлек юлына борылып караганда уйлаган иң беренче уегыз? Нинди мөгаллим идегез сез?

– «Икеле» билгесен сирәк куя идем. Язма эшләрдә күбрәк була иде ул. Балада белем алырга омтылыш, кызыксыну уятырга тырыштым. Китап, газета-журнал укыганда, дөрес язу мөмкинлеге артканын төшендердем. Мөгаллимлек юлына борылып карасам, анда укучыларым каршында уңай хатирә калдырган укытучы образын күрәм. Гаделлек, барысына да тигез карау, уңай якларын, сәләтләрен табу һәм үстерү, тормышка әзерләү, хезмәт мәхәббәт тәрбияләү...

– 23 нче мәктәптә сез бик зур музей да оештыргансыз бит әле. Ул музей тарихы белән таныштырып үтегез әле.

– Мин кечкенәдән иске заман әйберләре белән кызыксына идем. Һәрвакыт иртән елга буйларын йөреп кайтырга гадәтләндем. Көн саен акча, ук очлыгы, ниндидер тимер кисәге табып кайта идем. Тарих белән кызыксыну да әнкәй сөйләгәннәрдән күчкәндер. Университетта укыганда, байтак зачетларны автомат рәвештә куйдылар. Гел беренче партада утырып, актив катнашып утыргангадыр, мөгаен. Әнкәй дә бабайдан калган борынгы акчаларны җыеп барган булган. Чаллыга килгәч, үземнең класс бүлмәсендә музей почмагы ясадым. Барысы да кызыксына башлагач, директор аерым бүлмә бирде. Алты меңнән артык экспонат тупланды. Шәһәр, республика күләмендә очрашулар үткәрдек. Укучыларым төрле тематика буенча экскурсияләр уздыралар иде. Төрле бәйгеләрдә катнашып, гел призлы урыннар алдык. Тора-бара әти-әниләр дә катнаша башладылар. Шулай даныбыз таралды. Соңыннан экспонатларны 23, 28, 52нче мәктәп, «Рухи мирас», шәһәр, Әфганчылар музейларына өләштем.

Кызыксынучан, киңкырлы шәхес кенә укучыларын да үз артыннан ияртә ала. Һичшиксез, горурланырлык укучыларыгыз күптер сезнең...

– Барлык укучыларым да җырлыйлар, күпләре гармунда уйный. Асаф Вәлиев – атказанган җырчы, Солтан Шиһапов консерваториядән соң музыка укыта, җырлый. Хәзер Балтачта. Асафның энесе Рөстәм Вәлиев фән кандидаты, КФУ (КамПИ)да укыта. Шунда ук тагын 4-5 укучым белем бирәләр. Берничә укучым журналист. Дамира Ягъфәрова, Гөлнара Галәветдинова – тележурналистлар. Мин күпчелек укучыларымның чын хезмәт кешеләре булуларына сөенәм. Рәссамнар да, мәдәният хезмәткәрләре дә, укытучылар да бар. Туган көнемдә дистә меңләгән кеше котлый икән, бу инде юкка яшәмәгәнмен дигән сүз.

Үземнең сеңелем Ифираны да укыттым. Ул педучилищега миннән үрнәк алып китте. Шигырьләрне матур яза. Икенче сеңелемне дә (Мафруза) укыттым. Асаф белән бер сыйныфта. «Замана» ансамблендә йөргән Рәкыйф Хафизов та минем укучым. Хезмәт ветераны, 38 ел бер урында эшләде, пассажирлар йөртте. Ансамбльнең төп солисты. «Балкыш» фестивале лауреаты. Исемләп саный башласам, озакка китәр...

Зәбир абый, җыр-моң гына түгел, публицистика, әдәбият та якын сезгә. Хәзер дә язасызмы?

– Газеталарда язмаларым 70нче еллардан ук чыга башлады. Хезмәт кешеләре, мәдәнияттәге яңалыклар, уңышлар турында күп яздым. Тәрбиягә кагылышлы мәкаләләрем басылды. Каюм Насыйри бүләгенә дә тәкъдим иткәннәр иде. Миннән уңышлыраклар табылды.

Соңгы арада сирәгрәк язам инде. Элекке вакытларда газетада басылган тәнкыйть мәкаләләренең нәтиҗәсе була иде. Хәзер ваемсызлык, гамьсезлек көчле, язганның кайтавазы юк диярлек. Мин аңлап бетерә алмаган нәрсәләр күбәйде. Ни өчен нык, исән утырган багананы бульдозерлар белән җимереп, асфальтны кырып алалар да илтеп ташлыйлар, ә кайдадыр чокыр-чакырлы юллардан үтәрлек түгел, балалар утырган автобус юлда батып кала, мәсәлән. Татарстанда булырга тиеш хәлләрме болар? Газета-журнал килмәгәнгә редакцияләргә шалтыратсаң да, бернинди нәтиҗә булмый. Ә мин гомер-гомергә җиде-сигез газета-журнал алдырам. Менә шундыйрак башбаштыклык һәм җавапсызлык кәефне төшерә.

Әдәби иҗатка килгәндә, унбиш еллап «Ләйсән» әдәби берләшмәсенә йөрим. «Уйлар дулкынында», «Котлаулар, багышлаулар», «Кыйблам – мәхәббәт», «Йолдызнамә» дигән шигъри җыентыклар бастырдым. Шигъри уйларым белән социаль челтәрләрдә таныштырып барам.

– Сез һаман элеккечә актив тормыш белән яшисез. Чаллыдагы барлык мәдәни чараларда диярлек күрәбез сезне. «Энергетик» мәдәният сараенда эшләп килүче «Замана» ансамбленә дә йөрисез. Кайдан килә бу энергия, дәрт, теләк? Күпләр болай булдыра алмый, шуңа әйтүем.

– Мин пенсиягә чыкканчы да актив тормыш алып бардым. Укучыларым белән һәрчак бәйгеләрдә катнашып килдек. Мәктәптә бәйгеләр искиткеч күп. Өйгә дә соң кайта идем. Бәйгеләр беткәч, балаларны өйләренә кадәр илтергә туры килә. Җаваплылык. Укытучылар өчен бәйгеләрдә дә катнаштым. Нәфис сүз башкарып, җырлап, биеп, гармунда уйнап, призлар алдым. Музыка мәктәпләрендә, мәдәният институтларында укыганнар белән ярыштым. Шул темп белән баруны дәвам итәм. Актаныш ягы талантларга бай бит ул! Укытучыларга йөкләнгән ярышларда катнашып, алардан үрнәк алып яшәдем.

–  Ә үзегезнең остазлар дип кемнәрне әйтә аласыз?

– Минзәлә педучилищесы укытучылары бөтен булган сәләтләремне ачарга ярдәм иттеләр. Хадиев Васил Хадиевич (Чәчер авылыннан) барыбызны биетте. Әнәс Батыр улы (Такталачык) Фәйрушин җырлау серләренә төшендерде, Атнагулов Илгиз Хикмәт улы (Адай) үзе шигырьләр яза, матур итеп җырлый, гармунда уйный иде. Шундый шәхесләр кулында укыдык дип горурланырга гына кала (Өчесе дә Актаныштан). Эшли башлагач, Актаныш мөгаллимнәреннән үрнәк алдым. Шаян телле, бик тә матур җырлый торган Кәбир Нигъмәтҗанов дигән егет белән таныштым. Рус теле укыта иде. Аның җырлавына сокланмый булмый иде. Күп тапкырлар Актаныш данын яклады. Соңыннан икебез дә Чаллыга килдек. Укыту өлкәсендә дә көчле иде, Чаллыда да гел алдынгы булды. Укучылары олимпидаларда һәрчак җиңүчеләр арасында иде. Аның җырлавына игътибар җитмәде. Күтәреп йөртә торган җырчы иде мәрхүм.

– Бүгенге яшь мөгаллимгә нинди киңәш-нәсыйхәт бирер идегез?

– Бүгенге яшьләргә максат куеп эшләргә, бәйгеләрдә катнашырга, сабыр булырга киңәш итәр идем.

– Олпат остаз Зәбир Фәхерлегаян улын бүген ниләр борчый, ниләр сөендерә?

– Бүген бар кешеләрне борчыган сәбәпләр күңелдә. Сугыш һәм тынычлык, телебезгә янаган куркыныч, аты-юлы белән сүгенеп йөрүчеләр, җир асты юлларын, яңа ремонтланган йорт стеналарын пычратучылар һ.б.

– Ничек бу хәлләрдә кеше булып калырга, ничек цивилизацияле яшәргә өйрәнергә соң?

– Дин, гореф-гадәтләребезне сакларга, балаларыбызны мәдәнияткә тартырга кирәк. Татарча бәйгеләр күбрәк булсын иде. Мәчет каршында оешкан мәктәпләрдә балалар татарчага яхшы өйрәнәләр. Алар җәйге лагерьлар да оештыра. Анда да татарча сөйләшәләр. Нәтиҗәсе әйбәт. Рус телендә сөйләшеп йөргән татар малайлары, җырлый башлагач, чеп-чи татарга әйләнәләр. Гаилә корганда, үз милләтеңә өстенлек зарури.

– Сезгә узган ел 70 яшь тулды. Тормыш ниләргә өйрәтте? Нинди сабаклар бирде, Зәбир абый?

– Гомернең шулай тиз үтәсен соңлап кына аңладым. Әнкәемнең никадәр сабыр, акыллы булуын да. Әнкәй барлык туганнарны да яхшы белә иде. Ә мин шәҗәрәбезне һаман тулыландырып бетерә алмыйм. Әйтер сүзне уйлап бетергәч кенә әйтергә кирәклеген дә соңлап аңладым ...

 

Әңгәмәдәш – Лилия ФӘТТАХОВА

«Мәйдан» № 5, 2023 ел

 

Комментарийлар