Логотип «Мәйдан» журналы

Остазым

Шу­лай ки­леп чык­ты: 1974 ел­да бу­ла­чак ос­та­зым Фо­ат абый Га­ли­мул­лин да, мин үзем дә Ка­зан дәү­ләт пе­да­го­гия инс­ти­ту­ты­на кил­дек.

Фо­ат абый та­тар әдә­би­я­ты ка­фед­ра­сы­на укы­ту­чы бу­лып, мин исә бе­рен­че курс­ка ка­бул ител­гән сту­дент сый­фа­тын­да. Фо­ат абый ин­де бу ва­кыт­та  та­тар га­лә­мен­дә дик­тор бу­ла­рак та­ныл­ган ке­ше. Алт­мы­шын­чы ел­лар­дан бир­ле Та­тарс­тан ра­ди­о­сы­ның дик­то­ры бу­лып эш­лә­ве сә­бәп­ле, аны тың­ла­ма­ган, бел­мә­гән ке­ше си­рәк бул­ган­дыр. Без­нең авыл­да да ке­ше­ләр сүз ара­сын­да аның исе­мен ис­кә тө­ше­реп-тө­ше­реп ала­лар.
– Ра­ди­о­дан Ка­мал Сат­та­ро­ва бо­лай дип сөй­лә­де, Фо­ат Га­ли­мул­лин те­ге­ләй әйт­те...
Ягъ­ни-мә­сә­лән, алар әйт­кәч, дө­рес бу­ла. Ул ва­кыт­та ра­ди­о­лар­дан яң­гы­ра­ган, гә­зит­тә языл­ган сүз­ләр ха­лык та­ра­фын­нан ка­гыл­гы­сыз ха­кый­кать бу­лып ка­бул ите­лә иде. Ра­ди­о­дан сөй­ләү­че абый-апа­лар нин­ди­дер сер­ле­лек­кә бәй­ле зат­лар бу­лып то­ел­ган­нар­дыр ин­де. Шу­ңа кү­рә, авыл­га бе­рен­че ял­ган кайт­кач, мин, үзем­чә зур ва­кый­га итеп, бо­лай дип әйт­кә­нем­не хә­тер­лим:
– Без­не ра­ди­о­дан сөй­ләү­че Фо­ат абый Га­ли­мул­лин да укы­та­чак!
Мо­ны ишет­кәч, тел чарт­ла­та­лар:
– Ул дик­тор гы­на тү­гел­ме икән­ни? Укы­ту­чы да икән, лә­ба­са.
Фо­ат абый, без­дә укыт­са да, ра­ди­о­дан сөй­лә­вен дә дә­вам ит­те­рә иде. Та­вы­шын ра­ди­о­дан гы­на ише­теп бел­гән ке­ше­ләр өчен, ул, их­ти­мал, кем­дер әйт­меш­ли, кул җит­мәс ке­ше бу­лып то­ел­ган­дыр. Без исә аңа шак­тый тиз ия­ләш­тек. Кү­реп то­рыш­ка га­ди ге­нә бер абый. Без­нең бе­лән га­дә­ти ге­нә сөй­лә­шә, ара­ла­ша. Күр­ше төр­кем­нең җи­тәк­че­се бу­ла­рак, еш кы­на, ике төр­кем­не бер­ләш­те­реп, ки­чә­ләр уз­ды­ру­да кат­на­ша, язу­чы­лар бе­лән оч­ра­шу­лар­га алып ба­ра. Ул ел­лар­да Г. Ту­кай клу­бын­да язу­чы­лар­ның җом­га ки­чә­лә­ре бу­ла тор­ган иде. Без шун­да да­и­ми йө­рү­че­ләр бу­лып кит­тек. Кем­нәр­не ге­нә күр­мә­дек тә, кем­нәр­не ге­нә тың­ла­ма­дык? Ул Хә­сән Ту­фан, Сиб­гат Хә­ким, Шәй­хи Ман­нур, Са­лих Бат­тал, Аф­зал Ша­мов, Фа­тих Хөс­ни, Го­мәр Бә­ши­ров, Ри­за Иш­мо­рат, Ну­ри Арс­ла­нов ди­сең­ме? Бо­ла­ры өл­кән бу­ын әдип­ләр. Ул ва­кыт­та әле ур­та бу­ын язу­чы­лар исә­бен­дә йөр­гән Га­риф Аху­нов, Аяз Гый­лә­җев, Әх­сән Ба­я­нов, Мө­хәм­мәт Мәһ­ди­ев, Ша­мил Рә­кый­пов, Мә­ди­нә Ма­ли­ко­ва, яшь­ләр Ту­фан Миң­нул­лин, Ра­вил Фәй­зул­лин, Ре­нат Ха­рис, Гә­рәй Рә­хим, Рә­диф Га­таул­лин... Алар авы­зын­нан нин­ди ге­нә кыйс­са­лар, әсәр­ләр, бә­хәс­ләр тың­ла­ма­ган­быз­дыр. Бу­ла­чак әдә­би­ят укы­ту­чы­ла­ры өчен бо­лар ме­нә ди­гән дә­рес­ләр иде. Икен­че көн­не Фо­ат абый бе­лән ки­чә ге­нә ишет­кән­нә­ре­без ту­рын­да сөй­лә­шә­без, те­ге яки бу әсәр­ләр­гә, бә­ян­нар­га үз хө­ке­ме­без­не чы­га­ра­быз. Шул мо­хит­тә бу­лу без­гә – бу­ла­чак укы­ту­чы­лар­га – әдә­би хә­рә­кәт­не аң­лар­га, сүз сән­га­те чол­га­ны­шы­на ке­рер­гә яр­дәм итә. Мон­дый ки­чә­ләр­дә без­нең Фо­ат абый кай­чак­та тың­лау­чы бу­лып кы­на утыр­мый, йә сәх­нә­гә ме­неп чы­гыш ясый, яи­сә кай­бер ки­чә­ләр­не алып та ба­ра, сән­гать­ле итеп әсәр­ләр укый. Без укы­ту­чы­быз­ның ан­да да үз ке­ше бу­лу­ын кү­реп шат­ла­на­быз, аның чы­гыш­ла­ры әй­бәт бу­лып чык­сын иде дип те­ләп уты­ра­быз.
Ул ва­кыт­та Фо­ат абый утыз яшь ча­ма­сын­да гы­на. Әм­ма ул без­гә өл­кән ке­ше бу­лып то­е­ла.Үзең­нән ун­биш-унал­ты яшь­кә зур­рак бул­ган ке­ше­нең шу­лай кү­ре­нүе та­би­гый ин­де, аны­сы. Фо­ат абый тор­мыш­та да шак­тый хәл-әх­вәл­ләр­не ки­чер­гән: су­гыш чо­ры авыр­лык­ла­рын үт­кән; кол­хоз­да плу­гар бул­ган; клуб мө­ди­ре бу­лып эш­лә­гән; ком­со­мол оеш­ма­сы­на җи­тәк­че­лек ит­кән; ар­ми­я­дә, үзе кө­лә-кө­лә әйт­кән­чә, өч ел да ту­гыз көн хез­мәт ит­кән; дис­тә­гә якын ел ра­дио дик­то­ры бу­лып та­ныл­ган. Шу­шы эш­ләр бе­лән бер­рәт­тән ур­та-мах­сус, юга­ры бе­лем ал­ган – укы­ту­чы­лар­ны укы­тыр­лык зы­я­лы бу­лып җи­теш­кән. Без исә аның бе­рен­че сту­дент­ла­ры.
Шу­шы ел­лар­да ул һәр­ва­кыт без­нең бе­лән бер­гә бул­ды ке­бек: дә­рес­ләр узы­ды­ра, ту­лай то­рак­ка ки­леп, хәл­лә­ре­без­не со­ра­ша, ки­рәк икән, яр­дәм итеп җи­бә­рә...  Әм­ма шул ара­да дис­сер­та­ция дә яз­ган икән. Без инс­ти­тут­ны тә­мам­лап бер ел үт­кәч. Уфа уни­вер­си­те­ты­на ба­рып, «Хә­зер­ге та­тар про­за­сын­да хез­мәт ке­ше­лә­ре ха­рак­тер­ла­ры» ди­гән те­ма­га дис­сер­та­ция як­лап, фи­ло­ло­гия фән­нә­ре кан­ди­да­ты ди­гән гыйль­ми дә­рә­җә ала. Шун­нан соң ин­де ул укы­ту эшен до­цент бу­ла­рак дә­вам ит­те­рә.
Без укы­ган­да, КД­ПИ­ның та­рих-фи­ло­ло­гия фа­куль­те­ты бик зур иде. Аны хәт­та мөс­тә­кыйль инс­ти­тут бу­лыр­лык уку-укы­ту үзә­ге дип әй­тү­лә­ре хә­тер­дә кал­ган. Ә укы­ту­чы­лар, ка­фед­ра мө­дир­лә­ре? Про­фес­сор­лар Ефим Буш­ка­нец, Лия Ша­ки­ро­ва, Алек­сей Ре­мен­ни­ков, Алек­сей Лит­вин, Зоя Ста­ри­цы­на, Ни­ко­лай Мунь­ков, Мир­фа­тыйх Зә­ки­ев, Рү­зәл Йо­сы­пов, Фә­рит Ха­ти­пов, до­цент­лар Зөһ­рә Вә­лиул­ли­на, Мә­ди­нә Җә­лә­ли­е­ва, Фа­тый­ма Вә­ли­е­ва, Анас­та­сия Ми­хе­е­ва, Ма­рат Сә­гый­тов, Тать­я­на Гел­лер, Ри­фат Све­ри­гин... Нин­ди зур га­лим-укы­ту­чы­лар! Ме­нә шу­шы акыл­лы баш­лар, зур өмет­ләр баг­лап, без­нең Фо­ат абый­ны үз­лә­ре­нең җи­тәк­че­лә­ре – де­кан итеп сай­лап ку­я­лар. Без исә, аның элек­ке­ге сту­дент­ла­ры, мо­ны бе­леп, го­рур­ла­на­быз, аңа уңыш­лы эш те­ләп, хат­лар, отк­рыт­ка­лар юл­лый­быз. Чын­нан да, те­ләк­лә­ре­без ка­бул бул­ды дип уй­лый­быз – Фо­ат абый та­рих-фи­ло­ло­гия фа­куль­те­тын фән­ни-пе­да­го­гик, укы­ту-ме­то­дик як­тан нык үс­те­рү­гә иреш­те, инс­ти­тут­ның ал­ты фа­куль­те­ты ара­сын­да ел йом­гак­ла­ры бу­ен­ча әле­ге мең­нән ар­тык сту­дент­лы, җи­де дис­тә­гә якын укы­ту­чы­сы бул­ган кол­лек­тив  ал­дын­гы­лар­дан бул­ды. То­ра-ба­ра аңар­дан өч мөс­тә­кыйль фа­куль­тет үсеп чык­ты: та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты; рус те­ле һәм әдә­би­я­ты; та­рих һәм инг­лиз те­ле. Фо­ат Га­ли­мул­ла улы исә ни­чә ел­лар бу­е­на алар­ның ба­ры­сы­на берь­ю­лы җи­тәк­че­лек итеп кил­де.
Та­гын шу­ны­сы­на игъ­ти­бар итәр­гә ту­ры ки­лә – Ф. Г. Га­ли­мул­лин шу­шы га­ять киң тар­мак­лы эш­не алып бар­ган уңай­га «1920-1930 ел­лар та­тар әдә­би­я­тын­да эс­те­ти­ка һәм со­ци­о­ло­гизм­ның үза­ра мө­нә­сә­бә­те» ди­гән те­ма­га зур хез­мәт – док­тор­лык дис­сер­та­ци­я­сен яза. 1999 ел­да аны Ка­зан дәү­ләт уни­вер­си­те­ты­ның мах­сус со­ве­тын­да уңыш­лы як­лый. Бер ел­дан аңа про­фес­сор ди­гән гыйль­ми исем би­ре­лә. Бү­ген­ге көн­дә ул Ха­лы­ка­ра Төр­ки ака­де­ми­я­нең (Ис­тан­бул), Фән һәм сән­гать ака­де­ми­я­се­нең (Санкт-Пе­тер­бург) ха­кый­кый әгъ­за­сы, ягъ­ни ака­де­ми­гы, исе­ме «Зо­ло­тые име­на Рос­си­и» ав­то­биб­ли­ог­ра­фик эн­цик­ло­пе­ди­я­гә кер­тел­гән.
Фо­ат абый җит­ме­шен­че ел­лар ба­шын­нан алып без­дә әдә­би тән­кыйть өл­кә­сен­дә дә төп көч­ләр­нең бер­се. Ул биг­рәк тә та­тар про­за­сы­ның үт­кән­дә­ге һәм агым­да­гы үсеш тен­ден­ци­я­лә­рен өй­рә­нү­не күз уңын­да то­та. Г. Иб­ра­һи­мов, Ф. Әмир­хан, Ш. Ка­мал, М. Га­ләү, Ф. Хөс­ни, И. Га­зи, К. Нәҗ­ми, И. Са­ла­хов, Г. Аху­нов, Ә. Ба­я­нов, Мәх­мүт Хә­сә­нов, М. Мәһ­ди­ев, М. Ма­ли­ко­ва һәм баш­ка про­за­ик­лар иҗа­ты аның тик­ше­ре­нү­лә­ре­нең үзә­ге­нә чы­га. Сик­сә­нен­че ал­лар ахы­рын­да Г. Ис­ха­кый ми­ра­сын кай­та­ру, бә­я­ләү эше­нә дә җит­ди өлеш кер­тә. Бер сөй­лә­шү ва­кы­тын­да аның әйт­кә­не бар:
– Га­яз Ис­ха­кый иҗа­тын­нан баш­ка  әдә­би­ят та­ри­хы­быз ту­лы да, дө­рес тә бул­ма­ган. Бер ге­нә ми­сал: та­тар­да ачык­тан-ачык (рөх­сәт ител­гән) спек­такль­ләр кую ады­мы Г. Ис­ха­кый­ның «Өч ха­тын бе­лән тор­мыш» әсә­рен­нән баш­ла­на. Аның исе­мен дә тел­гә алыр­га яра­ма­ган за­ман­да бу хак­та әй­тер­гә мөм­кин­лек бул­ма­ды.
Фо­ат абый­га биг­рәк тә «Зө­ләй­ха» фа­җи­га­сы бе­лән та­ны­шу көч­ле тәэ­сир ит­кән икән. Бу әсәр­нең эч­тә­ле­ген, әле Г. Ис­ха­кый әсәр­лә­рен уку мөм­кин­ле­ге бул­ма­ган ва­кыт­лар­да, аңа вә­зем­ләп Әмир­хан ага Ени­ки сөй­ли. Г. Ис­ха­кый исе­ме һәм ми­ра­сы кай­та­рыл­гач, мәк­тәп дә­рес­лек­лә­ре­нә аның иҗа­ты ту­рын­да­гы бү­лек­ләр­не язу Фо­ат абый­га тап­шы­ры­ла. Тук­са­нын­чы ел­лар ба­шын­нан алып бү­ген­ге көн­гә ка­дәр ни­чә бу­ын шу­шы яр­дәм­лек­ләр­не кул­ла­нып бе­лем ал­ды.
Га­лим-пе­да­гог шигъ­ри­ят һәм дра­ма­тур­гия, әдә­би тән­кыйть өл­кә­сен­дә иҗат итү­че­ләр­нең әсәр­лә­рен һәм хез­мәт­лә­рен өй­рә­нү һәм бә­я­ләү бу­ен­ча да күп эш­лә­де. Г. Ту­кай, С. Рә­ми­ев, Дәр­де­мәнд, М.Га­фу­ри,  Х. Ту­фан, С.Хә­ким, М. Җә­лил, Фа­тих Кә­рим, И. Юзе­ев, М. Хө­сә­ен, С. Сө­ләй­ма­но­ва ке­бек ша­гыйрь­әр, К. Тин­чу­рин, Т. Гыйз­зәт, Н. Исән­бәт, Р. Иш­мо­рат, Т. Миң­нул­лин­нар­дай дра­ма­тург­лар, Ман­сур Хә­сә­нов, Г. Ха­лит, А. Әх­мә­дул­лин, И. Ну­рул­лин, Т. Га­лиул­лин, Н. Хи­са­мов, Р. Мө­хәм­мә­ди­ев һәм баш­ка га­лим-тән­кыйть­че­ләр иҗа­ты­на ка­ра­та да ул һәр­ва­кыт үз бә­я­сен би­рә һәм әй­тә кил­де. Ул яз­ды да яз­ды, үзе­нең язу­чы­лар бер­ле­ген­дә­ге уры­нын рәс­ми­ләш­те­рер­гә ашык­ма­ды, бер­кем ал­ды­на да мон­дый мәсь­ә­лә­не куй­ма­ды.
Эш­лә­гән эшең бул­са, аны күр­ми кал­мый­лар. Фо­ат абый бе­лән дә шу­лай бул­ды. Язу­чы­лар бер­ле­ген­дә­ге бер җы­е­лыш­та Га­риф Аху­нов әйт­кән:
– Без Фо­ат Га­ли­мул­лин­ны язу­чы­лар са­фы­на ал­мый­ча ял­гыш­мый­быз­мы? Ул ин­де әдә­би тән­кыйть­тә төп­кә җи­ге­леп тар­ту­чы бу­лып әве­рел­де. Га­зе­та-жур­нал­лар­да, төр­ле җы­ен­тык­лар­да әй­бәт-әй­бәт мә­ка­лә­лә­ре чы­га то­ра. Ки­тап­ла­ры да җы­лы гы­на ка­бул ител­де. Ра­ди­о­дан, те­ле­ви­де­ни­е­дән ни­чә ел­лар бу­е­на «Я­ңа ки­тап­лар» тап­шы­ру­ла­рын алып ба­руы гы­на да ни­ка­дәр зур эш. Ку­ен ке­сә­сен­дә язу­чы­лык би­ле­ты да бул­са, ул үзен та­гын да ныг­рак то­еп эш итәр иде. Фо­ат әдә­би­ят­ны неч­кә­ләп аң­лау­чы, аның җы­лы­сын ку­лы бе­лән ге­нә тү­гел, йө­рә­ге бе­лән то­ю­чы га­лим-тән­кыйть­че.
Аның бу тәкъ­ди­мен ба­ры­сы да хуп­ла­ган­нар. Бу хак­та аңа ул ва­кыт­та­гы рә­ис Р. Мө­хәм­мә­ди­ев әй­тә. Шун­нан соң Г. Бә­ши­ров, Т. Га­лиул­лин һәм Р. Мө­хәм­мә­ди­ев үзе, аны бер­лек­кә алыр­га ки­рәк­лек­не дә­лил­ләп, тәкъ­дим­на­мә яз­ган­нар. Бу киң кү­ңел­ле, сүз сән­га­те­без­гә их­лас хез­мәт итү­че шә­хес­ләр әдә­би­я­ты­быз­ның яз­мы­шын хәл итү­че­ләр иде. Алар­ның җы­лы ку­лы бе­лән Фо­ат Га­ли­мул­лин 1990 ел­да СССР Язу­чы­лар бер­ле­ге (бер үк ва­кыт­та Та­тарс­тан Язу­чы­лар бер­ле­ге дә) әгъ­за­лы­гы­на ка­бул ите­лә. Шун­нан соң СССР ди­гән дәү­лә­те­без тар­ка­ла. Ди­мәк, Фо­ат абый без­дә СССР Язу­чы­лар бер­ле­ге­нә ка­бул ител­гән иң соң­гы язу­чы. Ба­лык Бис­тә­се­нә М. Җә­лил­нең кы­зы Чул­пан ха­ным бе­лән кил­гәч бул­ган оч­ра­шу­да ул ша­я­рып бо­лай ди­гән иде:
– Ми­не со­юз­га озак ал­мый то­ру­ла­ры­ның сә­бә­бе аң­ла­шыл­ды – алар, мин ка­бул ител­гән оч­рак­та, язу­чы­лар бер­ле­ге­нең тар­ка­лу их­ти­ма­лын­нан ку­рык­кан­нар. Шик­лә­нү­лә­ре дө­рес­кә чык­ты, мин со­юз әгъ­за­сы бу­лу бе­лән, язу­чы­лар бер­ле­ге ге­нә тү­гел, ил үзе дә тар­кал­ды. Бу хәл­ләр­не кү­реп, Җә­лил­ләр, Кә­рим­нәр, Ку­туй­лар нәр­сә ди­яр­ләр иде икән?
Тук­са­нын­чы ел­лар го­му­мән тор­мыш­ның га­ять кат­лау­лы чо­ры бул­ды. Ил­нең ас­ты-өс­кә кил­де. Иҗ­ти­ма­гый, хәт­та әх­ла­кый кыйм­мәт­ләр ал­ма­шын­ды. Шул шарт­лар­да, ти­еш­ле кыйб­ла­ны югалт­мый­ча, мил­ләт­не, җөм­һү­ри­ят­не, мә­дә­ни­я­те­без­не, те­ле­без­не сак­лау кө­рә­ше­нә ку­шы­лып ки­тү көн та­лә­бе бу­лып ал­га ки­леп бас­ты. Фо­ат абый да шу­шы саф­та бул­ды.
Әй­тик, бо­лай да бу­тал­чык за­ман­да бер тел га­ли­ме­без та­тар исе­мен бол­гар­га алыш­ты­ру ши­га­рен кү­тә­реп чык­ты. Әй­тер­сең, баш­ка хәл итә­се нәр­сә­ләр бет­кән? Бу, сүз дә юк, та­тар­ны бүл­гә­ләр­гә те­ләү­че­ләр те­гер­мә­не­нә су ко­ю­ның бер кү­ре­не­ше иде. Ф. Га­ли­мул­лин «Со­ци­а­лис­тик Та­тарс­тан» гә­зи­те­нең 1988 ел 20 ок­тябрь са­нын­да кай­нар мә­ка­лә бе­лән мо­ңа кар­шы җа­вап бир­де. Бу мәсь­ә­лә­дә ул ял­гыз тү­гел иде. Ә. Хәй­рул­лин, Ш. Әх­мә­дул­лин, Җ. Рә­хи­мов һәм баш­ка­лар­ның чы­гыш­ла­рын­да мон­дый адым­ның урын­сыз бу­луы дә­лил­лән­де. «Бол­гар» эт­но­ни­мы та­раф­дар­ла­рын­нан «Х. Н.» ди­гән бе­рәү үз­лә­ре­нең «Бол­гар иле» исем­ле гә­зит­лә­рен­дә бу ав­тор­лар­ны тән­кыйть­ләп чык­ты (1990. – Ап­рель. – Б. 2). Бә­хет­кә, мил­лә­те­без­гә тар­кау­лык ки­те­рер­гә те­ләп ясал­ган мон­дый ом­ты­лыш­лар ха­лык та­ра­фын­нан як­лау тап­ма­ды. Шун­нан соң­гы ха­лык исә­бен алу­лар ал­дын­нан да, мил­лә­те­без­не вак­лап күр­сә­тү өчен, шу­ңа ох­шаш ом­ты­лыш­лар та­гын да ясал­ды. Мо­ңа юл ку­ел­ма­сын өчен, зы­я­лы­ла­ры­быз­га янә үз сүз­лә­рен әй­тер­гә ки­рәк иде. Фо­ат абый да үзе ке­бек фи­да­карь­ләр бе­лән Уд­мур­тия, Пермь, Уль­я­новск як­ла­ры­на ба­рып, ба­ры тик та­тар дип ке­нә язы­лыр­га ки­рәк­ле­ген аң­ла­тып йөр­де.
Фо­ат Га­ли­мул­ла улы, сүз дә юк, иң әү­вәл юга­ры уку йор­ты укы­ту­чы­сы. Яңа бу­ын­нар­да те­ле­без­гә, әдә­би­я­ты­быз­га, мил­лә­те­без­гә, үт­кә­не­без­гә мә­хәб­бәт тәр­би­я­ләп, алар­ны үзе го­ме­рен ба­гыш­ла­ган из­ге эш­кә туг­ры­лык­лы итеп кү­рү – аның төп мак­са­ты. Пе­да­го­гия инс­ти­ту­тын­да сту­дент­лар­га лек­ция укый­мы, әл­лә Укы­ту­чы­лар бе­ле­мен кү­тә­рү инс­ти­ту­тын­да дә­рес би­рә­ме, ул һәр­ва­кыт ме­нә шу­шы олы мак­сат­ны күз­дә то­тып эш итә. Кай­чан гы­на бул­ма­сын, ул һәр­ва­кыт тө­гәл, эмо­ци­о­наль рух­лы, дә­лил­ле, уй­лан­ды­рыр­лык итеп сөй­ли. Шу­ңа кү­рә ышан­ды­ра, үз ар­тын­нан ияр­тә. Ос­таз­ның мең­лә­гән сту­дент­ла­рын­нан бер­се Гөл­шат Га­ри­фул­ли­на бир­гән бә­я­не күп­ләр ка­бат­лый алыр иде:
– Фо­ат Га­ли­мул­лин лек­ци­я­лә­рен­дә утыр­ган­да, сих­ри көч­кә ия та­вы­шы бе­лән әдә­би­ят та­ри­хын сөй­лә­вен тың­ла­ган­да, ни­чек итеп икен­че дөнь­я­да – ру­хи дөнь­я­да йөр­ми ка­лыр­сың? (Сө­ем­би­кә. – 1993. – Б. 2). Әл­бәт­тә, мон­да аның сән­гать­ле уку ос­та­сы бу­луы да дә­рес­лә­ре­нең үзе­нә кү­рә бер спек­такль бу­лып  әве­ре­лү­ен тәэ­мин ит­кән­дер.
Шул ук ва­кыт­та Фо­ат Га­ли­мул­лин мәк­тәп дә­рес­лек­лә­ре ав­то­ры бу­а­рак та күп эш­ли. Ул 1990 ел­дан баш­лап, М. Хә­сә­нов, И. Ну­рул­лин, А. Әх­мә­дул­лин, Т. Га­лиул­лин, Ф. Га­ни­е­ва һәм баш­ка га­лим­нәр бе­лән бер­гә­ләп, та­тар һәм рус мәк­тәп­лә­ре өчен та­тар әдә­би­я­тын­нан дә­рес­лек­ләр язу­чы төп ав­тор­лар­ның бер­се бул­ды. Ул дә­рес­лек­ләр һәм яр­дәм­лек­ләр укы­ту­чы­лар һәм уку­чы­лар та­ра­фын­нан яра­тып ка­бул ител­де­ләр. Мә­сә­лән, 1994 ел­да ба­сыл­ган 10 нчы сый­ныф дә­рес­ле­ге ту­рын­да га­ли­мә, язу­чы, ша­гый­рә Р. Хар­ра­со­ва (Ри­фә Рах­ман) бо­лай ди­гән иде: «Ми­нем уй­ла­вым­ча, соң­гы ел­лар­да языл­ган дә­рес­лек­ләр ара­сын­да бу­сы иң уңыш­лы­сы. Дә­рес­лек ав­тор­ла­ры М. Хә­сә­нов, А. Әх­мә­дул­лин, Ф. Га­ли­мул­лин, И. Ну­рул­лин язу­чы иҗа­ты­на мил­ли проб­ле­ма­лар­ны кү­тә­рү, чи­шәр­гә ом­ты­лу ягын­нан якын ки­лер­гә ты­рыш­кан­нар. Шул ук ва­кыт­та яңа дә­рес­лек­тә про­за, дра­ма әсәр­лә­ре­нең те­ле­нә, об­раз­лар сис­те­ма­сы­на, ши­гырь­ләр­нең фи­кер­не җый­нак, сән­гать­чә юга­ры­лык­та әй­тә алу­ла­ры­на игъ­ти­бар га­ять зур. Ул бү­ген­ге уку­чы­ның фи­кер­ләү сә­лә­тен үс­те­рү­не, әдә­би әсәр­не ярат­ты­ру­ны үз­мак­сат итеп куй­ган» (Хар­ра­со­ва Р. Уең­ны уй­ды­рып сал... // Шәһ­ри Ка­зан. – 1994. – 23 де­кабрь. – Б. 6). Уку­чы­лар­га тәкъ­дим ител­гән дә­рес­лек­ләр­нең бу­ры­чы нәкъ ме­нә шу­лар бит ин­де. Ди­мәк, ав­тор­лар бе­лем би­рү­нең за­ман та­ләп­лә­ре бе­лен бил­ге­лән­гән бу­рыч­ла­рын күз уңын­да то­тып эш ит­кән­нәр. Ми­нем үзе­мә дә, укы­ту­чы бу­ла­рак, бу дә­рес­лек­ләр бе­лән ун­нар­ча ел­лар бу­е­на эш итәр­гә, уку­чы­лар­га эс­те­тик тәр­бия би­рү­дә алар­ны әй­бәт ни­гез бу­ла­рак кул­ла­ну на­сыйп бул­ды.
Яз­мыш Фо­ат Га­ли­мул­лин­га хал­кы­быз­га хез­мәт итү­нең баш­ка юл­ла­рын да бил­ге­лә­гән бу­лып чык­ты. 1999 ел­да аны Та­тарс­тан Язу­чы­лар бер­ле­ге рә­и­се, бе­ри­чә ай­дан соң Та­тарс­тан Юга­ры Со­ве­ты де­пу­та­ты, 2004 ел­да Та­тарс­тан Дәү­ләт Со­ве­ты де­пу­та­ты итеп сай­ла­ды­лар. Ул бу га­ять җа­вап­лы һәм ко­лач­лы эш­ләр­дә дә үзен әй­бәт оеш­ты­ру­чы, акыл­лы һәм та­ләп­чән җи­тәк­че итеп рас­ла­ды. Та­тарс­тан­ның ха­лык язу­чы­сы Нә­би­рә Гый­мат­ди­но­ва аның бу ва­кыт­та­гы эш­чән­ле­ге­нә олы бәя би­реп язып чык­ты. «Га­ли­мул­лин, – ди­де ул, – бер­лек­кә мо­ңа ка­дәр бик озак бул­ма­ган ты­ныч­лык алып кил­де. Хә­зер бер­лек би­на­сын­да кыю йө­реп бу­ла. Фо­ат Га­ли­мул­ла улы зы­я­лы ке­ше, мо­ны съ­езд­да да күр­дек: аның исе­ме­нә күп­ме ту­пас­лык, әдәп­сез­лек ау­дар­ды­лар. Аның тү­зем­ле­ле­ге­нә һәм тот­нак­лы­лы­гы­на га­җәп­лә­нер­гә ге­нә ка­ла» (Вос­точ­ный эксп­ресс. – 2000. – № 30). Шу­ңа ох­шаш фи­кер­не Г. Ту­кай пре­ми­я­се лау­ре­а­ты Мә­ди­нә Ма­ли­ко­ва да әйт­те: «Фо­ат Га­ли­мул­лин – ис­кит­кеч ке­ше­лек­ле, игъ­ти­бар­лы, ты­рыш ке­ше. Рә­ве­ше, үз-үзен то­ты­шы бе­лән дә, рә­и­се­без бу­ла­рак, әдә­би­я­ты­быз­ны ла­ек­лы күр­сә­тә бе­лә, дип исәп­лим» (За­ман. – 2002. – 14 июль). Кү­ре­нек­ле рус ша­гый­рә­се Рим­ма Ка­за­ко­ва, Ка­зан­га ки­леп кит­кән­нән соң, үзе­нең тәэ­сир­лә­ре бе­лән ур­так­ла­шып, бо­лай яз­ды: «Я поз­на­ко­ми­лась с ру­ко­во­ди­те­лем Та­тарс­танс­кой пи­са­тельс­кой ор­га­ни­за­ции Фо­а­том Га­ли­мул­ли­ным, че­ло­ве­ком ум­ным, ду­ма­ю­щим» (Рес­пуб­ли­ка Та­тарс­тан. – 2003. – 18 сен­тяб­ря).
Рос­сия Язу­чы­ла­ры­ның Орел шә­һә­рен­дә уз­ган ХII cъ­ез­дын­да Фо­ат абы­е­быз­ны Рос­сия Язу­чы­лар со­ю­зы ида­рә­се сек­ре­та­ре итеп сай­лау­ла­ры да аны ил кү­лә­мен­дә тәкъ­дир итү дип аң­лар­га ки­рәк. Та­тарс­тан­ның һәм Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се­нең ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят эш­лек­ле­се ди­гән исем­нәр би­ре­лү дә аның хез­мәт­лә­рен зур­лап бә­я­ләү бул­ды. Аңа җөм­һү­ри­я­те­без­дә Җа­мал Вә­ли­ди, Баш­кортс­тан­да исә М. Га­фу­ри һәм Ф. Кә­рим исем­нә­рен йөрт­кән пре­ми­я­ләр дә тап­шы­рыл­ды. Аның күк­рә­ген М. Шо­ло­хов­ның 100 ел­лы­гы уңае бе­лән бул­ды­рыл­ган ме­даль дә би­зи.
1965 ел­да ар­ми­я­дә хез­мәт ит­кән­дә, аңа «Бө­ек җи­ңү­нең 20 ел­лы­гы» ди­гән ме­даль тап­шы­ра­лар. Тан­та­на­лы җы­е­лыш­та хәр­би бер­ләш­мә ко­ман­ди­ры бо­лай ди:
– Су­гыш ва­кы­тын­да ике-өч яшь­лек ба­ла гы­на бул­ган Га­ли­мул­лин­га Җи­ңү­е­без гәү­дә­лән­де­рел­гән бү­ләк тап­шы­ры­лу­ы­на га­җәп­лән­мә­гез. Бу ме­даль, әл­бәт­тә, аның әти­се­нә би­ре­лер­гә ти­еш иде. Әм­ма ата ке­ше 1941 ел­ның де­кабрь аен­да Мәс­кәү­не як­лап һә­лак бул­ган. Ул ил­нең бү­лә­ген алыр­га өл­гер­мә­гән. Аның улы Фо­ат Га­ли­мул­ло­вич исә бү­ген ил са­гын­да үзен ба­ры тик ях­шы як­тан гы­на күр­сә­тә. Сер­жант бу­ла­рак, хез­мәт­тәш­лә­ре­нең хәр­би хә­зер­ле­ген ка­мил­ләш­те­рү­гә зур өлеш кер­тә.
Бу ме­даль­не Фо­ат абый үзе­нә би­ре­лән бү­ләк­ләр­нең иң ка­дер­ле­се дип са­ный.
Бе­рәү бул­са, ал­га та­ба да го­ме­рен юга­ры да­и­рә­ләр­дә эш­ләү бе­лән бәй­лә­гән бу­лыр иде. Әм­ма Фо­ат абый үзен иң әү­вәл укы­ту­чы итеп тоя. Укы­ту­чы бу­лу – аның өчен иң мө­һим эш­чән­лек. Шу­ңа кү­рә ул, язу­чы­лар оеш­ма­сы җи­тәк­че­се һәм рес­пуб­ли­ка пар­ла­мен­ты де­пу­та­ты ва­зи­фа­ла­рын җи­ре­нә җит­ке­реп баш­кар­гач, яңа­дан ярат­кан эше­нә – ка­фед­ра мө­дир­ле­ге­нә кайт­ты. 2011 ел­дан, бил­ге­ле бул­ган­ча, ТДГ­ПУ Ка­зан фе­де­раль уни­вер­си­те­ты сос­та­вын­да эш­ли баш­ла­ды. Ф. Г. Га­ли­мул­лин әле­ге та­гын да зур­рак уку-укы­ту үзә­ген­дә дә үз уры­нын тап­ты. 2016 ел­да аңа КФУ­ның ат­ка­зан­ган про­фес­со­ры ди­гән мак­тау­лы исем би­рел­де.
Без, йөз­лә­гән-мең­лә­гән шә­керт­лә­ре, аңа ал­га та­ба да ка­лә­ме­нең  үт­кен­ле­ге ки­ме­мә­сен, ти­рән фи­кер­ле, гамь­ле хез­мәт­ләр язу­ын дә­вам ит­тер­сен дип, һәм та­гын да мө­һи­ме – сау­лык-сә­ла­мәт­лек, озын го­мер те­ләп ка­ла­быз.

Ра­ма­зан КӘБИРОВ,

 

Та­тарс­тан­ның ат­ка­зан­ган укы­ту­чы­сы

 

 

«Мәйдан» № 3, 2023 ел

 

 

 

Комментарийлар