Логотип «Мәйдан» журналы

«Мыштым гына яшәп ятар чак түгел...»

Резидә Мәхмүт кызы Юсупова – журналист, Татарстан Республикасының атказанган матбугат хезмәткәре. 1968 елның 4 мартында Мөслим районы Әндереш авылында туган. Күбәк урта мәктәбен тәмамлаган, аннан Каза...

Резидә Мәхмүт кызы Юсупова – журналист, Татарстан Республикасының атказанган матбугат хезмәткәре. 1968 елның 4 мартында Мөслим районы Әндереш авылында туган. Күбәк урта мәктәбен тәмамлаган, аннан Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә белем алган. Бүгенге көндә «Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире һәм Яр Чаллы шәһәре матбугат үзәге җитәкчесе булып эшли.
 – Журналистикада очраклы кешеләр булмый. журналист булып туарга кирәктер. Сезнең шушы авыр да, кызыклы да, җаваплы да һөнәргә килү тарихы ничегрәк булды соң?
– Ә мин балачактан үземне башка профессия калыбында күз алдына да китерә алмый идем. Дөрес, унынчы сыйныфта укыганда юристлык белән бераз кызыксынып алдым. Юридик факультетка документлар да тапшырып карадым. Әмма ул өлкәгә гап-гади авыл баласы барып керә торган түгел иде... Шулай итеп, балачактан хыялда йөргән журналистика мине беркая да читкә җибәрмәде. Безнең әткәй яза иде. Алдынгы карашлы, авылда хөрмәтле кеше иде әткәй. Бригадир, умартачы булып эшләде. Аның арабыздан киткәненә ун ел, гомер үткән саен, әткәйне искә алам да таң калам: тормышка сәламәт карашлы, чорына күрә бик алдынгы фикерле кеше булган икән ул чынлап та. Әткәй «Авыл утлары» дигән район газетасының үз хәбәрчесе иде. Актив хәбәрче буларак, журналистлар съездына барып кайтуы да исемдә. Матур яза, матур сөйли торган фикерле кеше иде ул. Ә журналист үзфикерле булырга
тиеш. Фикер дигән төшенчәне мин, хәл-вакыйгаларны уйлап, бәяләп, аңыңда эшкәртеп барлыкка килгән нәтиҗә дип аңлыйм. Бәлки мин дә әткәйгә охшаганмындыр. Мәктәптә укыган чагымда ук «Авыл утлары»нда төрле язмаларым басыла иде инде. Аннан соң Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга кердем.
– Әти горурлангандыр...
– Бәлки. «Минем кызым журналист» дип күкрәк киергәнен хәтерләмим. Журналистика юлын сайлавым бик табигый, башкача була да алмый торган хәл кебек кабул ителде гаиләдә. Һәрхәлдә, әткәй өчен бу шулай иде.
– Резидә ханым, кеше, үз фикере булган хәлдә дә, ул фикерен җиткерми, тыныч кына яшәргә мөмкин. Журналистикада кыюлык та таләп ителә бит әле. Журналистика факультетында белем алганнарның барысы да тормышын бу авыр һөнәр белән бәйләми.
– Туксанынчы елларда «Камаз»га кайттым мин. Флорид Әгъзамов, Тәлгать Миңнебаев, Мөхәммәт Мәһдиев кебек олпат остазлар белем бирде безгә университетта. Диплом җитәкчем «Ватаным Татарстан» газетасының данлыклы журналисты Мөнир абый Әһлиуллин иде. Язучы Рафаэль Мостафин рецензент булды. Остазларым миңа Казанда эшкә калырга тәкъдим иттеләр. Без бит авылныкылар, туган йорттан ерак яшәргә теләмәдем. «Чаллыга кайтасым килә», дидем. «КамАЗ» базасында «Нур» газетасы оешып, эшли генә башлаган вакытлар бу. «Нур»ның ул чактагы баш мөхәррире Нәсыйх абый Таҗиевка Мөнир абый: «Бу кызны эшкә ал, үкенмәссең», – дигән.
Бу газетада мин ун ел эшләдем. Сәнәгать, эшчеләр, заводлар гөрләп тора, мәйданнарда «азатлык!» сүзе яңгырый... Минем өчен, журналист буларак та, шәхес буларак та, зур мәктәп булды ул еллар. Шуны да әйтәсем килә: сәнәгатьне, икътисадны чамалаган, шул өлкәдә кайнап эшләгән журналистлар башкалардан бер баш өстенрәк. «Чаллы – ТВ»га мәгълүмат бүлегенә эшкә килгәндә, мин инде шушындый зур мәктәп үткән, тәҗрибәле белгеч идем. Башта журналист булып эшләдем, аннан – шеф-редактор.
– Газета һәм телевидение – икесе дә журналистика, әмма бөтенләй үзгә тармаклар бит югыйсә.
– Телевидениедә эшләү – ул үзе бер чыныгу. Анда оперативлык, команда белән эшләү сәләте кирәк. Барып, менә дигән итеп, сюжетыңны, программаңны төшереп кайтырга да мөмкинсең, әмма уңышың хезмәттәшләр белән эш итә, мөгамәлә кора белүдән тора. Чөнки оператор белән дә, монтажчылар белән дә бер булып эшләргә кирәк. Теманы ачу өчен кемнәрне җәлеп итә аласың, вакыйганы нинди сюжетта, ни рәвешле кызыклы тәкъдим итәсең бит әле. «Чаллы – ТВ» белән тәҗрибәле журналист Рахман Галимович Шәфигуллин җитәкчелек иткән, билгеле телеканал ешлыгында эфирга чыккач реклама да күпләп килгән, йөздән артык кеше бер коллектив булып хезмәт куйган, кыскасы, гөрләп торган вакытлар иде. Үз эшен ярата, халык күзендә яши торган, амбицияле коллектив белән эшләргә туры килде миңа биредә. Бик талантлы, булдыклы кешеләр белән эшләдек.

Әлеге вазифадан китүемә килгәндә, бик кызыклы килеп чыкты ул. Телевидениедә җитәкчелек алышынды. Берсен-берсе алыштырып торган ике җитәкченең мөнәсәбәтләре шактый киеренке иде, күрәсең. Нәтиҗәдә, төрле «лагерьларга» бүленеп, коллектив та чуалышып бетте. Ә без дустым һәм хезмәттәшем Гөлназ Әхмәтҗанова белән беркемнең дә тарафдары түгел идек. Бу хәлләргә читтән карап торабыз. Берзаман безне дә эткәләү-төрткәләү китте. Югыйсә, мин андагы мәгълүмат бүлегендә күпме кешене эшкә өйрәттем, остаз булдым. Шулхәтле дөньябызны онытып, фанатларча эшләдек без анда! Карап-карап тордым да: «Гөлназ, мөгаен, безгә эштән китәргә вакыт җиткәндер», – минәйтәм. Ә үзебезнең барыр җиребез юк. Әмма инде китәргә дигән карар башка сеңгән. Шулай итеп, урамга чыгып киттек...
Шулай да башыбызда бер идея бар иде. ...Берара кризис чорларында хезмәт хакы түләми башлаганнар иде. Ә ипотека түләргә, балаларны үстерергә кирәк. Ничарадан бичара дигәндәй, җитәкчеләрдән кача-поса фильмнар ясый идек. Операторларга да акча кирәк бит. Төшерәбез, төнлә килеп монтажлыйбыз. Иртәнге биштә кайтып китәбез, балаларны бакчага-мәктәпкә озатып, сәгать сигезгә эшкә килеп утырабыз. Шул елларда фильмнар ясап, эшләү тәртипләрен өйрәнеп өлгергән идек инде. Шушы шөгыльгә күз төбәп, эштән киттек. Бизнес корабыз, янәсе. Дөрес, аның кайбер кыенлыкларын уйлап бетермәгәнбез инде. Алган ссудабыз бик тиз бетте, исәп-хисап очына көчкә чыктык. Очын-очка көчкә ялгап барабыз.
«Чаллы – ТВ»да транспорт һәм торак-коммуналь хезмәтләр темасы буенча мин эшли идем. Бу өлкәне яхшы беләм. Фильмнар төшерүгә баштан-аяк чумып, заказлар күпләп килә башлаган бер вакытта миңа шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Зәйнуллин һәм шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов шалтыраттылар. Исәпләре газет ачу икән. Ул елларда Яр Чаллының торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча алдынгы вакытлары. Хәтта Д. А. Медведев (ул чорда РФ Президенты) килеп, бу өлкәдә безнең шәһәр тәҗрибәсен – автоматлаштыру системаларын, йортлар буенча өлкән җаваплы зат институтларын һ.б. өйрәнеп киткән иде. Аллага тапшырып, газетаны оештыруга алындым.
Коллектив туплап, исеменә кадәр үзем табып, «Жилой квартал» дигән газетаны эшләтеп җибәрдек. Бу минем иң саллы, иң отышлы проектым дип саныйм. Шулкадәр җиренә җиткереп, теманы, кешеләрне белеп башкарган эшем бу минем. Бу газета Россиянең торак-коммуналь хезмәтләр тармагындагы алдынгы практикалар җыентыгына кертелде. Безнең эш тәҗрибәсен илнең төрле регионнарыннан килеп өйрәнәләр иде. Халыкка шактый авыр бу тармак турында бәйнә-бәйнә, аңлаешлы итеп җиткерә торган басма иде ул. Мин аны бик яратып эшләдем. Җитәкчем Рафаэль Әгъләметдин улы Киямов таләпчән һәм яхшы иде. шәһәр башкарма комитеты ярдәме белән «Чаллы-ТВ»да өч ел буе «Вектор комфорта» дигән тапшыру чыгардым. Ул вакыттагы шәһәр хакиме Васил Гаяз улы Шәйхразиев безнең басмага бик хәерхаклы иде. Аннан соң килгән Наил Гамбәр улы Мәһдиев исә: «Шәһәрнең торак-коммуналь хезмәтләр тармагын сезнең газета аша өйрәнәм», – дип югары бәя бирде. Сүз уңаеннан, Наил Гамбәр улы Яр Чаллыга эшкә килгәч тә, аннан интервью алган беренче журналист мин.
Аннары Тукай районы газеталарын – «Якты юл»ны һәм «Светлый путь»ны җитәкләргә ризалаштым. Мэриядә «Жилой квартал»ны ташламавымны да үтенделәр. Шул рәвешчә, ике ел буе өч басманы җитәкләдем. Эшләсәм, җиренә җиткереп эшли торган кеше мин. Әмма берьюлы өч газетаны җитәкләү бик авыр бит ул. Бераз арыткандыр да. «Жилой квартал»да кайбер моментлардан бихәбәр калуымны сизә башладым. Ә мин алай эшли алмыйм, миңа эшләгән эшемнең үзәгендә кайнарга, хәбәрләрне беренчеләрдән булып белергә, җыелышларда катнашырга кирәк. Минемчә түгел, өлгерә алмыйм. Ахыр чиктә «Жилой квартал»ны калдырдым.
Соңрак бу басмага кабат чакырдылар. Ә ул бит миңа балам кебек – төн йокламый, мин эшләгән, дөньяга чыгарган, күтәргән матбугат чарасы. Берара «әллә кире кайтыйм микән» дигән ымсыну да бар иде күңелдә. Аннан Тукай районында почта бүлекләре ябыла башлаган, газетаны укучыга җиткерүдә кыенлыклар барлыкка килгән чаклар иде ул. Аңлыйсызмы, бөтен йөрәгеңне биреп газета әзерлисең, шуның белән янып йөрисең – ә укучы юк... Күңелем төшкәнрәк чакларым иде. Шуңа да «Жилой квартал»га кире кайтырга ниятләгән идем. Кирәк бит: нәкъ шул вакытта миңа Казаннан шалтыраттылар. «Шәһри Чаллы»га җитәкче булып килергә тәкъдим алдым. Үземә яхшы мөнәсәбәттә булган җитәкчеләргә каршы килмәдем.
– Бу үзгәрешләрне коллектив ничек кабул итте?
– Миңа 2015 елда ук бу вазифаны тәкъдим иткәннәр иде инде. Ул вакытта кире кактым, гәрчә үзем бик уңайсызлансам да. Мин алынганда, «Шәһри Чаллы» бераз позицияләрен йомшарткан басма иде. Газетаның нинди хәлдә икәнен белеп килдем, әмма миндә бернинди курку да, шик тә, икеләнү дә булмады. Килеп кердем дә: «менә болай эшлибез, менә шулай итәбез», – дип эшли дә башладым. Шулай эшли алуым еллар буе тупланган тәҗрибәмнән киләдер, дип уйланам хәзер. Шунысы да бар: коллективта мохит бик яхшы иде. Аура яхшы. Кешеләр бер-берсе белән җылы мөнәсәбәттә.
Килгәнче үк, үземнән алда «даным» килгән. «Ул бик таләпчән, тыныч кына эшләп булмаячак аның белән» дип сөйләгәннәр минем турында. Хәзер әйтәләр: куркып беткән идек, сезнең белән эшләү җайлы икән диләр. Әлбәттә, берничә кеше китте дә. Әмма минем таләпләремә – бүгенге көн газетына булган таләпләремә риза булучылар калды. Бүген әкрен генә, мыштым гына яшәп булмый. Бернигә карамастан, үзебезне танытырга кирәк вакытта, судан да тыныч булып, үләннән дә тәбәнәк булып кына эшләп тә, яшәп тә булмый. Чатнатып үз сүзебезне әйтергә кирәк.
– ...Һәм халыкка танылу, сүз ишеттерү мәйданының берсе буларак «Пятачок» барлыкка килде!
– Вазифама алындым да, газетның абруен, данын ничек күтәреп була дип туктаусыз уйланам бит. Шундый уйлар белән янып йөргәндә, Рөстәм Гатин – «Приют человека» проектын оештыручы, мохтаҗларга, сукбайларга ярдәм итүче хәйрияче – фикере миңа сигнал кебек яңгырады. Рөстәмне, сүз уңаеннан, бу игелекле эшләрен башлап җибәргәндә, беренче булып безнең газета күреп алды. Әңгәмәгә чакырдык. Тегеннән киткән, моннан тибәрелгән, кыскасы, катлаулы тормыш үткән бизнесмен ул. Болай диде: «Мин «Шәһри Чаллы» дип кая чыкканыгыз бар соң сезнең? Сабантуй мәйданына барып басканыгыз, акция оештырганыгыз бармы? Мин сезне беркая да күрмим. Ничек танылмакчы буласыз соң сез?..». Мин телсез калдым. Шуннан соң, бүлмәдә тыныч кына утырып, газетаны яшәтеп, үстереп булмасына тагын бер кат инандым.
Матбугатка язылу чоры башланды, язылучылар аз. Дөньяда барлыгыбызны халыкның исенә ничек төшерергә, нишләргә дип уйлана башладым. Ялларда авылга кайтып барганда, башыма «Пятачок» үткәрү турында фикер килде бит! Хезмәттәшләрем хуплады. «Шәһри Чаллы» турында кеше күбрәк белсен дип уйлап табылган, яңартылган әйбер инде бу «Пятачок»лар. Аллага шөкер, бу проектыбыз максатына иреште. Җәмәгатьчелектә «Шәһри Чаллы»га карата игътибар артты, икенче төрле караш формалашты хәтта. Аннан соң «Пятачок» – татар җанлы кешеләрнең бергә туплану урыны да бит әле ул. Алга таба да бу чараларыбыз дәвам итәр дип уйлыйм. Халык белән болай күңел ачып йөргәнебезне «Татмедиа» АҖ җитәкчелеге, шәһәр хакиме Наил Гамбәр улы да хуплый. Татар мохитен саклый торган зур чара дип бәялиләр. Шәһәр хакименең: «Әгәр Яр Чаллыда татар мохитен шушындый чаралар белән үзебез сакламасак, моны тагын кем эшләр?» – дигән фикере дә миңа кызыклы тоелды.
– Ни өчен «Пятачок» Яр Чаллыда гына гөрли ала? Башка шәһәрләрдә дә уздырып карау омтылышы булды кебек.
– Әйе, экспериментлар булды. Безнең шәһәр халкы «КамАЗ»га бәйле. Күбесенең яшьлекләре шунда үткән. Завод төзергә илнең төрле төбәкләреннән җыелган яшь-җилкенчәк көн саен урамнарда шушы «Пятачок»ларга җыела торган булган. Көн саен! Яшьлекне тыеп кара син!.. Әйе, «Пятачок»лар Казанда да булган. Әмма алар Чаллыдагы кебек автогигант төзелеше белән бәйле, зур, халыкчан бәйрәм түгел иде. Чөнки аларда бездәге кебек бөтенсоюз төзелеше булмаган. Анда, япа-ялан кырга килеп, завод төзи башламаганнар. Аларның клублары, барыр җирләре булган. Ә бездә башкача. Менә шундый тарихи чараны утыз елдан соң яңарттык, Аллага шөкер!
Җырлап-биеп йөри торган заманмыни дип әйтүчеләр дә булды. «Эчем пошканга килдем, балакаем. Онытыласым килде...» – дип килүчеләр дә бар безнең «Пятачок»ларга... Теләсә кем бии, теләсә кем күңеле бушанганчы җырлый, уеннарда катнаша ала торган чара бит бу. Карап утыру гына түгел. Хәзер сабан туйларында да концерт карап торасың да кайтып китәсең. Ә «Пятачок»та алай түгел.
– «Шәһри Чаллы»ның «Пятачок»тан тыш башка проектлары да бар бит әле, ялгышмасам.
– Әлбәттә. «Калфаклы бәйге», «Минем балам татарча сөйләшә»... Анысы да исеменә кадәр үзем уйлап тапкан, йөрәгемнән өзелеп төшкән проект. Аны аңлаучылар, дәвам итүчеләр булуына куанам. Яр Чаллы шәһәренең 54 нче гимназиясе һәм шәһәребездәге бер балалар бакчасы бу чараны күтәреп алдылар, Аллага шөкер.

– Журналистика – дүртенче власть, дигән гыйбарә бар. Бу сүзләр бүген дә хакмы? Журналистиканың бүгенге җәмгыятьтәге роле турында да сөйләшик әле.
– Авырткан җиребез инде бу. Кызганыч, журналистиканың бүген тезләре калтыраган вакыт. Бердән, интернет дигән нәрсә үтеп кергәч, «блогер» исеме астында теләсә кемнәр халык аңына, зәвыгына шикле стереотиплар тага башладылар. Акыллы сүз сөйлиме ул, түгелме – барысы да «үтә». Бер караганда, җәмгыятебезне билгели торган нәрсә дә инде бу. Димәк, халыкка әнә шундый «очсызлы» мәгълүмат кирәк дигән сүз...
Аннан соң, журналистларга да үзгәрергә кирәктер, бәлки. Ә үзгәрәм дисәң, бездә журналистика мәктәбе, журналистлар әзерләү системасы юк. Юк андый мәктәп! Яшь журналистларны эшкә алдык менә. Эшкә өйрәтә башладык. Моңа еллар кирәк, түземлек кирәк, тәҗрибәң белән бүлешү теләге кирәк. Иң мөһиме яшьләрнең өйрәнергә теләге кирәк! Ә шулай бөртекләп эшләргә кайда, кайчан вакыт бар соң? Безнең гомер бит көндәлек мәшәкать, ыгы-зыгы белән үтә. Ләкин үземнең редакциядә мин бу эшне бурычым дип саныйм. Ул кызларны-егетләрне эшкә өйрәтмим икән, мин җитәкләгән газета миңа ошарлык булып чыкмый дигән сүз. Минем аларны халык укый, белә, санлый торган журналистлар итеп күрәсем килә.
Хәзер бит газета чыгару гына түгел, аның социаль челтәрләрдәге сәхифәләре, сайты эшләп торырга тиеш. Боларның барысын да яңадан ясадык. Бүген, Аллага шөкер, без –эзлекле рәвештә үсеп килә торган иң «тере», җанлы, бердәм редакцияләрнең берсе. Бөтен эшне бергәләп эшлибез. Аерым вазифа өчен бер кеше генә җавап бирми, коллективта һәркем сайтны да алып бара, мәкалә дә яза, туры эфирга да чыга – бер-берсен алыштырып эшли ала торган төркем барлыкка килүенә сөенәм.
Миңа шактый гына мактау сүзләре ишетергә туры килә. Газетабызны мәгълүмати яктан да, тәкъдим ителеш җәһәтеннән дә үсте, үзгәрде дип мактыйлар. Әмма «аккош җырыбыз» ул түгел әле дип исәплим. Журналистларым катлаулы темаларга да күз дә йоммыйча алынырлык булып үсеп җиткәндә генә, максатым чынга ашачак.
Журналистлар әзерләүгә килгәндә... Бездә менә Журналистлар берлеге бар бит инде. Мин дә анда әгъза булып торам инде. Бу союзны мин Чаллыда тиешенчә эшли дип уйламыйм. Гәрчә ул безнең бер таянычыбыз булырга тиеш. Аралашмыйбыз, берни белмибез. Дөнья булгач, бәйрәме дә була, кайгылы хәбәрләре дә. Әйтик менә күптән түгел озак еллар журналистикада фидакарь хезмәт куйган өлкән коллегабыз Өлфәт абый Гыйлаев вафат булган. Ул – азатлык хәрәкәтенең башында торган данлык-
лы «Нур» газетасында эшләгән кеше. Аның үлеме турында без ишетми дә калдык, хәбәр урап-урап, очраклы рәвештә генә килеп иреште... Журналистлар берлеге икән – ул шушы берлеккә берләшкән әгъзалары өчен файдалы союз булырга тиеш.
– Тәҗрибәле журналист буларак тормышын журналистика белән бәйләргә ниятләгән яшьләргә ни киңәш итәр идегез?
– Андый теләгең бар икән, татар журналистикасында рәхәтләнеп үзеңне күрсәтергә мөмкинлекләр җитәрлек. Хәзер массакүләм мәгълүмат чаралары татар кешесе күңелендәге милли хисләрне уятуга юнәлгән. Әйе, үзем эшләп караган кеше буларак әйтәм: рус газетасында эшләү җиңелрәктер. Элегрәк мин бу милли үзаң дигән төшенчәгә артык игътибар бирми идем. Миндә бу хисләрне улым уятты. Казанга китеп, университетның юридик факультетына укырга кергәч, ул татар егетләре төркеменә килеп эләкте, шөкер. Фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнеп, Мәскәүгә конференциягә барды берзаман. Шунда Дагыстаннан килгән бер егет моңа Тукай шигырен сөйләп күрсәткән. «Ә мин бит Тукай шигырен белмим, әнием», ди. Бу хәлгә бик тетрәнгән иде... Ул хәзер шулхәтле татар җанлы. Дуслары белән җыелып мәчеткә йөриләр, татар театрларында премьераларны калдырмыйлар, кем әйтмешли. Ыжгырып торган татар яшьләре. Русчасын да, инглизчәсен дә беләләр. Кем салгандыр, белмим: улым күңелендә менә шул татарлык уянган.
Менә шундый тойгысы булган кеше журналист булудан курыкмаячак. Без бит андый хисләре булмаган кешеләр белән дә эшләргә тиеш... Күрегез әле Курган өлкәсен! Янгын кичергән Йолдыз (Эчкен) авылындагы хәлләрне. Татар татарга ярдәм итә, дөнья шаулый. Моны бит яшьләр күреп тора. Бу – матди ярдәм, өй салып бирү генә түгел. Бу бит – яшьләр күңеленә «милләтем мине кайда да, кайчан да ташламаячак» дигән милли горурлык хисләре салу да. Яшьләрдә шул тойгылар булса гына, татар журналистикасына килимме-юкмы дигән шик булмаячак. Киләчәкләр! Укучылары да булачак!
 

Әңгәмәдәш Лилия СИРАЕВА


«Мәйдан» № 8, 2023 ел


 

Комментарийлар