Логотип «Мәйдан» журналы

«Мәктәпне фанатларча яратырга кирәк...»

Гомере буе Ана теле укытучысы дигән дәрәҗәле исемне горур йөрткән, Яр Чаллы шәһәренең 30 нчы гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Гыйльметдин кызы Хәйдәрова күп еллар дәвамында шәһәр һәм республика күләмендә олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары әзерли. Мөхтәрәм мөгаллимә белән фән олимпиадасына әзерлек серләре, укыту тәҗрибәсе, бүгенге мәктәп турында әңгәмә кордык.

– Венера Гыйльметдиновна, ни өчен укытучы һөнәрен сайладыгыз?
– Мин 1964 елның 23 июнендә Зәй районының Аксар авылында гади 
крестьян гаиләсендә туып үстем. Башлангыч мәктәпне дә, урта мәктәпне дә үз авылымда тәмамладым. Мәктәпне тәмамлаганда, төгәл генә кайда укырга керәсемне белми идем әле. Иптәш кызым Фәнзилә Шәйхиева (ул озак еллар «Туганайлар» газетасында корректор булып эшләде): «Әйдә Казанга укытучылыкка керәбез», – диде. 
Җәмгыять белеме һәм тарих укытучылары Земфира Яхъяевна Кәрәмова һәм Тәскирә Галиевна Шәвәлиева, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Вильдановна Гыйльманова безгә югары сыйныфларда укыганда ук сезнең укытучы булырга сәләтегез бар дип әйтеп килделәр. Бу сүзләр дә нык тәэсир итте. Шулай ук безнең чорда авыл балалары өчен иң зур хөрмәткә лаек кешеләр ул – укытучылар. Һәр бала аларны үрнәк итеп күрә, аларга охшарга тырыша иде. 
Бер ай алдан Казанга барып, рабфакта әзерлек курслары үттек тә имтиханнар бирдек. 1981 елда Казан дәүләт педагогия институты тарих-филология факультетының татар-рус бүлегенә (ТРО) укырга кердек. Беренче дәресләрдә үк мине Роза Әминовна Асылгәрәева күреп алды һәм төркем старостасы булырга өндәде. Биш ел буе староста вазифасын да башкардым. Укытучылар, деканат белән элемтәдә тору, стипендияне алып, төркемдәшләргә тарату минем өстә иде. Уку дәверендә югары стипендия алып укыдым: ул вакытта гади стипендия – 40, югарысы 50 сум иде. 
Безнең мәктәп укытучыларының биргән белеме бик төпле булган, институтта укыганда да сынатмадым. Ул вакытта Казанның Бауман урамы буйлап троллейбус-автобуслар йөри иде, ике кырыйдагы тар гына сукмаклардан, Болак буйлап биш ел җәяү йөреп укыдык. Иң яраткан шөгылем – Г. Камал театры спектакльләренә йөрү. Айга бер түгел, ә һәр атна саен театрга йөрү гадәте бар иде. «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Әлдермештән Әлмәндәр»ләр – кат-кат каралган спектакльләр. Ул чорда әле яшь булган яраткан артистларым – Нәҗибә Ихсанова, Равил Шәрәфиев, Ренат Таҗетдинов, Наилә Гәрәева, Фирдәвес Хәйруллина, Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллиналар – татар театрының йөзек кашлары. Мине татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп үстерүдә Г.Камал театрының да роле зур булды дип уйлыйм. Балаларны укыта башлагач, үзең күреп белгәнне сөйләү күпкә үтемлерәк. 
Бишенче курс азагында кияүгә чыктым. Ул вакытта эшкә җибәрү (распределение) бар иде. Академик Мирфатыйх Зәкиевич Зәкиев миңа, син кияүдә булгач, теләгән урыныңа тиз генә күчә алырсың дип, Удмуртиягә эшкә юллама бирде. Мин күндем, тик ирем инде Яр Чаллыда төпләнергә ниятләгән иде. Яңадан институтка барып, Чаллыга эшкә җибәрелүне сорарга мәҗбүр булдым. Яр Чаллының 39 нчы мәктәбенә рус теле укытучысы итеп җибәрделәр. Бер ел анда эшләп, декрет ялына киттем. 
– Мөгаллимлек гомерегезнең шактый өлеше 52 нче татар мәктәбе белән бәйле дип беләм...
1993 елда шәһәребезнең 52 мәхәлләсендә урнашкан 52 нче татар мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә килдем. Бу мәктәп – милли үзаң уянып, татарлык ташып торган чорда, 1991 елны ачылган уку йорты. Мин килгәндә, мәктәп директоры Феликс Нәҗипович Зәйнуллин иде. Бик озак еллар аның белән татар мәктәбенең дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә эшләдек. 2007 елдан Сәйфи Рифкатович Кайбышев директор булды. 
52 нче мәктәптә эшләгән чор – татар теленең күтәрелеш чоры. Бөтен фәннәр дә татар телендә укытыла, татарча яхшы белә торган балалар гына килә бу мәктәпкә. 
Егерме бер ел бу мәктәптә тел дәреслекләре авторы, танылган новатор укытучы Рәзидә Гатаулла кызы Хәсәншина белән эшләдек. Дәресләребезнең төп үзенчәлеге – Әхмәт Зәкиевич Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе дигән методика белән укыту. Бу технология белән укытуга беренчеләрдән булып Рәзидә Гатаулловна алынды, башка укытучылар өчен юлны ярып барды. Ул вакытларда чит төбәкләрдән килгән укытучылар өчен дә бик күп ачык дәресләр күрсәттек. Бу белгечләр, дәрес планнары белән кызыксынып, ни өчен методик ярдәмлекләр, дәреслекләр чыгармыйсыз дип сорыйлар иде. Шуннан Рәзидә Гатаулловна дәреслекләр дә яза башлады, мин аның дәреслекләре белән укыта идем. Шул вакытта укучылар арасында телне бик яхшы белгәннәре олимпиадаларда, төрле бәйгеләрдә җиңеп, югары күрсәткечләргә ия булдык. 
– Иҗади үсеш технологиясенең асылы нидән гыйбарәт?
– Иҗади үсеш технологиясе (ИҮТ) – укучыларны иҗади фикер йөртүгә китерә торган укыту алымнары тупланмасы. Ниндиләр, мәсәлән? Укытучы дәрес темасын алдан әйтеп бирми, тактага язып куймый, проблемалы сорау куеп, укучыларның үзеннән таптыра. Тулы сыйныф дүртәр кешедән торган төркемнәргә бүленә, ул төркемнәрдә лидер билгеләнә. Һәр сорауга җавапны төркемнәрдә киңәшеп табалар да, төркемнән бер укучы торып җавап бирә. Төркемдә һәр кеше актив булырга, җавап бирергә тиеш. Алга таба – теманы ачу, ныгыту. Теманы өйрәнеп бетергәннән соң, кыскартып схема төзү – модельләштерү. Шушы схемага карап, дәрестә өйрәнгәннәрне киңәйтеп сөйләү. Ахырдан үзбәя куела, ягъни билгене укытучы куймый, ә бала үз-үзенә, дәрестә катнашу һәм аңлау дәрәҗәсенә карап куя. Ул билгене укытучы журналга төшерә. Өй эше дә гадәти күнегү итеп кенә түгел, ә өч төрле итеп, иҗади фикерләүне үстерүгә йөз тотып бирелә. Укучы өчтән берсен сайлап эшли ала: иң гади төре – дәреслектәге күнегү, ярым иҗади төре – темага бәйле рәвештә әдәби әсәрләрдән җөмләләр табып язу, иҗади төре – үз әсәреңне (шигырь, әкият, хикәя, рәсем) иҗат итү. 
Укучыларның олимпиадаларда җиңүләре – дәрестә системалы эшләү нәтиҗәсе. Сәләтле укучыларга хәтта махсус әзерлек тә кирәк түгел, чөнки бу технология дәресләрдә программа материалын бик тирән һәм яхшы үзләштерергә мөмкинлек бирә. 
– Шул ук вакытта әдәбият дәресләре дә Альберт Яхин концепциясенә корылып укытылды бит. Аның үзенчәлеге нәрсәдә?
– Әдәбият галиме Альберт Яхин методикасына нигезләнгән дәрес кысаларында әдәби әсәргә тирән анализ ясала. Укучылар коры эчтәлек сөйләп, берничә сорауга җавап биреп кенә калмый. Алар әдәби әсәрне сүтеп җыя: күләмле әсәрләрне берничә җөмләгә калдырып, тезислап язып чыгасың, кыскарта-кыскарта, әсәрнең темасын ачуга барып җитәсең. Ике каршылыклы якны (конфликтны) табасың, һәр якка аерым бәяләмә – анализ ясыйсың, соңрак каршы якларның уртак ягын табып, ике өлешне бәйлисең, проблеманы, нәтиҗә – автор идеясен чыгарасың. Дәрестә укучылар метафора, фокус, бәя бирү ысуллары (чагыштыру, каршылык, кабатлау, арттыру), лирик әсәрләрдә хиснең өлешләре (сәбәбе, дәрәҗәсе, юану өлеше), лирик герой кебек төшенчәләр белән бик рәхәтләнеп эшлиләр. Һәр кеше үз субъектив фикерен җиткерә ала, фикер дәлилләнә икән, димәк, ул дөрес фикер. Мондый төр дәресләрдә кабинет шау-гөр килеп тора, анализ дигән нәрсә кызыксынучан укучыны әсәр эченә бөтереп алып кереп китә. 
Шушы ике методиканы (тел дәресләрендә – Ә. З. Рәхимов һәм әдәбият дәресләрендә – А. Г. Яхин методикаларын) параллель алып бару шундый матур нәтиҗәләр бирде: тел һәм әдәбият олимпиадаларында җиңүчеләр, актив әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлаучылар, татар журналистикасы белән кызыксынып, беренче адымнарын ясаучылар саны бихисап булды. Шәһәр һәм республика күләмендә татар телле һәртөрле иҗади бәйгеләрдә («Алтын каләм», «Ак каурый», «Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән бөек халкым бар» һ.б.) җиңүчеләр дә безнең мәктәптән күп булды. Безнең укучылар мәктәптә чыгып килә торган «Чишмә» газетасының, «Көмеш кыңгырау»ның актив хәбәрчеләренә әйләнделәр (Елена Захарова, Гөлназ Яппарова, Ләйсән Галимова, Лилия Галиева, Алия Закирова һ.б.).
52 нче мәктәп милләткә хезмәт итә торган танылган шәхесләр тәрбияләп чыгарды. Әйтик, «Чулман кызлары» төркеме солисткасы, бәйрәмнәр оештыручы, татарча мәҗлесләр алып баручы Дилүзә Имаметдинова (Мисбахова) (мин аның сыйныф җитәкчесе дә идем), аның энесе, бүгенге көндә К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов, Татарстанның атказанган артисты, күп тапкырлар «Тантана» премиясе лауреаты, Казандагы «Әкият» курчак театры артисты Дилүс Хуҗәхмәтов, Н. Г. Жиганов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган җырчы, Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артисты Муса Камалов, «Күңел» радиосы алып баручысы Рената Бәшәрова, актриса, танылган блогер, җырчы Илназ Сафиуллинның хәләл җефете Айгөл Хуҗина, татар телендә иҗат итә торган шагыйрә, журналист Гөлназ Нуриева (Яппарова), журналист Айгөл Нуретдинова, танылган җырчы Иркә (Айгөл Миншакирова) һ.б. 52 нче мәктәптә белем алдылар. Шушы укучыларга белем һәм тәрбия бирүгә өлеш кертүем белән бәхетлемен.
– Бүгенге көндә Яр Чаллының 30 нчы мәктәбендә белем бирәсез...
– Укыту сәгатьләре кыскару сәбәпле, 2014 елда 52 нче мәктәптән Чаллының 47 нче кадет мәктәбенә күчтем. Анда ике ел эшләгәннән соң, 2016 елда яңа ачылган 30 нчы мәктәпкә эшкә килдем. Бүгенге көндә дә шул мәктәптә укытам. Бу мәктәптә якынча 1800 бала белем ала, ачылган елны егерме татар теле һәм әдәбияты укытучысы бар иде, бүгенге көндә – ун. Бу – дәресләр сәгате кыскару белән аңлатыла: хәзер татар төркемнәрендә татар теле – ике, әдәбият атнага бер тапкыр керә, ә 10-11 сыйныфта әдәбият дәресе юк, татар теле – атнага бер генә дәрес...
Бу мәктәптә татар теле өч төркемгә бүленеп укытыла: татар телен яхшы белүче балалар, икенче төркем – татар булып та, татар телен бик үк яхшы белмәгән балалар, өченче төркем – башка милләт балалары. Төркемнәрдә балалар саны күп түгел. Шулай да татарча яхшы белүчеләр сирәк, күбрәк тәрҗемә белән эшләргә туры килә. 
Әлеге мәктәптә эшләү шартлары бик яхшы: яңа мәктәп, заманча җиһазландырылган кабинетлар. Директорыбыз Кәримова Алена Сергеевна белән дә аңлашып, мәктәбебезнең данын күтәрү өчен бергә-бергә тырышып эшлибез. Олимпиадага әзерләү өчен шартлар тудыруда мәктәбебезнең милли эшләр буенча директор урынбасары Сәлимова Эльвера Раеф кызының өлеше бик зур. Гомумән, һәр эштә ярдәм кулын сузучы мәктәп администрациясенә рәхмәтем чиксез.
– Ел саен олимпидада җиңү яулый торган укучылар тәрбияләүнең хикмәтләре нәрсәдә?
– Беренче чиратта татар җанлы, татарча сөйләшергә омтылган балаларны барлыйм. Әлбәттә, әти-әниләре белән сөйләшәм: балагызны дәрестән соң алып калып, өстәмә шөгыльләнүгә сез ризамы дип сорыйм. Әти-әнисе риза булса гына, бала – укытучы – әти-әнидән торган бергәлек яхшы нәтиҗә бирә ала. Кайбер әти-әниләр кистереп әйтә: балама бу кирәк түгел, аның башка шөгыльләре бар, әйтик, биюгә, спорт секциясенә йөри. Әти-әни риза булмаса, бу юнәлештә эш алып барып булмый, чөнки шәһәр этабында уңышка ирешкән укучыны Казанга алып барырга кирәк. Иң мөһим нәрсә – баланың теләге, аннан соң әти-әнисенең ризалыгы.  
Олимпиадага әзерлектә һәм катнашуда динамика кирәк: бер ел катнаштың да, төшеп калдың, шуның белән бетте түгел. Ел саен катнашып, нәтиҗәләреңне үстерә бару зарур. Хәзер бит шәһәр күләмендә олимпиадаларда – 3 нче сыйныфтан, ә республика күләмендә 4 нче сыйныфтан катнашу мөмкинлеге бар. 
Соңгы биш елда гына да муниципаль этапта – шәһәр күләмендә 18 җиңүче, 28 призер, республикада 14 призер, халыкара олимпиадада бер призер әзерләдем. Бу саннар, әлбәттә, зур хезмәт нәтиҗәсе. Хәзерге вакытта республика этабында бәяләү системасы түбәндәгечә: бер җиңүче билгеләнә, бөтен катнашучылар арасыннан югары балл туплаган 45% ы призер дип таныла. Әлбәттә, җиңүчегә бик якын торган призерлар була. Мәсәлән, узган ел мәктәпне тәмамлап, медицина юнәлешендә югары белем алуны сайлаган Роза Әмирова белән Әдилә Рәхмәтуллина, 6 нчы сыйныфтан башлап шәһәр этабында җиңеп, республикада баллары буенча һәрвакыт җиңүчегә якын призерлар исемлегендә булдылар. Шулай ук олимпиадачыларым дип, Алинә Ярмиева, Диләрә Гайнанова, Диана Васильева, Алинә Шәйхуллинаны атап китәргә телим. Бу кызлар – 30 нчы мәктәп ачылганнан соң беренче чыгарылыш укучылары – шәһәрдә дә, республика этабында да зур уңышларга ирештеләр. Һәр укучым белән чын мәгънәсендә горурлана алам, алар – мәктәбебез горурлыгы да. Алачак белемнәре кайсы өлкәгә генә карамасын, бу балалар татар зыялысы булачак дип ышанам. 
Үземнең укучыларым күп катнашканга күрә, күп еллар дәвамында шәһәр командасын Казанга җитәкче буларак алып бардым. 
Әдәбияттан республикада урын алу бик авыр. Әдәбият дәресләре сюжет өйрәнүгә, эчтәлек сөйләүгә генә корыла икән, әлбәттә, олимпиада сорауларына җаваплар да бик сай була. Ә мин А. Г. Яхин методикасы буенча анализ ясарга өйрәтәм, шуңа әсәрнең тирән катламнарын сүтү юллары ачыла. Ел саен минем укучыларым әдәбияттан да призер исемен яуладылар. 
Аннан соң кайбер балаларга үз-үзенә ышану җитми, канат кую кирәк. Мәсәлән, Алинә Шәйхуллинага шәһәр күләмендә катнашырга тәкъдим иткәч, ул: «Минем бит белемем юк», – дип җавап кайтарды. Ә мин аңа: «Шәһәрдә әдәбиятны синнән дә яхшырак белүче юк, үз-үзеңне сынап кара», – дидем. Барды, катнашты һәм җиңде, беренче урынны алып кайтты. Биш ел дәвамында әдәбияттан шәһәр олимпиадасында җиңүче булды. Ә мин аның белеме барлыгына ышана идем, чөнки ул дәрестә үк бөтен темаларны яхшы үзләштереп барды. 
Тырышлыгы булган укучы белән махсус шөгыльләнсәң, барыбер нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Укучылар да сиңа рәхмәтле була, яңадан безгә бу нигә кирәк булды дигән сорау белән килмиләр. Мисал өчен, 47 нче кадет мәктәбендә эшләгәндә, Динар Гарипов дигән бер егетне олимпиадага әзерләдем. Ул татарчаны әйбәт белә иде, күбрәк теоретик яктан әзерлек алып бардык. Бу юнәлештә зур тәҗрибәм булгач, кайсы мәктәптә эшләсәм дә, олимпиадада яхшы нәтиҗәгә ирешә ала торган укучылар әзерли алам. Ул беренче катнашкан елны шәһәр күләмендә алтынчы урынны алды. Бу нәтиҗәне белгәч, аның башы күккә тиде: беренче урын алган сыман рәхмәтләр укыды. Ул миңа хәзер дә яза: «Апа, мең рәхмәтләр сезгә, сезнең белән олимпиадага әзерләнгән вакытлар укуның иң рәхәт вакытлары булган икән. Бер укытучы белән дә без алай якыннан аралашып, сөйләшеп, олимпиадаларга әзерләнмәдек», – ди. Кызганыч ки, үзе бик татар җанлы булып, милләткә хезмәт итү юнәлешен сайларга теләсә дә, әти-әнисе, аның киләчәген хәл итеп, it юнәлештә белем алуын теләделәр. Институтка кергәч тә, күңелем ятмый, һаман әдәбиятка, шигърияткә тартылам дип язды. Болар барысы да минем хезмәтемә зур бәяләмә кебек яңгырый. 
Олимпиадага әзерләү – минем төп өстенлегем. Хәзер сыйныф җитәкчелегем юк. Мин җиңүчеләр әзерләүгә зур көч куям. Безнең мәктәптә, укытучылар һәм укучылар уңышка ирешсен өчен, бик уңай шартлар тудырыла. Берәр укытучы бәйгегә әзерләнсә, бөтен коллектив ярдәмгә килергә әзер. «Ел укытучысы» бәйгесендә дә укытучыларыбыз бик еш призлы урыннарга лаек булалар, чөнки команда ярдәме бар, әзерләнү процессында укытучы берьялгызы гына калмый. 
– Сез үзегез нинди бәйгеләрдә катнашасыз?
– Үзем 52 нче мәктәптә эшләгән вакытта ук «Ел укытучысы» бәйгесендә 4 урынга лаек булган идем. Зур җиңүем дип, 2009 елда «Приоритетный национальный проект образования» (ПНПО) бәйгесендә 
В. В. Путин премиясе булган 100 000 сумлык грантка ия булуымны саныйм. 2010 елда «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләделәр. Шулай ук республика күләмендә уздырылган «Иң яхшы укытучы» бәйгесендә дүрт ел рәттән катнашып җиңү яуладым (2011 – 2014), «Укытучы – остаз», «Укытучы-оста» бәйгеләрендә югары нәтиҗәләргә ирештем. Ел саен мәктәпнең, шулай ук Автозавод районының мактау тактасына тәкъдим итәләр. Бу елның 25 августында мәгариф министры Илсур һадиуллин РФның «Мәгариф отличнигы» билгесе белән зурлады.
Олимпиадада җиңү яулаган укучыларны әзерләгән укытучылар өчен Татарстанда махсус грант та булдырылды. Анда да ике ел катнаштып, югары балл җыйган укытучылар исемлегендә булдым.
– Сезгә пандемия чорында онлайн укытырга да туры килде. Тере дәресне онлайн белән чагыштырырлыкмы?
– Плюслары да, минуслары да бар. Бу чорда әти-әниләр белән аралашу, якыннан танышып, берлектә укыту эше алып барылды. Башлангыч сыйныф укучыларының өй эшләрен әниләре WhatsApp аша яисә электрон почтага җибәрделәр. Югары сыйныфларда индивидуаль эшләү яхшы булды. Җибәрелгән эшне тикшереп, кирегә юллыйм, укучы яңадан хаталарын төзәтеп җибәрә. Хаталар төзәтелгәч, билгене дә югарырак алу мөмкинлеге бар. 
Әлбәттә, тере дәресне берничек тә онлайнга алмаштырып булмый. Элеккеге система – акбур белән яшел такта системасы – иң үтемле дәрес аңлату ысулы. Күз алдында язып аңлату белән, нәрсә дисәң дә, балалар тизрәк отып ала. Сорау-җавап, әңгәмә, текстны үзең уку, укыту, сүзлек белән эш итү, нәтиҗә ясау мәктәптә узган дәресләрдә яхшырак нәтиҗәләр бирә. Замана технологияләре дә алга бара, аларны да сызып атарга ярамый. 
– Сезгә әле бик күп еллар шәһәребез данын республикада яклый ала торган гыйлемле укучылар тәрбияләү насыйп булсын.
– Зур рәхмәт, Гөлназ! Син минем иң сәләтле укучыларымның берсе. Шәһәр һәм республика олимпиадалары, бик күп бәйгеләрдә җиңүчесең. Бүгенге көндә, журналистика өлкәсен сайлап, татар милләтенә хезмәт итәсең, татар телен саклауга, үстерүгә зур өлеш кертәсең. Тынгысыз хезмәтеңдә зур уңышлар юлдаш булсын үзеңә дә.
Эшемне бик яратам мин. Һәм бүген-иртәгә мәктәптән китеп барырга әзер түгелмен. Әлбәттә, гаиләм – ирем Рәфкать, кызым Динара, улым Данияр, өч оныгым яшәргә һәм эшләргә көч бирә. Җәйләрне иремнең туган ягы – Азнакай районының Татшуган авылында уздырабыз. Җәйге ял вакытында да һәр бала күз алдымда тора, сагынам. Эшеңне шулкадәр яратмасаң, укытучы булып эшләп тә булмыйдыр дип уйлыйм. Кинәт кенә эштән китү куркытып та тора. Безнең буын укытучылары әле бүгенге көндә актив эшли. Без китеп беткәч, оныкларыбызны кем укытыр икән дигән сорау да борчый мине кайвакыт. 
– Мәктәпкә эшкә килергә теләгән яшь белгечләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
– Беренче чиратта һәр заманда искерми торган иң зур кыйммәт – белем. Белемле булу, үз фәнеңне бик яхшы белү – ул сине Укытучы итә торган җуелмас байлык. Икенчедән, син кызыклы шәхес булырга тиешсең. Шул ук вакытта заман белән бергә атлау, бүгенге көн таләпләренә җавап бирә алу да бик мөһим. Аннан соң балаларны, укыткан фәнеңне, мәктәбеңне ярату – гади генә түгел, ә фанатларча ярату кирәк. Башкача булмый!
Мәктәпкә яшьләр килә. Безнең 30 нчы мәктәпкә дә университет тәмамлаган яшь белгечләр килде. Мәсәлән, математика укытучысы. Шулай ук яшь ир-ат рус теле укытучысы бар. Укучылар аларны ярата, артларыннан калмый йөриләр. 
Укытучылар өчен шартлар тудырыла дип әйтә алам: яшь белгечләргә грант оту мөмкинлеге, өстәмә түләүләр бар, яңа төзелгән мәктәпләрдә заманча технологияләр эшне кызыклы итә, искерәк мәктәпләр дә яңартыла. Яңадан һөнәр сайлау мөмкинлеге булса, мин, ике дә уйламыйча, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булуны сайлар идем. 
Курыкмаска кирәк! Укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү йөкләмәсе – бүгенге яшьләр җилкәсендә.

Әңгәмәдәш Гөлназ НУРИЕВА

Фото: авторның шәһси архивыннан 

«Мәйдан» № 9, 2023 ел

 

Комментарийлар