Логотип «Мәйдан» журналы

Җисеменә күрә исеме

Һәр авылның һавасы да үзгә кебек тоела миңа. Авылның үз энергетикасы бар! Менә шул нечкә үзгәлекне сакларга, татар рухының утраучыклары булган авылларны яшәтергә тырышучылар турында язмам.

Кызганыч, безнең Яңа Чишмә якларына да инвестор керми калмады. Башта «Вамин» иде ул, аннары «Сөт иле» иде бугай, соңрак «Агро-Основа» булды. «Хуҗа» нинди исем астында гына булса да, авылга кайткан саен аның икътисади яктан артка тәгәрүен күреп йөрәк әрни. Хәзер инде безнең «Алга» колхозы артталык буенча алга бара бугай: бар булганны йә тараттылар, йә күрше авылга күчереп куйдылар. Әтнә якларындагы шикелле әле дә күмәк хуҗалык булып эшләп ятучы, кредит-бурычсыз үз көннәрен күрүче авыллар турында ишетеп, ак көнләшү белән көнләшәсе генә калды. Үз җирем, үз авылым дип, булсын дип тырышып йөрүче кеше генә нәтиҗә өчен эшли. Җирне шул туфракта туып үскәннәрдән дә артык яратучы юк ул. Килмешәктә башка холык, башка уйлар... 
Аллага шөкер, безнең авылда да «үзебезнеке» дип горурланырлык кешеләр бар. Безнең Илсөяребез бар! Кырык ике ел, армый-талмый, авылның мәдәни учагын саклаучы, алай гына да түгел, елдан-ел яктырак яндыра алучы «завклубыбыз» ул безнең – Чаллы Башы мәдәният йорты мөдире, районның «Ак калфак» хатын-кызлар берләшмәсе җитәкчесе Илсөяр Кыям кызы Дәүләтшина.
– Илсөяр апа, балачак хыялымы бу эшегез, әллә очраклылыкмы?
– Балачак хыялым! Кечкенәдән гармун белән җырларга, үзем уйлап чыгарып спектакльләр куярга ярата идем: өстәлдәге кишер-суган курчак театры персонажларына, тыкрыгыбыз урам концертлары мәйданына әйләнә иде. Унынчыны тәмамлау белән кергән эшем бу. 
Кечкенәдән ни дә булса уйлап чыгарырга, оештырырга яраттым. Оештыру дигәннән, тугызынчы-унынчы классларда күрше Шахмай авылына барып укыдык без. Кабинетта бер шкаф бар иде. Менә шул шкафка төрле класслардан җыеп, өйләреннән китаплар китерттереп, бер китапханә почмагы ясаган идем. Үзебезнең авыл китапханәсеннән картотекалар алып килдем. Иртә белән киләм, классташларыма китаплар бирәм. Картотекага исемнәрен язып, кулларын куйдырып бирәм. Китап алу-бирү тәмамлангач, шкафны ачкыч белән бикләп куям. Башкалар да бу уенга кушылган бит, гаҗәп. Китап уку заманы иде шул!
– Эшли башлаган еллар белән бүгенге көнне чагыштырганда...
– Элек һәр чарага ныклап әзерләнеп, яратып, рәхәтләнеп эшли идек. Хәзер бөтен эшләр юл уңае эшләнә кебек, тәмен-ямен табып эшләргә вакыт юк. Элеккеге яшьләр матур итеп уеннар уйный белә иде, хәзергеләр телефоннан аерыла алмый, виртуаль дөнья чын дөньяның мизгелләрен урлый тормышның шул моментында яшәргә комачаулый. Бу бигрәк тә шәһәрдән кайтканнарның күпчелегенә карый. Аларда олыларга хөрмәт, дистанция саклау кебек сыйфатлар да югала бара, шунысы да борчый.
– Хезмәтегезнең иң сөендергән, зур горурлык кичергән мизгелләре...
– Берәр бәйрәм үткәреп, берничә көн җылы сүзләр, рәхмәтләр тәэсирендә йөргән вакыт – иң куанычлы вакыт. «Заман» театрының Халык театры исемен алуы белән горурланам. 2022 ел азагында гына «Талир тәңкә» ансамбленә дә Халык ансамбле исеме бирелде!
Шулай да була икән: вәзгыять авылыңның нигезенә балта чаба, кемнәрдер шул вәзгыятьне булдыруда катнаша, ә кайберәүләр шундый шартларда да, авылым яшәсен, дип җан ата. Күз алдына гына китерегез: кеп-кечкенә, якынча биш йөз кешелек авылда Мәдәният йорты каршында тугыз коллектив эшләп килә. Гадәттәгечә, кәгазьдә генә түгел (шунысы сәер дә). Яңа Чишмә районындагы бердәнбер халык театры да безнең Чаллы Башы авылында! Уналты кешене берләштергән әлеге «Заман» театры белән кайларда гына булмаган инде алар. Ел саен «Идел-йорт» театр фестивалендә катнашалар, еш кына Казанга кадәр барып җитәләр. Шәһәр театрлары белән көндәшлек, әлбәттә, бераз ризасызлык тудырса да, уңышлар да шактый. «Тамашачы күңелен яулаган» Илсур Гатауллин, «Икенче пландагы иң шәп хатын-кыз роле»н башкарган Гөлнара Сәлахова (Сүз уңаеннан, театрның режиссеры да ул; кызы Алсу Сәлахова да шигърият дөньясында үзенчәлекле яшь шагыйрә буларак күренә башлады), күп санлы дипломнар, рәхмәт хатлары... Быел Рәзинә Сәетгәрәеваның «Тәүбә йорты» спектакле белән Яңа Чишмә авылларында гына түгел, Чистай, Аксубай якларында да, авторның туган авылы Бикләндә (Тукай районы) дә зур уңыш белән чыгыш ясадылар.
– Халык театрының лаеклы алмашы да өлгереп килә дип беләм... 
– Тагын бер горурлыгыбыз ул! Мәктәп укучыларын «Өмет» балалар театрына җәлеп иттек. Алдагы елда Илгиз Зәйниевнең «Бәби» әсәрен күрсәткән идек: ташландык бала аша җәнлекләрнең кешелек дөньясы белән сөйләшергә омтылышы анда. Балаларны гына түгел, олырак тамашачыларны да битараф калдырмады бу спектакль... Быел Пушкин картасы буенча бик актив эшлибез. Айзилә Шакирҗанованың «Хат» һәм Гөлинә Галимҗанованың «Юри-мари, чын катыш» әсәрләрен сәхнәләштердек, шул спектакльләр белән төрле җирләргә йөрибез. Бу театрыбызның да «Үрнәк» (Образцовый) исемен алу шанслары зур.
– Авылга бәйрәм тирәләрендә кайтырга туры килсә, сәхнәдә биючеләрнең күплегенә һәм осталыгына шаккатасың. Без дә үскәндә биеп йөргән идек үзе, тик безнең биюләребез бер-берсенә игезәктәй охшаш дүрт-биш хәрәкәттән торса, хәзергеләр сәхнәдә «ут уйната»! 
– Хәзерге белән үткән – җир белән күк арасы: бердән, һәр биюнең костюмы бар, икенчедән, алар чынлап та ансамбль. Яшүсмерләр «Ритм» бию түгәрәгенә, кечерәкләр «Тамчы» бию түгәрәгенә йөри. Әле кайчан гына «Тамчы» ансамбле биючесе булган Минабетдинова Динәнең дистәгә якын алтын медале, әллә ничә дистә кубогы бар инде. Бәйгеләрдә җиңеп, Санкт-Петербургка, Кырымга барды. 
– Сәләт дөнья гиздерер. Шул сәләтле балаларны күреп, үстерү өчен шартлар булдырырга гына кирәк шул. 
– Хәер, хәзер инде Динә киңрәк мәйданга чыкты – Яңа Чишмә сәнгать мәктәбендә «Шешминка» төркемендә бии, киләчәген дә биюче буларак күзаллый... Гөлүсә Әдһәмова да Гүзәл Уразова төркемендә биюче булып йөрде. 
Мәктәптә соңгы елларда балалар саны утыздан артмавын исәпкә алганда (быел егерме бала булган), һәр баланың берничә түгәрәккә йөрүе аңлашыладыр. Ата-аналардан бик еш рәхмәт сүзләре ишетәбез. Глобальләшү, интернет безнең авылны гына читләп үтмәгән – буш вакытны телефон-смартфоннар урларга гына тора. Ә монда үз мәдәни мирасың – гореф-гадәтләр, уен-җырлар, биюләр... Киләчәк буынны тамырсыз космополитлар итмәүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе – аларны үз милли үрнәгеңдә тәрбияләү. Шунлыктан нинди генә чара узса да, балаларны катнаштыру ягын карыйлар биредә. Узган ел гына оешкан «Такмаза» төркеме (кече яшьтәге балалар) белән халык йолалары, уеннарын өйрәнәләр, мөнәҗәтләр тыңлыйлар.
Бу урында «Талир тәңкә» ветераннар ансамбленең ни дәрәҗәдә зур эш башкаруын әйтми булмый. Авылның элеккедән килгән йолаларын, гореф-гадәтләрен өлкән яшьтәге абый-апалардан да яхшырак кем белсен инде! Инде мин дә кайбер йолаларны томанлы гына хәтерлим. Миннән соңгы буын исә бик күп нәрсәләрне музейдан гына күрә ала. Каба, орчык, силә, «уфалла» арбасы, нукта, авызлык... Заманның үзгәреш тизлеге күп әйберләрнең исемнәрен дә оныттырган хәтта. Биредә шуларны йола, уен рәвешендә кабаттан торгызалар, яшь буынның хәтер сандыгына салалар, үзләреннән дә эшләтеп-ясаттырып карыйлар.
– Нинди йолаларны күрсәттегез әле?
– Орчык өмәсе, Сепарат әйләндерү йоласы, Кичке уен, Аулак өй, Мендәр тутыру йоласы, Каз өмәсе, Йон тетү йоласы... Без күрсәткән бу йолалар дистәләгән инде хәзер.
– Сепарат әйләндерү йоласы да булганмыни?
– Иң беренче сепаратор безнең авылда Вафин Нәҗип абыйда булган. Хатын-кызлар сөт тулы чиләкләрен марля-яулыклар белән каплап, көянтәләрен асып, авылның төрле очыннан аларга сөт аертырга йөргән. Чират көткән арада, әлбәттә инде, әйтешләр, уен-көлке дә булган. Халык җор бит бездә! Шундук такмагын-җырын да чыгарып куйган.
Сипаратым, сипаратым,
Сипаратым казаны.
Туганнарым, дус-ишләрем,
Барыгыз да тазамы?
– диеп берәр тапкыр теллесе җырлап җибәрүгә, башкалар күтәреп тә алган... Шул чор сулышын тоярга булыша әлеге йолалар.
Әлеге һәм башка шундый хәлләрне олырак яшьтәге әбиләр хәтерләсә дә, яшьрәкләр өчен бу – инде кызыклы тарих. Хәтта болар берсе дә булмаган да кебек. Ә бит бар иде алар! Әле мин дә ял иткән вакытта «кирпични заводы хатыннары»ның (бар иде андый заманнар да; хәзер ул кирпеч заводы урынында чокыр-чакыр гына шәйләнә) үзара такмаклар әйтешеп, җырлап утырганнарын хәтерлим. Яки кунакка җыелгач, кара-каршы такмак әйтешеп биюләр бар иде. 
Кычыткан бәйрәме, Алма бәйрәме, Бәрәңге бәйрәме... Бүгенге авылга бу төр бәйрәмнәр дә кирәк икән бит. Бердән, авылдашларны берләштерә ул, икенчедән, онытыла башлаган ризык-тәгамнәребезне искә төшертә. Ә ачык һавада кычыткан шулпасының тәмен тәмләп караган кеше аны тагын ашамый түзми инде. Файдасы турында да матур итеп сөйләп торсалар... Чиратта – «Кияү мунчасы»!
«Талир тәңкә» абый-апаларының күңел көрлегенә дә сокланырлык! Әллә шуңа ел саен «Балкыш» фестиваленнән җиңүсез кайтмыйлар микән?! Хәер, районыбызның гына түгел, тирә-як районнарның да бик күп авылларында булып, остарып, чарланып беткән инде алар. Җәй көне Азнакайның Чатыртау җыенында да беренче генә чыгыш ясаулары түгел.
– Илсөяр апа, бик күпләрне бала чакта сәхнәгә менгерүче сез. Аларның рәхмәтләрен, ярдәмнәрен хәзер дә тоеп яшисездер?
– Зур бәйрәмнәрдә үзем «үстергән» биюче, җырчыларым һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Гөлүсә Әдһәмова, Альберт Нургатин, Ралина Габдуллина (хәзер үзе Яр Чаллыда балаларны биюгә өйрәтә), Гөлүсә Сөнгатуллина, Фәннур Вафин (Казанда, тамада булып җырлап йөри)... – бик күбәү алар «минекеләр». Сүземне аяк астына салучы юк, читтәге авылдашлар белән бәйләнешне югалтмаска, сакларга тырышабыз.
– Нинди уй-ниятләр, теләк-хыяллар белән яши бүген мөхтәрәм мәдәният хезмәткәре Илсөяр Кыям кызы?
– Уйлар-идеяләр төн чыкканчы туа тора миндә. Кайвакыт, эшкә килгәч, кызларның күзләренә бераз туры карап торсам да, «тагын нәрсә уйлап чыгардың, Илсөяр апа?» дип көләләр. Киләсе елга Авыл көне үткәрергә җыенабыз менә. Аны шулай өч елга бер үткәрергә дип килештек. Авылда нигезләре калмаган авылдашлар да бар хәзер, алар бигрәк тә көтеп ала бу көнне. Кайтып, күрешеп-белешеп китәләр. Мәдәният йорты тирәсен утлары янып торган койма белән әйләндереп алырга хыялланам. Грант буенча эшләрбез, Аллаһ боерса. Грантлар буенча шактый гына җиңүләребез бар. Быел «Театраль калейдоскоп» дигән проектыбыз грантка үтте. Балалар театры өчен ике йөз меңлек грант акчасына күлмәкләр, костюмнар, курчаклар сатып алдык. Грант буенча булдырылган «Авылча фитнес» проектыбыз эшләп килә: теләгән барлык кеше фитнес-тренажерларда шөгыльләнә ала.
– Уңышларыгыз-сөенечләрегез турында озак сөйләшеп булыр иде. Кызганыч, тормыш гел актан гына тормый. Ниләр борчый бүген сезне, Илсөяр апа?
– Авыллар «картая« хәзер. Балалар азая, укытучыларга гына түгел, безгә дә эшләү авырая бара. Бик күп түгәрәкләр, бәйрәм-чаралар мәктәп укучылары белән оештырыла бит. Җырчылар да алар, биючеләр дә, театрда да уйныйлар. Һаман шул ук балалар. Авыл авыл булырга тиеш инде ул: мәктәбе булсын иде, балалары шау-гөр килеп торсын иде. Мәчет манарасыннан азаны ишетелеп торсын иде. Авылда эш булмагач, яшьләр китә хәзер, шунысы аяныч.
Ә бит авылга кайтып төпләнерлек яшьләр бар. Авылда булмаса, район үзәгендә булса да эш урыннары ачсалар, кайтырлар иде әле. Быелдан бушап калган мәктәп бинасында да берәр һөнәрчелек үзәгеме, җитештерү цехымы ачып булыр иде... Әгәр якын елларда үзгәрешләр булмаса, бездә дә «Талир тәңкә» кебек олылар төркемнәре генә калачак, дип борчылам...

Иманым камил, авылның бүгенгесе өчен шул рәвешле янып-көеп яшәүчеләр булганда, аның киләчәге әле өметсез түгел. Телебез, гореф-гадәтләребезне саклап, баетып торучы иң куәтле фактор бит ул авыл. Татарның элитар, зәвыклы мәдәниятен булдыру, үстерү вазифасы шәһәрдә булса, аның халыкчан тирәнлеген, аһәңлелеген, җорлыгын, моңын авыл саклый. Гади генә Чаллы Башы («чишмә башы») авылы да шул татар рухын саклауда үзеннән матур өлеш кертә. Киләчәктә дә гөрләп яшәсен өчен авылның бары икенче канатын гына ныгытасы – халыкны эшле итәсе бар. Ә аның мәдәни ягын оештыруның осталары бар биредә, анысында шик юк.
 

Әңгәмәдәш Лилия ФӘТТАХОВА

Галерея

Комментарийлар