Логотип «Мәйдан» журналы

Дөнья милләтләр һәм телләр төрле булганга кызыклы

Телләр белгән илләр гизгән (Мәкаль).

Татар телендә чиста, ягымлы итеп сөйләшүче япон егете Йуто Хишияма турында татар җәмәгатьчелеге беренче тапкыр 2014  елда, ул Халыкара татар теле олимпиадасында Гран-при яулагач ишеткән иде. Ун ел узып та киткән. Шушы вакыт эчендә Йуто, Казанда белем алып, татар телен тагын да камилләштерүен һәм Идел буе халыклары телләрен өйрәнүгә күп көч куюын дәвам иткән, Токиода японнарга татар телен өйрәтү өчен дәреслек тә чыгарган хәтта. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, ди халкыбыз. Ә Йутоның телләр өйрәнү тарихын ишеткәннән соң, егет кешегә җиде төрле тел белү дә аз дип әйтәсе килә.
– Йуто, тумышың белән кайдан син?
– Мин 1990 елда Япониянең башкаласы Токио шәһәрендә тудым, шунда үстем. Без гаиләдә биш кеше идек. Болар – әти-әнием, мин һәм ике сеңлем. 
2009 елда Токиодагы урта мәктәпне тәмамлагач, Токио чит телләр университетының төрек теле бүлегенә укырга кердем. 2013 елда бакалавриатны тәмамлаганнан соң, шул ук университетның магистратурасында, ә 2017 елда аспирантурасында белем алуымны дәвам иттем. 
2014 елда Татарстанның башкаласы Казанга юл тоттым. Биредә Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, татар филологиясе бүлегендә магистратурада  ике ел (2014–2016) укыдым.
2021 елда докторлык диссертациясен якладым. Хәзер тикшеренүче булып хезмәт куям, татар, башкорт һәм чуваш телләре курсларын алып барам.
Үткән ел Сәмәрканд кызына өйләндем, хәзер аның белән туган шәһәрем Токиода яшибез.
– Чит телләрдән кайсын беренче итеп өйрәндең?
– Минем туган телем – япон теле. Иң беренче өйрәнгән чит телем инглиз теле булды. Мин аны 2003 елдан башлап өйрәнәм. Нәкъ Россия мәктәпләрендәге кебек үк Япония мәктәпләрендә дә инглиз теле дәресләре укыту программасына кертелгән. Телләр өйрәнүгә сәләтем, зур теләгем мәктәптә укыган елларда ачылды, барлыкка килде дисәм була. Мәктәптә үк  үзлектән төрле телләрне өйрәнә башладым. Әйтик, югары мәктәптә укыганда, бер ел алман теле дәресләренә йөрдем.
– Ә төрки телләрдән беренче кайсы телне өйрәндең?
– Урта мәктәптә укыган чакта телләр белән кызыксынуымны әйттем, 2004 елда ук төрек телен өйрәнү теләге туды. Аның белән беррәттән корея, тай (Тайланд илендә яшәүчеләр теле) телләре белән кызыксынуым да көчле иде, ләкин шулай да төрек теле күңелемә иң ятышлы тел булып тоелды миңа. 
Башка төрки телләрне университетка укырга кергәннән соң гына өйрәнә башладым. 2010 елда, икенче курс студенты булган чагымда, үзбәк теле, өченчедә исә казакъ һәм уйгыр телләре дәресләренә йөрдем. Татар телен, өченче курста укыганда, үзлектән өйрәнә башладым. Аннан дүртенче курста башкорт телен үзләштердем. Ә менә чуваш телен өйрәнүгә аспирантурада укыган вакытта гына 2018 елда алындым.
– Бүгенге көндә нинди телләрне беләсең?
– Бүгенге көндә япон телен – югары дәрәҗәдә, инглиз, төрек, татар, башкорт һәм чуваш телләрен урта дәрәҗәдә беләм. Аз гына урыс, мари, удмурт һәм Сәмәрканд-таҗик телләрен беләм. 
Мин хәзер тикшеренүче буларак Идел буе халыкларының телләрен чагыштырам, шуңа күрә мари һәм удмурт телләрен үзләштерүгә керештем. Хатынымның туган теле – Сәмәрканд-таҗик теле, аны да өйрәнәм.
– Татар телен үзлектән өйрәндем дидең. Нигә бу телне ник сайладың? 
– Өченче курста укыган чакта интернетта очраклы рәвештә генә татар телендә яңгыраган «Аерылмагыз» җырына тап булдым, аны тыңлаганнан соң, татар телен өйрәнү теләге барлыкка килде. Университетыбызда татар теле дәресләре укытылмаганга, үзлектән тотындым. Университет китапханәсендә алман телендә язылган татар теле дәреслеген укый-укый, грамматиканы өйрәндем. Татарча-русча һәм русча-
японча сүзлекләрне дә күп кулланырга туры килде. Шул ук вакытта тагын бер кыенлык бар: әле бит рус телен бөтенләй белмим, ике сүзлекне кулланып өйрәнү авыр бирелде. Ләкин, татар теле белән кызыксынуым бик көчле булганга, ярты юлда туктап калмадым: ниятемә ахыргача тугры калып, телне камил белүгә ирештем. Хәзер инде, Аллага шөкер, әлеге үзем укыган университетта 2020 елдан бирле татар теле дәресләрен алып барам, шуңа җаны теләгән һәр студент татар телен өйрәнү мөмкинлегенә ия.
– Син татар теле буенча Халыкара олимпиада җиңүчесе дә бит әле...
– 2013 елның сентябрь аенда беренче тапкыр Казанга биш көнлек сәяхәткә килдем. Шул вакытта ТНВ каналы студиясенә чакырдылар да миннән интервью алдылар. Япониягә кайтканнан соң, шушы тапшыруны караган Америкада яшәүче татар кешесеннән электрон адресыма хат килде. Бу кеше Япониядә туып үсеп, Америкага күченгән татар диаспорасы вәкиле икән. Ул миңа шундый олимпиада бар икәнлеге турында сөйләде, анда катнашырга тәкъдим итте. Декабрь аенда КФУ сайтында теркәлдем дә интернет-тест тапшырып карадым. Дөресен генә әйткәндә, мин бу олимпиаданың чынлап та бар икәнлегенә бераз шикләнеп карадым, янәдән Казанга барырмын дип күз алдына да китермәдем. Ләкин икенче елны Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиленнән чакыру хаты килде. Тәвәккәлләдем, әлбәттә, виза алып, апрель аенда Казанга очтым. Олимпиада шундый күңелле үтте! Дөньяның төрле почмакларыннан килгән катнашучылар белән дуслаштым. Аларның күбесе татарлар иде. Шунысына игътибар иттем: башка катнашучыларныкы белән чагыштырганда, минем татар телен белү дәрәҗәм түбән иде кебек. Шуңа күрә, Гран-прига лаек булырмын дип һич тә уйламаган идем. Бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты (иск. хәзер Рәисе) кулыннан КФУда белем алырга мөмкинлек биргән сертификат алу мизгеле – гомерлеккә күңелемә уелып калган матур җылы хатирә.
– Шулай итеп, Казан сине үзенә тартып китерде...
– Олимпиадада сертификат бирелгәч үк, Татарстанның башкаласына укырга килү теләге туды. Олимпиада биремнәре арасында бер сорау бар иде: «Синең хыялың нинди? Аны тормышка ашыру өчен нишләргә кирәк дип уйлыйсың?». Менә минем җавабым шушындый булды: «Минем хыялым – Япониядә беренче татар теле белгече булып, татар телен укыту. Бу хыялны тормышка ашыру өчен, Казанга килеп, татар телен тирәнтен өйрәнергә кирәк дип уйлыйм». Үз хыялымны тормышка ашыру өчен, шушы мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк дип санадым.
– КФУда магистратурада уку чорын син ничек искә аласың?
– Сагыну хисе белән искә алам. Анда танышкан дусларым, укытучыларым, шәһәрнең матур күренешләре, ашаган тәмле ризыклар – барсы да истә калган. Сагыну бер хәл, мин гомеремнең бу чорына чиксез рәхмәтле дә әле, чөнки бу ике ел минем алдагы тормышымда бик мөһим роль уйнады. Беренчедән, Казанда мин тәүге тапкыр гаиләмнән аерылып яшәдем. Шуңа күрә, Казанда булганда, үзаллы тормышта югалып калмаска өйрәндем дип саныйм, яшәү көченә ия булдым. Икенчедән, мин телләрне корпуслардан файдаланып тикшерәм. Бу тикшерү ысулын нәкъ менә Казанда чакта үзләштердем. 
– Казан синең өчен нинди шәһәр?
– Яшьлек хатирәләре калган икенче туган шәһәрем ул. Дөньяда урнашкан киеренке халәт аркасында әлегә аңа әйләнеп кайту мөмкинлеге булмау гына кызганыч.
– Татар, рус һәм япон менталитеты үзенчәлекләре нинди, синеңчә?
– Татарлар да, японнар да тырыш, тәртипле халык буларак танылган. Телләрендә, җырларында уртаклык-
лар бар. Ә урысларга килгәндә, бәлки бу стереотиптыр, аракы эчәргә яратучылар күп. Японнар арасында да спиртлы эчемлекләр (сыра, сакэ һ.б.) кулланырга яратучылар шактый.  Бу – минем күзаллавым.
– Казанда яшәгәндә, япон телен укыттыңмы?
– «Сэйко» дигән япон үзәгендә укыттым: биредә япон телен япон телендә аңлатып өйрәтә идем. Әлеге үзәкнең җитәкчесе миңа укучылар белән бары япон телендә генә сөйләшергә кушкан иде. Минемчә, бу әйбәт ысул, чөнки укучыларга «телне йөртүче» (носитель языка) белән аралашырга кирәк, телдә аралашу практикасы булу мөһим. Казанда японнарны очрату бик авыр. Грамматиканы инде җитәкче үзе рус телендә өйрәтә иде, шуңа күрә миңа грамматиканы аңлату кирәк булмады.
– Япон телендә татарчага өйрәтү дәреслеге авторы да бит әле син...
– Егерме дәрестән гыйбарәт булган бу дәреслек 2022 елның декабрь аенда дөнья күрде. Һәр дәрес диалог һәм грамматика аңлатмасыннан тора. Аларны башка төрки телләр дәреслекләреннән үрнәк алып төзедем. Шулай ук әлеге дәреслек татар мәдәнияте темаларына багышланган төрле кыс-
ка текстлар белән тулыландырылган. Япониядә татар дигән милләт бар икәнен белмәүчеләр бик күп. Нәтиҗәдә шактый калын, эчтәлекле китап дөнья күрде. Шуңа күрәдер, дәреслеккә гомумән югары бәяләмә бирәләр.
– Күптән түгел Алманиядә конференциядә чуваш теле буенча чыгыш ясавыңны беләм. Бу хакта тәфсилләп сөйлә әле.
– International Conference on Turkish Linguistics (ICTL) дигән Төрки лингвистика буенча халыкара конференциядә катнаштым. Анда бөтен дөньядан танылган тюркологлар җыела. Ул ике елга бер тапкыр уза. Быел Алманиянең Майнц шәһәрендә үткәрелде. Ул дөньяның иң зур тюркология үзәге санала. Докладымның темасы «Чуваш теленең инфинитив формалары» иде. Чуваш телендә инфинитивның ике формасы бар: кыска форма -ма/-ме һәм озын форма -машкӑн/-мешкӗн. Алар арасындагы аермаларны тикшердем. Кыска форма еш кына җөмләдә хәбәр белән янәшә килсә, озын формасы гадәттә хәбәрдән ераграк урында, рәвеш функциясендә кулланылуын ачыкладым. Чыгышым инглиз телендә булды. Катнашучыларның күбесе Аурупа һәм Төркия тикшеренүчеләре иде. Минем бәхетемә, бик кызыксынып тыңладыдар. Бу конференциядә татар теле буенча олимпиадада җиңгән тагын бер япон егете Чихиро да катнашты. Ул хәзер Америкадагы университетта белем ала, татар телен тикшерә. Чихиро Алманиядә татар теле буенча чыгыш ясады.
– Якын киләчәктә тагын нинди телләрне өйрәнергә ниятлисең?
– Югарыда әйтеп үткәнемчә, тикшеренү эше өчен – мари һәм удмурт, хатынымның гаиләсе белән проблемасыз аралашу нисбәтеннән Сәмәрканд-таҗик телләрен өйрәнәм. Әлегә ниндидер яңа тел өйрәнүне максат итеп куярга теләмим. Уртача белгән телләрне яхшырак үзләштерү өчен тырышырга кирәк әле. Инглиз телен дә камил дәрәҗәдә беләм дип санамыйм, шуңа якын киләчәктә инглиз, шулай ук урыс телләрен тирәнтен өйрәнүне планлаштырам.
– Синеңчә, телләр өйрәнүгә тумыштан сәләт кирәкме яисә хәтерне ныгыту, зур тырышлык белән дә полиглот булырга мөмкинме?
– Зур тырышлык белән дә, әлбәттә, төрле телләрне өйрәнеп була. Ләкин туган тел дәрәҗәсендә башка телне үзләштерү өчен, ягъни чын полиглот булу өчен, сәләт кирәк, шулай ук мөһим аспект – яшь чакта өйрәнә башлау ләзем. Мин чын полиглот була алмадым дип саныйм, чөнки телләрне уртача дәрәҗәдә генә беләм. Бары үз туган телем япон телендә генә иркен аралашам. Ә менә минем тормыш иптәшем – чын полиглот. Ул туган тел дәрәҗәсендә алты тел белә: бу – Сәмәрканд-таҗик, үзбәк, рус, инглиз, корея һәм япон телләре. Аның тумыштан тел өйрәнергә табигый сәләте бар, һәм бу телләрне ул барсын да яшь чагында өйрәнгән.
– Телне өйрәнүдә үзең куллана торган эффектив методлар нинди?
– Мин башта грамматиканы һәм иң гади сүзләрне дәреслек-сүзлекләрдән файдаланып үзләштерәм. Аннары мөмкин кадәр көн саен ни белән булса да шөгыльләнәм: шул телдә хәбәрләр укыйм, җырлар тыңлыйм, видеолар карыйм. Иң мөһиме – системалы дәвам итү. Дәвам итү өчен өйрәнү сиңа кызык булырга тиеш. Шуңа күрә телләр өйрәнүне хоббига әйләндерү бик эффектив чара дип саныйм. Телне аңлау урта дәрәҗәгә якынайгач, аралаша башларга, дуслар табарга киңәш итәр идем.
– Социаль челтәрләрдә син еш  кына үзең пешергән татар милли ризыклары фотолары белән бүлешәсең. Пешерү осталыгың да бармы?
– Казанда яшәгәндә, татар милли ризыкларын бик яраттым. Аннан үз илемә кайткач, татар ризыкларын ашыйсым килде, ләкин, ни кызганыч, Япониядә татар рестораны юк. Чыгу юлы бер генә: үзем пешерергә булдым. Өчпочмак, өлеш, пәрәмәч, бәлеш, кыстыбый, гөбәдия, чәкчәк кебек ризыкларны пешереп караганым бар. Минем иң яраткан татар ризыгым – чәкчәк. Өлешне дә бик яратам икән әле.
– Сине Ислам динен кабул итте дип беләбез. Бу адымга ничек килдең?
– Хатыным белән өйләнешергә җыена идек. Ул мөселман кызы булганга, өйләнешү өчен мөселман булуым шарт иде. Тик Исламны кабул итүемә төп йогынты ясаган бер фикер бар: Ислам буенча, Аллаһ каршында һәркем тигез. Бу фикер мине җәлеп итте.
– Һәр яңа тел – өр-яңа дөньяга ачкыч дигән гыйбарә белән килешәсеңме?
– Килешәм. Шуңа күрә төрле телләрне өйрәнәм дисәм дә ялгыш булмас. Дөнья милләтләр һәм телләр төрле булганга кызыклы. Һәркем инглизчә генә яисә икенче бер башка телдә генә сөйләшсә, дөнья бик күңелсез булыр иде, минемчә.
– Татарга тылмач кирәкми дигән гыйбарә бар бездә. Бу, синеңчә, хакыйкатькә туры киләме?
– Өлешчә туры киләдер. Элек татар сәүдәгәрләре Урта Азия халкы белән аралаша алган, үзләре күченеп киткән җирнең телен үзләштергән. Бүгенге көндә дә татарлар нигездә икетелле яки күптелле. Ләкин, кызганычка каршы, бүгенге көндә үз туган телен белмәүче татарлар күбәя. Тел белү – яңа дөнья ачу ул. Үз телең – үз дөньяңа, үткәнеңә, бүгенгеңә һәм киләчәгеңә ачкыч. Шуны онытмаска кирәк.

Әңгәмәдәш Гөлназ Нуриева

«Мәйдан» № 10, 2023

 

Галерея

Комментарийлар