Логотип «Мәйдан» журналы

Бәхетлемен милләтемә хезмәт белән (Нәҗип Нәккашка – 75)

Тик фәкать милләткә хезмәткәмәхәббәт миндә бар...                                Г. Тукай Нәҗип Фәйзрахман улы Исмәгыйлев (иҗат тәхәллүсе Нәккаш) 1948 елның 30 нчы июлендә Мамадыш районы Үсәли (Өчиле)...

Тик фәкать милләткә хезмәткә
мәхәббәт миндә бар...
                                Г. Тукай
 
Нәҗип Фәйзрахман улы Исмәгыйлев (иҗат тәхәллүсе Нәккаш) 1948 елның 30 нчы июлендә Мамадыш районы Үсәли (Өчиле) авылында дөньяга килә. Авылдагы урта мәктәпне тәмамлагач, алты баланы тәрбияләгән әти-әнисенә ярдәм йөзеннән үз мәктәбендә җиде ел рәсем дәресләрен укыта. Бары 26 яшендә генә 1974 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә. Биредә ул гарәп телен өйрәнә, иске татар язуында сакланган әдәби текстлар, кулъязмалар белән кызыксына башлый. Балачактан рәсем ясап үскән егет бу һөнәрен университетта да ташламый: дивар газеталарын чыгаруда катнаша, акча эшләү чарасын таба. Укуын тәмамлагач, утыз ике ел Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли. Борынгы хикәятләрне халыкка китап итеп таратуда зур көч куйган галим-текстолог, каллиграф-хаттат, мөгаллим. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1998), Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреты (2016).
— Нәҗип абый, сезнең өчен иҗатта илһам чыганагы нәрсә ул? Көчне кайдан аласыз?
— Мин бит инде әдәбияттан килгән кеше. Белемем дә филологик. Татар әдәбиятын, тарихын өйрәнү белән шөгыльләндем. Төп чыганак – бөтен идея, эчтәлек, хәтта илһам дип тә әйтергә буладыр – шушы үзебезнең татар әдәбиятыннан килә. Татар әдәбияты борынгы бай әдәбият. Әле Кол Галигә кадәр үк безнең әдәбият бар, эзләре сакланган. XI гасырдагы уйгурларның караханилар дәүләтендәге әдәбияты да нәкъ безнең тел белән язылган бит. Менә Йосыф Баласагунлының “Котадгу белек” әсәре теле – шул хәтле чиста, татар теленә якын тел, казахка да, әзербайҗанга да ул чаклы якын түгел, ә безгә ул бик яхшы аңлашыла. Аның белән таныш булганга әйтәм. Шушыннан килә торган әдәбият, аннан Алтын Урда чоры әдәбияты искиткеч зур байлык бит. Боларны безгә университетта Хатыйп ага Госман, аннан Хатыйп ага Миңнегулов укытты. Миндә Хатыйп ага әзерләп чыгарган “Борынгы әдәбият үрнәкләре” бар. Мин, шәмаилләр язганда, аннан еш файдаланам: төрле афоризмнар, фәлсәфи фикер йөрткән гыйбарәләрне эзләп табып әсәрләремә кертәм.
Безнең әдәбиятыбызда тарихыбыз да, тормыш фәлсәфәбез дә чагыла. Бу диңгез кебек зур әдәбият. Соңгы елларда мәктәпләрдә өйрәнү кыенлашты, әлбәттә. Менә мин, рәссамнар белән якын аралашкач, шуны күрәм: рәссамнарыбыз бу әдәбиятны белми. Белсәләр, алар сюжетларны шуның аркылы аңлар иде. Мәсәлән, Инҗил сюжетларын бөтен Аурупа, шулай ук руслар куллана. Аннан менә итальяннарның тәмугъ-җәннәт турында язган шагыйрьләре (Данте Алигьери, мәсәлән) әсәрләрен безнең татар рәссамы да укып, шуңа нигезләнеп, тәмугъ-җәннәт сурәтләрен бирде. Ә бит бу сюжетлар безнең әдәбиятта да бар. Әйтик, Хисам Кятибнең “Җөмҗөмә солтан”ында кешенең саранлыгы, явызлыгы аркасында тәмугъка килеп эләгеп, нәрсәләр күргәне шулкадәр яхшы тасвирланган. XIV гасырдагы итальян шагыйре әсәре XIV йөздә үк татар шагыйрендә дә бар. Ул Менә “Нәһҗел Фәрадис”не ал, Котбның “Хөсрәү вә Ширин”ен – анда нинди генә сюжетлар юк, ләкин безнең сәнгать гыйлеме рус телендә бирелә, безнең милли рәссамнар шушы үз әдәбиятыбызны өйрәнүдән мәхрүм. Күптән түгел Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Миргалим кызы Нургалеева белән шул хакта сөйләшеп утырдык. Аның бу күренешкә исе китте. Рәссамнар, белмәгәнлектән, чит сюжетларны күбрәк үз итәләр.
Кыскасы, мин әдәбиятны белгәнлектән, аннан иркен файдалана алам.
 
— Хаттат-каллиграф кем ул?
— Гарәп язуының матурлыгын тоючы, матурлыкны матди рәвештә гәүдәләндерүче кеше. Хаттатлык, кешедә беркадәр рәсем ясау сәләте бар икән, аның төп эшенә, тормыш итү рәвешенә әйләнә ала. Үзен ул аннан башка күз алдына китерә алмый. Мин үзем шушының белән яшим.
Каллиграфия күзгә күренеп кычкырып тора торган нәрсә. Аның белән олы шәхесләрне пропагандалап, фикер җиткерүне алып барып була. Мин бик яратып Г.Тукайның шигъри юлларын, сәяси эчтәлекле шигырьләрен дә кулланам.
 
— Сезне каллиграфиядә башкалардан аерып тора торган үз стилегез бар. Ул нәрсәдән гыйбарәт?
— Каллиграфлар күп хәзер. Күпчелеге гарәби Коръән аятьләрен, хәдисләрне күчереп язудан башлый. Күбесе шуның белән мавыга. Телгә, әдәбиятка тирән керә алмыйлар. Гарәпләрне бер төслерәк кабатлау бара. Шулай да, белемле, югары дәрәҗәдә яза белүче каллиграфларыбыз да җитәрлек. Истамбулда укып, каллиграфия укытуга иҗәзә (рөхсәт) алган Рамил Насыйбуллов Россия ислам институтында хаттатлыкка өйрәтә. Ул классик гарәп язуын бик яхшы үзләштергән белгеч, белемне силсиләсе булган остаздан алган.
Мин алардан аерылам. Мин алар кебек классик стильдә язарга тырышмыйм, минем үз стилем бар. Һәр стильгә охшатып язам, әлбәттә. Ләкин пунктуаль дәрәҗәдә тәңгәллек түгел бу. Миңа ул кирәк тә түгел. Минем максатым – гарәп осталарын кабатламыйча, татарга якын аңлаешлы итеп язу. Университетта гарәп телен өйрәнү текстолог эшчәнлегемдә дә, хаттатлык эшендә дә нык ярдәм итте.
 
— Ни өчен гарәп телен өйрәнүне сайладыгыз? Аңлашыла: балачакта әбиегезнең Коръән китабы белән тәэсирләнәсез. Ләкин бит инглиз, алман телләрен дә өйрәнергә мөмкинлек булгандыр?
— Безгә мәктәптә инглиз теле дә, алман теле дә укытылмады. Авылның мәктәбе бик зур булса да, без укыган чорда бу телләрне өйрәтә ала торган мөгаллимнәр юк иде. Шуңа нигез юк. Аннан мин 26 яшемдә университетка өлгереп килгән кеше: үземне татар милләтенә хезмәткә багышлауны күзаллый идем инде. Я укытучы, я рәссам булырга ниятлим, шуңа күрә, әдәбиятны тирәнтен өйрәнү өчен, шунда ук гарәп телен сайладым. Каллиграфиядә гарәп телен өйрәнүнең файдасы бик зур. Нинди текстка кагылсаң да, татар текстымы ул, гарәп-фарсыныкы булса да, аның үз эчтәлеге, грамматикасы бар, кайбер сүзләрне дөрес язу өчен сүзлекләрдән эзләргә кирәк. Гарәп сүзләре өч хәрефле тамырдан тора бит. Тамырны сүзлекләрдән эзлим. Эзләп табасың, дөреслеген тикшерәсең. Һәрвакыт кул астында сүзлек. Инде ул сүзне белсәң дә, хата җибәрмәс өчен, кат-кат сүзлектән карыйсың. Бигрәк тә матбугатта чыгасы әйбер, кеше кулына китәсе эш эшләнгәндә, сүзлеккә карау мәҗбүри.
 
— Гарәп телен өйрәнмичә, шәмаил ясаучылар бармы?
— Бар һәм күп. Бу кабатлап ясау. Яисә андый иҗатчылар әзрәк телне чамалыйлар, алфавитны беләләр. Исемнәрне язганда да, тел белү кирәк. Хәтта иске татар имлясен өйрәнү дә зарури, чөнки хаталар китә. 1923 елда реформалаштырылган яңа гарәп язуы бар: бөтен сузыкларга аерым билгеләр ясыйлар. Ул укуны авырлаштыра. Аны инде җиңел булсын дип реформалаштырганнар, ләкин ул текстны киңәйтә, сүзләр дә озын була. Язу өчен реформага чаклы булган иске имля бик уңайлы.
 
— Бүгенге көндә актив иҗат итә торган һәм киң җәмәгатьчелектә танылу алган хатын-кыз каллиграфлардан Гөлназ Исмәгыйлева, Роза Хуҗинаны атарга мөмкин. Татарларда бит Ислам дине тәгълиматы белән бәйле рәвештә һәрвакыт ир-атлар һәр өлкәдә – шигърият-язучылыкта да,  фәндә дә әйдәп баручы булган. Ә хаттатлыкта хәзер ничек?
— Хәзерге көндә бит социаль шартлар бик үзгә. Хатын-кызга һәр өлкәдә тулы мөмкинлек бирелде. Хатын-кыз үзенең эчке энергиясеннән бик актив файдалана. Ир-атлар беркадәр ялкауланды, басынкыландылар. Кайберләре бик каты практикка, икенчеләре исә бөтенләй йомшакка әйләнделәр. Хатын-кыз дөнья көтүдә алгы планга чыга. Бу татарларда да, башка халыкларда да сизелә. Бу табигый. Акыл ягыннан ир-ат та, хатын-кыз да бер. Аларга шул ук геннар катнашкан. Мәсәлән, бездә шәҗәрәне, хатын-кызны бөтенләй катнаштырмый, ирләр ягыннан гына ясыйлар иде. Ләкин бит геннар барыбер ике яктан да килә. Әйтик, берәүләр әниләренә охшап туа: әниләренең характеры, белеме чагыла. Әти белән әни ягы тигез булырга тиеш, минемчә.
Бүгенге көндә каллиграфиядә дә хатын-кызлар нык шөгыльләнәләр, моңа аларның куллары да ятып тора: нәфислек, тиешле дәрәҗәдә камил итеп эшләргә омтылу, конкретлык, шул ук вакытта йомшаклык, нәзәкатьлелек тә бар. Мәсәлән, Яр Чаллыда яшәүче Чулпан Шәрифуллина әсәрләрендә хатын-кыз рухы сизелеп тора: нечкәлек, йомшаклык. Гөлназ Исмәгыйлевада да ул шулай. Аннан хатын-кызлар каллиграфиянең тәзхиб (бизәү) сәнгатенә бик оста. Тәзхиб бит ул орнаментны ясауда нечкәлек белән үтә сабырлык таләп итә. Кулның нәфислеге, кул белән күз арасындагы яхшы бәйләнеш кирәк. Мин менә Гөлназ Исмәгыйлева тәзхиб бизәкләренә шаккатам, сокланам. Ул гарәпчә дә, төрекчә дә, иранча да һәм дә татарча да эшли ала. Үзе Төркиядә укып кайткан менә дигән югары дәрәҗәдәге белгеч. Без аның белән 2017 елда халыкара каллиграфия күргәзмәсендә бергә катнаштык. Роза Хуҗина шулай ук хаттатлык эшенә матур гына кереп китте.
Ир-ат каллиграфлар да юк түгел. Әйтеп уздым, классик стильдә эшләүче Төркиядә белем алган иң көчле каллиграф, РИИда Рамил Ан-Намир Насыйбуллов гарәп каллиграфиясе үзәген җитәкли һәм укыта. Бик күп мәчетләр бизәүдә катнашкан Ришат Сәләхетдинов, Әлмәттә яшәп иҗат итүче Рөстәм Сарачев, Чаллыда Марат Мингалиев, Уфада Җәмил Әхмәтгалиев, Айдар Гәрәев, Рафаэль Кадыйров, Мидәт Мөхәммәтов, Казанда Рөстәм Шәмсутов бар. Төркиядә Мимар Синан исемендәге Гүзәл сәнгатьләр университетында белем алган 1999 елгы яшь Казан егете Айзат Минһаҗев бик талантлы иҗатташым. Ул эзләнүчән егет, эшләрендә гарәп язуын гына түгел, рун, латин язуларын куллана. Безнең янга күргәзмәләргә 8-9 нчы сыйныфларда укыганда ук килеп йөри башлады.
Аннан соң урыс милләтеннән булган Владимир Александрович Попов та рәсем сәнгатеннән хаттатлык эшенә кереп китте. Өлкән яшьтәге бу абзый (1924 елгы) миңа килеп йөреп өйрәнә башлаган иде. Ул профессиональ рәссам. Кешенең хәзер гадәти картиналарга исе китми, ә бу рәссамның тамырларында яһүд каны бар, хәзерге көндә ни белән популярлык казанып була – ул шуны тоеп алды. Яһүдләрне бөтен дөньяда эшлекле кешеләр дип таныйлар. Аның кулына шәмаилләрдән тупланган сирәк коллекция килеп эләгә. Аны туплаучы – профессор И.М. Покровский (1865 – 1941). Әлеге коллекция Татарстанга эвакуация нәтиҗәсендә күченеп килгән, гомерен татар костюмнары белән шөгыльләнүгә багышлаган рәссам Любовь Львовна Сперанская кулында сакланган. Любовь Львовнага исә ул ире, Г.Камал театры рәссамы Петр Тихонович Сперанскийдан (1890 – 1964) кала. Аның кулына коллекция И.М.Покровскийның үзеннән яисә аның вафатыннан соң килеп эләккән дип фараз кылырга мөмкин. Шунысы мәгълүм: Любовь Львовнадагы 90 шәмаилдән торган тупланма – ул беренче нөсхә. Тагын берсен, 70 типографик шәмаилдән гыйбарәт булган нөсхәне, 1941 елның февралендә И.М.Покровский үзе Татарстан Дәүләт музеена бүләк иткән.
Сперанскийларның гаилә дусты булган рәссам В.А.Попов, Л.Л.Сперанская коллекцияне сатарга теләк белдергәч, арадашчы буларак, 90 нчы елларда миңа мөрәҗәгать итте. Шәмаилләрнең нәрсә икәнен аңлатып, тарихын сөйләгәч, ул гарәп каллиграфиясе белән кызыксына башлады. Ул вакытта артык бюджет акчасы юк иде, шуңа күрә музей үз фондына сатып ала алмады. Коллекцияне иң әүвәл “Туран” сәнгать оешмасы җитәкчесе Суфия Хәйбуллина сатып ала, соңрак бу тупланма борынгы шәмаилләрне җыю белән шөгыльләнүче, Мәскәүдәге Ш. Мәрҗани исемендәге сәнгать фонды җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов кулына күчә. Ул аны күп тапкырлар бастырды, халыкка күрсәтте, хәзер анарда саклана.
В.А.Попов, шәмаилләр иҗат итеп, шактый танылып китте, миңа чаклы ук Г.Тукай премиясенә ия булды (2014).
Хәзерге көндә иҗат итүче каллиграфлар белән тулырак узган ел дөнья күргән татар каллиграфлары исемен һәм эш үрнәкләрен туплаган “Шәмаил-Арт” дигән каталог ярдәмендә танышырга мөмкин. Каталогта башта халыктан җыелган шәмаил үрнәкләре урын алган, аннан соң биредә Бакый Урманче эшләре дә китерелгән. Шуннан соң инде хәзерге заман иҗатчылары турында мәгълүмат бирелә. Мин үзем, Бакый Урманче белән таныш булып, аннан берничә дәрес алган кеше.
 
— Кулдан эшләнгән эксклюзив шәмаилләрне кайдан сатып алырга була?
Узган ел заманча сәнгать галереясе 32 татар каллиграфының эшен туплаган күргәзмә уздырды.
Кол Шәриф мәчетендә каллиграф Рөстәм Шәмсутов оештырган татар шәмаилләре галереясе бар иде. Биредә сатып алу мөмкинлеге дә тудырылган иде. Кызганычка каршы, хәзер ул эшләми.
Гадәттә дини кибетләрдә түбән сыйфатлы арзанлы шәмаилләр сатыла. Кытай, Төркиядә җитештерелгән пластик шәмаилләр алар. Ул миллионлаган тиражлы нәрсә. Халык шундыйны ала, арзан, һәр кибеттә бар. Ә инде зәвыклы кеше кулдан эшләнгәнгә өстенлек бирә. Аны заказ буенча ясатырга була. Минем үземнең дә байтак кына заказга эшләгәнем бар, сатканым да. Мәдәният министрлыгы, Президент аппараты, Министрлар кабинеты өчен эшләдем, чөнки мине беләләр, исемем таныш. Луиза Фәсхетдинова дигән алтын-көмеш җепләр белән профессиональ дәрәҗәдә чигүче бар Казанда. Аңа баралар.
Бер тапкыр Президент (хәзер Рәис – авт. иск.) туган көненә дә чигүле шәмаилгә заказ бирделәр. Мин эскизны эшләп бирдем. Луиза Фәсхетдинова чигеп бирде. Фонын да элеккеге ханнарга бүләк итә торган кызгылт-шәмәхә (пурпур) төстәге бәрхет итеп сайладык.
Үзем эшләгән Институт исеменнән шулай ук Президентка шәхси туграсын ясадым.
Нигездә мин заказ буенча тугралар һәм шәҗәрәләр ясыйм. Шәмаил сорап килгәндә, ешрак башка каллиграфларга җибәрәм.
 
— Тугралар бик популяр бүгенге көндә. Бигрәк тә каберташларына куялар дип беләм...
— Әйе, туграны шәхси имзаң кебек бөтен җирдә дә кулланып була. Шул исәптән каберташларында да. Мин каберташларының эскизларын орнаменталь бордюр белән, гарәби классик язуларны кертеп эшлим. Кабер ташларының төрки-татарларда бик борынгыдан – Болгар, Казан ханлыгы чорларыннан килгән традицияләре бар. Өскә – портрет урынына гарәп язулы тугра. Аннан соң Коръән аяте килә: “Һәрбер җан иясе үлем ачысын татыр, соңыннан Миңа әйләнеп кайтырсыз”. Астарак кириллица белән исеме, әтисенең исеме, фамилиясе, аннары туган-үлгән датасы языла. Иң аста – Болгар чорыннан килә торган үлгән кешенең рухына багышланган дога: “Рахмәтуллаһи галәйһи(һә) рәхмәтән вәсигатән” – “Аңа Аллаһның киң рәхмәтләре ирешсен”. Бу электән шулай язылып килгән чын татар каберташы. 1930 елларга чаклы шулай язалар. Аннан соң бу традиция өзелә. Хәзер бит “Бисмилләһ” белән башлыйлар, безнең ата-бабаларыбыз алай итмәгән. “Бисмилләһ” эшне башлаганда әйтелә. Бу гадәт кешеләрнең бер-берсенә ияреп кабатлавыннан тарала бара. Татарда бит бер-берсенә иярү бик көчле. Хәтта исем кушуда да шулай. Хәзер модада Сәмирә, Аделина, Сабина, Камилла... Ул матур, шәп, модный була, янәсе! Ә олыгайгач ничек яңгыраячак, татарлар ничек ишетә – бу хакта уйламыйлар. Минемчә, бу наданлык галәмәте, үткәнеңне белмәү яисә төкереп карау билгесе. Безнең хатын-кызларның исемнәре нинди матур бит, искиткеч! Сәхибҗамал – матурлык иясе, Бәдигылҗамал – яңа туып килгән матурлык, Маһитап – ай нуры, Маһинур – ай нуры, Шәмсекамал – камил кояш... Мәгънәле исемнәр булган. Озын алар, әлбәттә, хәзер әйтергә кыен. Борынгыдан килә торган төрки чыгышлы кыска исемнәребез дә бар бит.
 
— Алга таба татарларда хаттатлык эшенең үсешен ничек күзаллыйсыз?
— Үзебезнең татар текстларын эшләүгә күбрәк йөз тоту. Безнең әдәбиятыбыздан, Йосыф Баласагунлының “Котадгу белек” әсәреннән башлап, бик күп суфи һәм фәлсәфи белем алырга була. Хуҗа Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакырганый шигырьләре шул хәтле көчле эмоциональ шигырьләр. Коры вәгазь урынына шуларны укып, рухи баерга мөмкин. Анда рефрен, кабатлаулар, суфиларның фикер әйтүләре! Революциягә чаклы халык боларны яхшы белгән. Бу текстлар эмоциональ яктан көчле тәэсир итә. Дөньяви эчтәлекле шәмаилләрдә бүгенге көнгә кадәр булган язучыларны пропагандаларга кирәк.
 
— Сез бит хаттат булу белән бергә китап чыгару белән шөгыльләнгән галим-текстолог та...
— Иң беренче “Мәҗмүгыл хикәят”не чыгардым. Монда нинди генә сюжетлар юк. Бу борынгы фарсы, һинд, гарәпләрдән килә торган сюжетлар. Моны 1775 елны Себергә күчкән татарлар тәрҗемә иткән. Мин аның кулъязмасы белән эшләдем. Бу хикәятләрне хәзер имамнар вәгазьләрендә куллана.
Аннан соң Кукмара якларында туган, ләкин Мамадыш районы җирлегендә яшәгән Җамаледдин Бикташиның “Фәзаилеш шөһүр” китабын дөньяга таныттым.
“Кәлилә вә Димнә” китабы калын булып, төсле рәсемнәр белән басылды. III гасырда ук бу китаптагы сюжетлар һиндләрдә булган, һиндләрдән фарсылар күчергән, аннан гарәпләр тәрҗемә иткәннәр, соңыннан Аурупога үтеп кереп, бөтен телләргә таралган. Аның XIV гасырга караган татарча кулъязмалары бар. Мин 1889 – 1891 елларда Габделгалләм Фәезханов (атаклы мәгърифәтче Хөсәен Фәезхановның энесе) ясаган тәрҗемә белән эш иттем. Ул аны өч кисәктә чыгарган була. Шул хәтле чиста татар әдәби телендә эшләнелгән бу хезмәт. Күрәсез, еллары Тукайның сабый чагына карый. Бездә бит татар теле Каюм Насыйридан, Габдулла Тукайдан килә дип әйтәләр. Тукайга хәтле үк эшләнгән әдәби тел бар безнең. Зур әдәби матур тел бар. XIV гасырдагы “Нәһҗел фәрадис”, Г. Фәезхановның “Кәлилә вә Димнә” тәрҗемәсе шуның үрнәге.
Башта Г.Фәезханов “Тутыйнамә” дигән китапны чыгара. Тик менә “Кәлилә вә Димнә” тагын да матуррак тел үрнәге, сюжетлары да кызыклырак. Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, фарсы чыганакларын да файдалана. Ләкин чагыштырулар, мәкальләр татарныкы. Гаҗәеп матур эшләнгән китап инде! Мин, нәшриятка әзерләгәндә, хикәят жанры турында зур кереш сүз яздым. Фәнни эшләнгән китап бу. Төсле иллюстрацияләрен ул вакытта унсигез яшендә булган улым Назыйм ясады.
“Гыйбрәтле хикәятләр” китабын уннан артык кулъязмадан туплап чыгардым.
Бу минем әдәбиятка керткән өлешем. Мин чыгарган китаплар хәзерге көндә таралып бетте, яңадан чыгару турында сүз күтәрергә кирәк.
 
— Сез хезмәт юлыгызны укытучы булып башлыйсыз. Авыл мәктәбеннән соң Казанда студент, галим, остаз булып җитлеккән чорыгыз турында сөйләгез әле.
— Иң башта Үсәлидә җиде ел рәсем дәресе укыттым. Укымыйча, үз сәләтем аркасында бу. Иң рәхәт еллар булган ул: әти-әни йортында яшим, гаиләбез тулы, мәктәп якын, минем башымда бер кайгы да юк, балаларны яратам. Мин ни өчен авылда калдым: азмы-күпме әти-әнигә булышу нияте белән. Казанга сәнгать училищесына укырга кереп карадым, ләкин булдыра алмадым, чөнки ныклы әзерлек юк. Анда белем кирәк: натурадан ясау. Кайда инде безгә натурадан ясау. Мәктәптә әзрәк сәләте булган укытучылар укыткан иде.
Матур язу белән мин мәктәптә укыганда ук шөгыльләнә башладым. Стенгазеталар чыгару, китапханәләрдә язу, кайда матур язу кирәк – шунда мин. Бу сәләт миңа әти-әниемнән килә. Алар матур яза иделәр. Күргән әйберләрен биткә төшерә беләләр иде.
Университетта  остазлар көчле булды. Иң матур, иң рәхәт чор. Тулай торак бар, авылдан азык-төлек алып килеп торасың. Дивар газеталарын чыгару университетта да дәвам итте. Биш ел буе газета чыгардым. Остазым Марсель Хәернас улы Бакиров – ул вакытта “Кызыл таң” газетасында эшләп килгән журналист – газета чыгаруга таләпне зурдан куя. Зур итеп чыгарабыз, татарча бизәкле матур итеп ясыйбыз, бәйгеләрдә катнашабыз. Һәр елны бөтен университет факультетлары арасында дивар газеталары бәйгесе уза иде. Безнең шунда 1, 2 нче урын алган еллар булды. Бервакыт Яңа ел җитте. Авылга кайтасы килә. Мине алырга сеңлемнең ире, ягъни кияү килде. Самосвал машинасы белән университет янына чаклы мине алып китәргә дип кергән. Без газета чыгарып ятабыз. Марсель абый җибәрми бит мине. Чыгарып бетерегез ди, тәки җибәрмәде. Машина кайтып китте шулай. Мин Яңа елны тулай торакта каршы алдым ул елны...
Шулай минем берзаманны авылдан килгән акчам бетте, бер өченче курслар иде бу. Стипендия 42 сум. Ул ашарга җитеп бара, шулай да акча эшләү ягын кайгырта башладым. Сеченова урамындагы Республика психик авырулар дәваханәсенең бик зур конференц залы бар. Шушында клуб. Монда музыкантлардан ансамбль оештырганнар, чөнки консерваториянең тулай торагы да шул тирәдә генә. Мәсгудә Шәмсетдинова, Мөнир Якуповлар шунда эшләп йөри. Кайсыберсе җиңелчә авырулар янына кереп музыка тыңлата, кемдер башка төрле эштә. Бишенче курста укучы бер иптәшем шунда рәссам иде, диплом эшен язасы булды да, үз урынын калдырды. Петр Загудаевский дигән Татарстанның атказанган биючесе шушында җитәкче иде. Аның кул астында рәссам-оформитель булып эшләдем мин, стенгазеталар, афишалар ясадым. Төрле бүлекләр үзара ярышып газета чыгаралар. Мин бөтенесенә дә ясыйм. Стипендия янына 90 сумга якын хезмәт хакы ала идем.
Аннары “Дружба” кинотеатрында эш табылды миңа. Ике зал, аларның икесенә дә афиша язарга кирәк. Ул вакытта зур итеп фанерага язасың. Атнага бер-ике тапкыр барып эшләдем. Афишаны бер махсус ваннага алып кереп щетка белән юасың. Яңадан фон буяла, аннан өстенә мәгълүмат языла. Минем язуымны анда бик ошаттылар. Мин инде тәмам остарып беткән идем ул вакытта. Уку тәмамланганчы, шунда эшләп йөрдем. Хезмәт хакыңны арттырабыз, ставка ярым бирәбез, китмә дигәннәр иде. Мин калмадым. Һөнәр аркасында рәхәт яшәдем ул вакытта. Һөнәр, кәсеп кешене яшәтә. Тормышта кәсеп кирәк.
“Мәҗмүгыл хикәят”не кулъязмадан өйрәнеп, шуның буенча диплом эше яздым. Диплом эшемне диссертация дәрәҗәсендә дигәннәр иде. Минем фәнни эшкә сәләтем барлыгын белгәнгә күрә, Хатыйп ага Госман мине, шәкерте Нил Юзиев белән сөйләшеп, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына эшкә кертте. Ул вакытта анда урнашу бик кыен, санаулы кешеләрне генә алалар, хезмәткәрләр күп түгел. Шушы вакытта бер хезмәткәр эштән чыккан иде, мине шунда алабыз диделәр. Диплом яклаганда, кайда керәсемне белә идем, август аеннан шунда эшкә урнаштым.
Кулъязма китапны мирасханәдән (архив) алып, басмага әзерләү белән шөгыльләнә башладым. 1994 елда утыз өч күләмле хикәяттән торган “Мәҗмүгыл хикәят” китабы басылып чыкты.
Мөгаллимлек эшенә мине 1992 елда Татар дәүләт гуманитар институтына шунда татар әдәбиятын укытучы һәм завуч Флера Әкрамовна Ганиева чакырды. Мин булачак мөгаллимнәрне матур язарга өйрәтергә тиеш идем. Кириллица, латиница, аннан соң гарәп хәрефләрен авылдан килгән бернәрсә белмәгән балалар беренче елны ук семестр азагына өйрәнеп чыгалар иде. Иң гади үрнәкләрдән башлыйм, каләмне ничек тотарга, караны ничек кулланырга өйрәтәм. Биредә мин 2000 елга кадәр укыттым.
Ул вакытта Россия ислам университетын Госман хәзрәт Исхакый җитәкли иде. Әзерлек төркеме студентларына матур язу күнекмәләрен бирергә чакырды. Синнән дә кулай кеше тапмадык, әйдә кил инде дигәч, сүзен тыңлап бардым. Анда да студентлар иң гади язудан башлый иделәр. Ул вакытта татарлар белән берлектә төрле милләт вәкилләре – казахлар, төрекмән, чечен, үзбәкләр укый иде. Чечен егетләре юньләп дәрескә йөрмиләр, ә зачет бирәселәре бар. Зачетта текст яздырам. Болар киләләр, яза белмиләр. Язарга өйрәнгәнче, өч-дүрт тапкыр килделәр. Барыбер язарга өйрәттем.
 
— Сезнеңчә, укытучы булып туарга кирәкме? Яисә белем алу нәтиҗәсендә килгән осталык белән дә укытучы булырга мөмкинме?
— Табигатьтән теле, зиһене була икән, кеше белән матур мөгамәлә кора белә икән, бу кеше укытучы булып туган. Үзенең һөнәрен, өйрәтәсе фәнен яхшы белгән кеше дә укытучы була ала. Ул әзрәк корырак була, әлбәттә, ләкин фәнне тиешле дәрәҗәдә бирә белә. Ә миңа гарәби каллиграфия укыту җиңел бирелә. Студентлар язып утырганда, мин төрле кызыклы нәрсәләр сөйләп җибәрәм: әдәбияттан матур сюжетлар, мәзәкләр, дөнья хәлләре. Әдәбиятны да белгәч, дәресләр күңелле бара иде. Студентлар йөрергә тырыштылар. Хәзер дә очрагач: “Әй Нәҗип абый, сез бит безне шундый күңелле укыттыгыз!” – диләр. Күбесе хәзер төрле җирдә мөдәррисләр, имамнар.
Кешегә бит беренче күнекмә генә кирәк: каләмне ничек тотарга, ничек язарга. Зиһене һәм теләге булган кеше шуннан үзе отып алып юлны таба. Теләмәгән кешедән булмый инде.
 
— Шәхси дәресләр сорап килгән кешеләр бармы?
— Андый кешеләр дә булды, бар. Курслар оештырырга да сорадылар. Мин баш тарттым. Бу вакытны күп ала, мәшәкатьле. Мин иҗат белән шөгыльләнергә тиеш. Мин гаиләмне алып бару өчен акча да эшләргә тиеш идем. Шуңа күрә андый дәресләрдән баш тарттым. Менә университетта курсларны Әлфия Исхакова, Россия ислам институтында Рамил Насыбуллов оештыра. Рамилгә башта күп кенә кеше йөри башлый, ә ул бик таләпчән укытучы, белемне җиренә җиткереп бирергә тырыша. Шуңа да курсларны сабырлыгы, үҗәтлеге җиткән ике-өч кеше генә тәмамлап чыга.
 
— Шушы көннәрдә иҗади эшчәнлегегездә нинди яңалыклар бар?
— Минем быел көзгә таба Татарстан китап нәшриятында “Шәмаил” дигән иҗат альбомым чыгачак. Хәзер шуны эшләү белән мәшгульмен. Тышлык бизәлешен ясыйм. Бездә бөтен гарәби каллиграфияне шәмаил дип атау гадәткә кергән, шуңа, бөтен кешегә аңлаешлы булганга, китапны да “Шәмаил” дип атадык. Минем китаплар эшләнешендә үз традициям бар: тышлыкның дүртенче ягын – китапның иң соңгы арткы битен – гарәби язу белән бизәү. Шулай ук һәрвакыт эшемне татар орнаментлары белән бизәү зарур. Китабым 150-160 битле булып дөнья күрәчәк. Бу татар телендә чыгачак китап бөтен мөселманнарга бик яхшы сыйфатлы бүләк булачак.
Татар милләтенең олуг шәхесләре сериясен эшли башладым. Г.Тукайдан 2016 елда башланды ул. Һәр плакат зур итеп пыялага ясала. Чама белән 75 см га 1,2 м тирәсе үлчәмдә. Плакат тибындагы шәмаил дип атарга мөмкин. Анда шәхеснең туграсы, аның турында әйтелгән башка бөек шәхесләрнең сүзләре белән, аның төп сыйфатларын характерлаучы гыйбарәләрне яки аның үз фикерләрен язам. Менә берничәсеннән мисаллар.
Милләтнең юлбашчысы, язучы, журналист, сәясәтче булган Гаяз Исхакыйны патша вакытында да сөргенгә Архангельскка җибәрәләр, ул Совет властена да ярамый. Шунлыктан 1919 елда башта Польшага, аннан Алманиягә, Кытайга, Төркиягә барып урнаша. Татарларның сәяси хәле турында туктаусыз мәкаләләр яза, татарны нәрсә көтәчәген алдан ук белеп, тоеп тора. Аңа багышланган әсәргә “Таң” газетасының девизы булган “Тартышканда гына табарсың үз хакыңны” гыйбарәсен урнаштырдым. Тагын бер фикере урын алды: “Татар булып калу шарты – милли телдә мәгариф”. Нәкъ бүгенге көнгә карый торган сүз бу.  Туграсын монументаль стелла рәвешендә Гыяседдин Исхакый дип тулы исеме белән яздым. Стелланың түбәсе –  чирек ай, айга “Милләтем” дип язылган. Аның бөтен кайгысы – милләт язмышы. “Без башка милләтләр йота алмас дәрәҗәдә көчле булып калырга тиеш. Әгәр без шулай көчле булып тора алсак, безнең милләт булып торуыбыз хәл ителгән. Көчле була алмасак, без башка милләтләр өчен тирес, туфрак кына булачакбыз,” – ди ул.
Менә шундый гыйбарәләрне мин өйрәнеп сайлап алам.
Каюм Насыйри плакатын ясадым. Аның үзе исән вакытта эшләгән мөһере бар. Анда үз кулы белән язган бик матур туграсы урын алган. Ирекле типта. Мин классик типтагы тугра эшләдем: Габделкаюм Габденнасыйр угълы дип яздым, “Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул” гыйбарәсен керттем.
Габдулла Тукайның Совет чорында дини шигырьләрен бастырмыйлар, Аллаһка багышланган юлларын төшереп калдыралар иде. Кайбер галимнәр аны атеист ясарга азапландылар. Ләкин ул динле, Коръәнне яхшы белә торган, мәдрәсәдә укыган зыялы егет була. Авылында укый башлап, Җаекта югары мәдрәсәдә белем ала. Ул Коръән аятьләрен шулкадәр төгәл матур итеп татарчага тәрҗемә итә. Туграсы тирәсенә аның дини шигырьләре исемнәрен тезеп чыктым. Туградан килеп чыккан янып-ялкынланып тора торган алсу-кызыл чәчәк – шагыйрьнең халкын кайгырта торган тынгысыз йөрәге символы. “Таян Аллага”, “Ана догасы”, “Тәэссөр”, “Миграҗ”, “Кадер кич”, “Китап”, “Туган тел”, “Васыятем” шигырьләре дини эчтәлектә. “Васыятем” шигыре аның иманлы булуына дәлил: “Күр, нә рәсмә тулган иман берлән Коръән садрыма”.
Шиһабеддин Мәрҗанигә багышланган эшем монументаль стильдә куфи шрифты белән башкарылды. Ул реформатор, дини гыйлемне югары дәрәҗәгә күтәргән кеше, тарихчы. Мифтахетдинн Акмулла мәрсиясеннән бер юл алдым: “Караңгыда фанусны кабызган ул”. Фанус – маяк, фонарь.
Ризаэддин Фәхреддин шәмаиле, төрек солтаннарыннан килеп, минем тарафтан татарчалаштырылган стиль белән язылды. Аның эшчәнлегенең төп юнәлешләре – дин, гыйлем, мәгърифәт, тел, әдәп-әхлак. Алтмыштан артык китап чыгарган. 1935 елда Финляндиядәге дустына язган хатыннан бер өзекне алдым: “Язу-мөталага берлән шөгыльләнү сәбәпле кайгылар онытыла вә гомер тынычлыкта үтәдер. Бу эш – олуг ганимәт”. Бу чорда дин кешесе авыр хәлдә яши, муллаларны сөрәләр, Риза хәзрәт гаиләсе мохтаҗлыкка төшә, ләкин иҗатын, мәгърифәтчелек эшен ташламый.
Бу плакат-шәмаилләр Фәния Хуҗахмәтнең “Дини мөселман календаре”нең тышлык битләрендә чыгып киләләр. Быелгы календарь – 30 нчы чыгарылышы. Утыз ел хезмәттәшлек итәбез. 2024 елныкы да инде дөнья күрде. Һәрвакыт тышлыкта татар мәгърифәтче-язучыларына багышланган шәмаилләр урын ала.
Быел Һади Атласига багышланган зур плакат яздым. Бөгелмәдә февраль аенда минем күргәзмә узды. Һади Атласи фонды миңа шушы исемдәге премия һәм мәгърифәтче исеме бирде. Бөгелмәдә элеккеге бай йорты булган бинада, Һади Атласый исемендәге мәдәният үзәгендә күргәзмә залы бар.
Хәзерге көндә Казанда “Хәзинә” галереясенең өченче катында күргәзмәм бара. Анда Бакый Урманченың даими эшли торган экспозициясе бар. Түрдәге бер залны әле быел гына каллиграфлар эшләрен тәкъдим итү өчен махсус билгеләделәр. Иң беренче минем эшләрне куйдылар. Анда инде башка каллиграфлар да үз эшләрен күрсәтә ала дигән сүз. Үзәктә туристлар күп йөри. Бу рәссамнарга үзен күрсәтү өчен бик яхшы урын. Эшләр бара, туктамый.
Гомумән, сәнгать өлкәсендә каллиграфиягә бик зур игътибар бирелә башлады. Бу, әлбәттә, сөендерә. Сынлы сәнгать музее директоры каллиграфия көнен үткәрә башлауны тәкъдим итте. Иҗтимагый палата белән сөйләшеп, киләсе елдан башлап, татар каллиграфиясе көне билгеләп үтеләчәк.
Университетта Гали Мәхмүдов гарәп каллиграфиясен XIX гасырның уртасы тирәләрендә үк укыта башлый. Н.И.Лобачевский аның укыту турындагы гаризасына 24 гыйнвар көнне кул куя. Шушы көнне каллиграфия көне итеп сайларга булдык.
Шулай ук татар язуы музее өчен аерым бина булдыру зарур. Иҗтимагый палата белән Бауман урамы башында бер бина таптык. Киләчәктә шушында оештырылыр дип уйлап торабыз. Бу элеккеге көчле татар каллиграфиясе традициясен дәвам итү булып тора. Онытмау. Безнең күрсәтерлек эшләребез бар, каллиграфларыбыз бар. Чит илләр белән, Кавказ республикалары, башка төбәкләр белән эшлекле мөнәсәбәтләр булдыру, күргәзмәләр оештыруны җайга салу планлаштырыла.
Мин халыкара күргәзмәләрдә 2008 елдан башлап катнаша башладым. Әле мин татарлардан беренче идем. Биредә бөтен дөньядагы каллиграфлар катнашты. Соңгы елларда Гөлназ Исмәгыйлева, Роза Хуҗина катнаша башладылар.
 
— Иҗатыгыз өчен алган иң зур бүләк Г. Тукай премиясе булдымы?
— Әйе, әлбәттә, шулай. Аннан соң мин үзебезнең ул вакыттагы институт директоры Мирфатыйх Зәкиевич Зәкиевкә рәхмәтле. Ул 1998 елны ук: “Нәҗип, синең эшләрең күренә, журналларда басыла, күргәзмәләрдә катнашасың, – ди. – Сине атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә тәкъдим итик әле,” – диде. Аның авторитеты зур. Пединститута ректор, безнең институтта директор булган кеше. 1998 елны бернинди сәнгати белемем булмаган, сәнгать оешмасында әгъза булып тормаган килеш атказанган сәнгать эшлеклесе исемен бирделәр. Бу гаҗәп. Мине беләләр, күрәләр. М.З.Зәкиевнең вакытында күреп алып этәргеч бирүе әйбәт булды, әлбәттә. Бу да зур бүләкләрнең берсе. Ләкин Г. Тукай премиясе турында мин хыяллана да алмый идем.
— Бервакыт ниндидер чарага килдем. Кырыйда гына рәссамнар берлегенең рәисе Зөфәр Гыймаев утыра. “Нәҗип, без бит сине быел идарә исеменнән премиягә кандидат итеп тәкъдим иткән идек. Сентябрь аенда ук,” – ди. Бу ноябрь идеме икән. “Син әзерлән, документлар җыя башла әле,” – ди. Менә шулай көтмәгәндә генә әйтте. Әкренләп төрле оешмалардан бик яхшы бәяләмәләр алдым, бернинди киртәсез комиссия тарафыннан үткәрелдем.
 
— Үзегезнең балаларда, оныкларыгызда – нәсел дәвамчыларыгызда осталыгыгыз яшәвен теләр идегезме?
— Бик телим. Менә кече улым Назыйм Исмәгыйлев сәләтле. Казанның 5 нче сәнгать мәктәбенә йөрде. Мәдәният институтының сәнгать бүлегенә керде, ике ел анда укыды. Керамика белгечлеге өйрәтелә башлагач, моны да алдыра башлады. Сәләте үсә барды. Ә әзерлек курсларына архитектура юнәлеше буенча КГАСУга йөргән иде. Икенче курста укыганда, аннан шалтыраттылар, бина төзелешен планлаштыру буенча архитектор-инженер дигән яңа белгечлек ачтык, диләр, укырга мөмкинлеге бар. Мәдәният иститутындагы ике курсын калдырып, икенче курстан КГАСУда укый башлады. Диплом яклавында үзем дә катнаштым. Кызыл диплом алды. Аспирантурага тәкъдим иттеләр, ләкин кермәде. Тәмамлаучылар арасында бәйге оештырылган иде, проекты белән гран-при алды. Хәзерге көндә реклама кампаниясендә рәссам-дизайнер булып эшли. Әлеге кампания шәһәр бизәлеше өчен җаваплы, шәһәрне бизәүдә катнаша. Берничә ел Назыймның татарча орнаментлы эшләре шәһәр урамнарында эленеп торды. Ул леттеринг (хәрефләрдән композиция төзү) белән дә шөгыльләнә. Бөтен төр хәрефләр белән эш итә. Күргәзмәләрдә дә катнаша, интернет аша заказлар ала. Хәзерге көндә аның исеме билгеле. Мин бөтен китапларымны, шәхси архивымны, эскизларым, сәнгать альбомнарымны аңа калдырырга ниятлим.
Өлкән һәм уртанчы улларым да югары белемле. Берсе татар-инглиз телләре юнәлешендә белем алды, гарәп, инглиз телләрен яхшы белә. Икенче улым экономик география факультетын тәмамлады.
 
— Сезнең өчен туган җир төшенчәсе нәрсә ул?
— Туган як авылдан башлана. Төп нигез, туфрактан. Төп нигез әле дә исән. Әти төзегән йорт шул килеш тора, энем шунда яши, янәшәсендә йорт салды, кайтып йөрим. Ике сеңлем, бер энем исән. Кызганычка каршы, ике энем яшьли фаҗигале төстә вафат булдылар.
Әни күрше Урта Сон авылыннан. Туган як – Берсут елгасы буе, Сөн буе ул. Сеңлем Кече Сон авылында кияүдә, анда да кайтам. Җәй көне шунда балык тотарга яратам.
Казан – минем туган йортым. 1974 елдан бирле шунда яшим. Дөньядагы иң кадерле шәһәр. Мәскәү, Санкт-Петербург, Ереван, Тбилиси, Баку, Тәһеран, Истамбул, Әнкара, Дүшәнбе, Сәмарканд, Ташкентта булдым, ләкин Казан үз, якын.
 
— Сезнең өчен иң зур бәйрәм нинди? Туган көн, юбилейларыгызны билгеләп үтәсезме?
— Балачакта туган көн дигән нәрсәне гомумән белмәдек, юк иде ул. Бәйрәм итә башлау ул башка милләттән күчкәндер. Иң зур бәйрәм безнең бала вакытта Сабантуй иде. Ул вакытта дини бәйрәмнәр тыелган, белмибез дә, аңламыйбыз да. Сабантуйны ашкыну белән, рәхәтлек белән көтә идек. Ул балачактагы хисләр башка төрле. Халыкның чын бәйрәме булган ул. Иртә белән торасың, кайдадыр гармун тавышы ишетелә, күңел канатлана башлый. Әллә кайда, түбән очтамы, бәлки зират очында, керәшен очында уйныйлар аны. Егетләр күмәкләшеп яулык җыялар, бүләк биргән кешегә ур-ра кычкыралар. Бер көтү малайлар ияреп йөри арттан. Яулыкны муеннарына асалар. Бер-берсенең иңнәреннән кочып җырлап киләләр. Чаярак, үткенрәк хуҗалар бүләген шунда ук бирми, башта биетеп карый. Егет сикереп чыгып, тузан туздырып бии. Ул гаҗәеп күңелле! Син балачактан ук шуларга ияреп йөрисең. Ул үзенә күрә тәрбия чарасы. Минем әти – Бөек Ватан сугышыннан исән-имин әйләнеп кайткан коммунист – шушыны оештыручы булып йөри иде. Авыл советы рәисе булып та торды. Олы яшьтә булса да, аны яшьләрне оештырырга чыгаралар иде. Мин ияреп йөри идем. Әни яратмый иде әтинең болай йөргәнен, әлбәттә.
Сабантуйга кунаклар кайта. Ул көнне безнең кулга әзрәк акча тоттыралар. Син прәннекме, печеньемы, лимонадмы аласың. Хәзер андый элеккеге кебек ашкыну юк.
Яңа ел бәйрәме шулай ук ашкынып көтелә торган бәйрәм иде. Мәктәптә кәгазьгә төрелгән күчтәнәч бирәләр. Мин һәрвакыт шушы кәгазь пакетларга рәсем ясый торган идем, бәйрәм чараларында актив катнаштым, авыл бал-маскарадында Кыш бабай булып та уйнадым. Совет бәйрәме дип әйтсәләр дә, ул татарның үз бәйрәменә әйләнгән иде.
Менә шушы ике бәйрәм булган безнең.
Тагын 1 нче май көнне йомырка җыю бар иде. Безнең якта керәшен авыллары, шулардан күчкәндер, бәлки. Бездә ни өчендер ул нәкъ 1 нче майда иде. Кечкенә малайлар туганрак кешеләргә барабыз, тәмле әйберләр бирәләр.  Ул да күңелле хатирә.
 
— Нәҗип абый, яраткан язучыларыгыз бармы?
— Мөхәммәт Мәһдиевне бер укый башласам, кереп китәм, кат-кат укыйм, тыела алмыйм. Ул реалист, шушы тормышны яхшы белә, искиткеч үткен тел белән, халык теле белән язып бирә. Эпизодлар рәвешендә язса да, мавыктыргыч итеп сурәтли. Сюжет та юк, ләкин картиналар бөтенесе күңелгә якын, безнең чор, безнең заман, безнең әти-әниләр заманы, татар тормышы, һичбер кеше кабатлый алмый торган татар тормышы аның әсәрләрендә.
Диңгезче язучыбыз Миргазыян Юнысны бик яратып укыйм. Татарлык бар, гыйлем бар анда, татар вәзгыятенә тәнкыйди караш бар.
Гаяз Исхакый әсәрләре – минем өстәл китабым. Язучының вакыты булса, бөтен әсәрләре әле тагын да камилләшкән булыр иде. Ул бит яңадан укып, редакцияләп тора алмаган. Аның авыр әйберләре дә бар.
“Остазбикә” гаҗәеп тирән психологик әсәр. Остазбикә нинди олы йөрәкле хатын-кыз, гаҗәеп бит бу! Ул тәмле итеп язылган “Сөннәтче бабай”да ирония, юмор бар, ләкин анда татар тормышы. Гадәтләр. Ир белән хатын арасында гармония. Карчык үлгәч, гармония бозыла. Сөннәт пәкесе белән яңа карчыгының бәрәңге әрчүе – котычкыч картина, кешене ега торган, үтерә торган күренеш. Ул аның иң изге әйберсе, чөнки бабай үзенең Сәлман Фарси нәселеннән килүенә шулкадәр ышана. “Кәҗүл читек” малайның психологиясен ничек бирә! Зур язучы, әлбәттә. Бездә көчле язучылар күп.
 
— Бәхет дип нәрсәне атыйсыз?
— Без, университетның татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаган шәхесләрләр аерылып торабыз. Үзебез өчен генә яшәмибез: без элеккеге зыялылар шикелле милләтем дип тә яшәүче кешеләр. Мин дә шулар рәтенә керәм. Мин үз мәнфәгатьләремне өстен куймыйча, милләтем дип янып яшим. Милләт мәнфәгатьләре минем өстә тора. Әгәр дә мин хезмәтем белән милләтемә әзме-күпме ярдәм итә алам икән, анда зәвык тәрбияли, элеккеге мирасын кайтара алам икән, ул минем өчен бәхет. Бу минем өстемдәге бурыч. Тормышымның ахырына кадәр шушы бурычны кайтара алам икән, мин бәхетле кеше.

Әңгәмәдәш – Гөлназ НУРИЕВА


«Мәйдан» № 7, 2023 ел

Комментарийлар