«Ауропа театрлары белән чагышырлык сәхнәбез бар»
Рафил Гариф улы Сәгъдуллин 1964 елның 18 гыйнварында Татарстанның Әтнә районы Ташчишмә авылында туа.
Казан театр училищесын тәмамлап, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый. 1990 елда Чаллы татар театрына эшкә килә. Төрле пландагы образлар иҗат итүче киң диапазонлы актер.
Төп рольләре: Язучы (И. Юзеев. «Гашыйклар тавы»), Гарпагон (Ж. Б. Мольер. «Саран»), Җамали (Г. Камал. «Банкрот»), Хәйдәр (Ф. Галиев. «Корт»), Туксан карт (М. Гыйләҗев. «Бурлак»), Марат (Т. Миңнуллин. «Саташу»), Насыйбулла (Р. Сабиров. «Абага алмасы ачы була»), Нургалим (А. Әхмәтгалиева. «Капка»), Фатих Кәримов (Я. Шәфыйков. «Хуш, Агыйдел!»), Рәхимҗан (А. Гыйләҗев. «Болан») һ.б.
Татарстан Республикасының атказанган артисты (2007)
«Тантана» премиясе лауреаты (2011, 2014)
– Ни өчен театр?
– Иң элек шуны әйтеп куйыйм әле: җавапларым гади-гадәти булмас, чөнки үзем дә бераз үзгәрәк кешемен. Бу соравыгызга мин берничек тә җавап бирә алмыйм. Унбиш яшьтә Казанга чыктым да киттем. Әтнәдән, театр училищесына керәм дип, артист булам дип чыктым да киттем менә. «Керә алмасам, алмасалар» дигән уй да юк иде хәтта. Аңламаганмын да инде мин аны. Без кергән елларда бер урынга биш-алты кешелек конкурс иде. Хәзер андый ук конкурслар юк, диләр. Сүз уңаеннан, егерме җиденче февральдә, институтны тәмамлап, диплом алып эшли башлавыбызга кырык ел булды.
Беләсезме, хәзерге акылым белән әз генә болай дип тә уйлыйм: Әтнә ягы, минем авылым – анда һәркем әз генә артист. Безнең сөйләшүдә үк чагыла ул. Әйтик, урамда үзебезнең як кешеләрен сөйләмнәреннән таныйм. Хәтта «сез Әтнәдән түгелме» дип барып сораганым да бар. Безнең сөйләшү шундый: аз гына юмор, аз гына төрттерү, сарказм... Минем якташларның спектакль каравы да икенче. Бер елны мин Әтнәдә «Корт» спектакле белән гастрольдә йөрдем. Алар шулхәтле самимиләр, шулхәтле яратып карыйлар – элеккеге тамашачы шикелле. Әтнә ул үзенчәлекле, театраль район. Сез уйлап карагыз: кеп-кечкенә Әтнәдә дәүләт театры ачылып эшләп ятсын әле. Һәм гөрләп эшлиләр! Бөтен районына биш мең кешесе булган Әтнәдә бит ул! Район үзәге булган авылда! Юктан гына түгел ич бу.
– Ни өчен Чаллы?
– Чаллыны мин электән үк бик ярата идем. Хәтта без укыган елларда ук «Чаллыда театр ачылачак» дигән сүз йөридер иде. Бөтен курсыбыз белән Чаллыга китәбез дип сөйләшкән чаклар да булды. Ләкин монда театр тиз генә ачылмады, озаккарак сузылды.
Чаллыны мин бик яратып, теләп килдем. Мин бит хезмәт юлымны Казанда Тинчурин театрында башлаган кеше. Чаллыда минем ике абыем яши иде, абыйлар янына дип тә күчтем. Кызганыч, мин килеп берничә ел эшләүгә, икесе дә бер-бер артлы мәрхүм булдылар. Вәләкин мин Чаллыны бик яраттым.
Сиксәненче еллар ахыры-туксанынчы елларда Казанда татарча сөйләшү беткән иде инде. Урамда, автобус-трамвайларда, җәмәгать урыннарында татарча сөйләшү юк иде. Шул театрда гына калган булгандыр ул. Ә Чаллыга килгән саен, халыкның авыз тутырып, тәмле итеп татарча сөйләшүенә шакката идем. Урамда, кибет-базарда булсын, халык татарча сөйләшә иде. Шушы хәл дә мине кызыктыргандыр. Гастрольләр белән килгән вакытта да бер спектакльне бишәр-алтышар көн шыгрым тулы залларга уйный торган идек.
– Казаннан китүегезгә үкенгән чакларыгыз булмадымы?
– Юк! Һич юк. Хатыным да Чаллыны бик яратты. Рәхәтләнеп, теләп яшәп калдык. Безне монда яратып каршы алдылар, фатирлар бирделәр. Улыбыз монда үсте, күчеп килгәндә бер генә яшьлек иде. Шуңа күрә мин бик тиз ияләштем, хәтта ияләшү дә кирәкми иде. Чаллыны бик яраттым, хәзер дә бик яратам.
– Сез килгәндә әле Чаллы татар театрының бинасы да булмагандыр.
– Туксанынчы елның беренче августында конкурс булып, әкрен-әкрен труппа җыела башлады. Минем хезмәт кенәгәсендә эшкә алынуым турында приказ икенче номер белән тора. Беренче номерда Инсаф абый иде шикелле. Ул вакытта әле бина да юк, бернәрсә дә юк. Каядыр концертлар залына, хакимият бинасында бер бүлмәгә җыела идек. Үзәк урамда мәчет каршында бер иске генә клуб бар иде, анда да әзрәк эшләп алдык. Шулай итеп эшли башладык. Дүртенче мәхәлләдәге бинага әле шуннан соң гына күчтек. Үзе бер тарих бит ул. Татар иҗтимагый үзәгенең, милли күтәрелешнең бик көчле вакытлары. Ул бинаны безгә беркем дә «мәгез» дип бирмәде. Райком бинасы бушаганнан соң анда музыкаль мәктәп-мазармы керә икән, диделәр. Милли хәрәкәт «юк, ул татар театрына булырга тиеш» дип, даулап алды аны. Аларга без кушылдык. Башкалар кермәсен дип, урамнарда кунып саклап яттык. Имзалар җыйдык. Шәһәр каршы торалмады. Шуннан соң гына ул бинада эшли башладык. Анда да үзебезгә генә түгел, шул музыка мәктәбе белән бергә бирделәр.
Ул бик кечкенә, җыелышлар үткәрелә торган «красный уголок» кына иде. Аны бераз үзгәртеп кордылар. Без анда бик сөенеп эшли башладык. Утыз елга якын шул кечкенә генә, бернинди техник мөмкинлекләре булмаган өчпочмаклы сәхнәдә шактый зур-зур спектакльләр уйнадык. «Йосыф», «Бурлаклар», «Галиябану», «Өч аршын җир» кебек зур әсәрләрне шул кечкенә сәхнәдә уйнадык. Бу – безнең тарих. Аны сызып ташлап булмый. Шул сәхнәдә уйный торгач, безгә тамашачы ияләшә, безне белә башлады.
Яхшылыкның чиге юк аның. Эшли-эшли күрәсең: болай гына булырга тиеш түгел. Башка театрлар белән танышасың, кайдадыр төзиләр, яңа биналар ачыла тора. Чаллы театрының элеккеге ул бинасында эшләргә хут беткән иде инде. Рәхмәт, менә нинди бина төзеп куйдылар безнең театрга. Хәзер инде башка чор башланды.
– Алай да ул залның үзенә күрә бер рухы бар иде.
– Әйе, аны гаилә театры, камерный театр, диләр иде. Кыенлыклары бар иде инде аның. Тамашачының да бит тора-бара уңайлы утыргычларда утырасы, матур зур фойелар күрәсе килә башлый. Артистның да техник мөмкинлекләре булган зур сәхнәдә уйныйсы килә. Анда тамашачы белән артист арасы бик якын иде. Тамашачы да уңайсызлана, артистка да кыен. Иркенлек тоясы килә.
Хәзер икенче инде! Монда күчүебезгә сөенеп бетә алмыйм. Мәскәү театрлары, хәтта кайбер Ауропа театрлары белән чагышырлык бик зур мөмкинлекләре бар бу сәхнәнең. Бөтен зоналар заманча. Без әле бу сәхнәбезнең бөтен мөмкинлекләрен кулланып та бетерә алмыйбыз. Аны гел өйрәнергә кирәк. Әлбәттә, бөтенләй башка мохит монда. Кайвакыт шаярып әйтәм дә: бирегә күчкәч, безнең артистларның хәтта атлап йөрешләре үзгәрде, дим. Ышанасызмы, тамашачы да үзгәрде. Безнең бит сәхнә артында монитор тора. Спектакльгә бер унбиш минут кала сәхнә артына керәбез, әкренләп җыенабыз. Шул чакта монитордан килгән тамашачыны күрәбез. Һәм игътибар итәм: тамашачы үзгәрде. Тамашачы ашык-пошык эштән кайткан кием белән генә түгел, ничектер матур киенеп, үзен матур тотып килә хәзер театрга. Театрга киләм дип килә! Элек шулай булган бит ул. Хәтта ханымнарның театрга килгәндә тота торган махсус сумочкалары булган. Аннан, яшьләр икенче хәзер. Хәзер тамашачы карый, тыңлый. Шактый гына җитди-җитди рольләрем бар, кайсыбер вакытта уйлап та куям: яшьләргә кызык микән инде бу, дим. Кайбер спектакльләрдә минем зур-зур монологларым бар. Ә кызык! Алар тыңлыйлар, аларга сөйләве рәхәт. Әйтәм ич, яңа бинага күчкәч, тамашачы да үзгәрде.
– Репертуар, театрның сулышы, рухы да үзгәрде кебек.
– Әйе. Яхшы якка үзгәрде. Элеккеге чорны да сызып атасым килми. Без артист буларак формалашкан чор ул. Фаил Мирзаевич җыйды, бездән артист ясады. Бүгенге көнгә азмы-күпме дәрәҗәләргә, ниндидер уңышларга ирешкәнбез икән, әлбәттә, бу Фаил Мирзаевичның (Фаил Мирза улы Ибраһимов – ред.) хезмәте нәтиҗәсе. Чаллы театрына килгәндә, миңа егерме алты яшь иде. Егерме алты яшьлек артист белән хәзерге илле тугыз яшьлек артист – икесе төрле. Монда, әлбәттә, Фаил Мирзаевичның роле зур.
– Остазым дип санаган кешегез бармы?
– Мин Марсель Сәлимҗанов курсында укыдым. Әлбәттә, әлеге талантлы режиссер безнең остазыбыз булды. Аннан Илдар Хәйруллин, Наилә Гәрәеваларда да белем алдым. Шуннан соң утыз елга якын Фаил Ибраһимов белән эшләдем. Ләкин «шуны гына үрнәк итеп алам» дигән аерым бер шәхес юк минем өчен. Иҗатыңның һәр чорында, һәркемнән нәрсә булса да аласың. Менә хәзер Олег Кинҗәгулов белән эшлибез. Ул бик кызыклы режиссер, бөтенләй икенче төрле. Пьесага бик нык анализ ясый, һәр җөмләгә, һәр ымга. Анализлап, бик тирәнтен уйлап эшли. Бик дисциплина ярата торган кеше, мин үзем дә шулай. Аның белән эшләү дә бик кызыклы. Әйтәм бит, театрда яңа чор башланды. Шуны да әйтим әле: миңа хәзер спектакльне сәхнәдән уйнауга караганда, аны әзерләү процессы, репетицияләр күбрәк ошый башлады. Әгәр дә кызыклы режиссер булса. Бу нормаль күренеш микән, юк микән...
– Кайсы режиссер белән эшләп карарга теләр идегез?
– Элекке, билгелерәк режиссерларның барысы белән дә эшләп чыктым. Моңарчы Фәрит Бикчәнтәев белән эшләгәнем юк иде. Яңа гына аның белән «Чайка»ны әзерли башладык. Фәрит – минем курсташ, бергә укыдык. Аның белән эшлисе килү теләгем бар иде – чынга ашты. Хәзер бит яшь талантлы режиссерлар бар. Әйтик, Камал театрында Айдар Җаббаров килеп чыкты, Башкортстанда Илсур Казакбаев... Бик кызыклы, яңа буын режиссерлары үсеп килә, Аллага шөкер.
– Чор үзгәрә, театр үзгәрә, репертуар, тамашачы үзгәрә, дибез. Төп рольләрегезнең берсе булып танылган Насыйбулла һаман сәхнәдә. «Абага алмасы ачы була» спектакле инде унөч ел сәхнәдән төшми. Моның сере нидә икән?
– Үзем дә ул хакта уйланам. Җиткәндер инде бу спектакльне уйнарга, дип тә уйлыйм кайвакыт. Төрле чаклар була: арыта да, кәефсез көннәр дә булмый түгел. Үзем спектакльгә киләм, үзем юл буе текстны, монологларымны кабатлыйм. Киләм, уйный башлыйм – һәм беренче минутларыннан, беренче күренешеннән үк тамашачы эләктереп ала шушы спектакльне! Аның уңышы күпмедер дәрәҗәдә гадилектәдер һәм анда күтәрелгән тема-проблемаларның күп гаиләләргә таныш булуындадыр, дим. Анда менә Тахау образы бар, ул гел Насыйбуллага каршы этлекләр эшли. Яши-яши үзем шуңа төшендем: Тахаулар беркайчан да бетмәячәк. Алар залда утырган һәркемгә таныш: тегендә чеметеп алган, монда аяк чалган... Анда бит Насыйбулла карт теле белән бик күп проблемалар күтәрелә. Шуның белән дә тамашачыга якындыр ул.
Бу пьесаны, мәсәлән, башка бер режиссер куйса, Насыйбулла ролен бүтән бер артист уйнаса, бәлки, бөтенләй башка спектакль булыр иде. Әлеге әсәрне әзерләгәндә, Фаил Мирзаевич белән шундый бер уртак фикергә килдек: тамашачыны куркытып уйнамаска, шул ук Насыйбулла образының ниндидер бер җиңеллеген табарга, каядыр юмор да кертеп җибәрергә. Каядыр үзебездән дә өстәдек. Эшли-эшли, чарлый-чарлый шундый итеп тәкъдим иттек. Әсәрнең авторы Равил Сабыр да, җитди-җитди әйберләр язса да, тормышта бик җор кеше. Кыскасы, рухлары буенча якын өч шәхеснең бергәләп иҗат итүеннән килеп туган спектакль ул «Абага алмасы ачы була». Берничек тә ул өч шәхесне аерып карап, кайсыдыр берсенең генә уңышы дип әйтеп булмый.
Нинди генә спектакльдә уйнамадым, зур рольләрем дә булды. Менә шул тандем булмый икән, спектакль бераз гына оешып җитми. Тамашачы да сизә, аңлап бетермәдек, диләр. Режиссер: «Мин акыллы», – ди, артист: «Үзем беләм», – ди. Автор әйтә: «Бер сүземне дә үзгәртмисез», – ди. Һәм нәтиҗәдә әсәр барып чыкмый. Спектакль әзерләгәндә, тандем булырга тиеш. Артистлар белән уйнаган вакытта да «мин матур күреним, мин әйбәт күреним» дигән әйбер булырга тиеш түгел. Сәхнәдә хәтта ямьсез булудан да куркырга кирәкми. Партнерларың белән бәйләнеш булырга тиеш. Мин шулай уйлыйм.
– Насыйбулла карт фикерләре, аның дөньяга карашы белән килешәсезме?
– Насыйбулла – минем шәхесемә якын образ ул. Без, артистлар, күп әйберләр уйныйбыз, каядыр бәхәсләшәбез, бик ачу килгән, килешмәгән әйберләр дә була. Без бит алар турында урамга чыгып кычкыра алмыйбыз. Артист профессиясенең шул әйбәт ягы бар: әйтик, менә мин Насыйбулла карт аша үземне борчыган әйберләргә мөнәсәбәтемне белдерәм. Уйлап карагыз, ул спектакльдә «Безнең бу Алла каргаган дәүләттә» дигән гыйбарә бар. Ул әйберне мин дә уйлыйм. Бездә кайчан да булса сугышлар бетәме? Берсе бетте, икенчесе башлана... Ниндидер бәхәсләр, чуалышлар бетәме бездә? Югыйсә начар илдә яшәмибез, искиткеч бай, зур илдә яшибез. Ләкин шундый хис бар: әйтерсең, без каргалган. Тыныч кына яши күрмәгез, мә сезгә... Мин гел шул хакта уйланам һәм Насыйбулла булып мин боларны әйтәм дә. «Безнең бу Алла каргаган дәүләттә абаганың чәчәген генә түгел, хәтта алмасын тапсаң да, авызга каба алмаслык ачы булыр иде. Агулы булмаса әле»... Кемдер ниндидер уңышка ирешә генә, мә башына... Менә шулар борчый мине.
– Насыйбуллалар заманы кабат җитте кебек тоелмыймы Сезгә? Насыйбуллалар хәзер була аламы?
– Юктыр. Насыйбулла бит ул кайдадыр үз фикерен әйтә дә, аннан соң «миңа гына тимәсеннәр» позициясендә яши. «Нәрсәгә миңа аларның паспорты», – ди. Ну, чынлап та, ник кирәк ул сиксән алты яшьлек картка паспорт? Ә паспорт кирәк, паспортың булмаса, теге дә булмый, бу да булмый... Ник кирәк алар аңа? Алай да шушы яшенә тиклем Тахау аны сагалап: «Теге килде, бу килде, тегеләй итте, болай итте», – дип җиткереп тора. Сиксән алты яшьлек картның тәрәзәсендә ут яну-янмавы, нинди гәҗит укуы «тегеләргә» нәрсәгә кирәк соң ул?!
Насыйбулла буларак кына түгел, Рафил буларак та мине кайбер әйберләр борчый. Мин дә бит инде шушы хокукый дәүләттә яшим, дәүләт оешмасында эшлим. Шушы кечкенә генә оешмада да бар шундый контенгент кешеләр: гел җитәкче янында, ниндидер киңәш биргән булып, авызын ерып куштанланып йөрүчеләр. Җитәкчегә алар кирәкме, юкмы? Киресенчә, комачаулап йөрүчеләр... Кызганыч, Тахаулар һәрвакыт бар. Файдаланалар инде шуларны.
– Насыйбулла образын тудырганда, нәрсәгә һәм кемнәргә таяндыгыз? Прототибын – гомере буе паспортсыз яшәгән картны барып күрдегезме?
– Юк, мин аның белән танышмадым. Равил Сабыр әйтүенчә, андый карт булган, ул аның белән сөйләшкән.
Мин бит дөньяга бик соң килгән малай. Әткәм-әнкәм мине олыгайгач кына тапканнар. Мин туганда, әткәйгә илле сигез яшь булган. Ул – сугыш ветераны. Мин дүртенче сыйныфта укыганда үлде. Бу спектакльдә мин күпмедер дәрәҗәдә әтиемне күздә тоттым. Әткәй үлгән елны Җиңүнең утыз еллыгын бәйрәм иттеләр. Беренче тапкыр бик зурлап үткәрделәр ул бәйрәмне. Авыл клубы янында сугышчыларга куелган һәйкәл янында без – мәктәп балалары, авыл халкы, сугыш ветеранныры җыелды. Ул вакытта ветераннар күп иде әле. Шунда аларга, фамилияләп чыгарып, бүләкләр тапшырдылар – одеяллар. Минем әти әнә шул одеялны алалмыйча үлеп китте. Хикмәт одеялда түгел. Сугышта булган кешеләрне шул елны беренче тапкыр котладылар, хөрмәтләделәр. Шуннан соң сугыш ветераннары кимегәннән-кими барды. Аларга машиналар, хәтта фатирлар бирә башладылар. Ә безнең әти сугышны башыннан алып азагынача кичкән кеше – аның хәрби билеты саклана – үзе яклап сугышкан дәүләттән әнә шул одеялны да ала алмыйча, хөрмәт күрмичә китте. Һаман да Җиңү көне җиткән саен бу хәл исемә төшә, уйландыра. Насыйбулла образына күңелемдәге шушы әйберләр дә керде. Фаил Мирзаевичның әткәсе белән дә шул ук хәл. Мирза абзый – фронттан ике аяксыз кайткан, шулай ук кадер-хөрмәт күрмичә киткән кеше.
– Насыйбулла роле махсус Сезнең өчен язылган кебек.
– Әйе. Бу роль миңа күпмедер уңыш та китерде, алай дип зурлап әйтеп булса. Популярык та китерде. Мин аны үземә шулхәтле рәхәтлек алып уйныйм. Нигәдер, Насыйбулланы уйнап кайткач, кайбер төнне йоклап булмый...
– Уйнаган роле артистның язмышына йогынты ясавына ышанасызмы?
– Юк, ышанмыйм. Андый хәл була калса да, гади очраклылыктыр.
– Уйныйсы килми уйнаган рольләрегез бармы, булдымы?
– Булды! Андыйлар да булды. Бүгенгесе көндә менә моны бөтенләй уйнамас идем дигән ролем юк. Ләкин аз гына да тәм тапмаган, рәхәтлеген алмаган берничә ролем булды. Бәлки, мин аларны аңлап җиткермәгәнмендер. Кайсыбер көнне үзеңне начаррак хис иткән, «Уф!» дигән вакытлар була. Без дә бит инде тере кешеләр. Әмма театрга киләсең, киемнәреңне алыштырып куясың, күкрәк тутырып бер тирән сулап аласың да...
– Һәм битлекне киясең...
– Әйе, безнең профессия шуның белән аерыладыр да.
– Ә ул рольдән кире чыгу авыр түгелме?
– Юк. Әгәр дә кемдер «мин рольдән әллә ничә сәгать чыга алмыйм» дип әйтә икән – «шыттыра». Андый хәл була алмый, без профессиональ артислар ич. Үзеңдә ниндидер контроль булырга тиеш. Отелло Дездемонаны сәхнәдә чынлап буып үтерә алмый бит инде.
– Татар театры сәхнәсен әле Марсель Сәлимҗанов эпохасы актерлары тотып тора, миңа калса. Алмаш та үсеп килә, билгеле. Тәҗрибәле артист буларак, аларга нинди киңәшләр бирер идегез?
– Кирәксә-кирәкмәсә киңәш биреп йөри торган кеше түгелмен. Читтән генә күзәтәм. Хәзер режиссерлар ниндидер яңа формалар эзлиләр. Ләкин йөз дә унбиш еллык тарихы булган татар театры психологик театр буларак барлыкка килгән. Мин уйлыйм: ул шул юлдан, шул эздән бик әллә кая китә алмас. Төрле «ялтыравык» матур әйберләр, төрле эффектлар бар. Әмма кешенең эчке кичерешләрен ача торган психологик театрдан барыбер читкә китә алмабыз. Шулай булса, әйбәт булыр иде. Төрле спектакльләр күргәнем бар, хәзер төрлечә эшлиләр. Үзем кискен экспериментларга бик сак карау яклымын. Татарлыгыбызны, милли театр икәнлегебезне онытмаска кирәк. Безнең татар үзгә бит ул: елавы да, көлүе дә, сөйләшүе дә икенчерәк аның. Мәсәлән, минем грузиннар спектаклен караганым бар. Аларча уйнасак – безне беркем кабул итмәс иде. Әйтик, шул ук башкорт театры. Алар шундый «лиричныйлар», һавалырак – башкортча, башкача. Безнең исә үз йөзебез бар. Театр милли кодны нык сакларга тиеш.
– «Шабашник» принцибы буенча эшләүгә ничек карыйсыз? Күңел өчен түгел, керем өчен эшләүгә. Иҗат кешеләре өчен шулай җайлырак, дигән фикер дә ишетергә туры килә кайвакыт.
– Яшь буында бар ул фикер. Юк, мин «шабашник» түгел, алай эшли алмадым.
«Тантана» премиясе бирелә башлаган елны, шушы Насыйбулла роле өчен иң беренче итеп миңа бирделәр аны. Иң яхшы ир-ат ролен башкаручы буларак. Бер номинациягә дүрт-биш кеше иде. Тантана Камал театрында бара, иң ахырдан шушы номинация җиңүчесен игълан итәләр. Минем фамилияне атамасыннармы! Менә җир тишекләренә кереп китәрдәй булдым. Хәзер ничек кенә сәхнәгә чыгыйм да, ничек кенә бүләгемне алыйм икән, дим. Күршемдә утырган артист төртә: «Рафил абый, сине әйттеләр бит. Бар, сәхнәгә мен инде», – ди. Мендем. Анда, гадәттә, бүләкләнүчеләр купшы сүзләр әйтәләр, җитәкчеләренә рәхмәтләр укыйлар инде. Җитәкченең ни катнашы бардыр синең ролеңдә – синең белән сәхнәгә чыкканмы ул... Шунда мин «Аллага шөкер» дип, бер генә җөмлә әйтә алдым. Менә шунда менәргә дә уңайсызландым, аңлыйсызмы. Каядыр ниндидер бәя көтеп, мактау грамоталары, премияләр турында уйлап эшләгәнем булмады. Беркайчан да!
– Рафил Сәгъдуллинның сәхнә кагыйдәләре нинди?
– Минем өчен сәхнәдә ике төп кагыйдә бар. Беренчесе – режиссерга буйсыну. Сукыр буйсыну түгел ул, каядыр мин бәхәскә дә керәм. Икенчесе – партнерга комачауламау. Үземә комачаулаганнарын да өнәмим, билгеле. Партнерга комачауламау ул – үзең өчен генә уйнамау, үзеңне генә күрсәтергә омтылмау дигән сүз. Партнерыңны да тарт, ярдәм ит, уйнарга бир. Моны бик аз артист кына эшли ала. Аның өчен тәҗрибә кирәк. Институтта ун ел укысаң да өйрәнә торган әйбер түгел ул – бер-береңне тулыландыру. Алу түгел, киресенчә, партнерыңа бирү.
– Миңа Сезнең социаль челтәрдә сәхифәгездәге статус бик ошый – «Зарланма!»
– Беләсезме, илле тугыз яшьлек Рафил Сәгъдуллинны хәзерге заманда нәрсә борчый: күп кешенең тормышы зарланудан тора. Кеше ничектер үзенә бикләнде. Кеше белән аралашу, сөйләшү модада түгел кебек хәтта. Бигрәк тә хатын-кызлар шулхәтле усалландылар, җитдиләнделәр! Әйткәнем бар: хатын-кыз баштанаяк алтыннан киенсен – әгәр дә аның йөзендә кечкенә генә булса да елмаю юк икән, юк инде... Ир-атлар да артык җитдиләнде. Хәтта кайбер кеше белән исәнләшергә куркып торам. Якын килмәле түгел, шулхәтле җитдилек! Кайберәүләр белән исәнләшәсең, хәл сорашып куйган була. Син хәлеңне сөйләмәкче буласың – ә ул инде китеп тә барган! Шулкадәр ясалмалык...
Без бер дигән рәхәт тормышта яшибез. Каядыр чуалышлар-мазарлар бар икән – аларны инде без хәл итә алмыйбыз... Ә болай бик матур тормышта яшибез. Зарланмагыз!
Әңгәмәдәш – Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА.
Комментарийлар