Логотип «Мәйдан» журналы

«Дәфтәрнең беренче бите тулды. Нишлим?»

Соңгы елларда тормыш, чыннан да, ниндидер бер калыпка салынган кебек, ә бәлки ул алдан язылган сценарий буенча барадыр.

Театр артистлары яңа сезон ачып, бер сайлаган пьесаларын ел буена тамашачыга тәкъдим итәләр бит, бүгенге тормыш та нәкъ шулай, бертөрле бара да бара. Бер караган театрны икенче көнне карыйсы килмәгән кебек, көн саен кабатланып торган бертөрлелек тә кешене ялыктыра кебек.

Нәтиҗәдә, кеше берни эшләмичә дә арый, таш кисеп кайткан кебек хәлсезләнә, күңел төшенкелегенә бирелә. Тирә-юньдәге кешеләргә, табигатькә игътибар итми башлый. Бу нәрсә белән бәйле икән соң? Минемчә, кешеләр, көннән-көн үз эчләренә бикләнә барып, башкалар турында уйларга оныталар. Бигрәк тә ата-аналар тарафыннан балаларга, балалар тарафыннан якыннарга, якыннар тарафыннан дус-ишләргә игътибар кими. Аралашу, кара-каршы очрашып сөйләшү, Тукай әйтмешли, «искеләрдән калган ул» дисәк тә дөрес булыр. Хәтта балалар урамнан узган кешегә күтәрелеп тә карый белмиләр хәзер, белерләр иде, бөтен җан-тәннәре белән гаджетларга береккәннәр. 
Балалар дип сөйләү генә дөрес түгел, чөнки үрнәк күрсәтүчеләр – без, өлкәннәр. Бала нинди дә булса сорау белән яки тәкъдим белән яныбызга килсә, «комачаулама әле» дип, аны тизрәк борып җибәрү ягын карыйбыз. Бер мисал: бала дәрес материалын тыңламый, укытучыга каршы әйтә, «мин аңламыйм» дияргә ярата һәм шунда ук: «Мине бу дөньяда беркем дә яратмый, мин беркемгә дә кирәк түгел», – дип сөрән сала. Өсте бөтен, тамагы тук, бөтен теләге тормышка ашып тора, ә үзенә һаман нидер җитми. Ни өчен? 
Чөнки күп әти-әниләр балага уенчык итеп кенә карый. Сорый – конфет алып бирә, сорый – велосипед алып кайтып куя, сорый – теләгән уенчыгын ала. Имеш, кешедән ким булмасын, җитеш заманда мохтаҗлык кичермәсен. Ләкин баласына эч серләрен сөйләргә, кайгы-шатлыгын уртаклашырга якын дус кирәк икәнен күп әти-әниләр аңламый. Аңлаган очракта да, балаларына берникадәр вакыт бирергә мөмкинлек таба алмыйлар, дөнья куалар. Һәм шул ук вакытта күп гомерләрен интернет челтәрләрдә кемнең кая барганын, кемнең ни сатып алганын тикшереп уздыралар. Ә бала дигән шәхес читтә кала.
Дөрес, күп әти-әни баласы өчен барысын эшли, мөмкин булса, кадерлесен өйдә йоклатып калдырып, мәктәпкә укырга да барып кайтыр иде. Шуңа да бит балаларда җаваплылык, мөстәкыйльлек дигән сыйфатлар юк дәрәҗәсендә. Кайберләре әти-әни ярдәменнән башка шкафтан оек та табып кия алмый. Чөнки әни кеше аны шулай күнектергән. Янәсе, шкафтагы әйберләрне чуалтасың, вакытымны аласың. Бергәләп тузан сөртәсе, бергәләп кар көрисе, бергәләп чүп утыйсы урында: «Өс-башыңны пычратып, эч пошырып, салкын тидерергә сәбәп эзләп йөрмә әле», – дип, өенә куып кертә. Бала нишләсен, тагын телефон тотып кәнәфигә чума. Ә бит шунда сөйләшә-сөйләшә, баласы сөйләгәннәрне тыңлый-тыңлый эшләсә, үзенә дә күңелле, балага да файда булыр иде.
Игътибарның юклыгын сизеп алган бала кирәкмәгән шөгыльләр белән мавыга башлый, интернеттан күргән, ярамаган эшләрне кабатларга тотына. Мондый күңелсезлекләрнең авыр башы укытучыларга төшә: нигә баладагы үзгәрешләргә игътибар итмәгән, нигә укучысын карамаган, нигә әти-әнине кисәтмәгән?
Соңгы елларда балаларның үз-үзләренә кул салу очраклары еш кабатланып тора. Төп сәбәп – килеп туган проблеманы хәл итү юлын таба алмау. Төп бәла – балага игътибар җитмәү: җәмгыять, ягъни әти-әни, мәктәп, бакча балаларны тормышка әзерләми. Баланың киңәшләшер кешеләре эштә, үз мәшәкатьләре белән мәшгуль. Укытучылар да, бар нәрсәне дә күрергә тиеш булсалар да, секунд саен килеп торган отчет, опрослардан арына алмый. Нәтиҗәдә бала «далада» ялгызы кала. Нишләсен, үзенә җайлырак юлны сайлый, шуның белән бар нәрсә дә хәл ителә дип уйлый. Ә башкаларның уй-кичерешләре аны кызыксындырмый, чөнки ул бары тик үзе турында гына уйлап яшәп күнеккән инде.
Укытучы – ул белем, тәрбия бирүче. Ләкин бүген укучылар укытучы биргән тәрбияне кабул итмиләр һәм: «Без – замана балалары, мондый тәрбия «искелек билгесе», – дип тә әйтергә мөмкиннәр. Искелекме, яңалыкмы, тәрбия – гомерлек кануннар ул. Әби-бабаларыбызның, изге китабыбыз «Коръән»нең өйрәткән сүзләре, хәдис-аятьләре һәрвакыт дөреслеккә чыга бит.
Мәгарифкә соңгы елларда кертелгән «ФГОС» дигән яңа система балаларга тагын да зуррак «сүз иреге» бирде. Бала үз фикерен әйтсен, дөресме, түгелме, сөйләсен дип, укытучыларны дәрес темасын аңлатудан да тыйды. Имеш, укучы дәрес темасын  үзе уйлап табарга, кайдандыр «чокып» чыгарырга тиеш. Ә укытучыга, «дирижер» ролен генә үтәп, читтә басып торасы. Нәтиҗә нәрсә бирде? Укучылар, үзләрен бер башка өстен куеп, укытучы белән идарә башладылар түгелме? Ни телиләр, ничек телиләр, шулай кычкырып утыру норма санала кебек. Әле алай гына түгел, һәрберсенең мин-минлеге көчле, бер-берсен тыңламыйча, дөресрәге, тыңларга теләмичә, үзара кычкырышып китүләре – үзе бер шаккаткыч күренеш.
Бүгенге компьютер технологиясе белән бик кызыклы чаралар оештырырга була. Ләкин традицион ысуллар барыбер өстенрәк кебек. «Татар тотып карамыйча ышанмый» дигән мәкаль юкка гына барлыкка килмәгәндер ул, минемчә. Укучының алдында «тере» күрсәтмәлек булу күпкә яхшырак нәтиҗә бирә. Син юл аркылы чыкканда башта сулга, аннан уңга кара, дип, йөз мәртәбә кабатлаганчы, әйтик, бер мәртәбә шул балаларны юл аркылы алып чыгып карасаң, күпкә отышлырак. Дәресләрдә тактага язылган мисаллар, стенага эленгән күрсәтмәлекләр укучылар хәтерендә озаккарак сакланадыр кебек. Алар күп әйберне күреп бетермиләр, күп нәрсәне, гомумән, ишетмиләр. Сөйләп, аңлатып бетергәннән соң, яңа баштан сорау бирә башлыйлар. Ул сораулар да гаҗәпкә калдырырлык: «Өй эшен көндәлеккә язабызмы?», «Дәфтәрнең беренче бите тулды, нишлим?» Үз-үзеңне кулда тотар өчен «тимер нервы» гына җитми, дөньяга җиңелрәк карау да кирәк.
Мәктәпне гомер буена белем учагы, укучыларның икенче йорты дип санап килдек. Чыннан да иртән сәгать җиде тулуга гөжли башлаган мәктәп кичке сигезләрдә генә бала-чага тавышыннан тынып кала. Көн буена барган даресләрдә, дәрестән тыш чараларда, түгәрәкләрдә балалар нәрсәләргә генә өйрәнмиләр (әлбәттә, теләге булганнары, дип тә өстәргә кирәк), ниләр белән генә шөгыльләнмиләр. Хәтта кайбер әти-әниләр балаларын берничә юнәлештә лидер итеп күрергә телиләр. Бала әйбәт укырга тиеш, шул ук вакытта аңа биюче дә булып китәргә һәм спорт өлкәсендә дә алдынгылар рәтендә барырга кирәк. Болай берничек тә була алмый. Андый кешеләр сирәк очрый, кешегә табигый талант бирелгән булса гына ул теге яки бу өлкәдә йөз процент уңышка ирешергә мөмкин. Бию түгәрәгенә йөрүче баланың барыбер уку сыйфаты төшәчәк, чөнки туктаусыз шөгыльләнү аның күпмедер вакытын, хәлен ала, иммунитетын какшата. Шуңа күрә, һәр нәрсәнең чамасын белеп, «микъдарын үлчәп» эш итәргә кирәк, артыкка китсә, тискәре йогынты булмый калмаячак, билгеле.
Соңгы елларда балаларда мәрхәмәтлелек сыйфатларының кимүе күзәтелә. «Ни сәбәпле?» дигән сорау туа. Чөнки җәмгыять шулай тәрбияли. Кешеләрнең бер-берсеннән читләшүе – моның төп сәбәбе. Совет заманында «Тимурчылар» хәрәкәте эшли иде. Бүген без аларны «Волонтерлар» дип йөртәбез. Элеккеге белән бүгенгенең исемендә генә түгел, җисемендә дә җир белән күк аермасы. Тимурчыларга беркем бернинди эш кушмый иде, беркем дә беркемне әйдәкләп йөрми, урамда кем очрый, шуңа ярдәм итү – гадәти күренеш иде. Ә хәзер кеше кешегә ышанмый, туган туганга, күрше күршегә. Аннары алдакчылар, мошенниклар белән дә дөнья тулды. Татар халкының «Ике алдар» дигән борынгы әкияте нәкъ бүгенге көнне күздә тотып язылган кебек. Аерма шунда: эшләмичә баерга теләүчеләр хәзер икәү генә түгел, ә меңләгән. Берәрсенең ихатасына кереп утын яра башласаң, йә булмаса капка төбеңдәге карын көрәргә тотынсаң, ярты гомерең полиция юлында узачагын көт тә тор, Аллам сакласын. Элек бер яхшылыгың мең яхшылык булып кайтса, хәзер бер яхшылыгың мең начарлык булып кайтырга мөмкин.
Ләкин уңай мисаллар да җитәрлек, әлбәттә. 2021 елда, балалар саны аз булу сәбәпле, 22 ел эшләгән мәктәбемдә кыскартуга эләктем. Әлбәттә, борчылдым. Шулай да туктамаска, горур торырга дигән максат куеп, район мәктәпләренең бусагасын атлап кердем. Рәхмәт, бер генә түгел, хәтта ике мәктәптә, эш урыны булачак дип, күңелне тынычландырып кайтардылар. Мөслим гимназиясендә 14 малай һәм 2 кыздан торган сыйныф эләкте. Авылда бөтен мәктәпкә 20–30 баладан артыкны күрмәгән укытучыга әлеге 500 балалы гимназия кырмыска оясын хәтерләтте. Баштарак сыйныфымдагы балалар да, җиргә чәчелгән борчаклар кебек, берсе бер якка, икенчесе икенче якка сибелеп җәфаладылар. Үзем генә җиңеп чыга алмаячагымны аңлагач, әти-әниләр белән белән килешеп, бер ай чамасы дәресләрне бергә уздырдык. Шул вакытта бер генә әти-әни дә миңа каршы килмәде. Шуннан башлап әти-әниләр белән бер гаилә кебек яши башладык: һәр бәйрәм чарасы бергә уза, һәр проблема бергә хәл ителә. Әти-әниләр кайчан тели – шунда килеп дәрес карый ала. 
Кыскасы, алар минем таянычларыма әйләнделәр. Күзләр генә тимәсен! Балалар да шулкадәр якынайдылар, хәтта кайчагында мине укытучы түгел, дуслары итеп хис итәләр кебек. Сөенәм.
Җәмгыять башкача тәрбия бирергә мәҗбүр итә, дидек. Чыннан да шулай бит ул. Без, укытучылар, балаларны хәзер таныш түгел кеше янына барма, ярдәм сораса да, иярмә, егылып ятса да, якын килмә, дип өйрәтәбез. Нишлик, җәмгыять шулай куша. Бала, әлбәттә, ике яр арасында калган көймә кебек, «су уртасында» чайкалуын дәвам итә. Иртәме, соңмы, ул үзенә кулай вариантны сайлый – битараф булырга кирәк дип нәтиҗә ясый. Тормышка әзерләү ни өйдә, ни бакчада, ни мәктәптә җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Бакчаларда сюжетлы-рольле уеннар уйнамыйлар, гаилә проблемасы белән кечкенәдән үк «бала башын әйләндерү» катгый тыела. Мәктәпләрдә хезмәт белән тәрбияләү бөтенләй юкка чыкты, чөнки аларның күбесенә авыр күтәрергә, иелергә ярамый: бөгелсә, кан басымы күтәрелә, чәчәк исе аллергия бирә һәм башкалар. Дәрестән соң калдырырга ярамый – бала спорт мәктәбенә, сәнгать мәктәбенә соңара. 
«Балаңның тәрбияле булуын теләсәң, үзеңнән башла», – дигән бер акыл иясе. Чүп үләненнән төбе-тамыры белән йолкып атсаң гына котыласың, әле анда да орлыгын коеп калдырырга мөмкин. Шуңа күрә дә һәр нәрсәне уйлап, акыл белән эш итәргә кирәк. Кисеп җибәргәнче, җиде кат кына түгел, җитмеш кат үлчәсәң дә таманга туры килә.

Миләүшә ХӘСӘНОВА,
Мөслим гимназиясенең 
башлангыч сыйныфлар укытучысы

Фото: https://ru.freepik.com

 

«Мәйдан» № 7, 2024 ел

Комментарийлар