Логотип «Мәйдан» журналы

Язучы мирасын барлап...

Татар әдәбиятының күренекле вәкиле, классик язучы һәм драматург Шәриф Камалның тууына быел 140 ел тула.

Татар әдәбиятының күренекле вәкиле, классик язучы һәм драматург Шәриф Камалның тууына быел 140 ел тула. Кеше күңелендә туарга сәләтле иң нечкә хисләрне эләктереп алып, үткен каләме белән искиткеч төгәл тасвирлый алган сирәк әдәби рәссамнарның берсе ул — Шәриф Камал. Күрәсең, шуңадыр иҗатының төрле этапларында язылган әсәрләре бүген дә китап укучыны таң калдыра ала.
Шәриф Камал (үз фамилиясе — Байгилдиев) 1884 елның 27нче февралендә хәзерге Мордовия Республикасының Татар Пешләсе авылында Камалетдин мулла гаиләсендә туган. Гыйлем эзләп, Истамбул һәм Каһирәгә юл тотса, бәхет һәм гаделлек табарга омтылышы аны Донбасс шахталарына, Каспий буеның балык промыселларына, Санкт-Петербург һәм Оренбургка илтеп җиткерә. Озак еллар дәвамында ул Оренбургта «Вакыт» газетасы һәм «Шура» журналларының мөхәрриятендә хисапчы, корректор һәм әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.
Әдәбият күгендә Шәриф Камал йолдызы 1905 елда ук кабына башлый: яңа гына чыгарырга рөхсәте бирелгән «Нур» газетасында аның шигырьләре һәм фельетоннары басылырга тотына. Хәлбуки, чын мәгънәсендә үзенең иҗатчы буларак туган елы дип, ул 1909 елны атаячак: нәкъ шул вакытта аның туган авылында язган «Уяну» хикәясе «Шура» битләрендә дөнья күрә.
Беренче хикәясеннән үк импрессионизм алымнарын мул кулланган язучының башка хикәяләре дә укучыны кеше кичерешләренең төрле шәкелләрен гаҗәеп осталык белән сурәтли алуы белән сокландыра. 1914 елда язылган «Акчарлаклар» повесте исә аның исемен мәңгегә милли әдәбият тарихында теркәп куя. Гади эшчеләр тормышы һәм мәхәббәт турында язылган әсәрдә Ш. Камал үзен «хисләр рәссамы» буларак ача.
Инкыйлабтан соң Шәриф Камалның иҗаты күпмедер вакытка тукталып кала. Ул Гражданнар сугышы елларында Оренбургта яңа татар газеталарында языша, «Юл» һәм «Сабан» газеталарының мөхәррире дә булып ала. Хәзер Х.Ямашев исемен йөрткән татар китапханәсен җитәкли, балалар йорты мөдире, губерния халык мәгарифе бүлеге инспекторы, Ильич исемендәге татар мәктәбе директоры, Татар халык мәгарифе институты мөгаллиме вазифаларын биләргә өлгерә. Хәтта Түбән Чебенле авылына гаиләсе белән күченеп, төбәктә беренче коммуна төзү эшен җитәкләп ала.
1925 елдан башлап ул Казанда яши, төрле оешмаларда хезмәт итә, татар әдәбиятында социалистик реализм юнәлешенә караган беренче әдәби әсәрләрне яза. 1926 елда ук аның «Таң алдыннан» романы дөнья күрә. Күләме ягыннан әллә ни зур булмаган бу әсәрендә ул «Акчарлаклар»да пәйда булган персонажларның тарихын дәвам итә. Аны яңа әдәбият шартларында да гаделлек һәм бәхет мәсьәләсе борчый. Бу дәвер әсәрләрендә ул кат-кат бу темага әйләнеп кайта, әмма сорауларын һәм җавапларын инде заман кушканча бирергә мәҗбүр була.
Ил тарихында аеруча канлы көннәре белән аерылып торган 1937 елда Шәриф Камал «Матур туганда» романын тәмамлый. 5 китаптан торырга тиешле зур эпопеяның беренче кисәге була ул. Романның эчтәлеге бүгенге укучыга, мөгаен, кызыклы да түгелдер: язучы 1918—1920 елларда татар авылында барган вакыйгалар, коммуна төзелеше һәм кулаклар белән каршылык турында яза. Тема ягыннан актуальлеген югалтса да, тел байлыгы, стилистик алымнарның урынлыгы һәм куәтлеге ягыннан әсәр, чыннан да, милли әдәбиятның кадерле хәзинәсе булып кала бирә.
Язучы 58 яшендә, 1942 елның 22нче декабрендә вафат була. Гомеренең ахыргы елларында аңа дәүләт тарафыннан зур ихтирам күрсәтелә. 1940 елда Ленин орденына ия була, иҗатының 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Сугыш башланган көннәрдә сайланма әсәрләре җыентыгының беренче томы басылып чыга.
Шәриф Камал Казанда 1928 елдан бирле яшәгән фатирда музей ачу турында хөкүмәт карары 1944 елда ук кабул ителә. Халык ил азатлыгы өчен сугыш кырларында чиктән тыш каһарманлыклар кылган, ил язмышы кыл өстендә торган көннәрдә язучының исемен мәңгеләштерергә карар итәләр. Шулай итеп, Татарстан Үзәк музееның әдәби филиалы барлыкка килә, ул 1950 елның 29нчы гыйнварында, Шәриф Камал музей-фатиры сыйфатында, беренче кунакларын кабул итә.
Татар җәмәгатьчелек тырышлыгы һәм республика җитәкчелегенең хәер-фатихасы белән бу музей-фатир 2019 елда Татар китабы йорты — татар әдәбияты тарихы музее буларак үзгәртеп корылды, мәйданын һәм эчтәлеген киңәйтте. Хәзерге көндә Татар китабы йорты — Татарстан Милли музееның филиалы, әдәбият һәм китап дөньясын сөючеләрнең җыелу мәйданы. Биредә спектакльләр, әдәби кичәләр, камера концертлары, фикер алышулар, күргәзмәләр һәм остаханәләр оештырыла. Шәриф Камал яшәгән чактагы сыман ук, Йорт бүген дә үз тирәсендә иҗат әһелләрен берләштереп тора.
Мәдәни-агарту эшеннән тыш музейда һәрвакыт фәнни-эзләнү эшчәнлеге дә алып барыла. Эзләнүләрнең төп юнәлеше – язучының биографик-документаль һәм иҗади мирасын барлау.
Шәриф Камалның иҗаты үзе исән чагында да, совет әдәбият белеме кысаларында да шактый яхшы өйрәнелгән сыман. Хәлбуки, язучының яңа идеология таләпләренә туры килеп бетмәгән әсәрләренә игътибар бик аз булуы, аларның укучылар хозурына барып җитә алмавы ап-ачык. 1906 елда басылган беренче китабы — «Сада» җыентыгы бик тар даирә галимнәрдән тыш бик сирәк кешегә билгеле иде. Шәриф Камалның инкыйлабка кадәр язылган текстлар корпусы, яңа гыйльми мәсләкләргә таянып, җентекләп өйрәнеп чыгуны, игътибарсыз калган әсәрләрне барлауны таләп итә.
2023 елда «Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясендә Шәриф Камалга багышланган фәнни-популяр җыентык дөнья күрде. Әлеге китапка Татарстан Милли музее фондында һәм башка фәнни оешмаларда, китапханәләр һәм шәхси архивларда сакланган документлар, хатлар, фотосурәтләр, көндәлек язмалары һәм әсәрләр керде. Алар арасында «Ай яктысында» хикәясе, «Мигъраҗ» чәчмә шигыре һәм башка сирәк билгеле текстлар бар.
«Мәйдан» укучыларына исә Шәриф Камалның аз билгеле булган берничә әсәре тәкъдим ителә. Алар хакында да бер-ике сүз әйтик.
«Гөлчәһрә» хикәясе 1910 елда иҗат ителә һәм «Вакыт» газетасында басыла. Соңрак Ш.Камалның беренче прозаик җыентыгы буларак дөнья күргән «Хикәяләр төркеме» китабына да кертелә. Әмма шуннан соң хикәя башка җыентыкларда басылмый, кирилл язуына да күчерелми.
Язучы бу әсәрен бәйрәм хикәясе дип билгели. Рус һәм дөнья әдәбиятында рождественский рассказ жанрының татар әдәбиятында бер чагылышы бу. Әгәр инглизләрдә һәм русларда мондый хикәяләр Раштуа бәйрәменә, аның белән бәйле вакыйгаларга һәм аның үз иҗтимагый һәм теологик контекстына багышланган булса, татарларда бәйрәм хикәяләре гает бәйрәмнәренә нисбәтле язылган. Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясе дә, Фатих Әмирханның «Гарәфә кич төшемдә»се дә шушы жанрга карый дип әйтергә була. Әлбәттә, бу юнәлештә тиешле эзләнүләр әле булыр дип өметләнәбез.
«Гаетеңне котлыйм» нәсере исә автор тарафыннан мәнсур шигырь, ягъни тезмә шигырь дип билгеләнгән. Биредә лирик каһарманның чын мәгънәсендә дөньяда матурлык эзләүче, чиксез нәфислектән башка яши дә алмавы ярылып ята. Әсәр «Вакыт» газетасында 1913 елда басыла, кабат беркайда да басылмый.
«Ай яктысында» хикәясе исә язучының сатирик та булуын искәртә. Эпистоляр стиль алымнары белән язылган әсәрдә Шәриф Камал ул чорга (әсәр 1912 елда языла), безнең дәвергә дә таныш булган геройларны – сөю-мәхәббәткә романтик күзлектән караган, шул ук вакытта тиешле урында цинизмга бирелергә сәләтле, усал телле яшь кыз һәм наив туташларның башын әйләндерүче «шагыйрь»не күрсәтә. Хикәядә язучының җор теле игътибарны җәлеп итә.
Шәриф Камалның бай иҗади мирасы, гомумән, аның каләме тарафыннан язылган барлык текстлар корпусы тиешле дәрәҗәдә өйрәнелүне таләп итә. Хәер, бу хакта һәр юбилей саен мәкаләләрдә әйтелеп килә. Зур язучыбыз үзенә тиң зур әдәбият галимен дә көтә, ахры. Ә әлегә табыла торган кызыклы әсәрләрнең ләззәтен татый торыйк.

Айдар Шәйхин,
ТР Милли музее филиалы — 
Татар әдәбияты тарихы музее һәм 
Ш. Камал мемориаль фатиры мөдире.

«Мәйдан» № 2, 2024 ел

Комментарийлар