Гөлчәһрә
Бәйрәм хикәясе.
Ничек гает көн булды исә, минем балачагым, хосусан балачагымдагы бер билгеле вакыйга исемә төшә.
Мин инде сигез яшьләрдә булганмын – әнкәем үлде. Әткәй аңардан биш ел элек үлгән. Аның үлгәнлеген хәтерли алмыйм. Әнкәй үлгәндә, минем кайгы-хәсрәтем, әлбәттә, балаларча, ифрат дәрәҗә куркудан гыйбарәт иде; гүяки бөтен дөнья җимерелгән кебек булды...
Әнкәй дә үлеп, мин бөтенләй үксез калгач, әнкәйнең абыйсы Сафый абзый мине үз өенә алды.
Мин аларга күчкән көнне Сафый абзыйның хатыны – җиңгәй – ни өчендер миңа, кашларын җыерып, ачулы күз белән карады.
Аларның үзләренең дә ике кызлары бар иде. Берсе минем белән тиң, берсе миннән кечерәк. Әнкәй үлмәстән элек кайчагында без аларга киләдер идек. Ул вакыт җиңги мине ярата торган иде.
Без әнкәй белән кайтырга хәзерләнгәндә, ул:
– Гөлчәһрә калсын, Нәгыймәләр белән бергә уйнар, күңеле ачылыр, өйдә ялгыз гына эче поша торгандыр, – дип сөйләнеп, мине әнкәйдән алып каладыр иде.
Дөрестән дә, аларда Нәгыймәләр белән курчак уеннары, качыштан уенлаулар бик кызыклы була. Без ни хәтле уйнасак та, җиңги бер дә ачуланмый иде.
– Кара, Нәгыймә, Гөлчәһрәгә тия күрмәгез, – дип, тәртип бозмавын гына күзәткәли иде.
Бер-ике көннән соң мин, әлбәттә, үзебезнең өйне, әнкәйне сагынам, уйныйсым килми башлый – ул вакыт җиңги мине озата иде.
Менә бер вакыт әнкәй үлде, мин аларга килдем... Сафа абзый үзе китерде. Бу вакыт җиңги әүвәлге җиңги түгел, ул болай үзгәрмәгән, шундый ук тулы бәдәнле, матур йөзле иде. Ләкин, аның күзләре бик төсмерсез һәм дә кашларын әллә ничек бик кызыксыз рәвештә төшереп тора иде. Ул миңа бер генә мәртәбә кашларын салындырып карады да аннан соң бер дә карамый башлады. Мине бөтенләй күрмәгәнгә салыша иде. Мин хәзер аның мине яратмаганлыгын сизә идем, ләкин ни өчен яратмаганлыгын белми аптырый идем. Ул элек, әнкәй үлмәстән борын, минем сөйләнүемне ярата, сөйләтә, сораша, башымнан сыйпый иде. Хәзер дә мин аның күңелен табу нияте белән сөйләнә башласам, ул ачулана:
– Ярый, ярый, балалар күп сөйләми! – дип сүземне бүлдерә. Башта аның бу кыланышына бик күңелем бозылып егълый башлаган идем, ул тагын артык ачуланып:
– Егъласаң, чыгарып кар эченә ташлармын, – дип кычкырды. Мин ни хәтле туктарга тырышсам да, тиз үк туктый алмадым. Җиңги мине кулымнан өстерәп ишектән чыгарды. Ләкин кар эченә ташламады, илтеп аш өенә ябып куйды.
Кич, аш өе караңгы иде, мин, үз тавышымнан үзем куркып, егълаудан тукталдым. Ишекне дә ача алмагач, курыкканымнан идәнгә капланып яттым. Шунда йоклап киткәнмен. Шуннан соң җиңгидән мин бик курка башладым. Бу курку әнкәй үлгәндәге куркуга охшый иде: гүя һәр көн әнкәй үлә иде...
Иртә белән җиңги Нәгыймә белән Зәйнәпнең битләрен юдырып, чәчләрен тарый; мин читтән генә карап көтеп торсам да, ул мине бер дә күрмәгән төсле эшенә китә иде.
– Синең әнкәң юк, синең чәчең таралмаган, синең чәчең тузган, чәбәләнгән, – дип, Нәгыймәләр мине мыскыллыйлар. Мин аларга каршы ни әйтергә белмәгәннән:
– Минем чәчемне әнкәй тарыйдыр иде! – дип, батыр гына җавап бирә идем.
Алар мине хәзер үзләре белән бергә уйнатмый һәм бергә яткырмый да иделәр.
– Аның чәчендә әллә ниләр бар, – ди иделәр.
Шул көе ничә ай үткәндер, ансын инде белмим; бер вакыт гает
көн булды. Гает көн булачагын мин берничә көн әүвәл үк белгән идем; чөнки Нәгыймәләр әнкәләренең аларга бәйрәмгә яңа күлмәкләр теккәнлеген мактанып-мактанып сөйли иделәр. Мин дә гаетне эчтән генә сөенеп көтә идем. Гүя ки миңа да гаеттә ниндидер сөенеч, ниндидер шатлык булачак төсле тоела иде.
Шатланырга өйрәнгән идем. Хәзер дә шулай булырга тиешле кебек тоела иде. «Әнкәй кайтып килсә!? Менә шәп булыр иде» дигән кебек әллә нинди үзем дә ышанмаган, ләкин бик ләззәтле уйлар минем башыма килә иде.
Менә бер вакыт гает көн! Сафый абзый гает намазына китте. Минем әнкәм юк, килмәгән иде... Җиңги Нәгыймә белән Зәйнәпнең башларын майлап-майлап тарагач, яңа калфаклар, яңа күлмәкләр кидерде, алар бик матурландылар. Башларындагы ленталаргача яңа иде. Җиңги аларны икесен дә кашларыннан, күзләреннән үпте, мине үпмәде... китте.
– Синең күлмәгең яңа түгел!
Чәчең дә таралмаган, – диде Нәгыймә.
– Минем әнкәем юк бит... килмәде... – дидем. Үзем әллә нишләп киттем... Чыдаша алмый кычкырып егълый башладым.
Җиңги килеп җитте.
Нәгыймә, озайтып кына:
– Әнкәй, ул әйтә «Минем әнкәем юк», ди, үзе шундан егълый! – диде.
Мин туктарга тырышам, ләкин туктый алмый идем. Җиңги мине кулымнан тотып алып китте. Минем, тышка чыгарып ташлый дип, котым очты. Ул мине тышка чыгармады, үз бүлмәсенә алып керде.
– Менә мин хәзер сиңа әнкәң булам. Гает көн алай егъларга ярамый –, диде. Ул бик һәйбәтләп минем чәчемне тарады, күлмәгемне алыштырды.
– Менә, – диде, – нинди яхшы кыз булдың, гает көн егъларга ярамаганлыкны белмисең, ахрысы!
Минем әле дә ярсулануым бетмәгән иде.
– Беләдер идем дә... Син Нәгыймәләрне үптең, мине күрмичә киттең. Әни мине үбәдер иде... Мин шуның өчен егъладым... – дидем.
Җиңги, мине кочагына алып, байтак вакыт сөйде. Ул мине үбә, мин аны. Нәгыймәләр янына алып килгәч:
– Менә Гөлчәһрә дә минем кызым була, мин аны сөям, бергә уйнагыз, минем Гөлчәһрәгә тимәгез, – диде.
Шул гает көненнән башлап, хакыйкатьтә ул мине үз кызлары белән тиң күрә башлады. Мин дә аңардан курыкмый, чын күңелдән аны сөя башладым. Ул миңа тәмам үз анам кебек иң якын, иң сөйгән, иң кыйммәтле бер кеше булды.
Хәзер инде ул картайды. Һәр гаеттә киявем белән аның гаетләрен мөбарәкләргә барабыз. Гает көн аның кулларын үбеп, хөрмәт кылуны хәятемнең ләззәтле генә дәкыйкаларыннан саныйм. Чөнки ул дәкыйкаларда минем әллә кайчангы нечкә хиссиятем яңадан кузгала. Шул мөбарәк карчыкның бер вакыт минем җимерелгән хәтеремне төзәтүе, кочаклап алып, үбеп:
– Егълама, син минем үз кызым, мин сине сөям, бәгърем, – дип әйтүләре исемә төшә...
Бу кечкенә «маҗара»ны ул бер гает кичендә миңа сөйләгән иде.
1910
Шәриф КАМАЛ
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepik
«Мәйдан» № 2, 2024 ел
Комментарийлар