Хатирәләр, сугыш истәлекләре...
Сүземне әткәй Сөләйманнан башлыйм әле.
Зәй районы Куш-Елга авылында туып үсә әткәй. Сугыш башланганда ул әле Сарман урта мәктәбендә 10нчы сыйныфта укып кына йөри. Әткәйнең сугыш башлану хәбәрен авылга мин алып кайттым, дип әйткәне бар иде. Ул вакытта бу афәт үзенә дә кагылыр дип уйлап та карамагандыр. Бигрәк тә әбием Якутелҗинан. Кече малаен сугышка алмаслар, аның яше җиткәнче, бәлки сугышы да бетеп куяр...
Әткәйнең ике абыйсы - Әхәт һәм Сафа абыйлар повестканы сугышның беренче көннәрендә үк алалар. Сагман бабайларның күршесенә генә башка чыккан Әхәт абыйдан өч бала тәгәрәшеп кала. Кызыл командир улын Якут әби килене Камәр апа белән бергә көтә. Балалары - Люция, Роберт, Риф көтә.
Тик сөекле ул да, яраткан әти дә, ир дә булган Әхәт абый әйләнеп кайтмый. Хәбәрсез югалды дигән хәбәре генә килә. Сафа абый да эзсез югала.
Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 78 ел тулып килә. Тик әле һаман сугыш калдырган кайнар эз суынмый, аның тирән ярасы төзәлми. Рәсми рәвештә Татарстанда 350 мең тирәсе кеше кире әйләнеп кайтмаган. (Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалының мөдире Михаил Черепанов, яңа табылдыкларны кушып, бу сан 388 мең чамасы дип саный). Шуның 180 меңгә якыны хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Аларның күпчелеге турында әле дә бер мәгълүмат юк. Алай гына да түгел: хәбәрсез югалган солдатлар әле бүгенгәчә үлгәннәр исемлегендә йөрми. Кызык та, кызганыч та: 75 ел буе ул кешеләр фронтта диярсең! Минем абыйларым шулар арасында.
Әткәй - төз озын буйлы, зәңгәр күзле, аксыл йомшак чәчле, чибәр егет -10нчы сыйныфны бетерүгә сугышка чыгып китә (1943 ел). Әткәйне инде сугышка әби белән бабай, апасы Саимә, сеңлесе Самия озата һәм көтеп ала. Юк, әткәйне әнкәй көтми. Әле аның бу вакытта Мамадыш педучилищесында укып йөргән вакыты. Без туасы җаннар булгангадыр, әткәй исән-сау әйләнеп кайта, әнкәйгә өйләнеп, хәрби хезмәтен дәвам итәргә Грузия якларына кире китә. 1943 елдан исәпләсәң, 15 ел хезмәт итеп 1958 елда гына техник-өлкән лейтенант дәрәҗәсендә туган якларына әйләнеп кайта. Олы абыебыз Рафаил Тбилисида, гарнизонда туа.
Дөрес, Якут әби кече малаен көтеп җиткерә, нәсел дәвамчысы оныгын да күрә. Ни аяныч, шул елны бакыйлыкка күчә. Сагман бабай 1961 елда, икенче абыем Рамил туарга санаулы көннәр калгач, 1961 елның 16 июнендә китеп бара.
Гадел кеше иде әткәй, сабый күңелле, риясыз. Аның бу сыйфатлары бик күпләргә файда китерде. Күрше-тирәгә, авылдашларына чын күңеленнән булышты әткәй. Телгә оста, укымышлы, законнарны белеп эш итте: кемгә пенсия юллашты, кемнеңдер малаен үз янына эшкә алды, кайда автобус маршруты булдырды. Һәм язды... Шигырь, мәкалә, көндәлек.
Гомере буе көндәлек алып барган әткәйдән калын-калын көндәлек китаплар, папка-папка шигырьләр калды. Кайчакларда күңелемдә туа торган шигъри юллар - әткәм бүләге. Намус белән яшәде әткәй, үлгәнче шул кыйбласына хыянәт итмәде, Хөсетлек, көнчелек, байлык артыннан куу аның өчен ят иде.
Бу язмада исемнәре яңгыраган җаннарның берсе дә безнең арада юк инде. Язганнарым аларның рухларына изге дога булып барып ирешсен.
Ятып калган каһарманнарның, исән кайтҡан ветераннарның истәлекләрен яңа буын кешеләренә җиткерү мөкәтдәс бурычларыбызның берсе булырга тиеш. Алар бит сугыш турындагы иң дөрес документлар, иң ышанычлы шаһитләр.
Рәмзия Җиһаншина,
Яр Чаллы
Комментарийлар