Логотип «Мәйдан» журналы

Утта янган, суда баткан Насих абый...

Хәтер.

1998 елның көзендә Псков өлкәсенең Жарки авылы янындагы күлдән 1942 елның 5 декабрендә шартлатылган Т-34-79 танкын күтәрәләр. Мәскәү шәһәренең Поклонная тавы музеенда 112 нче санлы постаментка баскан бу танк халкыбызның данлыклы улы, танк гаскәренең подполковнигы Төхвәтшин Насих Хәсәнша улы турында якты истәлек саклый.

Насих абый – әтинең туганнан туган абыйсы, 1919 елны Башкортостанның Шаран районы Иске Тамьян авылында туып үсә. Күрше Базгыя җидееллык мәктәбендә белем ала, аннары Уфа автомобиль-юл транспорты техникумын тәмамлап, 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына. Язмыш аны Ульяновск шәһәренең В. И. Ленин исемендәге танк гаскәрләренә офицерлар әзерли торган училищега алып килә. Насих абый хәрби училищены 1941 елның 17 июнендә тәмамлый. Аны һәм тагын дүрт лейтенантны Украинаның Львов өлкәсендә урнашкан 12 нче санлы танк дивизиясенә җибәрәләр. Дивизиянең командиры Татарстанның Питрәч районында туып үскән генерал-майор Мишанин Тимофей Андрей улы була.

Насих абый белән иптәшләре дивизиягә барып җитә алмыйлар. Аларның сугышчан юллары Украининаның Тернополь шәһәре янында башлана. Сугыш башланып бер атна үтүгә, генерал Мишанин батырларча һәлак була. Канкоеш шул дәрәҗәдә була ки, аның гәүдәсен яу кырыннан алып чыга алмыйлар. Дивизия камауда кала һәм тар-мар ителә. 1942 елның 5 декабрендә лейтенант Төхвәтшин җитәкләгән танк экипажы Псков өлкәсендә барган канкоешта бер көн эчендә йөздән артык фашист солдаты һәм офицерын юк итә. Ләкин танкны шартлаталар, һәм ул төшеп бата. Экипажның бу яуда гомере бетмәгән булып чыга.

1943 елдан башлап Насих абыйның хәрби юлы 96 нчы танк бригадасы белән бәйле була. 1943 елның июлендә Курск дугасының Прохоровка авылы янында барган каты бәрелештә тараннан соң аның танкы яна башлый. Аңын югалткан рота командиры өлкән лейтенант Төхвәтшинны сугышчан дуслары янган танктан сөйрәп чыгаралар. Шулай итеп ул бу юлы да исән кала. Тарихка ике яктан да бер мең ике йөзәр танк бәрелешкән куркыныч орыш булып кереп калган Прохоровка сугышы бу!

96 нчы санлы танк бригадасы Украина, Румынияне азат итүдә катнаша. Җиңү язын танкистлар Болгариядә каршылыйлар.

Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен рота командиры Төхвәтшин «Кызыл Байрак», «Кызыл Йолдыз», «Бөек Ватан сугышы» орденнары һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә. Алар арасында Болгария Республикасының бүләкләре дә була. Сугыштан соң Насих абый армия сафларында кала, 1961 елда подполковник дәрәҗәсендә запаска чыга. Калган гомерен Кырымның Симферополь шәһәрендә үткәрә. Насих абыйның гомере 1991 елның 8 апрелендә өзелде, һәм ул Симферопольдә бик зурлап җирләнде.

Болгария журналисты Белла Пенчева 1989 елда, Болгарияне фашистлардан азат итүнең 45 еллыгын бәйрәм иткәндә, СССР хөкүмәтенә хат яза. Болгарияне азат итүдә катнашкан Кызыл Армия солдат һәм офицерларыннан үз илләре турында хатирәләре белән бүлешү тәкъдиме була анда. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән вакытта Белла Пенчеваның кызы Милана Пенчева «Соотечественник» журналында берничә хатирә-хатны бастырып чыгара. Алар арасында подполковник Насих Төхвәтшинның хаты да була. Анда ул: «Болгарлар безнең солдатларны «братушка» дип атыйлар иде», – дип язган. Болгарларның безнең халыкка бик яхшы мөнәсәбәттә булуын, бер болгарлының үзенә кул сәгате бүләк итүен дә тасвирлаган. «Башта мин ул сәгатьне алмаган идем, ләкин ул көчләп диярлек бирде», – дип язган Насих абый.

Хәзер инде утлар, сулар кичкән (туры мәгънәдә!) Насих абый да, бу аяусыз сугышта кан койган башка ветераннар да бакыйлыкка күчте. Сәгать тә искергәндер. Вакыт кына гомерләрнең чиклелеген искәртеп, кадерен белергә чакырып торган кебек.

 

Илдус Мөхәммәдиев,

Башкортостанның Октябрьский шәһәре «Яшә, Җир!» эзтабарлар төркеме вәкиле.

Галерея

Комментарийлар