Танылган шагыйрә Әлфия СИТДЫЙКОВА истәлеге
Кадерле әткәем, Ситдыйков Мирзанур Ситдыйк улы Актаныш районы Күҗәкә авылында туып үскән.
Ул 1943 елның 10 гыйнварында хезмәткә чакырыла. Ефрейтор, ракета һәм артиллерия гаскәре радиотелеграфисты 57 укчы полкта автоматчы, аннары пулемет-артиллерия батальонында радиотелеграфист, 44 пулеметчы-артиллерия полкында заряжающий (коручы) була.
Бөек Ватан сугышы елларында Җиңүгә зур өлеш керткән, канлы яу дәһшәтен кичеп, тыныч тормышта бары тик 62 яшенә кадәр яшәп мәңгелеккә күчкән Мирзанур Ситдыйк улы һәм сугыш чорының бар авырлыгын үз йөрәге аша кичергән, җиде балага гомер биреп, тәрбияләп үстергән Тыл Ветераны, газиз әнкәем Гөлсем Мөхәммәтвәли кызына, нәкъ аларныкына охшаш язмышка ия миллионлаган илдәшләребезгә, Тыл Ветераннарына багышланган «Өммегөлсем» дигән поэманы тәкъдим итәм.
Колхоз әле яңа тәпи баса,
Тормыш мәйданына үр сорап.
Ышаналар бар да Илбашына.
Авыл халкы өмет кояшына
Бага, киләчәккә якты көн юрап.
Иген басуында Өммегөлсем
Тук башакны ала кулына.
Чабатасын сыйпый камыл үлән,
Башак кебек тук өметләр белән,
Атлый яшь кыз тормыш юлыннан.
Ундүрт яшьтә инде! Хезмәт куя
Колхозчылар белән кырларда.
Икмәк диеп, башын җиргә ия,
Татлы хыяллары күккә чөя,
Ак сагышы күчә җырларга.
Җырлый Гөлсем, кыр яңгырап тора.
Тургайлар да кызга кушыла.
Сайрый тургай аны ише итеп,
Сандугач та, моңлы җыр ишетеп,
Килә алмый тора һушына.
Карлыгачның кыйгач канатыдай,
Сызылып киткән кара кашлары.
Ул елмайса, энҗе тешен күреп,
Гранит кыялары төшәр эреп,
Ишелер күк тауның ташлары.
Иреннәре пешкән чия төсле,
Тузган болыт озын чәчләре.
Кичке уеннарда җырлап, биеп,
Челтер чишмә кебек чыңлап көлеп,
Сокландыра Гөлсем яшьләрне.
Картлар: «Бигрәк моңлы бала, диләр,
Бәхеткәе булсын гомерле!»
Кабул булсын теләк – картлар сүзе,
Тәкъдир китабына Аллаһ үзе
Язып куйсын котлы1 гомерне.
* * *
Кычыткан да борын төртмәгән чак,
Умачлык та он юк җилпуч2та.
Өммегөлсем кәлҗемә3гә китә,
Өйдә сеңел һәм әнкәсе көтә,
Авырая Ана ул юкта.
Өйгә чакырып, Әтәс4 басуына
Күрше малай килә йөгереп.
Көчкә әйтеп бәхилләшү сүзен,
Гөлсем кайткач, ана йома күзен.
Елый кызлар, үкси тилмереп.
Әҗәл әрсез, жәлләп тормый икән,
Ятим кала, диеп балалар.
...Урының булсын җәннәт түрендә дип,
Тыныч йокла, әнкәй, гүреңдә дип,
Дога укып озатып калалар.
Сагыш сарган йортта апа-сеңел
Бер-берсенә яши сыенып.
Капласа да болыт күңел күген,
Тарта Гөлсем авыр тормыш йөген,
Сынмый рухы, төшми сыгылып.
Салкын өйдә тәннәр генәме соң,
Җаннар туңа сугыш елында.
Ярдәмләшеп яшәп өйдәшлектә,
Сеңлекәше белән серләшеп тә,
Юанулар табып җылына.
Түбән очта Хәким5 картлар өе,
Иркен күңел гомер сагында.
Ике ятим кызга ятагы да,
Уртак малны салыр табагы да,
Ризыгы да табыла табында.
Мосаллия6 апа чакырып ала,
Ире киткәч сугыш кырына.
Ямансуламасын ятим кызлар,
Кеше түгел, авыл җаны сызлар,
Кар-боз сарса яшьләр җырына.
Кызлар кыенсына... хуҗалар да
Көч-хәл белән дөнья көтәләр.
Кысан булса да өй, дәшеп түргә,
Кыенлыкны җиңә алар бергә,
Балкып туа нурлы иртәләр.
«Кышын исән чыксак, балакайлар,
Яз яшәрлек көчне бирәчәк.
Тормыш бите кайчак тимгел-тимгел,
Кайчагында өйдәш итеп түгел,
Кабергә дә кертә күрәчәк.
Илгә килгән кайгы – уртак кайгы...
Күтәреребез аны ил белән.
Язлар җиткәч, гөлләр чәчәк атсын,
Ир-егетләр генә исән кайтсын,
Күпмесенең каны түгелгән.
Күпме илдәшләрнең гомерен өзде
Канлы сугыш, каһәр суккыры!
Җиһан йөзе кинәт каралды да,
Кабат ялганмаска таралды да,
Чәчелеп китте нәсел чылбыры.
Югы – бергә, ә тапканы – уртак,
Өебез дә булыр җылырак.
Мәшәкатьләр көн дә тора артып,
Утын юнәтергә чана тартып
Барыр һәр көн яше олырак.
Сәйдел7 белән Тәвәнгир8 дә үсте,
Алар кисәр утын агачын.
Яшүсмерләр кулга балта алгач,
Тал, зирекне кисеп, турап салгач,
Гөлсем тарта йөкле чананы.
Ә Фәридә9 этә йөкне арттан,
Чабаталар туза кайтканчы.
Әнкәләрен уйлап, күңел елый,
Эчләрендә тынмый «бүре улый»,
Бер кабымлык азык капканчы.
Чикмән кигән бәрәңгене юып,
Санап сала алар казанга,
Җитсен язга барып җиткәнче дип,
Илдә юклык, азык-төлекне бит
Сатып алып булмый базарда.
Сукыр лампа фитилендә корым,
Керосин аз, сүнә уты да.
Кай арада караңгы төн үткән,
Таң атканы сизелми дә икән,
Арып-талып яткач йокыга.
* * *
Авырлыкны җиңәр көч һәм дәртне
Ниләр өсти япь-яшь күңелгә?
Саф мәхәббәт хисе йөрәгеңне
Әсир итсә, гомер тирәгеңне
Былбыл бизи, җырга түгелә.
Гөлсемгә дә сөю кошы килде:
Сайрап кунды күңел талына.
Мирзанурның күз ташлавын сизә,
Карашлары үзәкләрен өзә,
Йөзләрендә ялкын кабына.
Чандыр буйлы, кара күзле егет
Үзе тыйнак, үзе җор телле.
«Шахта» җырын җырлап җибәрә дә,
Бар уеңны җилгә җилгәрә дә,
Гашыйк итә чая күңелне.
Яшьләр йөзек салыш уйный. Егет
Йөзек сала кызның учына.
Сикереп чыгар сыман ярсу йөрәк,
Инде хәзер җәза үтәү кирәк,
Җырлый Гөлсем, җаны очына.
Җырда аңлашалар. Шушы кичтә
Вәгъдә бирә Гөлсем ярына.
Салкын кышның башы. Хушлашалар.
Сөю кошы кышны ничек кышлар,
Егет китсә сугыш кырына?
Унсигезе тулган Мирзанурны
Көтә алда солдат хезмәте.
Сөйгәненә гомер, уңыш юрап,
Озата кыз. Кайтырмы ул урап?
Илдә сугыш. Гомер кыйммәтме?!
Мирзануры морзе әлифбасын
Онытмаслык итеп ятлаган.
Ефрейтор ул – өлкән телеграфист.
Яу кырында ятып кала фашист.
Солдат биргән антын аклаган.
Миллионлаган корбан белән илләр
Түли тыныч тормыш бәясен.
Көнчыгышта, кояш чыккан чакта,
Чик сакчысы уяу тора сакта,
Сизми калмас дошман хәйләсен.
* * *
Кычыткан һәм юа, кузгалаклы
Язлар алып килә җиңеллек.
Искән җилдә җылы кояш тыны.
Сөтле аш һәм алабута оны
Кушкан ипи – берәр телемлек
Җан асрарга көч өстәде шул да,
Эшләделәр көн дә таякка.
Йолкып атты әрсез билчәннәрне,
Бирешмәде авыл эшчәннәре,
Басып кала алды аякта.
Ә чор кырыс. План... план... план...
Үтәлмәсә, бурыч түләргә.
Налог иткә, йомыркага, сөткә...
Оборона фонды акча көтә.
Җилләр ятып елый җирләргә.
Налог түли халык, заём10, салым...
Туңа ирләр, уллар еракта.
Каеры тун, баскан киез итек,
Солдат бияләе, янчык тегеп
Озаталар җыеп фронтка.
Өммегөлсем чигә кулъяулыкка
Йөрәк җырын, күңел шигырен.
Бәлки Мирзанурга барып җитәр,
Күкрәгенә сакчы – калкан итәр.
Саклап калыр егет гомерен.
* * *
Авыл белән фронт арасын
Бәйләп тора солдат хатлары.
Җанга өмет өстәп эри бозлар,
Сыер җигеп, чәчү чәчә кызлар,
Хыял белән сыйпап атларны.
Яралылар кайта авылына,
Йә кулы юк, йә бер аягы.
Яугир чыга иркен басу-кырга,
Исән кулда агач тешле тырма,
Землемерның сажень таягы.
Таңны төнгә ялгап эшли-эшли,
Якынайтып Бөек җиңүне,
«Барысы да фронт өчен!» – диеп,
Елар чакта яшь аралаш көлеп,
Яшәделәр җиңеп үлемне.
Җиңү таңы аткан шатлыклы көн
Ачып керде һәр өй ишеген.
Яз сулышы татлы юкә балдан,
Исән кайткан ирен каршы алган
Элеп куйды түргә бишеген.
Ятып калганнарга алмаш кирәк...
Тупырдашып үсәр балалар.
Шат авазлар ишетелгән саен,
Ябалдашын җәяр зифа каен,
Ямалгандай булыр яралар.
Сугыштан соң ил тамагы туяр...
Гәп коралар авыл картлары.
Тәннәрендә тимер ярчыклары...
Ирен көтә яудан карчыклары...
Сандык саклый кара хатларны.
* * *
Көнчыгышта дошман баш калкыта, –
Сугыш уты әле сүнмәгән.
Дөньялыкны канга төргән ул ут,
Кешелеккә төбәп атылган ук
Кемнәргәдер сабак бирмәгән.
Япония... самурайлар дулый...
Һаман сафта совет солдаты.
Зур Хинган11нан, сугыш
барган яктан,
Туган якка коштай очып кайткан
Өчпочмаклы сәлам хатлары.
Йөрәк араларын бәйләп тора
Хатлардагы сагыну сүзләре.
Төнлә төшкә керә таныш буй-сын,
Дәвалар кыз, исән генә булсын,
Сугыш салган тирән эзләрне.
* * *
Буйга җиткән кызлар чигү чигә,
Чаршау тегә кичен бирнәгә.
Сандык тулы байлык – төсле уйлар,
Чәчү беткәч, гөрләр сабантуйлар,
Якты тормыш көтә иртәгә.
Туйлар төшә, авыл урамнарын
Иңләп чаба, әнә, пар атлар.
Күршеләрдә нинди олы йөрәк! –
Яшь парларга якты тормыш теләп,
Утырталар япь-яшь наратлар.
Авыл белән авыл туганлаша,
Хуш ис бөркеп үсә сиреньнәр.
Таң былбылы кунгач телләренә,
Көянтәсен салып иңнәренә,
Су алырга төшә киленнәр.
Чишмә юлы такыраеп бетә,
Җиз улактан ага көмеш су.
Гаярь егет һәрчак кыз уенда,
Өммегөлсем җырлый су буенда,
Юанса да, бераз ямансу.
Чибәркәйнең күңеле сизә булыр,
Моңнар ага чыңлап... «Су буйлап»...
Ярда күкрәп үсә яшел үлән,
Кыз сагышын баса җыры белән,
Кайтыр солдат! – дигән уй уйлап.
* * *
Кавышты кыз сөйгән яры белән,
Уртак итеп йөрәк хисләрен.
Дүрт почмаклы өйдә бәхет яши,
Кунак булып килә дус йә яшьти,
Җыр сузалар бергә кичләрен.
Ятимлекне читкә этеп куйды
Кайнанасы – яшәү өлгесе.
Гөлсем – уңган иргә яхшы хатын,
Һәрчак хаклап яши ир-баш хакын,
Татлы теле – күңел көзгесе.
Утырмага керә күрше-күлән,
Бәйли алар җылы оекбаш.
Хатын-кызлар кот кундыра12 өйгә,
Тормыш ага алга талгын көйгә,
Ирләр хуҗа өйдә, ирләр баш.
Җиң сызганып эшли Өммегөлсем,
Нинди генә эшкә тотынмасын,
Иркен кырда урак урганда да,
Салам өеп, эскерт куйганда да, –
Яшәү дәрте генә тынмасын.
Таралган ил аягына бассын,
Мулдан булсын иген уңышы.
Көн-төн эшләргә дә риза халык,
Сугышлардан кайткач исән калып,
Иле өчен алып сулышны.
Шөкер әйтеп гомер кичерәләр,
Һәрбер туган көнгә сөенеп.
Ирешкәннәр илгә мая13гына,
Авыл басар ныклап аягына,
Бәхет күлмәкләрен киенеп.
* * *
Иске салам түбәләрдән күптән
Арынасы килә авылның.
Тынычлыкта яшәү шундый рәхәт,
Артта калды орыш, кайгы-михнәт,
Яңартасы иде авылны.
Атлар карый, фронт кырын гизеп,
Җиңү яулап кайткан Мирзанур.
Балта тотса, кулында ут уйный,
Җаны арып-талуны да тоймый,
Йөзләрендә балкый якты нур.
Авылдашлар килә ярдәм сорап:
«Өй тарая, үсә балалар,
Матурлыкка һәйкәл куйыйк җирдә!»
Кулда корал, авыл белән бергә
Өмә ясап, йортлар салалар.
Энекәше башлы-күзле булды:
Башка чыгып яшәү мәслихәт.
Өммегөлсем янә бала көтә,
Мирзануры малай өмет итә,
Картлар бирә үгет-нәсихәт:
«Үзеңә дә йорт салырга кирәк!..»
Җитмәүчелек тарта чабудан.
Бабасының иске өен сүтеп,
Бүрәнәсен ышкып, яңа итеп,
Шатлык таба ул өй салудан...
Землянкада тәү авазын сала
Өченче кыз бала – Әлфия.
Җанда кайнар учак дөрли, көйри,
«Әткәй-әнкәй!» – диеп йөгереп йөри
Рәмзиясе белән Хәмдия.
Өй түбәсе әле ябылмаган,
Килеп җитәр тиздән салкын көз.
Бер йөк салам табып булмый хәтта,
Ачлы-туклы йөри җиккән ат та,
Арттан калмый юклык салган эз.
Ат җигә дә күл буена китә,
Чалгы, сәнәк алып кулына:
Камыш чабып алу була уе.
Кечерәйгән кебек була буе,
Әйләнгәнгә язмыш колына.
Камыш чабып, ул арбага төйи,
Өйгә кайтыр якка кузгала.
Председатель каршы килеп чыккач,
Кашка атның йөгәненнән тоткач,
Тәне туңа, җаны бозлана.
«Бушат илтеп ферма утарына!» –
Тимер тавыш чыңы колакта.
– Маллар камыш ашамый бит! – дия,
Горур башын үзе аска ия,
Рәис кенә элми колакка.
Үз сүзе сүз: – Эш көнеңне кисәм,
Бушатмасаң илтеп йөгеңне!
– Көз җитә бит, явар яңгыр-кары,
Ни эшләтим ул чак сабыйларны,
Җылытыйм соң ничек өемне?! –
Сикерә арбасыннан фронтовик –
Аһ, анаңны... каһәр суккыры!..
Шуның өчен кан койдыкмы җиргә,
Нинди канун соң бу безнең илдә,
Сез соң әллә чукрак, сукырмы?!
Аламага баткан авыл халкың,
Колхозыңа ясин чыгарлык.
Һәр чат саен кыйшык тәрәзәләр
Күз бәбәкләренә бәреләләр.
Кит каршыдан, сугып екканчы.
Шуып төшә өстән очлы сәнәк,
Ярсу ирләр читкә тайпыла.
Ике гаярь уртак телгә килә,
Ярдәм итү кирәк һәрбер өйгә,
Чишү юллары да табыла.
...Камыш белән яба өй түбәсен,
Кирпеч сугып, морҗа чыгара.
Такта сәке ясап куя түргә,
Гаиләсе генә булсын бергә,
Барсына да әзер чыдарга.
Төз нараттан бурый бурачы14...
Чәчрәп төшә җиргә йомычка.
Төзекләнә читән, киртәләр.
Нурлы булып туа иртәләр.
Ыспайлана авыл йолкыш15 та.
Яран гөлләр шаулап чәчәк ата
Ак пәрдәле тәрәз төбендә.
Бисмилласын укый авыл халкы,
Онтылмады үткәннәрнең хакы,
Изге дога һәрчак телендә.
Ил ныгыды, авыл көн-төн үсте,
Җиде-сигез бала йорт саен.
Җилләр искән чакта, бар байлыгын,
Язлар бүләк иткән шәлъяулыгын
Җилфердәтте сылу ак каен.
Өммегөлсем – күп балалы ана.
Җиде шатлык – бүләк язмыштан.
Сәгадәтен гаиләдә тапты,
Сагышларын ялкын утка атты,
Икмәк салды хәләл табыштан.
Мичтә пешә алсу кояш төсле
Түп-түгәрәк бодай икмәге.
Җылы өйдә – ризык тулы табын,
Бәхет өчен нәрсә кирәк тагын,
Гомеркәе зая үтмәде.
Рәмзиясе – унбиш яшь тулуга
Эшкә керде, сыер саварга.
Ярдәм кирәклеген төшенде ул:
«Кавырсыным ныгып, чыныгыр кул...» –
Яшь кыз килде ныклы карарга.
Хәлдән килгән кадәр булышачак,
Җимешен дә бергә татырлар.
Нәкъ әткәсе кебек эшчән булып,
Балачактан хезмәт белән ныгып,
Энекәшләр үсә – батырлар.
Лаек алмаш үстерделәр илгә,
Мирзануры белән бергәләп.
Илләр тыныч, күкләр аяз булсын,
Баш очында кояш көлеп торсын,
Җир шары гел булсын түгәрәк.
* * *
Дөнья тәгәрмәче туктап тормый:
Әйләнә ул күчәр тирәләп.
Гомер – мизгел, судай агып китә.
Берәү – туа, берәү – чират көтә,
Яшәп булмый мәңге бергәләп.
Ярың белән бергә булган чакта
Саклап яшә, сөй һәм кадерлә!
Сугыш салган йөрәк яралары,
Ерагайтып якын араларны,
Батырны да кертә кабергә.
Ирен мәңгелеккә озатканда,
Өммегөлсем алды бәхиллек.
Яшәделәр кырык елга якын,
Сакладылар мәхәббәтнең хакын,
Килде бер көн – килде ятимлек.
Ире кулы тигән һәр әйберне
Сыйпый назлап җылы куллары
Тормыш җырын өзми җырлатырга,
«Әнкәй!» – диеп җанын юатырга,
Калды янда кызлар, уллары.
Бергә җиңде алар югалтудан
Яра салган кайгы сагышын.
Татып-тәмләп борчу-шатлыгын да,
Каршы алды Гөлсем картлыгын да,
Җанда саклап сөю тавышын.
«Әткәгезнең дәвамы сез!» – диеп
Үсендерде кыз һәм улларын.
«Балаларым!» – диеп каршы алды,
Дога укып, озатып та калды:
«Хәерле ит, – диеп, – юлларын!»
Ана күңеле һәрчак балада,
Бала күңеле генә далада.
Көткән чакта кайтмый торганда да,
Кайтыр юлын буран борганда да,
Аклау таба ана балага.
Ашын, чәен тора ул кайнарлап,
Кайтыр диеп чыга юлына.
Җанда бәйрәм, кайтса балалары,
Онытыла барлык «чага»лары,
Сөеп бага кызы, улына.
Балаларның балалары балдай.
Оныкларның туа баласы.
Белә, алар нәсел агачында
Яңа тармак, аңа дәвамчы да,
Гасырларга күчеп барасы.
...Хәтер белән үткәннәргә кайта,
Барлый аннан ачып сандыгын.
Бирнә күптән әзер соңгы туйга –
Ап-ак кәфенлеген ала кулга,
Ахирәткә кияр байлыгын.
Үкенмәслек итеп яшәде ул.
Сизә тиздән Әҗәл киләсен.
Яна гомер кайнар учакларда,
Төн йокысын бүлеп кайчакларда,
Шөбһә тарта ишек келәсен.
Мәңгелеккә хушлашасын сизеп,
Буйсынгандай соңгы теләккә,
Үтәп йөрәк, хәтере фәрманын,
Соңгы көчен җыеп, дәрманын,
Юл тота ул беркөн «Бүләк»16кә.
Яшьлек эзе калган сукмаклардан
Бер кат урап кайту теләге.
Аһ, китәсе килми ак дөньядан:
Яшәп, күреп, сулап, юк, туймаган,
Сыкрап тибә, дулый йөрәге.
Җыерчыклы кулы белән Гөлсем
Сыйпап йөри миләш, каеннарны.
Иңнәрендә гүя Чупай17 ташы,
Күпне күрде аның газиз башы
Югалту һәм авыр кайгыларны.
Дөнья белән хушлашканын Гөлсем
И яшерә кызы карашыннан.
Сүзсез көйли «Сибелә чәчем» җырын,
Әрәмәне күзли, офык кырын
Куе куаклыклар арасыннан.
Бәхилләүле караш мөлдерәп тама
Сагыш тулы коңгырт күзләреннән.
Уйга чума, йә сискәнә кайчак,
Йә елмая, яки китә каушап,
Онытылмас хәтер сүзләреннән.
Бик сак кына кызы күзәткәнен
Сизәдер лә Ана, сизәдер лә.
Ул киткәчтен дога кылып яшәр,
Чык тамчысы булып энҗе яшьләр
Җемелдәмәс инде күзләрендә.
«Бәхиллегем биреп китәм, Дөнья!
Рәхмәт сынау, бәхет көннәремә.
Соң мәртәбә син аңларга тырыш:
Мин калдырып китәм сине, Тормыш,
Салып балаларның иңнәренә.
Хәерхаһлы бул син дәвамыма,
Сугышлардан һәм ачлыктан сакла.
Яраларың ямап бетермәдем...
Зыян-зарар сиңа китермәдем...
Үзеңне дә исән килеш сакла!
Юлдаш итеп ихлас яратуны,
Син чыгарган идең олы юлга,
Җәймәләрнең җәеп панбәрхетен.
Татыдым мин хатын-кыз бәхетен,
Ана булдым өч кыз һәм дүрт улга.
Тәмен белдем ачы сагышның да,
Эшләп тапкан хәләл табышның да.
Күрдем Бөек Җиңү шатлыгын да,
Һәм хәерле, тыныч картлыгым да.
Буйсынырмын тынлык тавышына.
Васыятем шул сиңа, газиз Тормыш,
Тынычлыкны берүк сакла, тырыш.
Мин киткәч тә ямьле булсын дөнья,
Вакыт, диеп, олы нокта куйма,
Җир-Ананы саклау синең бурыч!»
* * *
Тылда хезмәт куйган ветераннар
Чиксезлеккә таба юл ала.
Батырлыкның асыл үрнәкләре,
Туган илнең ныклы терәкләре
Гасыр төпкелендә югала.
Хәтер уяу торса, киләчәктә
Рәнҗемәсләр кан-яшь түккәннәр.
Васыять – теләк кабул булсын өчен,
Яшь буыннар җиксен акыл көчен,
Тарих булып калсын үткәннәр.
[3] Кәлҗемә – кар астында калып өшегән бәрәңге.
[4] Әтәс – авыл исеме.
[5] Маликов Хәким – авылның беренче колхоз председателе.
[6] Мосалия апа – Маликов Хәкимнең хатын.
[7] Сәйдел Хәкимов – Маликов Хәкимнең олы улы.
[8] Тәвәнгир Хәкимов – Маликов Хәкимнең уртанчы улы.
[9] Фәридә – Өммегөлсемнең бертуган сеңлесе
[10] Заём – кире кайтару шарты белән дәүләт бюджетына башка илдән яки халыктан бурычка акча туплау формасы.
[11] Мирзанурның баскан эзе калган Зур Хинган үткеллеге.
[12] Кот куну – тернәкләнү, алга китү (тормыш).
[13] Мая – капитал, түл.
[14] Бурачы – бура бураучы, шул эшнең остасы.
[15] Йолкыш – начар, җимерек, хәрабә хәлгә килгән.
[16] Бүләк – әрәмәлек.
[17] Чупай авылы янында таш җитештерү карьерыннан чыгарылган ныклы таш.
Комментарийлар