Логотип «Мәйдан» журналы

Минем герой - минем гаиләм

Үзем тумышым белән Татарстанның Актаныш авылыннан булсам да, туганлык тамырларым ике яклап та Башкортстан республикасының Илеш районына килеп тоташа.

Әтиемнең әти-әнисе икесе дә Бөек Ватан Сугышы ветераннары, япь-яшь кие, канкойгыч чордан исән-сау кайтып, тыныч тормышта җиде балаларын башлы-күзле итәрдәй матур гаилә коралар. Әниемнең әти-әнисе дә илебезнең тынычлыгы өчен, җиңү көнен якынайтып, тылда зур хезмәт башкарганнар.

Сугыш афәтен күрмәгән,
Балакай күкрәк төеп:
"Мин дә солдат булам - диде,
Әби-бабаем кебек"

— Сөйлә әле, әбекәем,
Хәтерлисең сугышны?
— Онытылмас һич яралар,
Узган яшьлек ачысы.

— Әби, нигә кулың әрни,
Күренми ич бер яра?!
— Урап чыктым ат койрыгын
Сазда баткан чагында.

— Әби, дөресен әйт әле,
Чын идеме мылтыгың?
— Чын иде, агачтан түгел,
Безнең җиңү коралы.

— Күргән идем, һөнәреңә
"Разведчик" дип язылган.
— Әйе, дөрес, көне-төне
Без күк йөзен күзәттек.

Сталинград дигән шәһәрнең
Бар чикләрен сакладык.
Хөҗүм иткән фашистларга
Бер ишек тә ачмадык.

— Әби, синең орденың бар,
Ә бабайда медальләр.
— Орден, медальсез дә тылда
Күп батырлык кылганнар.

Җиңү көнен тизләтергә
Соңгы көчен куйганнар.
Совет иле бик дәү иде,
Халкыбыз бердәм булган...
***
Җиңү көне якынлаша,
Тик чыңламый орденнар.
Шул ук җирдә, тик башка ил —
Яу кырында оныклар...
8.05.2024

Алсу Галеева,

Актаныш

Галерея

Комментарийлар