Логотип «Мәйдан» журналы

«Минем герой — минем гаилә»

Минем әти, Сафин Нургали Мингалим улы, 1920 елның 28 августында Биләр районы (хәзерге Нурлат районы) Кульбай Мораса авылында крестьян гаиләсендә туа.

Авылда мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлагач, аны Алексеевск районы Олы Тигәнәле авылына укытучы итеп җибәрәләр. Биредә ул балалар укыта һәм пионервожатый булып эшли.

1940 елның октяберендә Совет Армиясе сафларына алына. Бөек Ватан сугышы башланганда, Забайкальедагы 33 нче армия составында хезмәт итә. Полк комсоргы була. 1942 елның гыйнварында аны офицерлар әзерләү курсына укырга җибәрәләр. Аны тәмамлагач, пулеметчылар взводы командиры итеп билгеләнә. Әтинең сугыш юлы шулай башлана. Берничә тапкыр яралана, һәр очракта да, дәвалангач, алгы сызыкка кайта. 3 нче Украина фронтында пулеметчылар ротасы командиры була, разведчиклар группасын җитәкли. Югославия, Болгария, Румынияне азат итүдә дә катнаша. Күп орден-медальләр белән бүләкләнә. Алар арасында «Кызыл йолдыз» ордены, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, «Мәскәү оборонасы өчен», «Бухарестны азат иткән өчен», «Югославияне азат иткән өчен», «Болгарияне азат иткән өчен» медальләре һ.б. бар. Канлы сугыш елларында биш тапкыр яралана. Җиңү көнен дә Румыниядә госпитальдә каршы ала. «Җиңү якынлашканын аңлый идек инде. Иртән госпитальдә җиңү хәбәрен ишеткәч, йөри алган һәркем урамга йөгереп чыктык. Кемдер елый, кемдер шатланып кычкыра, кемнәрдер кочаклаша. Бер-беребезне шушы шатлык белән туганнарча котлаштык», – дип искә ала иде әти.

Сугыштан соң әти – запастагы офицер туган якларына кайтып, авыл хуҗалыгының төрле тармакларында намус белән эшләде. Сугыштан соңгы авыл хуҗалыгын күтәрүдә аның өлеше бик зур. Ул Биләр райкомында инструктор, авыл советы, колхоз председателе, агроном, профком председателе вазыйфаларының һәрберсен намус белән югары дәрәҗәдә алып барды. Авылдашларының хөрмәт иткән Нургали абыйлары булды. 2000 елны бакыйлыкка күчте.


Рушания Михайлова,

Яр Чаллы шәһәре

Комментарийлар