Логотип «Мәйдан» журналы

Күңелләр кузгалган чак

Җиңү көне якынлашкан саен, хәтер дәфтәрен ешрак актара иде Әнвәр бабам.

Күзләре дә ешрак дымлана иде. Олы кешенең күңеле бик тиз тула икән аның. Сугыш тәмамланганнан соң ике ел хезмәт итеп, туган нигезенә кайтып керүгә, әтисенең (Галәү бабайның) баздагы бәрәңгеләрне күрсәтеп куанып йөргәнен, бер тәкәне чалып, гимнастеркасын алыштырырдай өс-баш юнәтергә дип Казанга чыгып китүләрен сөйләгәне истә. Хәтер яңарта бабам. Дулкынлана. Йөрәге сулкылдыйдыр кебек.

95 яшенә кадәр яшәде бабам. Шул яшәлгән елларының әле башында ук куркытылып куйган буын вәкиле иде ул. Авылыбызда ир-атлардан иң мөхтәрәм кешеләрнең берсе булып, авылдашларыбызның ихтирамы тоеп яшәде минем бабам Әнвәр Галәү улы КАМАЛОВ.

Таза тормышлы яшь гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгәндә аның әле бер кайгысы да булмагандыр – бәхетле булыр өчен туа диләр бит кешене. Ләкин еллар катлаулы, заман болгавыр... Бабам биш-алты яшьлек чагында ук, әтисенә кулак мөһере тагып, эшләп тапкан бар малларын төяп алып чыгып китәләр. Өйләрен сүтеп күрше авылга ташып күтәрәләр. Әтисен кулга алып, бер ел Казанда ябып тоталар. Әнисе янында олы бала була бабам, аннан кала тагын өчәү, иң кечесе әле биләүдә. Мунчада яшәп калалар. Ачлыктан шешенеп чыккан әнисен кызганып еш искә ала иде Әнвәр бабай. «Кулак малаена совет мәктәбендә урын юк!» – дип мәктәпкә алмыйча кимсетүләрен дә кичерергә туры килә аңа. Инде унбиш-уналты яшьлек егет-малай булгач (сугыш чыгып, авылда эшкә яраклы ир-ат калмаганлыктан), ферма мөдире итеп билгелиләр дә, шул җаваплы эштә ярдәм итәсе урынга, тикшереп җанына төшәләр. Кулак малае «Кызыл Кырлай» колхозын артка сөйрәмиме, янәсе. Районнан килеп, басуга чыгарып түгелгән тирес өчен дә (ни өчен пөхтәләп өеп куелмаган?) шелтәләп йөргән вәкилне онытып булмыйдыр шул. Тәмам үзәгенә үтмәсәләр, сугышка китсәм, котылыр идем ичмаса, дип йөрмәс иде, мөгаен. Ватан сугышына 1942 елның август аенда, 18е дә тулмаган көе чыгып китә, сөенеп китә – авылдагыдан да авыр була алмыйдыр кебек тоела аңа.

Түбән Новгород өлкәсендәге Богородск шәһәрендә хәрби лагерьда өч айлык шоферлар курсын уза. Беренче сугышка керүе Новгород өлкәсенең Старая Русса шәһәре янында була. «Безнең хәрби часть 76 миллиметрлы пушкалар белән коралланган иде, – дип сөйли иде бабам. – Мин «Студебеккер»да шул пушкаларны өстерәтәм. Минем бурыч – тупларны ут ноктасына алып чыгу.

Дошман безгә каршы бик күп техника җибәрде ул чагында. Танклар, самолетлар гөрелтесе, туплар гөрселдәве тоташ бер гүләү булып ишетелә. Менә бервакыт безнең батареяләр өстенә немец самолетларыннан бомбалар ява башлады. Каты улап килгән ул мәхшәрдән куркырга кирәк икәнен аңламый да каласың. Нәкъ шул мәлне янымда гына бик каты шартлау авазы ишетелде. Битемне кулларым белән каплап, йөзтүбән капландым һәм гәүдәмнең балчык өеме астыңда калганын аңладым. Дошман бомбасы миннән дүрт-биш метр гына читкә төшкән иде. Менә шунда мин, диненнән көчләп аерылган 19 яшьлек татар баласы, үзем дә искәрмәстән, Аллаһыны искә алганымны хәтерлим. «Лә иллаһа илла Аллаһы, Мөхәммәд рәсүл уллаһы» дигән сүзләрнең ирексездән телемә килгәне исемдә. Шул мизгелдә мин, кешеләрнең язмышларын хәл итә, аларны саклый торган ниндидер илаһи көч булуына чын күңелемнән инандым. Аллаһының мәрхәмәте белән генә сугыш утларыннан исән чыкканмындыр дим. Чөнки адым саен үлем белән күзгә-күз очрашып торырга туры килгән вакытлар бик күп булды бит.»

Курск, Орел, Брянск, Карачев шәһәрләрен, Белоруссия җирләрен илбасарлардан азат итү сугышларында катнаша. Аның өчен сугыш Пруссиядә тәмамлана. Сугыш беткәч, тагын ике ел армия хезмәтендә булып, 1947 елның 20 апрелендә туган авылына кайтып төшә ул.

Сугышны гына түгел, сугыштан соңгы авырлыкларны да еш искә ала иде Әнвәр бабам. Тракторчы була ул. Читтән торып авыл хуҗалыгы техникумында укый. «Чистайга имтихан бирергә барасым бар, өскә кияргә киемем юк. Кыямнан (Казанда яшәүче сеңлесенең ире) пәлтә алып тора идем...», – дип бүгенге тормышның җитешлегенә соклана иде бабам. Аның шулкадәр сынауларны узып та беркайчан төшенкелеккә бирелгәне булмагандыр кебек миңа. Тырыш, нинди эшкә тотынса да булдыра торган кеше булды ул. Җаваплы, туры сүзле, гадел. Шуңа күрә җитәкче урыннарда да эшләгән. Авылдашлар арасында абруй казанган.

Олы яшькә җиткәч тә тик торганы булмады диярлек. Йорт тирәсендә, бакчада туктаусыз ни белән дә булса мәшгуль иде. Гөлсания әбиебез белән менә дигән яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерделәр алар. Әбиебез дә хезмәт ветераны иде. Яшьтән үк терлекчелектә эшләп, заманында бөтен районга билгеле булган, Хемәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән савымчы иде ул.

Һәр Җиңү көнен исән-имин каршылауларына куаналар иде бабам белән әбием. Хәзер инде без, балалары һәм оныклары, аларны сагынып искә алабыз.

 

Айгөл Хәйруллина (Камалова)

Арча районы, Иске Кырлай авылы.

Галерея

Комментарийлар