«Киткән чакта...»
Татарстанның, Лаеш районы, Татар Янтык авылыннан, 1941 елда Шамсутдинов Фатыйх бабамны сугышка алалар.
1942 елда, хәбәрсез югалды дигән хәбәре килә. Ләкин әбием, «исәндер, кайтыр» - дип гомере буе өметен өзми көтә. Мәңге онытмабыз сине бабам, син безнең горурлыгыбыз! Йөрәкләрдә сакларбыз!!!
Киткән чакта.
"Исән булсам бер кайтырмын" - диеп.
Җырлап киткән бабам сугышка.
Аңа кадәр, зур өметләр белән
Хыялланган алар тормышта.
Киткән чакта, болын чәчәкләрен
Өзеп салган кесә төбенә.
Күңеле хисле булган, шуңадырмы
Утырмаган атлар йөгенә.
Соңгы тапкыр атлап туган җирдән,
Китүләрен бәлки сизгәндер...
Туган якның истәлеге итеп,
Чәчәкләрен шуңа өзгәндер.
Кайталмаган яулап җиңүләрне,
Бүләк итеп тыныч көннәрне.
Калган бабам, яу кырында ятып,
Кочкан кебек алсу гөлләрне.
Хыялланып көткән улын күрми,
Батырларча һәлак булган ул.
Синең нәсел ныклы намус белән,
Яшәделәр бабам, бәхил бул!
Онытырга һичтә мөмкин түгел,
Барысы да истә гомергә.
Башны иеп, рәхмәт әйтә белсәк,
Җиңелерәк булыр күңелгә.
Люция Бикмуллина,
Лаеш районы
Комментарийлар