БЕЗ ОНЫТМЫЙБЫЗ! АЛАР ХӘТЕРДӘ!
Сугыш беркемне дә аямады.
Әй, син, кырыс сугыш,
Өзелде бит синдә гомерләр.
Бөркет кебек ирләр башын салды,
Ачылмыйча калды бөреләр.
Аяз иде күкләр, кичләр айлы,
Йөрәкләрдән җыр-моң агылды.
Кара болыт булып килде хәбәр,
Тетрәндереп имин таңымны.
Сөйгәннәрен кочып саубуллашты,
Ир-егетләр яуга атлады.
Бер кайтырбыз, диеп китте алар,
Тик күбесе исән кайтмады...
(Римма Сәйфетдинова шигыреннән өзек)
Сугыш беркемне дә аямады. Яшь, карт, бала, хатын-кыз дип тормады. Актаныш районының Чиялек авылыннан безнең бабай Шәйгарданов Хафиз Шәйгардан улы да 1943 елны 50 яшендә сугышка китә. Чиялек авылыннан бер көнне өч 50 яшьлек ир-ат чыгып китә. 1945 елны бабай сугыштан яраланып, үпкәсенә салкын тидереп әйләнеп кайта. Ләкин аның белән бергә киткән ике дусты сугыш кырларында мәңгелеккә ятып кала.
Бабай сугыштан соң урман уртасында утырган, матур кечкенә Чиялек авылында гомер кичерә. Сугыштан бик күп орден-медальләр белән кайта. Әле сугыштан соң да аңа бик күп орденнар, медальләр бирәләр, ләкин ул аларны район узәгенә төшеп алмый, чөнки сәламәтлеге дә бик начар була. Авыр елларда медаль кайгысы булмый аларда, балаларны, колхозны аякка бастырырга кирәк була.
Сугышта катнашкан бик күп ир-атлар бернинди дә льготалардан файдалана алмыйча, сугыштан соң авыр тормышта ачлы-туклы яшәп, алган яраларыннан сызланып, яшьли китеп бардылар. Бик күпләр бүгенге рәхәт тормышларны, өстәл тулы сый-хөрмәтләрне күрә алмады.
1956 елны Хафиз бабай да алган яраларыннан терелә алмыйча якты дөньядан китеп бара. Бабабыз Чиялек авылы зиратында күмелгән. Без – оныклары, оныкчыклары аның каберенә барабыз, баш иябез, горурланып әткәй, әнкәй сөйләгән хатирәләрне киләсе буыныбыз белән бүлешәбез. (Фотода Шәйгардан бабайның улы, безнең әтиебез, тыл ветераны Вагыйз Хафиз улы Хафизов).
БЕЗ ОНЫТМЫЙБЫЗ!!! АЛАР ХӘТЕРДӘ!!!
Хисматуллина Х.В.,
Яр Чаллы
Комментарийлар