Логотип «Мәйдан» журналы

Без күрми калган бабайлар...

Без – бабайларсыз үскән буын.

Безнең 26 кешелек сыйныфта, мөгаен, 5-6 бала гына бабайлы булгандыр. Калганнар да нәкъ минем кебек бабайның кем булуын, нинди булуын чамалап кына белгәндер. Менә хәзер дә әле искә төшермәкче булам – бабай турында бик-бик аз мәгълүмат сакланган икән миндә.
Әтиемнең әтисе Гасыйм бабай (Нуриев Гасыйм) 1908 елда Тәкәнеш (хәзерге Кукмара) районы Кәркәвеч авылында дөньяга килгән. Сугыш башлану белән – 1941 елның июлендә, 33 яшендә сугышка алынган. Бу вакытта аның инде биш баласы (өч улы һәм ике кызы) булган. Төпчегенә – безнең әтигә нибары 2 яшь. 
Бабай, Татарстаннан сугышка алынучыларның күбесе кебектер, мөгаен, иң элек Суслонгерга (Марий Эл республикасындагы солдатларны сугышка әзерләүче хәрби лагерьга) килеп эләккән. Әбинең бабай һәм сугыш турындагы истәлекләре шул Суслонгер белән чикләнә дә иде, гадәттә – алар анда безнең авылдан берничә кеше булганнар, бик нык ачка интеккәннәр. Ачтан үлүчеләр дә күп булган. Авылдашыбыз Мирзагаян бабайның хатыны Зәкияттәй һәм тагын берничә хатын-кыз ризык күтәреп ирләре янына Суслонгерга кадәр барып җиткәннәр. Зәкияттәй белән белән Мирзагаян бабай, рәхмәт яугыры, авыл күчтәнәчләрен безнең Гасыйм бабай белән дә бүлешкәннәр. Ә бүлешмәүчеләр арасында туган тиешлерәк кешеләр дә булгандыр, күрәсең – хат белән әбигә бабайның мондый эчтәлектәге нәзер-васыяте кайтып ирешкән:«Минем туганым – Мирзагаян икән». Ул чакларда авыл кешеләре шулай бер-берсен үлемнән саклап калганнар. Алга китеп булса да әйтим, Мирзагаян бабай сугыштан исән-имин әйләнеп кайтып, үзебезнең авылда озын, матур гомер кичерде. 
Сугыш ветераннары үзләренең нинди фронтта булулары, ниләр кичерүләре турында үзләре үк сөйләп тә бирә ала иде бит. Ә менә безнең бабайның сугышчан юлы турында берән-сәрән документларлар, рәсми хат-хәбәрләр генә азмы-күпме сөйли. Ул 1944 елның 8нче ноябрендә Көнбатыш Белоруссия фронты, 31нче армиясе, 62нче укчылар дивизиясенең №0115 приказы нигезендә «Кызыл йолдыз» ордены белән бүләкләнгән. Һәм шуннан соң бер ел узгач, сугыш бетәр вакыт җиткәч –1945 елның 31 январендә һәлак булган. Аның Көнчыгыш Пруссиядә, Текстан авылында җирләнүе дә билгеле. 
Инде орденга килсәк... орден бирелү турында рәсми кәгазь булса да, хәрби бүләк, кызганыч, гаиләсенә кайтып җитә алмаган. Башта безнең әбидә – 5 бала белән ялгыз калган хатында орден кайгысы булмагандыр. Аннары, 1965 елда, балалар исәйгәч, орденны эзләтеп тә караганнар алар. Тик СССР Югары Советы Президиумының бүләкләр бүлегеннән әбигә шундый эчтәлектәге хат кына килеп ирешкән:
«На ваше письмо сообщаем, что согласно существующему положению орден «Красной Звезды» после смерти награжденного его семье на хранение, как память, не передается.» 
Ә ни өчен? Нигә истәлек өчен гаиләсенә бирелмәгән икән соң ул шулай да? Нигә аны 35 яшендә ирсез калып, ялгызы гомер кичергән хатынына бирергә ярамаган икән? Нигә ятимлек ачысы кичереп үскән балаларының шушы орденны тотып карарга хакы булмаган? Әллә кайту юлында, кайсыдыр-ниндидер бер инстанциядә югалган булган микән ул? Бүген, ул чактагы хәрби законнарны, тәртип-кагыйдәләрне белмәгән килеш бу хакта фикер йөртүе кыен, әлбәттә. Югыйсә, бик мөһим булган бит инде бу бүләк бабайның гаиләсе өчен! Шулай булмаса, без – оныклар да, бабабызның кәгазьдәге ордены белән горурланып үсәр идекмени? 
Ятимлек ачысы дигәннән... Әтинең, салып алгач, балачагын искә төшереп елый торган гадәте бар иде безнең. Эчкәч, кем еламый инде, диярсез. Әмма ул гел бер тарихны сөйли: урамда күрше урам малае белән шаярышып киткәннәр дә болар, шул малайның әтисе, араларына кереп, аны – 7-8 яшьлек баланы колагыннан тотып өскә күтәргән. «Әти сугыштан кайткан булса, ул бит алай эшли алмый иде, – дип искә алган саен елый иде әти. – Яклаучысыз, ятим булганга шулай кансыз кыланган бит инде ул».
Әти сөйләгән истәлекләрнең тагын берсе. Яшүсмер вакытында алар әби белән «ухалла арбасы» тартып урманга печәнгә менгәннәр. Печән төяп кайтып килгәндә яңгыр коя башлаган. «Хәзер андый яңгырны күргән дә юк – җирләрне актарып ява. Ухалла тәгәрмәченә балчык кереп тулды. Аптырагач, арбаны наратлык (посадка) эченә кертеп калдырдык та, үзебез саз ерып турыдан төшеп киттек, – дип сөйли әти. – Өйгә шыр су булып, туңып кайтып кердек. Әбиең сәкегә капланып ятты да шунда, сулкылдап-сулкылдап елый... Мин кызганам, башларыннан сыйпап юатасым килә. Тик кыенсынам...»
Ә без белгән, безне – тагын биш оныгын карап үстергән әби елак түгел иде инде. Ул нык иде, хәтта бераз кырысрак та иде. Дөнья аны еламаска өйрәткән булгандыр, күрәсең.
Бабай һәм сугыш белән бәйле тагын бер истәлек бар икән әле миндә. Безгә күрше авылдан – Өскебаштанмы, Аксыбыданмы – какча гәүдәле, сөйкемле генә бер абзый – бабайның сугышта бергә булган иптәше килеп йөри иде. Ул килеп керүгә әби чәй куя. Өлкәннәр (әти белән әни дә) табын янына җыелышалар. Бабай турында сөйләшеп утырганнардыр инде алар – безнең кечкенә вакыт бит, игътибар ителмәгән. Әниләр сөйләве буенча шуны гына хәтерлим – бабайга пуля тигәндә бу абзый аның янәшәсендә булган, бабай аның кулында җан биргән икән. 
Китәргә җыенып ишегалдына чыккач, миңа карап: «Син бабаңа охшагансың, – дигән иде ул, – ул да шундый иде: кыска буйлы, кара»... Балачактагы бик күп сүзләр онытылган, ә бу – үземнең бабайга охшаган булуым – истә! Кызганычка каршы, без бабайны күз алдына да китерә алмыйбыз бит – истәлеккә бер фотосы да калмаган аның. 
Бөек Ватан Сугышы бер буынны бәхетсез итте, дип сөйлиләр иде без кечкенә чакта. Әмма теләсә нинди сугыш бер генә түгел, өч буынга тәэсир итә дип саныйм мин үзем. Сугышны үз иңендә кичергәннәргә генә түгел, безнең кебек бабайның кем булуын, нинди булуын белми үскән оныкларга да. 

Ризидә Гасыймова

Фотосурәттә сугыш ветераннары һәм ирләре сугышта үлеп, ялгыз гомер кичергән әбиләр. 80нче еллар. Кукмара районы Кәркәвеч авылы.

Р.S.
Язманы тәмамладым да, инде интернетка куярга әзерләп бетергәч, иң мөһимен әйтми калдырганымны аңладым. 30 елдан артык журналист булып эшләсәм дә, һәм бик яратып, горурланып Гасыймова фамилиясен йөртсәм дә, минем әле Гасыйм бабам турында язганым булмаган икән бит. Кулга каләм алуым исә ничек килеп чыкты: берничә көн элек, 9нчы май бәйрәме алдыннан, әтинең бертуганы мәрхүмә Мөгалимә апаның оныгы Екатерина Хәсәнова бабай турында мәгълүмат сорап язды. «Мәгълүмат күп түгел инде, – дип җавап бирдем мин. – Кайда сугышуы, кайда күмелүе һәм «Кызыл йолдыз» ордены белән бүләкләнүе генә билгеле». Катя белән хәбәрләшү мине ничектер сискәндереп җибәрде – бездән соң киләчәк буын өчен истәлекләрне бергә туплап, тәртипкә салып калдырасым килде. 
Ә берничә көннән Катя үзе үк, хәрби сайтларда эзләнеп, миңа бик кызыклы документлар җибәрде. Беренчесе – Нуриев Гасыймның «Кызыл йолдыз» орденына тәкъдим ителүе турында рәсми кәгазь, урысча әйткәндә «Наградной лист». Анда дошманнарның контратакага күчүләре, ә Нуриев Гасыймның, 30лап дошманны юк итеп, атаканы өзүе һәм безнең гаскәрләргә алга барырга мөмкинлек тудыруы турында язылган. Һәм тагын бер безнең өчен кадерле документ – 123нче стрелковый полк кызылармиячеләрен «Кызыл йолдыз» ордены белән бүләкләү турында №0115нче санлы приказ. Исемлектәге җиде кеше арасында безнең бабай – Нуриев Гасыйм Нури улы да бар. 
Оныкларыңның бу уйланулары, эзләнүләре, истәлекләре синең рухыңа дога булып барып ирешсен иде...

Галерея

Комментарийлар