Логотип «Мәйдан» журналы

Аңа бары егерме яшь иде...

Бөек Ватан сугышы тарихында минем якташым Зәйнулла Мөстәкыймовның батырлыгы аерым урын алып тора.

Мөстәкыймов Зәйнулла Мөстәкыйм улы 1924 елда Башкортостанның Шаран районы Юмадыбаш авылында туып үсә. Милләте буенча – татар. Туган авылында башлангыч белемне алгач, колхозда эшли.

Унсигез яшендә Кызыл Армия сафларына алына. Язмыш аны Икенче  гвардияче армиягә караган 536 нчы артиллеристлар полкына алып килә. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен Зәйнулла Мөстәкыймов «Кызыл йолдыз», Ленин орденнары, «Батырлык өчен», «Сугышчан казанышлары өчен» медальләре белән бүләкләнә.

1944 елның августында Литваның Шяуляй шәһәре янында барган каты бәрелештә орудие командиры өлкән сержант Мөстәкыймов ун фашист танкын шартлата. Әлеге батырлыгы өчен ул Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә, ләкин исем бирелми. 1945 елның 28 нче февралендә Көнчыгыш Пруссиядә барган канкоешта орудие командиры Мөстәкыймов үзенең соңгы танкын шартлата һәм, саклыгын югалтып, пушкасы артыннан чыга, әле генә үзе яндырган танкка карый. Тик... Танкның пулеметчысы исән калган була, ул ут ача. Өлкән сержант Мөстәкыймовның йөрәген һәм комсомол билетын фашист пулясы тишеп үтә. Ә инде икенче фашист танкы аның үле гәүдәсен таптап-изеп уза. Сугышның соңгы айлары бара, дошман аеруча аяусыз...

Егетне (плащ-палаткага җыеп...) хәзерге Калининград өлкәсенең Зеленоград районы Переславское поселогында туганнар каберлегенә җирлиләр. Аңа бу вакытта бары тик егерме яшь була.

1945 елның 10 апрелендә чыккан Указ нигезендә халкымның батыр улына Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Исеме артиллеристлар полкында мәңгеләштерелә. Шулай ук балыкчылар судносы һәм туган авылындагы колхоз күп еллар аның исемен йөртәләр.

Зәйнулла Мөстәкыймов туган иленең чын патриоты була. Ул 1944 елны үзенең акчасына пушка сатып ала. Бу турыда фронт газеталары да яза. Үзе һәлак булгач, аның пушкасы Ерак Көнчыгышта Квантун армиясен тар-мар итүдә катнаша. Сугыштан соң бик күп еллар яшь солдатлар ул пушка янына басып, илебезгә тугры булу турында ант иттеләр. Бүгенге көндә әлеге пушка турында мәгълүмат юк. Эзләнүләр нәтиҗә бирмәде.

Зәйнулла Мөстәкыймовның якты истәлеген мәңгеләштереп, туган авылы Ямадыбаш мәктәбе аның исемен йөртә. Биредә аның бюсты да тора. Район үзәге булган Шаран авылында истәлек тактасы куелган.

Ps. 1986 елның җәендә Башкортостанның Шаран районы Сабан туена берничә кешедән торган делегация килеп төште. Алар безнең Зәйнулла Мөстәкыймовның сугышчан дуслары иде. Зәйнулла абыйның ничек һәлак булуы турында алар сөйләде...

 

Илдус Мөхәмәдиев,

Башкортостан, Октябрьский шәһәре,

«Яшә, Җир» эзтабарлар төркеме вәкиле.

Комментарийлар