Логотип «Мәйдан» журналы

17 яшьлек герой

Хәйруллин Миңнемөхәммәт Фәйзулла улы – минем әтиемнең бертуган абыйсы.

Ул 1925 елда Сарман районы Чукмарлы авылында туа. Сугыш башлангач, аның иң авыр вакытларында, 17 яшьлек үсмерләрне дә сугышка ала башлыйлар. Миңнемөхәммәт абыйга да повестка килеп төшә. Повестка килгәннең сәгате-минуты белән ул фронтка китә. Ул авылдан сугышка алынган яшьүсмерләрнең иң яше була. Авыл җирендә эш кораллары гына күргән үсмерләрне, әз генә сугыш коралларын тотарга өйрәтеп, ил өчен, фашист илбасарларын беренче рәтләрдә тоткарлап торыр өчен, ут эченә кертеп җибәрәләр. Абыебыз каты сугышлар барган Украина җирендә ятып кала. Сугыш бетеп, 20 еллап вакыт үткәч, әнисе адресына Украинаның Херсон өлкәсе Новокаи авылы эзтабарларыннан хат килеп төшә. Ул хатта аның шул авылдагы Туганнар каберлегендә күмелүе хәбәр ителгән була. Шулай итеп ул, 17 яше яңа гына тулган егет, 1942 елда һәлак була.


Сәмәрә Хәйруллина,

Сарман районы

Комментарийлар