Логотип «Мәйдан» журналы

ТАБЫЛГАН БИЛЕТ

Иртәгә Яңа ел диясе көнне, төш вакытларында, шугалакта дүрт-биш малайдан башка берәү дә юк иде. Алар, бер-берләрен куышып, боз өстендә шуып йөриләр.Фәрит, рәшәткә янында туктап, аларны берничә минут к...

Иртәгә Яңа ел диясе көнне, төш вакытларында, шугалакта дүрт-биш малайдан башка берәү дә юк иде. Алар, бер-берләрен куышып, боз өстендә шуып йөриләр.Mm0316_82
Фәрит, рәшәткә янында туктап, аларны берничә минут карап торды. Бозны күптән түгел генә себереп чыгарганнар һәм аңа су сипкәннәр булса кирәк. Ул, шоп-шома булып, кызыктырып, көзге шикелле ялтырап ята. Малайлар аның өстендә җиңел шуалар, һәм аларның тимераяклары кояш нурына чагылып-чагылып китә.
Ак бүрекле, сигез-тугыз яшьләрендәге малай башкаларга караганда начаррак шуа иде. Ул кулларын артык еш бутый, ара-тирә тип-тигез урында да сөртенеп китә һәм шугалак кырыендагы кар өеменә барып төртелә. Аңа караганда зуррак булган, өстенә кыска пиджак кигән малай, әллә аны өйрәтергә теләп, әллә инде мактанып, ак бүрекле малай тирәсендә, орчык шикелле, бөтерелеп йөри. Ул, алга таба бөгелеп, кулларын артка куеп та, туп-туры басып, йә утыргандай чүмәшеп, кулларын алга сузып та шуа, йә, ике кулын да җәеп, карлыгач ясый. Шулай бераз уйнаганнан соң ул, кинәт талпынып, бөтен малайларны ташлап, шугалакның икенче башына таба оча һәм, алар ярты юлны үткәнче, тирәли әйләнеп килеп, ак бүрекле малай тирәсендә яңадан уйнарга керешә.
Фәрит бу малайны күргәч үк яратмады:
«Мактанчык. Кыланган була. Әгәр теләсәм, синең кадәр генә шуаммыни мин!» – дип уйлап алды ул.
Ә Фәрит үзе шуарга бик тели иде болай. Шугалак янына ул, тимераякларын бәйләп, шуның өчен дип килгән иде. Ләкин аның ишеген ябып, бикләп куйганнар. Шугалакның шомалыгы гына түгел, бу сәгатьләрдә аңа керергә ярамау да Фәритне аеруча кызыктыра. Ах, әгәр, тимераякларны ялтыратып, шул боз өстеннән талпына-талпына кош шикелле очып китсәң иде. Малайлар да, шулай ук урамнан узып баручы кешеләр дә: «Бу нинди чая малай икән? Ай-ай, оста шуа да соң!» – дип, кызыгып, шаккатып карап калырлар иде. Юк шул, кереп булмый шул. Шугалак ишеге бикле. Ә болай гына керсәң – ярамый. Куып чыгарулары ихтимал.
Тукта, тегендә сынык рәшәткә бар түгелме соң? Ул рәшәткә арасыннан Фәрит үтә алырмы икән соң? Үтә алыр, Фәрит юан түгел бит. Һәм шул сынык рәшәткә арасыннан кысыла-кысыла шугалак эченә кереп киткәнен үзе дә сизми калды.
Менә Фәритнең ничек шуганын күрегез инде хәзер. Теге кыска пиджаклы малай шикелле генә шуармы икән ул! Юк, Фәрит инде алай гына шумый. Ишегалдында аның шикелле оста шуган берәү дә юк.
Берничә минуттан соң инде ул боз өстендә, малайлар арасында иде һәм, уңай вакыт туры китереп, кыска пиджаклы малайга сиздермичә генә, аның белән ярышып та карады. Әллә инде боз бик тайгак булып чыкты, әллә инде Фәритнең тимераягы уңайсыз бәйләнгән иде, нәрсә булса да булды. Фәрит кыска пиджаклы малайны куып җитә алмады. Хәер, Фәритнең аның белән ярышып торырга исәбе дә юк иде болай. Нигә кирәк соң ул! Йә мактанчык дип уйларлар. Ә Фәритнең бер дә мактанырга исәбе юк. Хәтта ул мактанган кешене яратмый да. Иң яхшысы, ак бүрекле малай белән бергә шуу.
Ул ак бүрекле малай белән бик тиз дуслашып китте. Алар, кулга кул тотынышып, икәү бергә бик озак шудылар. Шул инде, ак бүрекле малай уңайсызлады булса кирәк: алар икәү бергә тип-тигез урында да сөртенгәләп егылдылар, кар өемнәренә дә барып кадалдылар. Фәрит тә тирләде, ак бүрекле малай да тирләде. Фәрит пальто төймәләрен генә чишеп җибәрде, ә ак бүрекле малай пальто төймәләрен дә чиште, бияләен дә салып, кесәсенә тыгып куйды.
Аннары алар, икәү бергә, кар өемнәре өстенә кадап куелган аю, бүре, төлке сурәтләрен карап йөрделәр, аның астына язылган язуларны укыдылар. Ак бүрекле малай хәрефләрне көчкә-көчкә генә оештыра иде, ә Фәрит барысын да шатырдатып укып чыкты.
Әллә инде җил чыкты, алар туңа башладылар. Фәрит пальтосын төймәләде, ә ак бүрекле малай пальтосын да төймәләде, кесәсендәге бияләен дә алып киде.
– Әйдә киттек, – диде ул. – Кем узар?
Ә үзе, Фәритне көтмичә, кинәт талпынып, кулларын ашыгып бутый-бутый, шугалак эченә таба шуып та китте. Узышырга булгач, шулай итәләрмени аны! Узыша торган кеше белән сызыкка килеп басалар да, «Бер, ике,өч!» дип санап, кузгалып китәләр. Менә шунда инде син Фәритне узып кара. Ә болай нәрсә. Болай әллә кемне дә узарга була. Болай иткәндә, Фәрит хәтта дөньядагы иң яхшы шуучы малайга да җиткермәс... Мактанып әйтүе түгел, чынлап та җиткермәс...
Фәрит, тискәреләнеп, ак бүрекле малайның бу кыланышын яратмыйча, яңадан рәсемнәр арасына борылды: «Нәрсәгә аның белән узышып торырга. Үзе генә шусын!»
Ул рәсемнәр арасына барып керергә дә өлгермәде, аның күзенә җирдә аунап яткан бер кәгазь чалынды. Матур, бизәкле кәгазь иде ул. Аны җил алып килгән булса кирәк: җил исеп киткән саен күтәрелергә, очарга теләп, урыныннан кузгала, ләкин очып китә алмый, хәлсезләнеп, яңадан боз өстенә килеп төшә. Фәрит, кызыксынып, кәгазьне кулына алды... һәм шатлыгыннан чак кына кычкырып җибәрмәде: елка билеты бу, елка билеты! Пионер клубындагы чыршы бәйрәменә керү һәм бүләк алу өчен бирелгән билет!
Ул, үзе дә сизмәстән, бик тиз генә малайларга таба борылып карады. Тегеләре шугалакның аргы башында шуалар иде. Ак бүрекле малай да шунда. Берсен-берсе куышып кайнашкан балалар арасыннан аның бары бүреге генә күренеп-күренеп китә.
Фәрит билетны кулына тоткан килеш уйга калды: «Кемнеке икән бу? Кайсы төшерде икән моны? Ак бүрекле малайныкы түгелме икән? Ул кесәләрен актарган иде...»
Аннары ул бик ачык бер фикергә килде: «Тукта, аңа күрсәтергә кирәк. Бәлки, ул чыннан да аныкыдыр. Әйтмичә ярамый. Кеше әйбере бит ул». Һәм ул, билетны аңа күрсәтергә дип, малай артыннан шуып китте.
Ул шугалак уртасына да барып җитмәде, күңеленең икенче почмагыннан ниндидер бер явыз уй калкып чыкты. Башта ул, Фәритнең намуслылыгын капшап караган шикелле, кыюсыз гына кыймылдады, аннары, әкренләп, аның барлык яхшы ниятләрен җимерергә тотынды: «Нигә күрсәтәсең син аны? – диде ул пышылдап кына. – Бәлки, ул аныкы түгелдер. Бәлки, ул әнә тегеннән – урамнан очып кергәндер. Ә урамда халык шундый күп: аның кайсы төшергәнне каян беләсең... Аннары күрсәтеп кенә кара: нинди дә булса бер усал малай килеп чыгар да, минеке дип әйтеп, кулыңнан тартып алыр да китәр. Аныкы да булмас, шулай да тартып алып китәр...»
Фәрит шууын әкренәйтте һәм бияләе эчендәге билетны кесәсенә үк тыгып куйды. Ә теге явыз уй һаман үсә иде: «Син бит аны урлап алмадың, ә таптың... Тапкан нәрсә синеке инде ул... Әллә синең күчтәнәч аласың, кәнфит, прәннек ашыйсың килмиме...»
Ә безнең Фәрит прәннекне, аннан бигрәк, кәнфитне ярата. Менә шуңа күрә дә ул, билетны малайларга күрсәтү фикереннән кайтып, рәшәткәнең җимерек урынына таба борылды.
Башта ул билетның хуҗасын эзләмичә китүнең начар, әшәке һәм яман эш икәнен үзе дә төшенде. Әллә кире кайтып, хуҗасын эзлимме икән дип, берничә мәртәбә туктап, икеләнеп тә торды. Аннары яңадан китеп барды. Киткән саен шугалак ераклашты. Ә ул ераклашкан саен болай китүнең начарлыгы да кимегән шикелле тоелды.
Шулай да Фәрит өйгә гаепле кеше шикелле кайтып керде. Кесәсендәге билет аның күңелен борчый да һәм бераз шатландыра да иде. Ул аны кичкә кадәр кесәсеннән чыгарып, берничә мәртәбә бик җентекләп карады. Аңа төрле-төрле уенчыклар белән бизәлгән чыршы һәм Кыш бабай сурәте төшерелгән. Билетның эчке ягына, нәкъ уртасына ниндидер печать басканнар, а печать өстенә «Мидхәт Шакиров» дип язылган.
Фәрит бу исемне бозып, үзенең фамилиясен язып куярга да уйлаган иде, ләкин, йә билетны бозармын дип, ул уеннан кайтты.
Кич белән инде аның күңелендәге борчуы бетте, ә бары шатлык кына калды. Чөнки ул бу билетка күп күчтәнәч бирәчәкләрен дә белә иде. Аның әлеге шатлыкны кемгә булса да сөйлисе килде. Ул аны әнисенә сөйләде.
Әнисе, аның белән бергә, Яңа ел чыршысын бизи иде. Ул билетны алып караштыргалады да улына кайтарып бирде:
– Каян таптың?
– Шугалактан.
– Мескен, нинди дә булса бер бала югалткандыр инде аны. Хәзер елый торгандыр. Бәлки, анасы да орышадыр. Кыйбат тора бит ул. Син тапкан җирдә балалар бар идеме соң?
– Берәү дә юк иде, – диде Фәрит һәм үзе кып-кызыл булды. Ялганлады бит ул, ялганлады. Ә ул әнисенә бервакытта да ялганламаска сүз биргән иде.
– Булса, кемнеке икәнен сорарга кирәк иде, биргән булыр идең.
Фәритнең сеңлесе дә билетны бик кызыксынып карады.
– Абый, күчтәнәчнең яртысын миңа бирерсең. Яме? – диде ул, аның янында сыйпангалап.
Фәрит аңа каш астыннан гына карап алды:
– Бирермен. Бирмәгән кая!.. Ә үзең бирәсеңме соң?
– Булганда бирәм бит, – диде сеңлесе. – Оныттыңмыни, җәй көнне Чәчәк апа алып килгән әйберләрне икәү ашадык.
Фәритнең алачак күчтәнәчне икегә бүлергә бер дә исәбе юк иде:
– Ә күптән түгел генә җизни алып килде: бирдеңме соң?
Сеңлесе, аска карап, күлмәк төймәсен бөтерә-бөтерә өңгерәп кенә җавап бирде:
– Бирдем ич...
– Бирдең! Алырсың син сараннан.
– Бирмәдемме, йә? Бирмәдемме?..
– Аның ише, тырнак очы буе гына.
Сеңлесе инде еларга әзер иде. Ул, киреләнеп, ачуланып, такмакларга кереште:
– Ярар, ярар, бирмә!.. Кирәкми... Сорамыйм... Үзең генә аша!..
Әгәр әнисе килеп кушылмаса, бәлки ул кычкырып елап та җибәргән булыр иде.
– Алмаган күчтәнәч өчен кычкырышып утырмагыз әле, – диде ул. – Менә бүген әтиегез икегезгә дә билет алып кайтыр.
– Чыннан да, бераздан соң әтиләре кайтып керде. Ул аларның икесенә дә шундый ук бизәкле, шундый ук чыршы һәм Кыш бабай сурәте төшерелгән билет алып кайтты. Аерма бары тик шунда гына: Фәрит тапкан билет белән клубка беренче гыйнварда, ә әтисе биргән билет белән икенче гыйнварда барырга кирәк иде.
II.
Фәрит Яңа ел көнне, бик яхшылап юынып, яңа киемнәрен киеп, кызыл галстугын бәйләп, Пионер клубына китте.
Урамда халык күп иде. Барысы да бәйрәмчә киенгән. Көлгән, җырлаган тавышлар ишетелә. Зур кешеләрнең кайберләре балаларын, йә җитәкләп, йә чанага утыртып, чыршы бәйрәменә алып баралар. Ә безнең Фәрит зур инде, үзе генә бара. Ул, әгәр тели икән, Казанның бер башыннан икенче башына кадәр йөреп чыга ала. Йөреп чыга һәм адашмыйча әйләнеп кайта.
Ирек мәйданына, бик матур итеп бизәкләп, чыршы урнаштырганнар. Аның тирәсендә балалар, шау-гөр килеп, чабышып йөриләр. Фәрит алар янында туктап тормады. Аның вакыты юк. Ул чыршы бәйрәменә бара. Хәер, ул инде бу чыршыны кичә үк күргән һәм аның тирәсендә туйганчы уйнаган иде.
Аның күңеле шат. Нигә шат булмасын, бүген дә бәйрәмгә бара, иртәгә дә барачак. Аның ике билеты бар. Берсе – түш кесәсендә, икенчесе – өйдә, китап эчендә. Югалмасын өчен, икенчесен өйдә калдырды. Менә монысын да әле ул бераз барган саен капшап карый. Бер дә югалтасы килми аның.
Клуб ишеге төбендә балалар күп түгел иде. Аларның килгән берсе, билетларын күрсәтеп, эчкә кереп китәләр. Алгы бүлмәдә бары зурлар гына калалар. Ишек төбендә бер абый басып тора. Ул һәр баланың билетын, кулына алып, ачып карый, аннары билетның бер читен ерта һәм баланы клуб эченә кертеп җибәрә.
Клуб эченнән хор белән җырлаган тавыш ишетелә. Анда балалар, бөтен клуб эчен яңгыратып, кычкырып-кычкырып «Чыршы» җырын җырлыйлар.
Ай, бу җырны инде, белмим, Фәрит кебек оста җырлаучы бармы икән! Аның тавышы көмеш шикелле саф, матур яңгырый.
Узган елны аңа, шундый оста җырлаган өчен, уенчык самолет бирделәр. Самолеты хәзер дә бар. Шкаф башында ята. Тик аның бер канаты гына сынган. Шул инде: сеңлесе, Мәдинә, нәрсә тотса, шуны вата.
Менә күрерсез, Фәрит быел да, җырлап, бүләк алыр. Аның бүләге, узган елгыга караганда, яхшырак булыр. Ул «Чыршы» җырын шундый итеп җырлар, клубтагы бөтен кешенең исе китәр.
Фәрит кулындагы билетын ишек төбендәге абыйга сузды. Абый аның билетын ачып карады һәм сорады:
– Исем-фамилияң ничек?
Ул берәүнең дә исем-фамилиясен сорамый иде, бары тик Фәритнекен генә сорады. Фәрит башта аптырап калды, аннары шунда ук сизеп алды һәм, бертөрле дә шик калдырмаслык итеп, яңгыравык тавыш белән әйтте:
– Мидхәт Шакиров.
Фәрит шундый ышандырырлык итеп әйтте, ләкин абый ышанмады. Ул, бер читтә утырган зур кешеләргә таба карап, кемгәдер ишарә ясады, Фәрит тә шул якка таба борылып карады. Карады һәм коелды да төште. Аннан, балаларын елкага алып килгән кешеләр арасыннан торып, Фәритләр классы укытучысы Сәлим абый Шакиров ишеккә таба туп-туры килә, ул шунда ук барысын да аңлады һәм кып-кызыл булды. Фәрит шундый оялды, шундый оялды, җир тишегенә кереп китәрлек булды. Тик, бәхетсезлеккә каршы, монда, клуб ишеге төбендә, җир тишеге генә юк иде.
Сәлим абый ишек төбенә килде. Керүчеләрне тикшереп торучы абый аңа кулындагы билетын күрсәтте:
– Менә бу сезнең улыгызныкы түгелме? Ләкин бу бала үзен Мидхәт Шакиров дип атый.
Укытучы абый аңа бертөрле дә җавап бирмәде. Бераз уйланып торды, аннары әйтте:
– Миңа бу бала белән сөйләшергә рөхсәт итегезче.
Һәм Фәритне ияртеп, урамга алып чыгып китте.
Менә алар урамда, клуб буенда басып торалар. Укытучы абый аны ачуланмый да, кычкырмый да, хәтта орышып та карамый, шулай да Фәритнең бөтен тәне калтырый. Укытучы абый аңа, һәрвакыттагыча, тыныч тавышы белән:
– Мине күргәч, исәнләшергә кирәк иде, нигә исәнләшмисең? – ди. – Аннары беркайчан да ялганнарга ярамый. Ялганлау – бик начар нәрсә ул...
Әйе, Фәрит инде ялганлауның начар икәнен үзе дә бик яхшы белә. Шулай да ул укытучы абыйга күтәрелеп карый да, хәтта телен дә кузгата алмый. Ул җирдә аунап яткан калай кисәгенә күзен текәгән дә катып калган.
– Ярый, – ди аңа укытучы абый, – әгәр инде билетны тапкансың икән, сиңа булсын. Бар, кер, уйна, күчтәнәчләрен дә ал. Әгәр башка бала тапкан булса, мин аңа ун сум акча биреп, билетымны сорамакчы булган идем.
Фәрит, бу сүзләрне ишеткәч тә, урыныннан кузгала алмады. Ул хәзер бары бер генә нәрсә тели: ничек тә булса, моннан китәргә, китәргә... һәм оялудан, әрнүдән кычкырып еларга. Укытучы аңа билетны сузды, Фәрит аны алмады. Хәер, алырга теләсә дә, барыбер аны кулында тота алмас иде. Аның кыл кыймылдатырлык та хәле калмады.
Каяндыр шунда, чүп өстенә чүмәләдәй, теге кичәге ак бүрекле малай килеп чыкты. Килеп чыкты һәм туп-туры болар янына йөгереп килде.
– Әти! – диде ул, кычкырып җибәреп. – Таптыңмыни?! Кичә мин менә шушы малай белән бергә шугалакта шуган идем...
Әле ярый, ак бүрекле малайга рәхмәт. Әгәр ул болай дисә, нишләр идең:
– Кичә ул минем билетымны кесәдән төшкәнен дә күргәндер әле. Шулай да әйтмәгән. Менә бит ул нинди начар малай! Карак шикелле алган да качкан...
Нишләр идең, шулай дисә. Хәер, барыбер инде.
Фәрит билетны алмады. Акчаны да алмады. Китте, ләкин шулай да еламады. Елау – оят иде.
Өйгә кич белән генә, бик арып, талып, ачыгып кайтып керде. Өйдә әнисе белән Мәдинә генә иде. Сеңлесе, тәрәзәдән карап, аның күчтәнәч алып кайтканын көтеп тора икән. Фәритнең килеп керүе булды, ул аның янына атылып килеп тә җитте:
– Күчтәнәчләрең кайда?
Фәрит аны, ачуланып, терсәге белән генә төртеп җибәрде:
– Китсәнә, ачуымны китермә әле!
Әнисе улына гаҗәпләнеп карады.
– Ни булды сиңа? – диде ул. – Әллә билетыңны югалттыңмы? Бөтенләй төсен качкан.
Ай, әгәр ул билетын югалткан булса, нинди яхшы булган булыр иде! Бу хурлыкларны күрмәс иде. Югалтмады шул ул аны, югалтмады...
Әнисе нәрсә булганын никадәр сорашса да, Фәрит аңа бер сүз дә әйтмәде. Ул кич буе, бик күңелсезләнеп, борчылып, бернәрсәгә дә кушылмыйча, сеңлесе белән дә уйнамыйча, хәтта елка янына да бармыйча, атасының язу өстәле янында тын гына утырды. Аның алдында маркалар коллекциясе ята иде. Ләкин ул маркаларны карамады.
Ашаганда да бик аз гына ашады. Тамагыннан үтмәде. Йокларга да ул, гадәттәгегә караганда, иртәрәк ятты. Ятты, ләкин күзләренә йокы кермәде. Аның күз алдыннан теге табылган билет һәм аның белән бәйләнгән вакыйгалар китми иде. Ул хәзер чын-чынлап үкенә иде инде: кичә ул билетны тапкач та, ак бүрекле малайга күрсәтмәвенә дә, өйгә кайткач, әнисенә ялганлавына да, шулай ук бүген клуб ишеге төбендә ялганлавына да үкенә иде.
Мәдинә йоклап киткәч, анасы аның караваты янына килеп утырды һәм, улын кочып алып, пышылдап кына сорады:
– Ни булды сиңа, бәгърем, ник әйтмисең?.. Әллә авырыйсыңмы?..
Шунда инде Фәрит түзмәде, мендәргә капланып, акрын гына елап җибәрде... һәм әнисенә барысын да сөйләп бирде.
Әнисе ачуланмады, чөнки Фәрит бу юлы чын дөресен сөйли иде.
– Ялганларга ярамый шул, улым, – диде ул, аның башыннан сыйпый-сыйпый. – Аннары, әйткән сүздә дә торалар аны. Син бит миңа ялганламаска сүз биргән идең. Биргән идең бит?..
Фәрит бер сүз дә әйтмәде, бары башын гына селкеде. Әнисе сөйләвен дәвам итте:
– Ә кеше әйберен тапкач, һәрвакытта да кайтарып бирергә кирәк. Кешенеке бит ул, синеке түгел. Әгәр син үзең югалтсаң, сиңа читен булыр идеме, юкмы?.. Читен булыр иде бит...
– Син инде, әни, моны әтигә әйтмә, – диде улы. – Башка бервакытта да мин болай булмам. Ялганламам... Әгәр кеше әйберен тапсам, шунда ук бирермен... Кешесе булмаса, «Кемнеке бу?» дип сорармын...
Анасы, улының яшьле күзләренә карап, бераз уйланып торды:
– Юк, – диде ул, моны атаңа әйтик. Ул барысын да белергә тиеш. Шуның өчен әти ул. Икенче болай эшләми, дип тә әйтербез... Ярыймы? Эшләмәссең бит?
– Юк, әни җаным, бервакытта да эшләмәм, – диде Фәрит, ачынып, һәм анасының күкрәгенә сыенды. – Ә менә укытучы абыйга нәрсә дип әйтермен икән мин?
– Аннан гафу үтен.
Бераздан соң анасы, аны иркәләп, өстендәге юрганын яхшылабрак япты һәм:
– Йокла, тыныч кына йокла, улым, – дип китеп барды.
Чыннан да, анасына дөресен сөйләп биргәннән соң, Фәритнең күңеле җиңеләеп, тынычланып, рәхәтләнеп китте.
Анасы аның янына икенче мәртәбә килгәндә, ул инде, тирән-тирән сулап, тыныч кына йоклый иде.
Бу әсәрне балаларыгызга иллюстрацияләр белән журналның март (№3, 2016) саныннан укый аласыз.

Комментарийлар