Кушылып елмаегыз!
Хөрмәтле әти-әниләр! Сез дә үзегезнең нәниләрегез тормышындагы кызыклы мизгелләрне фотога төшереп, аларның тәүге иҗат җимешләрен (рәсем, шигырь, әкият һ.б.) туплап, безнең редакциягә юллый аласы...
Хөрмәтле әти-әниләр! Сез дә үзегезнең нәниләрегез тормышындагы кызыклы мизгелләрне фотога төшереп, аларның тәүге иҗат җимешләрен (рәсем, шигырь, әкият һ.б.) туплап, безнең редакциягә юллый аласыз.
Алия:
Өйдә иң зур булышчы мин,
Миннән башка эш бармый,
Кызып су ташый башласам,
Бер савыт та буш калмый.
Алсу:
Бакча эшләреннән бераз
Бушап торган арада,
Карга санап алыйм әле,
Узмасын көн заяга.
Дамир:
Арысланнан һич калышмыйм,
Куркытам, ырлап куям.
Бүлмә буйлап үрмәлимен,
Аңардан кимен куймам.
Реналь:
Күмәче бигрәк тәмле,
Сагалап торыйм әле.
Әни күрмәгәндә генә,
Бер тешләп куйыйм әле.
Тимур:
Академик булам әле -
Тырышып мәсьәлә чишәм.
Җитдиләнеп эш күрсәтәм,
Үрнәк алыгыз миннән!
Ралина:
Бәрәнемә атландым да
Чаптым тизрәк авылга.
Канатлары бар диярсең,
Очып кына барыла.
Комментарийлар