Әкәм-төкәмле дөнья
Курыкма, әкәм-төкәм Әкәм-төкәм, әкәм-төкәм,Мин бит сине күптән көтәм.Миңа таба шуышасың,Килә сиңа булышасым. Этәм-төртәм, этәм, төртәм.Ник курыктың, әкәм-төкәм? Кырмы...
Курыкма, әкәм-төкәм
Әкәм-төкәм, әкәм-төкәм,
Мин бит сине күптән көтәм.
Миңа таба шуышасың,
Килә сиңа булышасым.
Этәм-төртәм, этәм, төртәм.
Ник курыктың, әкәм-төкәм?
Кырмыска
– Кая киттең, кырмыска?
– Гөмбә җыям тырыска.
– Нишлисең гөмбә белән?
– Дус-ишләремә бирәм.
– Дус-ишләрең нишлиләр?
– Балчыктан өй төзиләр.
Кунак булып килегез! –
Бик зур булыр өебез.
Озынборын
Озынборын, озын борын,
Җиләк кебек кызыл борын,
Тешләп алдың уң кулымнан,
Җиләгем бит сул кулымда.
Озынборын, кызыл борын,
Син кулыма сузма бор(ы)ның.
Кирәк икән – бирәм җиләк,
Бездә җиләк – чиләк-чиләк!
Күбәләк
Күбәләгем-күбәләк,
Өстеңдә – матур күлмәк.
Күлмәгеңнең төсе ак,
Башыңда – нәни калфак.
Әйтмәсәң дә мин беләм –
Болында бүген бәйрәм:
Сары чәчәкләр аткан,
Ояга кошлар кайткан.
Суалчан
Суалчан, суалчан,
Яңгыр яугач, чыгасың.
Яңгырны яратасың,
Рәхәтләнеп ятасың.
Мин дә яңгыр яратам,
Тик өйдә генә ятам.
Чыланма, чыкма, диләр,
Беркем юк анда, диләр.
Сиңа рәхәт, суалчан.
Орышмыйлар чылансаң.
Чикерткә
Чикерт-чикерт-чикерткә,
Сикер, сикер, чикерткә!
Куып тотам барыбер,
Узып китәм барыбер.
Чикерт-чикерт-чикерткә,
Сикермәче, чикерткә.
Сикердең дә юк булдың,
Син миннән дә шук булдың!
Әкәм-төкәм, әкәм-төкәм,
Мин бит сине күптән көтәм.
Миңа таба шуышасың,
Килә сиңа булышасым.
Этәм-төртәм, этәм, төртәм.
Ник курыктың, әкәм-төкәм?
Кырмыска
– Кая киттең, кырмыска?
– Гөмбә җыям тырыска.
– Нишлисең гөмбә белән?
– Дус-ишләремә бирәм.
– Дус-ишләрең нишлиләр?
– Балчыктан өй төзиләр.
Кунак булып килегез! –
Бик зур булыр өебез.
Озынборын
Озынборын, озын борын,
Җиләк кебек кызыл борын,
Тешләп алдың уң кулымнан,
Җиләгем бит сул кулымда.
Озынборын, кызыл борын,
Син кулыма сузма бор(ы)ның.
Кирәк икән – бирәм җиләк,
Бездә җиләк – чиләк-чиләк!
Күбәләк
Күбәләгем-күбәләк,
Өстеңдә – матур күлмәк.
Күлмәгеңнең төсе ак,
Башыңда – нәни калфак.
Әйтмәсәң дә мин беләм –
Болында бүген бәйрәм:
Сары чәчәкләр аткан,
Ояга кошлар кайткан.
Суалчан
Суалчан, суалчан,
Яңгыр яугач, чыгасың.
Яңгырны яратасың,
Рәхәтләнеп ятасың.
Мин дә яңгыр яратам,
Тик өйдә генә ятам.
Чыланма, чыкма, диләр,
Беркем юк анда, диләр.
Сиңа рәхәт, суалчан.
Орышмыйлар чылансаң.
Чикерткә
Чикерт-чикерт-чикерткә,
Сикер, сикер, чикерткә!
Куып тотам барыбер,
Узып китәм барыбер.
Чикерт-чикерт-чикерткә,
Сикермәче, чикерткә.
Сикердең дә юк булдың,
Син миннән дә шук булдың!
Флера МӘРДАНОВА
Индира Вәлиева сурәте
Тулысынча «Мәйдан» журналының № 7 саныннан укый аласыз (2022 ел)
Комментарийлар