Логотип «Мәйдан» журналы

Чишмә суы шаяра

Беркөнне әнисе Алсуга:– Кызым, чишмәдән су алып кайт әле, чәй кайнатырмын. Мин кабартма пешерә торам, тәмләп чәй эчәрбез, – дигән.– Ярар, әнием, минем кабартма белән сөтле чәй эчәсем бик килә, – дигән...

Беркөнне әнисе Алсуга:
– Кызым, чишмәдән су алып кайт әле, чәй кайнатырмын. Мин кабартма пешерә торам, тәмләп чәй эчәрбез, – дигән.
– Ярар, әнием, минем кабартма белән сөтле чәй эчәсем бик килә, – дигән Алсу һәм, бизәкле көянтәсенә чәчәкле чиләкләрен элеп чишмәгә киткән.
Чишмә суы челтер-челтер килеп ага икән.
Алсу, Алсу, суга бара,
Көянтәсе бизәкле.
Кошлар гына никтер кунмый,
Сайрап өзми үзәкне, – дигән ул.
– Бигрәк матур челтерисең, әйдә әле чиләкләремә кереп челтерә, – дигән Алсу һәм чиләген тутырып су алган. Тик су чиләккә кергәч, челтерәмәгән. Чиләк эченә салып куйсыннар да, ничек челтерәсен инде ул?
Әмма су үзенең челтерәмәвенә бер дә аптырап тормаган. Ул бик кызыксынучан икән, чиләктән башын тыгып тирә-ягына карамакчы булып чайкала башлаган. Юлда аларга каз-үрдәкләр, сарык бәрәннәре очраган. Ә чишмә суы аларның һәркайсына:
– Исәнмесез! Исәнмесез! Мин чишмә суы булам! – дип эндәшә һәм эндәшкән саен чайкалып чиләктән җиргә түгелә икән. Алсу кайтып җиткәндә суы чиләк төбендә генә калган.
– Чиләкләрем туп-тулы иде, кая китте икән суы? – дип аптыраган Алсу.
Әнисе:
– Әй, кызым эшкә ярый башлады, – дип сөенгән. – Хәзер син алып кайткан судан чәй кайнатам, – дигән.
– Чәй кайнап чыкканчы тагын су алып кайтам әле. Бу юлы суны беркая да качырмам, – дигән Алсу һәм чишмәгә киткән.
Бу юлы ул чишмә суын шулхәтле сагалаган, хәтта юлында очраган түмгәкне дә күрмәгән һәм абынып егылган. Алсу – бер якка, чиләкләре – икенче якка, көянтәсе өченче якка тәгәрәгән. Тәгәри торгач, алар бер-бер артлы чишмә буена ук килеп төшкәннәр.
mm1117_85
Ә чишмәдән аккан ерганакта бака-бакылдыклар утыра икән. Алсуны күргәч, көләргә тотынганнар.
Бак-бак-бак! Бака-бак-бак!
Йөрмә чабып, йөр сак,
Атлап йөр син чак-чак,
Атламасаң чак-чак,
Абынырсың кат-кат! –
дигән алар.
Алсу үпкәләп тормаган, тагын бака көлкесенә калганчы, дип, чиләкләренә су тутырып алган да, чак-чак кына, сак-сак кына атлап өенә кайтып киткән. Чишмә суы бу юлы чайпалмаган да, түгелмәгән дә.
Әнисе:
– Кызым зур үсте, – дип сөенеп туя алмаган. Аны тәмле коймак, сөтле чәй белән сыйлаган.
 
Ольга НӘҖМЕТДИНОВА рәсемнәре.

Комментарийлар