Китапханә – аралашу үзәге ул
Бүгенге заман китапханәсе һәм бүгенге китап укучы турында сөйләшүне дәвам итәбез. Әңгәмәдәшебез – Кукмара районы Әсән-Елга авылы модельле китапханә мөдире Әлфинә НӘФЫЙКОВА.
– Әлфинә ханым, бүгенге укучы нинди китапларга өстенлек бирә?
– Бүгенге өлкән буын укучысы чәчмә әсәрләргә өстенлек бирә. Нәбирә Гыйматдинова, Зифа Кадыйрова, Гөлсинә Галимуллина, Галия Сафиуллина, Гүзәл Галләмованың китапларын чират торып укыйлар, чөнки алар тормышчан, матур эчтәлекле, халыкчан телдә язылган. Шулай ук классик язучылар Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов, танылган язучыларыбыз Факил Сафин, Тәлгать Галиуллин, Мәдинә Маликоваларның китаплары да киштәдә тузан җыеп ятмый.
Урта буын һәм яшьләр чит ил әдәбиятына һәм психология буенча китапларга өстенлек бирә.
– Укучы сорап килгән, ләкин булмаган китаплар күпме?
– Күп дип әйтмәс идем. Модельле китапханә итеп үзгәртелгәч, китап фонды 30 процентка яңартылды. Бер миллион ике йөз мең сумга 3100 данә китап кайтты. Тирә-күрше авыллардан, Кукмара шәһәреннән дә китап укучыларыбыз бар. Медицина, психология, белешмә әдәбият буенча яңа басмаларыбыз күп.
– Ун, егерме ел элеккеге һәм бүгенге укучы – нинди алар?
– Аерма зур, билгеле. Элеккерәк елларда барлык мәгълүматны китаплардан, вакытлы матбугаттан эзли идек. Мәктәп укучыларына дәрескә инша язу өчен никадәр китап актарырга, эзләнергә кирәк иде. Ә яшәешебезгә интернет үтеп кергәч, андый сорау белән мөрәҗәгать итүче дә калмады диярлек. Шуның тәэсирендә балаларның уйлау-фикерләү сәләте, тел байлыгы кимеде, дип уйлыйм.
– Укучыны китап укуга ничек җәлеп итәсез?
– Китапханәнең инстаграм битендә яңа кайткан китапларга даими күзәтү ясап барабыз. Балалар өчен китаплар турында буктрейлерлар эшлибез, китап тәкъдир итү кичәләре үткәрәбез.
Китапханәдә укучыларның китапка, мәгълүматка булган ихтыяҗын канәгатьләндерү максатында берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч чаралар үткәрелә.
Мәктәп укучыларында китапка мәхәббәт тәрбияләү, белемнәрен тирәнәйтү ниятеннән чыгып мәгълүмати дәресләр, төрле әдәби кичәләр, уен-бәйгеләр оештырабыз.
Яшүсмерләр, яшьләр белән эш алып бару – китапханә хезмәткәрләре өчен бүгенге көндә актуаль һәм үзенчәлекле бурычларның берсе булып тора. Шулай ук китапханәдә төрле викториналар, квест-уеннар, түгәрәк өстәлләр оештырыла. Яшьләр бу чараларда бик теләп катнаша. Хезмәтебезнең тагын бер юнәлеше булып өлкән буын укучылар, хезмәт ветераннары, инвалидлар белән эш тора. Тормышка гашыйк өлкәннәребез актив тормыш позициясе белән яшиләр, китапханәдә үткәрелгән чараларда бик теләп катнашалар. Кайбер чараларны өлкәннәр һәм балалар белән берлектә үткәрәбез. «Халкыбызның күңел байлыгы» фольклор кичәсе, «Туган телне өйрәтү кем кулында?» дигән түгәрәк өстәл балалар өчен тәрбия чарасы да булды дип әйтәсем килә. Мондый чараларга районның «Ак калфак» оешмасы вәкилләрен дә чакырабыз.
– Заманча китапханә нинди ул? Аның эш алымнары үзгәме?
– «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 2019 елда модельле китапханәгә әйләндек. Китапханәбез сокланып туймаслык матур. Ул бөтенләй яңача җиһазландырылган, компьютерлар белән тәэмин ителгән, интернет челтәренә тоташтырылган, рәхәтләнеп ял итү, фикерләшү мөмкинлеге тудырылган.
Заманча китапханә – бүгенге көн таләпләренә туры килә торган мәдәни, милли, мәгълүмати һәм аралашу үзәге ул. Китапханә аерым зоналарга бүленгән. Яшүсмерләр компьютер зонасында шөгыльләнсә, өлкәннәр телевизор карап, газета-журнал белән таныша ала. Китапханәбездә балалар өчен ике кызыксындыру клубы бар. «Күңелле инглиз теле» дигән клуб 5–7 яшьлек балалар өчен оештырылды һәм бик нәтиҗәле эшләп килә. 10–13 яшьлек балалар өчен оештырылган «Яшь каләм» клубы «Көмеш кыңгырау» республика балалар газетасы белән хезмәттәшлек итә.
Әйткәнемчә, китапханә, беренче чиратта, аралашу үзәге ул. Халыкны нинди шөгыль белән булса да кызыксындырып китапханәгә тарту – безнең төп бурычыбыз. Хәзерге заман шартларында китапханә һәрвакыт камилләшеп торырга тиеш. Үсеш юнәлешләренең берсе – инновацион эшчәнлек. Без төрле проектларда, конкурсларда катнашабыз. Махсус оештырылган курсларда белемнәребезне күтәрәбез.
– Сезнең китапханәдә 2021 елда иң күп укылган китапларны барлап китик әле.
– Нәбирә Гыйматдинованың «Үлмәс», Гүзәл Галләмованың «Ялгыз көймә», «Ызандашлар», Мәдинә Маликованың «Сандугачның күз яше», Галия Сафиуллинаның «Мәхәббәт корбаннары», «Заһидә», Айгиз Баймөхәммәтовның «Калдырма, әнкәй», «Әкиятсез балачак», Зифа Кадыйрованың «Яраларың белән яратырмын», Равилә Шәйдуллинаның «Карт шомырт хатирәсе» китаплары күп укылды.
– Нинди китаплар кирәк? Китап кадерен арттыру өчен хөкүмәттән нинди гамәлләр булырга тиеш дип саныйсыз?
– Китаплар белән тәэмин ителештән зарланып булмый. Район бюджетыннан да ярдәм итәләр. Тик китапларның күбесе русча. Ә бездә халыкның 98 проценты татарлар бит. Татарча, халык яратып укый торган авторларның китаплары күбрәк кайтсын иде. Китап нәшриятларында шул турыда онытмасыннар иде.
– Балаларда китап уку культурасын ничек булдырырга?
– Авыр сорау. Балалар, чиста татар авылында яшәсәләр дә, рус телендә аралашуны кулайрак күрәләр. Үзләре яраткан чит ил авторларының китапларын рус телендә укыйлар. Татар китапларына сорау кимеде. Бу проблема бездә генә түгелдер, дип уйлыйм.
– Китапханәгә килеп электрон китаплар уку, тыңлау мөмкинлеге бармы? Андый сорау белән килүчеләр күпме?
– Әйе, бар. Күбесенчә студентлар мөрәҗәгать итә.
– Язучылар белән очрашулар еш буламы?
– Язучылар белән очрашуларны китап укучыларны китапханәгә тартуның иң үтемле юлы дип саныйм. Китапханә ачылганда «Көмеш кыңгырау» газетасы, «Ялкын» журналы журналистлары бездә кунакта булдылар. «Ватаным Татарстан» газетасы журналистлары белән дә очрашу оештырдык. Якташ язучыбыз, әдәбият галиме Фоат абый Галимуллинның 80 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби чара үткәрдек. Мондый очрашуларга балалар да, өлкәннәр дә теләп йөриләр.
– Әлфинә ханым, ә ни өчен нәкъ менә китапханәче һөнәрен сайладыгыз?
– Мин кечкенәдән китаплар укырга бик яраттым. Авылыбыз китапханәсендә олырак яшьтәге бер абый эшли иде. Китапханәне ачмаган көннәре дә булгалады. Кышкы салкын кичләрдә, китапханә ачылганны көтеп, ишек төбендә туңып басып торганнар истә. Китапханә ачык булса, сөенә-сөенә сумка тутырып китап ала идем. Ләкин әниләр кушуы буенча мин хисапчы һөнәрен сайладым, аннары балалар бакчасында да эшләргә туры килде. Тик китап укырга яратуым һич кенә дә кимемәде. Һәм миңа бәхет елмайды дип саныйм: китапханәгә эшкә чакырдылар! Менә 27 ел инде мин – китапханәче һәм үз эшемне яратып башкарам.
Әңгәмәдәш – Лилия ФӘТТАХОВА
«Мәйдан» № 3, 2022 ел
Комментарийлар