Киләчәккә карап, учакларны барлап...
Тукай районында урнашкан Биклән авылы – элек-электән тирә-юньдә үзенең булдыклы, тырыш, белемле халкы, тирән тарихы белән билгеле авыл. Биклән урта мәктәбендә чит авыллардан, хәтта Түбән Кама районнар...
Тукай районында урнашкан Биклән авылы – элек-электән тирә-юньдә үзенең булдыклы, тырыш, белемле халкы, тирән тарихы белән билгеле авыл.
Биклән урта мәктәбендә чит авыллардан, хәтта Түбән Кама районнарыннан да килеп укыганнар. Көчле укытучылары белән дан тоткан мәктәпне тәмамлаучылар арасында исемнәре телдән төшми торган абруйлы исемнәр бар. Данлыклы Хәлфиннәр нәсел-ыруыннан башлап, Йолдыз Курмашев, ялкынлы революционер Миңнегәрәй Әхмәтшин, язучы Рәшит Юнысов, шагыйрь-табиб Марс Хафизов, профессор Альмира Фәйзуллина-Бикиева кебек бик күп танылган шәхесләр күтәрә әлеге авылның данын.
«Хәтфә» фольклор ансамбле артистлары
«Огонек» мәдәният сараенда Р. Беляев белән. 1995 ел
«Зәңгәр шәл» спектакле. Биклән авылы халык театры. 2000 ел
«Аулак өй» тапшыруына баргач. Казан шәһәре. 2014 ел
Авыл элек-электән мәдәниятле булган. Элеккеге иске клубта иң беренчеләрдән булып Фәрхенур апа эшләгән. 1977 елга кадәр Корбиев Мәхмүт, аннары Алмин Фатыйх, Насыйбуллин Зөфәр, Ибраһимов Салих, Сарманаева Гүзәл, Вәлиәхмәтов Марсель, Мөбарәкшина Альмира, Сөләйманов Наил һ.б. клуб мөдире вазыйфасын башкарганнар. Ә 1977-2013 елларда мәдәният йортын Гәрәева Розалия Шәяхмәт кызы җитәкли. Ул эшләгән елларда «Шатлык» бию ансамбле, Ветераннар хоры, Биклән халык театры, «Хәтфә» фольклор ансамбле оештырыла. 1982 елда Розалия Шәяхмәт кызының тырыш хезмәтен югары бәяләп, «Татарстанның атказанган хезмәткәре» дигән исем бирелә. Ул оештырган «Шатлык» бию ансамбле чыгышлары авыл, район, республика бәйрәмнәренең матур бизәге була. Ничәмә-ничә буын яшьләр әлеге коллективта тәрбияләнә, үсә. 1986 елда «Халык бию ансамбле» дигән исем бирелә. Ансамбль бүгенге көндә дә уңышлы гына эшләп килә. Мәдәният йорты каршында бүгенге көнгә кадәр эшләп килгән Халык театры 1980 елда оеша. 1995 елдан театрның режиссеры булып Абдуллин Илдус Абдулла улы эшли башлый. Алар К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе», Ш. Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә», М. Кәримнең «Кыз урлау» һ.б. бик күп матур, эчтәлекле сәхнә әсәрләре белән халыкны сөендерәләр. Коллектив 2015 елның март аенда XV регионара «Идел-йорт» театр фестивалендә катнашып, дипломга лаек була. Мәдәният йорты каршында уңышлы эшләп килгән ветераннар хоры да 1980 елда оеша. Өлкән буын өчен менә дигән шөгыль, мавыгу, ял итү була бу. Концертлардан соң тәмле-тәмле ризыклар белән чәй эчү бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Буыннар чылбыры өзелми. Мәдәният йорты бүген дә ышанычлы кулларда. Аны югары белемле, үз эшенең остасы, җырчы Биклән кызы Костина Рузилә Равил кызы җитәкли... Авылның мәдәният тарихы турында сөйләгәндә, тагын ике шәхес макталып телгә алынды. Мәктәптә җыр-музыка дәресләрен укытучы, клубта сәхнә тулы 389 балалар җыеп, аларны җыр серләренә, нечкәлекләренә өйрәтүче Нәгыймуллин Розалин Шәмәт улын авыл халкы бүгенге кичәдә дә сагынып, рәхмәт хисләре белән искә алды. Әйе, заманында Розалин абый оештырган гармунчылар ансамбле, балалар хоры Зәй, Түбән Кама шәһәрләрендә үткәрелгән конкурсларда катнашты, анда укучылар өчәр машина белән бара торган иделәр. Икенче талант иясе – авылдашыбыз Марсель абый Вәлиәхмәтов. Ул хәтта район тарихында беренче тапкыр почта аша немец баянын кайтарта, виртуоз баянчы, җырчы...
Дүрт дистә ел гомерен мәдәният өлкәсенә багышлыгын авылдашыбыз Рузалия Шәяхмәт кызы Гәрәеваның авыл халкы алдындагы хезмәте әйтеп бетергесез зур. Февраль санында Рузалия ханым белән чыгачак әңгәмәне көтеп калыгыз. Әңгәмәдәше — Рәзинә Сәетгәрәева.
Рузалия Гәрәева

Комментарийлар