Логотип «Мәйдан» журналы

Равил Һади: "Халыкның холык-фигыле - әкиятләрендә"

Әкияткә уйдырма гына дип караучылар бар. Чынлыкта, бик җитди чыганак алар. Халыкларның теләк-хыялларын белим дисәң, әкиятләрен укы. КФУның теоретик кибернетика кафедрасы өлкән укытучысы Равил ҺАДИЕВ ш...


Әкияткә уйдырма гына дип караучылар бар. Чынлыкта, бик җитди чыганак алар. Халыкларның теләк-хыялларын белим дисәң, әкиятләрен укы. КФУның теоретик кибернетика кафедрасы өлкән укытучысы Равил ҺАДИЕВ шулай исәпли. Галим белән очрашып, бу хакта тәфсилләп сораштык.


news_15970



Идел-Урал буйларында чуаш, удмурт, мари, мордвалар белән дистә гасырдан артык дөнья куабыз. Инде биш гасыр урыслар белән дә тыгыз мөнәсәбәттә яшибез. Татар һәм урыс әкиятләре ни дәрәҗәдә аерыла? Башка халыклар белән ни дәрәҗәдә охшашлыгыбыз, үзгәлегебез бар? Сез бу аерма-үзенчәлекләргә ничек игътибар иттегез? 


- Балаларыбыз тугач, аларга төрле милләт әкиятләрен укый башлагач, әлеге аермаларга игътибар иттем. Элек сюжетлар гына кызыксындыра иде. Әмма бала тәрбияләгәндә монысы ярый, монысы ярамый дип үзеңчә уйлыйсың. Шушылай әкиятләрнең закончалыкларына төшенә башладым. Күбрәк татар, урыс әкиятләрен укыгач, аларны искә төшереп, системалаштырырга керештем. Татар, урыс халыклары зур дәүләтләр тоткан кавемнәр, җәмгыятьне оештырып торучы законнары булырга тиеш. Россия җирлегендә ике генә милләт — татар һәм урыслар гына титуллы халык. Балаларыма биш-алты ел әкият укый торгач килеп чыкты бу система-закончалыклар. Тора-бара үзебезне алманнар, фарсылар белән да чагыштыра башладым.


Шушы рәвешле тикшеренә торгач, халкыбызның хасиятен билгели торган ике закончалыкны ачыкладым. Төп әкиятебез, минемчә, «Камыр батыр». Анда халкыбызның төп сыйфатлары ярылып ята. Беренчесе – төркилек. Кеше үзе генә яшәми. Ишләре, кардәшләре белән аралашып, киңәшеп, ярдәмләшеп яши. Төркиләрнең төп законы – берләшү.


“Камыр батыр” әкиятенең сюжетын искә төшерик әле. Бала туа да урамга чыга, күршедәге, урамдагы кордашлары белән бергәләп уйный башлый. Камыр батыр бик тиз үсә, кордашларын ансат кына җиңүгә ирешә. Күршеләре зарланырга тотына: чаманы белми, ора-ега, имгәтә яза. Шуңа күрә егет, уйнавын куеп, дөнья гизәргә, сәфәргә чыгып китә. Юлда бик җәһәт йөгерүчене, бик төз атучы мәргәнне... очрата. Дуслашып китәләр, килеп туган кыенлыкларны бергәләп чишә башлыйлар. Берсе бик нык чаба, икенчесе эссе мунчаны суыта... Шушылай бергәләшеп хәл итәләр. Үзара эш бүлешү дә килеп чыга. Кем нинди эшкә сәләтле: шул кеше башкара. Совет чорында бу бик яхшы күренә иде. Кемдер балта остасы, кемдер мич чыгаручы, кемдер түбә ябучы. Мәсәлән, әниемнең сеңлесенең малае, туганнан-туган энекәш өйлангәч, без аңа җыелышып-бергәләшеп бер айда йорт салып бирдек. Дача йортларын да шушылай бергәләп төзедек. Әйтик, үзебез дә әти белән бергәләп иске йортны сүтеп, бакчага илтеп салып куйдык. Моңа ике ай вакыт кирәк булды. Ә менә күршедәге урыс кешесе бакча йортын ялгызы гына җиде ел төзеде. Моннан шуны әйтмәкче буламын. Башка халыклар әкиятенә карыйсың: өч бертуган була. Тик бергәләп эшләү турында уйлау юк, бер-берсен юк кына нәрсә ачен дә үтерергә әзер. Әйтик, «Иванушка-дурачок» әкиятендә шундый хәл. Югыйсә иң якын кешеләр. Тик эгоизм беренче планга чыга. Эгоизм булса, дәүләт төзүе авыр. Әмма аларда башка закон булуы ачыклана. Син - миңа, мин - сиңа, дигән закон бу. «Чуртан кушуы буенча» дигән әкият - моңа бик ачык мисал. Чуртанны азат иткәч, ул аңа бөтен җирдә булыша башлый. Башка әкиятләрдә йә аю, йә бөркет булыша. Шулай итеп, мәсьәләне чишә алмаганда Иванушка-дурачок «син-миңа, мин - сиңа» закончалыгы белән кемнедер җәлеп итә. Һәркем - үзе өчен, дигән закон эшләгәндә тилеләр ота.


Күрәсез: Иванушка-дурачок патша була, бөтен нәрсәгә ирешә.


Соңгы елларда «Рублевкадагы сукбайлар» дигән гыйбарә барлыкка килде. Кайберәүләр бер җирдә эшләми, шул ук вакытта чүплектән яхшы гына әйберләр җыеп, уртача гына яшәргә җай таба. Идарә итү, мәсьәләләрне чишү өчен урыс системасында тагын нәрсәдер кирәк. Бу инде кабатлап көчәйтүгә карый. Мәгърифәттәге законнар да шушы нәрсәгә бәйле. Бездә ике закон: төркичелек һәм төркемчелек, үзара эш бүлешү. Урыста – мин-минлек, эгоизм закончалыгы. Икенчесе: мин – сиңа, син – миңа, дип берләштерү һәм кабатлап көчәйтү.


Алманнарда мәсьәлә башкачарак чишелә. «Бремен музыкантлары», «Алтын балык» дигән әкиятләрне алып карыйк. Беренчесе татар әкиятләренә охшаган. Икенчесе – «Чуртан кушуы буенча»ны хәтерләтә. Хәер, ул алманчадан тәрҗемә. Тик алман әкиятендә Алтын балык берзаман хезмәт итүдән баш тарта. Шунысы үзенчәлекле: алманнарда максат дигән нәрсә бар. Татарда, урыста максат куелмый. Алманнарда шул максатка бәйле рәвештә йә бер закон, йә икенчесе эшли. Йә та-тардагы төркемчелек, йә урыстагы эгоизм. Берсе до абсолют-мотлак түгел. Менә шул абсолютка бәйле, сугышта СССР җиңеп чыкты. Ә менә 1941 елны Мәскәүне басып алабыз дип максат куйган алманнар үз дигәннәренә ирешә алмады. Шулай итеп этәргеч көч югалды. Шуңа күрә алар оттыра башлады.


Әле тотемнар бар. Әкиятләрне өйрәнгәндә татарларда ат, каз һәм бүре тотемнары барлыгын күрәсен. Алар безнең законнар буенча яши. Ат – иң еракка чаба торган хайван. Татар атлары тәүлеккә ике йөз, ике йөз илле чакрым ара узарга мөмкин. Өч-дүрт көндә татар атларына атланган татар гаскәре Казаннан Мәскәүга барып җитә алган. Каз – иң биек оча торган кош. Һималайдан бер генә кош очып чыга ала. Ул – каз. Без каз, ат һәм сарык асраганбыз. Троядан килгән этрускларның да тотемнары — ат, каз һәм бүре, дине дә тәнгречелек. Этрусклар да татар булып чыга. Хәзер бездә кош-корт асрау онытылып бара. Алар урынына сыер, дуңгыз, тавык керә. Әйтик, мариларда тотемнар – үрдәк, поши, аю. Урысларда да тотемнарның берсе – аю. Аюның яшәү даирәсе, тереклек итү мохите каядыр биш-ун чакрым. Ул бер көндә үз биләмә-мәйданын йөреп чыга. Бүренең яшәү мохите – илле чакрым. Әлеге биләмәне әйләнеп-йөреп чыгу өчен аңа бер атна вакыт кирәк. Шуңа күрә бүре дә, татар да күчмән түгел, безнең фәкать яшәеш мәйданы зуррак. Атнага бер күренгәнгә, ул кемгәдер күчмән булып тоела. Әйтик, балтач кабиләсенең мәйданы Уралдан алып Карпатка кадәр булган. Украинада, Самарада, Саратовта, Татарстанда, Башкортстанда Балтач авыллары бар. Менә Чиләбе өлкәсендә дә, Татарстанда да Мөслим авыллары бар. Аларның урнашу тәртибе, урамнар, йорт-ихаталары бик охшаш.


Ә менә Рифгать Әхмәтьянов дигән телче галимебез “Камыр батыр”- әкиятен башкачарак аңлаткан иде. Бабаларыбыз, утрак тормышка күчеп, иген игеп яши башлагач, камыр ризыкларын пропагандаларга, шундый тәгамнәр ашасаң көчле буласың дигән фикерне халыкка сеңдерергә кирәк булган дигән мәгънәдәрәк сөйләгән иде.


- Мин аны бүтәнчәрәк аңлыйм. Хайван асрагач, кышка орлык әзерләп, малга ашатырга ризык туплап калдырырга кирәк булган. Шуңа күрә Урал белән Карпат арасында салынган калаларда кышлык азык әзерләгәннәр. Яу вакытларында, ир-атлар сәфәрдә чагында картлар, кечкенә балалар, хатын-кызлар шунда калып торган. Шуңа күрә аны кала дип атаганнар да инде. (Кем белә, бәлкем, бу сүзнең килеп чыгышы кальга, ягъни ныгытма дигән сүзгә бәйледер. - Р. М.) Аларны сакчылар саклаган. Шәһәр сүзе – гарәпнеке, кала – үзебезнеке. Сала сүзе дә, минемчә, үзебезнеке. Бездән урыска кергәндер дип уйлыйм. Минемчә, аларда элегрәк дин берлеге генә булган, урысны милләт итеп Пушкин белән Толстой формалаштырган. Мәсәлән, Даль бер урыс авылында «Храбрый Георгий» дигән әкият язып ала. “Это было тогда, когда еще по-русски не разговаривали, разговаривали только по-татарски”, – дип башлана ул. Анда төп геройның берсе Бүре дип атала. Урысча Буре дип языла.


Менә шушылай тотемнар һәм закончалыклар дигәндә, татар белән урыс ике полюста тора. Фарсылар белән алманнар уртада бара. Шул әкиятләрдән чыгып караганда, урыслар уртача 40-45 ел яшәгән. Бала үсеп җитүгә, әти-әнисе үлгән. «Камыр батыр» әкиятенә карасаң, безнең халык озын гомерлерәк булып чыга, әби-бабайлар 70-80 гә җитә. Танышларым арасында әби-бабалары 90-100 гә җиткәннәр шактый күп. Кощей Бесмертный Кошчы дигәнне аңлата ич. Ханнар, әмирләр гадәттә, бөркет белән йөргән. Әйтик Чыңгыз хан, Туктамыш, Мамай да кошчы булган. Бөркетләр хәбәр дә йөрткән, кешеләрне күрсә, сигнал да биргән. Геральдикадагы ике башлы бөркет Алтын Урдадан килә бит. Белмим, уйлап эшләнгәнме, уйламыйчамы: КФУның төп бинасы күктән караганда Алтын Урда тамгасын – Т хәрефен хәтерләтә. Ә менә аның каршысындагы «таба» - казанны сынлаңдыра дип уйлыйм.


«В Контакте»да «Тарихи урыннар» дигән фото-альбом бар. Чыңгыз хан империясендәге татар шәһәрләрен өйрәнәм мин. Әле XVII-XVIII гасырларда Евро-пада Боз океаны Татар океаны дип аталган. Татарлар нигез салган барча шәһәрләр янәшәсендә диярлек казан кебек урыннарга тап булдым мин.


Аждаһа да татарларның бер тотемы булган, ахры. Әйтик, Казан гербында аждаһа шәһәрне саклап торучы буларак сурәтләнгән. Кала җирлегендәге Елан-тау (Зилант) дигән атама да шул күзаллауны раслый, ахрысы.


- “Аждаһа” сүзе “галәм иясе” дигәнне аңлата, минемчә. “Аз” дигән сүз Күлтәгин сүзлегендә “галәм”не белдерә. “Змей-Горыныч” дигән герой “Елан-тау”га, Казанга, татарга бәйле, димәк.


“Елан-тау”, Кремль янында да казанга охшаш урын бар. “Змей-Горыныч” әкиятендә аҗдаһаның сараен алып китәләр. Димәк, бу хан сарае булып чыга. Камайда, Иске Казанда Бату хан ставкасы булган. Анда да күктән караганда казанны күрү кыен түгел. “Ам-азын” дигән гыйбарә дә “азгын хатын”ны аңлатмый, “галәми хатын” сүзенә туры килә, минемчә. “Азын”, ягъни корал тотып йөргән, сугышчы сакчы хатын. Ханбалыкка, ягъни Пекинга да безнең бабаларыбыз нигез салган. Анда да казанлык урыны бар. Саров шәһәре ханнар заманында Сары Кылыч дип аталган, аның янында да күктән караганда казанлык ярылып ята. Биләр янында да казанны күрү кыен түгел. Тик мин Болгар янында казан таба алмадым. Күрәсең, аңа заманында хазарлар нигез салган булган. Алабуганың хәзер урыслар «Шайтан шәһәрчеге» дип йөрткән җирендә, Чаллының «Элеватор тавы» дип аталган төшендә дә казанлык урыны бар. Уфа, Сембер, Мәләкәс, Җигүле дә – татарлар нигез салган шәһәрләр. Саратов, Ар-каим, Мәскәү дә күктән караганда, без – татар шәһәре, дип кычкырып тора. Ясак җыю уңай булсын өчен татарлар корган шәһәр ул – Мәскәү. Үзебезнең Баулыда, Мамадышта да шундый урыннарны билгеләү бик җиңел. Безнең бабайлар авыл, кала булып шундый казанлык җирләрдә төпләнеп калган.


Ни өчен казан янында утырганнар дип уйлыйсыз?


-  Минемчә, анда СУ җыелган, чирәм күп булган. Бабаларыбыз күпләп ат-елкы асраган бит. Үзләре өстә утырган, атлар аста утлап йөргән.


Аждаһа образы татар белән кытайда гына очрый сыман?


-  Америка индианнары мифларында, чех әкиятләрендә дә аждаһа образы бар. Чех милләтенең нигезендә табарит-таборлар һәм гуситлар бар дип беләбез. Та-борлар - атлыларны, гуситлар казларны аңлата. Чехлар хәзерге биләмәләрендә төп халык түгел. Бу җирләргә алар XIII-XIV гасырда гына килгән. Ул вакытта кем килә ала? Татарлар. Мамай гаскәрләренең калдыклары шунда урнашып калган, жирле халык белән катнашкан дип уйлыйм мин. Прага биләмәсеннән дә казанлыкны эзләп табу кыен түгел. Кромвель-Кормалы шәһәр-ныгытмасы 1240 елны, Бату хан за-маныңда салына. Туктамыш гаскәре Мамай гаскәре белән бәрелешкәннән соң, җиңелүгә дучар була. Хәзерге чехлар дигәнебез, минемчә, шул гаскәренең калдыклары. Аларның бер өлеше Литвага керә дә шунда хезмәттә кала. Икенче өлеше буйсынмыйча, үз дәүләтен төзи. Элегрәк табарет, гуситлар сугышлары дип тарих дәреслекләрендә дә укытыла иде. Хәзер укытылмый инде. Алар дини сугыш алып барган, католик булырга теләмәгән. Әмма әйләнә-тирәдә католиклык хөкем сөргәч, шул тәэсиргә бирелгәннәр.

 

"Халкым минем" газетасыннан.


Комментарийлар