Логотип «Мәйдан» журналы

Милләт гаме – тормышыбыз мәгънәсе

 Җәмәгатьчелек эшчәнлегенә катнашып китүемне 1984 елдан дип әйтсәм, дөреслеккә әллә ни хилафлык кылмамдыр кебек.Ул болайрак башланды: Менделеевск каласында яшәп иҗат итүче шагыйрь Марсель Гыймазе...

 

Җәмәгатьчелек эшчәнлегенә катнашып китүемне 1984 елдан дип әйтсәм, дөреслеккә әллә ни хилафлык кылмамдыр кебек.


Ул болайрак башланды: Менделеевск каласында яшәп иҗат итүче шагыйрь Марсель Гыймазетдиновтан Алабуга пединституты каршында эшли башлаган «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе утырышына килергә чакыру алдым. Аны ул чагында институт галиме Әнвәр Шәрипов җитәкли иде. Шунда мин башкалардан буе-сыны белән генә түгел, фикерләве, үз-үзен тотышы белән дә нык аерылып торган бер кешегә игътибар иттем. Ул – Алабуга шагыйре Фазыл Шәех иде. Фазыл абый күп еллардан бирле дөнья яктылыгын күрүдән мәхрүм булса да, аның күңел күзе бик азларга гына бирелә торган нәрсәләрне күрергә, дөрес бәя бирергә сәләтле иде. Язу-иҗат өлкәсендә үземә аннан шактый осталыкка өйрәндем дип саныйм. Аннары ул миңа СССР дип аталган илнең чынлыкта империя икәнлеген һәм урыстан кала анда яшәүче башка халыкларга беркайчан азатлык бирмәячәген төшендерде. Күңелдә бунтарьлык рухы шул чагында бөреләнде бугай.
Ул бунтарьлык орлыклары озак көттермәде, тышка ук бәреп чыкты. Хәтерләсәгез, 1982 елның 10 ноябрендә элекке Генсек Леонид Брежнев вафат булгач, күп тә үтмәде, Мәскәүдән ерактагы Яр Чаллы каласын «Брежнев» дип атый башладылар. Күңелдә ризасызлык: нигә дип әле Татарстандагы калага куштылар бу исемне, нигә – Рязаньгә яисә башка урыс өлкәсендәгегә түгел. Шулай да, бик күпләр кебек, үпкәне эчкә йотарга туры килде. Тагын ничәдер елдан, СССР оборона министры Устинов вафатыннан соң, Удмуртия башкаласы Ижауны мәрхүм маршал тәхәллүсе белән атап йөртә башламасыннармы? Бусы инде «халыклар төрмәсе»ндәге кече халыклар белән санлашмауның цинизм белән сугарылган соңгы чиге иде. Күңел тәмам ярларыннан ташып чыкты. Фазыл абыйга: «Нишләп шундый гаделсезлек, нигә безнең бөекләребез исемен бирмиләр? Әйтик, Түбән Каманы (елганың түбән агымы дигән сүз генә бит югыйсә) халкыбызның бөек революционеры Мулланур Вахитов (ул чагында коммунист буларак, уйлар да кызылрак иде) исеме белән атасалар начармыни?» – дим үрсәләнеп. Гүя бу мәрәкәләргә Мәскәү Кремлендәге карт Политбюро әгъзалары түгел, ә Фазыл Шәех сәбәпче. Өлкән дустым һәм остазым миңа сабыр гына югары власть эшелонындагыларның беркайчан мондый адымга бармаячакларын аңлатты. Алар – бер төркем энтузиастлар – Хрущев җепшеклеге вакытында төзелә генә башлаган мәлләрендә «Молодежный» дип йөртелүче бистәгә «Җәлил» исеме куштыру өчен имзалар җыю хәрәкәте башлап җибәргәннәр икән һәм инде җиде-сигез меңләп култамга да туплап өлгергәннәр. Тик исемлекләрне югарыга тапшырырга өлгермәгәннәр – Бөтенсоюз радиосы бистәнең киләчәктә «Түбән Кама» шәһәре дип аталачагын игълан иткән. Кызганыч, әлбәттә (Җәлил бистәсе бераз соңрак калкып чыкты анысы, тик Нижнекамск белән аны берничек чагыштырырлык түгел шул инде). Миңа шул җитә калды. Фазыл Шәехкә исем үзгәртү буенча култамгалар җыю хәрәкәте башлап җибәрергә тәкъдим иттем. Михаил Горбачевның властька килгән елы бит, илдә үзгәртеп кору реформалары башланган чак. Аннары Мулланур Вахитовның тууына 100 ел тулган ел да. Кем әйтмешли, урыска яраганны, ни өчен татарга ярамаска тиеш, ди. Фазыл Шәех, «акыл утырткан» һәм глобаль фикерләү сәләтенә ия кеше, бу башлангычның уңышлы башкарылып чыгасына шик белдерсә дә, «маташып кара, мин турыдан-туры имза җыеп йөри алмам (алдарак әйтелгәнчә, ул күрми иде), шулай да соңыннан Түбән Камага бергәләп чыгарбыз», – дип ризалыгын белдерде.
Халыкның андый чараларда ишле буласын чамалап, әллә ничә авылның Сабантуйларына бардым һәм һәр кешегә иренмичә аңлатып (кала вә салаларда өйдән-өйгә йөрүләр, контора-офисларга керүләр дә шул исәптә) йөри торгач, берничә айдан меңнән артык култамга туплау бәхетенә ирештем. Иренмичә җентекләп аңлата торгач, татары, урысы, марие әйткәннәрем белән килешәләр һәм исемлеккә кулларын куялар иде (бер апа хәтта: «Фирдәвес, сиңа моның өчен Түбән Камада өч бүлмәле фатир бирәчәкләр диләр, дөресме шул?» – дип сорады, мин аңа шаяртып: «Миңсылу апа, дөрес кәнишне, кем бушка йөри инде», – дип җавап биргән идем). Түбән Камага да чыктык без Фазыл ага белән, иң әүвәл район газетасы редакциясенә кагылдык. Газетаның баш мөхәррире Виктор Шаурин атлы кеше, безнең инициативаны ничек кабул иткәндер, ул кадәресен тәгаен әйтә алмыйм, тик шәһәр-район халкына мөрәҗәгать бастырырга иде дигән тәкъдимебезгә: «КПССның Нижнекамск шәһәре буенча секретареннан рөхсәт әмере алып килгән көнне үк үтенечегезне канәгатьләндерәм», – дип, зирәк җавабын биргән иде. Ризалашмыйча чараң юк: аныкы да дөрес. «Беренче»гә приемга барып карадык, тик олы түрәне урынында туры китерә алмадык. Аннан соң, икенче тапкыр, мин янә Кама аръягына ошбу уңайдан сәфәр кылдым – анысы шулай ук, нәтиҗәсез тәмамланды. Чынлыкта ялгызым диярлек «җәмәгатьчелек аңын» селкетергә тырышып йөргән ул заманнарда үзем дә аңламыйча (милли хәрәкәтнең әлегә ни икәнен дә белмичә, әлбәттә) милләтне летаргик йокысыннан уятырга талпыну булган икән бит бу. Менә хәзер, утыз еллап вакыт узгач, шуны уйлап шаклар катам (дөрес аңлагыз: монда масаеп күкрәк кагуның эзе дә юк). Әле мин ул елларда, кыяр-кыймас каләм тибрәтүче, 1986 елның 6-11 март көннәрендә язучыларның Чаллы бүлегенә кайбер башлап язучылар белән беррәттән иҗатымны тикшерергә чакырылгач, имзалар җыюыбыз турында өлкән язучыларга да белдергән идем. Алардан да өметләндергеч сүзләр ишетергә теләп, бәлки, кайберләреннән берәр төрле гамәли булышлык күрсәтелмәсме дигән уйдан чыгып инде. Беришләре хуплады әлеге адымны, бәгъзеләре: «Юк белән йөрисең», – диде. Чаллыда яшәп иҗат итүче бер язучының (хәзер мәрхүм инде, исемен әйтеп тормыйм) «Маладис, егет икәнсең!» – дип тел шартлатуы әле дә хәтердә. Тик шул ук язучының, проза секциясендә хикәяләрем тикшерелә башлагач, ничектер: «Бу егетебез Нижнекамскины Вахитовка алыштырыр өчен имзалар җыя», – дигәч, олпат язучылардан кайсыныңдыр моны хупламыйча: «Парижны үзгәртергә түгелме тагын», – дип әйтүе хәтеремне калдырган иде. Ә инде әле генә изге максатлы гамәлемне мактап телгә алган язучының: «Жорж Помпидуга, Помпидуга», – дип көлүе мине бөтенләй чарасыз итте (Помпиду – узган гасырның сиксәненче елларында Франция коммунистлары лидеры). Бераз читкәрәк киттем бугай. Сүз башына әйләнеп кайтыйк. Күпмедер вакыттан соң Чаллыга – Чаллы, Ижауга үзенең тарихи атамасы кайтарылгач, «дон-кихот»ланып йөрүләрнең кирәге дә калмады. Тик инде «җен» лампадан чыгарылган иде. Фазыл ага белән даими очрашып торабыз, ул минем милли-иҗтимагый аңыма бәрәкәтле орлыклардан шытып чыккан үсентеләрне сугарып үстерә тора. Нәтиҗәдә, 1986 елның июнь башында остазым белән икәүләп КПСС ҮК адресына хат юлладык. Анда төп акцентны Татарстанда татар балаларының мәктәпләрдә үз ана телләрендә дә урыс теле белән тигез дәрәҗәдә белем алырга тиешлеге (кызыксындыру чарасы итеп татар теле укытучыларына унбиш процент өстәмә түләү мөмкинлеге табып), 1920 елларда кыска вакыт эшләп өлгергән «Татар киностудиясе»н яңадан булдыру һ.б.ларны ясадык. Хат-мөрәҗәгатьне күтәреп, Иске Юраш урта мәктәбенә юнәлүем әле кичә генә кебек. Ул чагындагы мәктәп директоры Әнәс ага Юнысовка рәхмәт (хәзер мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын), укытучылар коллективын бу гамәлнең кирәклегенә ышандырды һәм утызлап кешенең имзасы салынган хат Казаннан Мәскәүгә очты (мин хатны «авиа» маркалы конвертта Казаннан юлладым). Шуннан соң өч ай чамасы вакыт узды. 1986 елның 26 августы иде бугай. Тәрәзәдән өебез каршына «Волга» машинасының тукталганын күрдем. Аннан горкомның идеология буенча сәркатибе Долорес Галләмова төшеп килә. Көтелмәгән визитның нилектән икәнен һич башыма китерә алмыйм (һәрчак купшы киенеп йөрүче, югары эрудициягә ия Долорес Гайнетдин кызына элек һәм хәзер дә хөрмәтем зурдан). Өченче секретарь кереп хәл-әхвәл сорашканнан соң, бераз үпкәле тавыш белән Үзәк Комитетка юллаган хатыбызның тикшереп чара күрү өчен башта обкомга, аннары үзләренә – горкомга җибәрелүе турында сөйләп алды. Сәгать ярымнар чамасы минем белән аңлату эшләре (урысчасы «промывка мозгов» дип атала бугай) алып барды һәм киләчәктә, проблемалар туса, алай югарыга язмаска, ә партия шәһәр комитетына килергә өндәде, мәсьәләләрне бергәләп чишәрбез дип тә өстәде. Әйтерсең, дәүләт күләмендә өлгереп җиткән проблемаларны район кысаларында хәл итеп була. Саубуллашканда, якын арада горкомда галимнәр, интеллигенция вәкилләре катнашында «түгәрәк өстәл»ләр оештырыла башлаячагын әйтеп, мине анда килергә чакырды. Йөрдем мин ул «түгәрәк өстәл»ләргә, ул чагында әле бер гади шофер идем, Алабуга пединститутыннан фән кандидатлары һәм докторлар да анда киләләр, күтәрелгән темалар буенча чыгышлар ясыйлар иде. Тик үзем өчен милләтебезгә файда китерә алырлык бернәрсә дә ишетмәгәч, ике-өч барудан соң анда йөрүемне туктаттым. Минем анда Фазыл Шәехнең дә чыгышларын тыңлыйсым килгән иде. Тик партия «босслары» ни өчендер аны чакырырга «оныттылар».
1988 елның көзендә «Агитатор блокноты» журналыннан БТИҮ оешуы турында укып белгәч, иң нык шатланучыларның берсе булганмындыр дип уйлыйм үземне. Банкта аның исәп-хисап номеры ачылуыннан файдаланып, авылдашларымнан акча җыеп (800 сум чамасы, сәвит заманнарында ярыйсы зур сумма), Казанга юнәлдем. Штабтагы хезмәткәрләр тәкъдиме белән акчаларны банкка тапшыргач, алар мине БТИҮ рәисе Марат Мөлековның шәхсән үзе күрергә теләве, тик аның эше тыгыз булганга, моның икенче көн иртәсендә генә мөмкин икәнлеген әйттеләр. Казанда куна калдым. Марат Әбдерәсүл улы белән декабрьнең кышкы иртәсендә күрештек, Казан университеты тирәсендә озак әңгәмә корып йөрдек. Ул миңа БТИҮнең Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп (ул чагындагы СССРда) имзалар җыю хәрәкәте җәелдерүен, бер миллионлап култамга кирәклеген әйтте.
– Барып чыгардай эшме, Марат ага? – дип сорадым мин тарихчы-галимнең күзләренә туры карап.
– Һичшиксез барып чыга! – диде татар милләтенең асыл улы.
Мин Марат Мөлековка 1989 елның 15 февралендә Казанда уздырылачак БТИҮнең оештыру корылтаена мең имза җыеп китерергә вәгъдә бирдем. Ашыгырга кирәк иде, вакыт аз калып бара – ике айдан да кимрәк. Бу эшне гамәлгә ашыру әллә ни авыр булмады, халыкта милли һәм иҗтимагый аң инде уянып килә. Кая барсам, кая керсәм дә, каршы килүче табылмады диярлек – бик теләп исемлеккә култамгаларын сырладылар. Нәтиҗәдә, февральнең уннарына меңнән артык фамилия язылган исемлекләр инде тутырылып та бетте.
Тормышымның төп мәгънәсен милләт гамен, аның киләчәген кайгыртуда таптым дип әйтсәм (купшы сүзләр дип кабул итмәгез, зинһар!), һич арттыру булмастыр, мөгаен. БТИҮнең Алабугада оешкан бүлекчәсе җыелышларына һәм андагы чараларга гына түгел, Казандагы «Хәтер көннәре»нә һәм һәртөрле чараларга да элек тә һәм хәзер дә барып вә йөреп торган көн. Аларга үзем генә бару белән чикләнмичә, шәхси машинамда яисә дуслар ярдәме белән берәр транспорт чарасы юнәтеп, башкаларны да ияртү җаен карыйм. Кызганыч ки, соңгы елларда халыкта иҗтимагый вә милли аң нык сүлпәнәйде. Элегрәк Казандагы митингларда берничә мең инсани зат катнашса, хәзер аларның саны берничә йөздән артмый (Ни кызганыч, санкцияләнгән митингларга да көч структураларының комачаулык тудырырга омтылу очраклары күзәтелә. Мәсәлән, 2013 елның 2 мартында халык төялгән автобусыбызның булмаган гаебен табып, номерын салдырып алдылар хәтта).
Шулай да, кайчан да булса газиз милләтемнең тулы азатлыкка ирешүенә өметемне өзмим әле мин. Шуның өчен көрәшеп йөргән көнем.
Бераз гына өстәмә: көрәшеп йөрүем дигәннән, бу – буш сүзләр генә түгел. 2014 елның 8 августыннан республикабызда Татарстан Президенты статусын саклап калу өчен халык арасында имзалар җыю кампаниясен башлап җибәрергә туры килде (кызганычка, союздашлык статусы таләп иткән вакыттагы күтәренкелек юк шул инде – хәл бөтенләй башка). Алабуга төбәгендә, шул елның 28 ноябренә меңләп култамга туплауга ирештек. Имзаларны нәкъ шул көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының гражданнар белән эшләү бүлеге мөдире Илнур Бәдретдиновка, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә адреслап, тапшырып калдырдым. Моның берәр файдасы тиярме, белмим, әмма 2014 елның 3 декабрендә хат ташучы Дәүләт Советыннан кулыма: «Принято к сведению» дип язылган җавап китереп тоттырды. Кем әйтмешли, монысы өчен дә рәхмәт инде. Белүебезчә, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы 2016 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Президентын гади «Глава республики» итеп калдыру турында Россия Конституциясенә сыешмый торган карар кабул итте. Җәмәгатьчелеккә киңәшем: бирешмик, туганнар, «президент» һәм «республика» атамаларын саклап калу буенча хокукый хакларыбызны хакларга алыныйк, югыйсә, киләчәктә милләт булып сакланып калуыбыз бик тә икеле.

Комментарийлар