Логотип «Мәйдан» журналы

Күпхатынлылык

Төрки-татар халкының яшәешендә элек-электән булган күпхатынлылык турында матбугатта төрле фикерләр яңгырый.

Дискуссия вакытында ул «мәдәни үзенчәлек», «дини һәм милли гадәт» яки «социаль күренеш» дип атала һәм аңа карата «яхшы» яки «начар» дип бәя бирелә. Фикер йөртү киңлеге әнә шундый.
Мәсьәләгә рациональ килүчеләр күпхатынлылыкның әхлакый, кануни һәм социаль җаваплылыгы булуын ассызыклый. Мәсәлән, танылган ислам фикер иясе Рамил хәзрәт Юныс һәр хатынның да тигез хокуклы булуын искәртеп: «Күпхатынлылыкның төп таләбе – гаделлек», – ди [5;15]. Шушы билгеләмәләрдән чыгып, бер-бер артлы өч риторик сорау туа. Әгәр күпхатынлылык мәдәни үзенчәлек икән, ни өчен, аерым алганда, мәдәниятле кешеләр берничә хатын белән тормыш алып бармый? Дини яки милли гадәт икән – ни өчен бөтен мөселман һәм татар ирләре күпхатынлы түгел? Социаль күренеш икән – берничә хатын алуга нәрсә китереп җиткерә?
Гореф-гадәт
Мәгълүм булганча, ислам дине күпхатынлылыкны аклый гына түгел, аның шартларын да билгели, ә христиан дине исә аңа каршы чыга. Татар тарихында моны раслый торган кызыклы бер мисал бар. Казан губернасы Югары Никиткино (хәзерге вакытта Яңа Чишмә районы Тубылгытау) авылыннан Егор Федоров исемле керәшен татары ислам диненә кире кайтып мөселманча Галим Сәмигуллов исеме алгач, тагын бер хатын белән никахлаша. «1865 елның рус Раштуасы алдыннан Галим Сәмигуллов, христиан динен ташлаучыларның шәригать законнарына буйсынып яши алуларын исбатлау өчен, бик мөһим адым ясый – тол мөселман абыстаен икенче хатынлыкка ала», – дип яза Әнисә Кәфәле үзенең «Урта Идел буе крәшеннәре арасында суфыйчылык хәрәкәте» дигән мәкаләсендә [4;35].
Күпхатынлылык – дини бер гадәт, Идел Болгарында ислам дине кабул иткәч кенә барлыкка килгән, дип әйтү дә дөрес булмас. Татарның Тәңре аңында (ул заманда «дин» түгел, «аң» дигәннәр) булган бөек төрки бабалары Атилла, Чыңгызхан һ.б. күпхатынлы тормыш алып баруы тарихка мәгълүм.
Төркиләрдә борын-борыннан күпхатынлылык рөхсәт ителгән. Бу ирләрнең табигый темпераментына да, гомумән, халыкның ул вакыттагы дөньяга карашына да һәм яшәү шартларына да туры килгән.
Халык ярымхәрби тормыш алып баргач, бик күп ирләр сугышта һәлак булган. Кызлар ялгыз булып, ә хатын-кызлар тол калмасын, ягъни нәсел дәвам итсен өчен ир-атка үзе теләгән кадәр хатын алу рөхсәт ителгән. Билгеле, хатыннарының, туган балаларының балигъ булганчы тормышын кайгыртуны да үз өстенә алырга тиеш булган ул.
Әгәр ир үлә икән, гореф-гадәт буенча, хатыны мәрхүмнең абыйсы яки энесе канаты астына күчкән, ягъни аның хатыны булып барган [1;174–175].
Күпхатынлылык – тулы булмаган гаиләләр, ятимлек булмасын, ир балалар да, кыз балалар да ата тәрбиясе алып үссен өчен кергән гадәт булган ул.
Татардагы күпхатынлылыкка Казан университеты профессоры Карл Фукс та игътибар иткән. Аның 1844 елда язылган хезмәтендә болай диелгән: «...Казанда татар ирләренең фәкать 55е ике хатын белән тора, 6сы – 3әр, нибары 2се – 4әр хатынга өйләнгән. Нәтиҗәдә, 63 ир-атка 136 хатын туры килә.
Әлеге 63 никахлының кайберләре бөтенләй баласыз, мәсәлән, 44 яшьлек бер татарны мисалга китерә алам: өлкән хатынына 38 яшь, кечесенә 14, икесенең дә балалары юк; 62 яшьтәге бер ир шулай ук ике хатын белән яши, беренчесенә – 41, икенчесенә 28 яшь – икесе дә баласызлар; өченче иргә 41 яшь, 30 яшьлек беренче хатыныннан да, 17 яшьлек икенче хатыныннан да баласы юк; дүртенче иргә 26 яшь, ике хатыны да аның яшьтәшләре, шулай ук бала китермәгәннәр.
Мондыйлар арасында ишле гаиләләр дә очрый. 48 яшьлек бер татарны беләм, 3 хатынга 7 малай, 2 кыз; 45 яшьлеге 3 хатынга 4 кыз; 67 яшьлегенең 4 хатынга 5 улы; дүртенче ирнең 2 хатынга 7 улы, 2 кызы бар» [6;13–14].
Фукс үз вакытында: «Күпхатынлы гаилә тотучыларның иң нәселлесе, мөгаен, Казанның элеккеге ахуны Саттар Сәгыйтовтыр», дип яза (Шунда ук). Сәгыйтов дүрт хатынга өйләнеп, ул вакытка аларның 3 кызы һәм 8 улы була.
Шушы күзәтүләрдән чыгып, К. Фукс күпхатынлылыкның халык саны артуга мөһим йогынты ясамавын аңларга була, дип, объективлыктан ерак торган нәтиҗә чыгара. Чөнки ул, беренчедән, үзе әйтеп узган берничә хатынлы гаиләләргә сәламәтлек күзлегеннән, ягъни ана була алу мөмкинлегенә бәя бирмәгән, икенчедән, әлеге гаиләләрне шул вакытка гына өйрәнгән. Әйтик, Фукс атаган бер ирнең 14 яшьлек икенче хатыны соңыннан 10 бала тапкан булырга да мөмкин, һәм, өченчедән, татар ирләренең тол калган хатыннарны тагын бер хатын итеп алу гадәтен исәпкә алмаганлыгы күренеп тора.
Хәер, күпхатынлы гаиләләрнең күпбалалы булуына да мисаллар бар. Мәсәлән, 1859 елгы ревизиядән күренгәнчә, Уфа губернасы Минзәлә өязе Каташ-Каран авылында гомер иткән 58 яшьлек Бикмөхәммәт Корбангалинның 4 хатыны һәм аларның 19 баласы булган [2;779 об.]. Ул вакытта иң кече балаларына 1 яшь булганын исәпкә алсак, ревизия узганнан соң да аларның балалары туу ихтимал.
Күпхатынлылык татарда никадәр киң таралган булган соң?
Мисал итеп, 1816 елда исәпкә алынган Уфа губернасы Минзәлә өязенә кергән кайбер авылларны, аерым алганда, имана җирләре (вотчинник) булган татар гаиләләрен китерик.
Хәзерге вакытта Тукай районы составындагы Калмаш авылында 202 кешедән торган 29 хуҗалык булып, шуларда 7 ике хатынлы һәм 2 – өч хатынлы ир-ат булган. Хәзерге Актаныш районына караган Иске Богадыда 119 кешедән торган 18 хуҗалыкта – 3 ике хатынлы; Яңа Богадыда 283 кешедән торган 43 хуҗалыкта – 12 ике хатынлы; Кадермәттә 248 кешедән торган 69 йортта – 6 ике хатынлы; Бикбау авылында (хәзерге Минзәлә районы) 600 кешедән торган 109 йортта 12 ике хатынлы һәм 1 өч хатынлы ир-ат яшәгән [7;64–85].
Пассионарлык
Җәмгыять күпхатынлылыкка төрле мөнәсәбәтле дидек. Беренче сорау: ни өчен берәүләр аны рөхсәт итәргә кирәк ди, ә икенчеләр хупламый?..
Икенче сорау: хөкүмәт халыкның табигый үрчемен арттырырга кирәк ди, ә шул ук вакытта ни өчен үзе күпхатынлылыкка каршы? Алай гына да түгел, хәзерге вакытта  күпхатынлылык закон белән тыелган. РСФСР чорында аның өчен бер елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган иде. Бу чара большевиклар хакимияткә килгәч кертелә.
Берәүләр күпхатынлылыкка мөнәсәбәт ир-атның полигам, ә хатын-кызның моногам булуы белән бәйле дияр. Ләкин аны хуплаучылар арасында да, каршылар рәтендә дә ике җенес вәкилләре дә бар.
Өлкән яшьтәге кешеләрдән элекке вакытларда күпхатынлылык барлыкка килү этикасы ничек булганын ишетеп беләбез. Менә, мәсәлән, җыелма образлы итеп шуны тасвирлыйк.
Зарифулла белән Бәдигөлҗамалның алты баласы бар ди. Ләкин Заһидулла моның белән генә чикләнергә теләми, хәләлен тагын бәби алып кайтырга кыстый икән.
Шулчак Бәдигөлҗамал әйтеп куя:
– Атасы, тагын бала табарга минем яшем күп бит инде. Әгәр тагын бала телисең икән, яшь хатын алсаң, мин бер дә каршы булмамын. Бергә-бергә баланы карап үстерер идек.
Заһидулла:
– Шулай дисеңме, анасы?..
Бәдигөлҗамал:
– Валаснуй ыстаршина Шәкүр абзыйның кече кызы Мөсәвәрәне беләсең бит. Бик тә уңган үзе. Шуны күздә тотып әйтүем...
Димәк, күпхатынлылыкны кайбер ир-ат та һәм кайбер хатын-кыз да хуп күргән дип әйтә алабыз. Ләкин кемнәр һәм нинди соң алар? Менә төп сорау.
Л.Н.Гумилев этнос эчендәге кешеләрне берничә психотипка бүлеп карый. Беренчеләр – килешүчән (гармонияле) кешеләр. Алар күпчелекне тәшкил итә. Көнкүрешнең барлык көндәлек эшен тотрыклы алып бару, казнага акча-салым китерү – алар өстендә.
Икенчеләр – үтә егәрле яки үтә гайрәтле (пассионар) кешеләр. Аз санлы булуга карамастан, нинди өлкәдә булсалар да, алар әйдаман, ягъни төрле «революцион» үзгәрешләр башында тора. Сугыш чорында исә алар алгы сафта була.
Өченчеләр – адәм актыклары (субпассионарлык). Алар – бер көнлек рәхәтлек белән яшәүче кешеләр. Ләкин, бер карашка, кирәксез булып күренсәләр дә, үзләрен тарихның төрле чорында төрлечә күрсәтәләр [3;48–71].
Гумилевның «Этногенез тәгълиматы» буенча, үтә егәрлелек космик микромутацияләр нәтиҗәсендә, этносның аерым кешеләре арасында барлыкка килә. Аннары ул үтә егәрле кешеләр үзләренең чамадан югары энергетик сыйфатын табигый рәвештә, геннары аша тарата икән.
Үтә егәрлеләр башка кешеләрдән артык энергияле булулары белән аерылып тора һәм шуның нәтиҗәсендә үзләреннән соң зур токым калдыра. Аларның тормышында акча, мал-мөлкәт, дан – революцион идеяләренә (бәлки, иллюзияләренә) ирешү чарасы гына.
Ә килешүчән кешеләрдә байлык, мул тормыш үзмаксат булып тора. Шуңа күрә мондый төр кешеләр өчен иң зур кыйммәт – тотрыклылык. Ягъни алар – калыплашкан тормыш тарафдары.
Шушылардан чыгып, күпхатынлы тормыш алып баручылар турында – ул нәкъ менә үтә егәрле ир-атлар һәм шундый кешеләрдән туган хатын-кызлар дип әйтергә буладыр. Күпчелекне тәшкил итүче килешүчән кешеләр күпхатынлылыкка каршы чыга, чөнки ул аларның тормыш принципларына каршы килә. «Нишләп әле без сөекле кызыбызны кемгәдер ничәнчедер хатын итеп бирергә тиеш?» – ди алар.
Димәк, нәтиҗә: күпхатынлылык – үтә егәрлелек күренешенең бер чагылышы ул.
Сугыштан, инкыйлаблардан соң исән калган яки канлы бәрелешләр туктап торганда дөньяга килгән үтә егәрле кешеләр үзләренең артык энергиясен күпхатынлылык аркылы да сарыф иткән. Милли тарихларының шундый чорында этнослар ныклап үрчегән, эволюция баскычыннан өскә таба атлаган. Ә шул вакытта килешүчән кешеләр соңыннан үтә егәрлеләрдән котылу чарасы эзләгән.
Бу күренеш бал кортлары мөнәсәбәтен хәтерләтә.  Күпчелекне тәшкил итүче эшче кортлар да башта соры кортларны ашаталар, җылыда үстерәләр, аннары корт анасын (арада иң гайрәтлесе) аталандыргач, соры кортлардан котылу ягын карыйлар йә бөтенләй үтереп бетерәләр.
Еш кына хакимияттәге килешүчән кешеләр, үзләрен әхлаклы-тәрбияле санаганга күрә, үтә егәрле кешеләргә каршы көрәшне адәм актыклары кулы белән алып барган. Тормышта андый хәл дә аз булмаган.
Бу хакыйкатьләрне колониаль хакимият яхшы аңлый: аның күзлегеннән үтә егәрлеләр – «йөгәнсез каршылык», ә килешүчәннәр – «битараф тотрыклылык» арттыра. Шундый уй белән күпхатынлылыкка  канун нигезендә чикләү кертелә һәм ул әхлакый яктан оятсыз күренеш дип игълан ителә.

Чыганаклар:
1.    Безертинов Р.Н. Тэнгрианство – религия тюрков и монголов. – Набережные Челны: Аяз, 1997. – 455 с.
2.    БР МА, ф. и-138.
3.    Гумилев Л.Н. Конец и вновь начало: популярные лекции по народоведению. – М.: АЙРИС-Пресс, 2016. – 384 с.
4. Кәфәле Ә.Н. Урта Идел буе крәшеннәре арасында суфыйчылык хәрәкәте // Мәйдан, 2017. – №10.
5. Күпхатынлылыкның төп таләбе – гаделлек // Ватаным Татарстан, 2012. № 14–15.
6. Фукс К.Ф. Казан һәм Казан төбәге: Гыйльми хезмәтләр, документлар, истәлекләр, эзләнүләр. – Казан: Җыен, 2008. – 448 б.
7. Хамидуллин С.И., Юсупов Ю.М., Асылгужин Р.Р., Шайхеев Р.Р., Рыскулов Р.М., Гумерова А.Я. История башкирских родов. Еней. – Уфа: ГУП РБ Уфимский полиграфкомбинат, 2014. – 432 с.


 

Дамир ШӘЙХЕТДИН.
Чаллы шәһәре.

«Мәйдан» журналы №3, 2018 ел

Комментарийлар