«Тын Дон»да төрки эзләр
Кулымда Нобель премиясе лауреаты Михаил Шолоховның 1945 елда Ленинградта басылган «Тын Дон» романы. Зур форматлы, 704 битле роман. Тиражы – 25 мең.
Дон казаклары тормышын чагылдырган бу роман заманында җәмгыятьтә кызу-кызу бәхәсләр уятты. Кемнәрдер авторны плагиатлыкта гаепләде. Бераз искәрмә ясап алыйк. Казак – 15-17 йөзләрдә крепостной крестьян ул. Алар һәм холоплар, шәһәр ярлыларының кайберләре рус дәүләте чикләренә, ягъни Дон, Запорожье, Җаек якларына качып киткәннәр. 18 йөзләрдә Россиянең Дон, Терек, Кубань, Оренбург өлкәләрендә махсус хәрби частьләрдә хезмәт иткәннәр, шуның өчен җирдән ташламалы файдаланганнар.
Нәсел тамырлары кыпчакларга тоташкан Дон казаклары тормышын чагылдырган бу әсәрдә төрки сүзләр очравы бер дә гаҗәп түгел. Дон казаклары аларны көндәлек сөйләмдә еш кулланган.
Китапның азагында җирле сүзләргә аңлатма да бирелгән. Алар арасында төрки сүзләр дә бар: «баз» – двор, «каймак» – сливки, «кабырга» – у птицы грудная кость, «майдан» – место, где проходит хуторгский станичный сбор, «калкан» – жировой нарост на шее, «сула» – судак, «тал» – верба, ива, «чабак» – лещ, «юрт» – земиля станицы или хутора һ.б. «Батыев путь» – Киек Каз юлы, «бабайки» – ишкәкләр һәм «хутор Татарский»ны да истән чыгармыйк.
Әлбәттә, моннан соңгы басмаларда төрки эзләр җуелган, җирле атамалар урысчалаштырылган. Әмма әсәрнең төп персонажы Григорий Мелехов фамилиясендә төркилек барыбер сакланып калган. Мелех-Мәлих –безнең халыкка гарәптән килеп кергән исем ул. Дон елгасы да борынгы заманнарда Тын исемен йөрткән. Кыпчакча Тын елга ягъни. Мәшһүр каләм остасы нәкъ менә шуны ассызыклау өчен романны «Тихий Дон» дип атаган да инде.
Укы да уйлан, татар, һәм үз тарихның никадәр тирән, киң колачлы булуы белән горурлан.
Рәшит БӘШӘР
Комментарийлар