Логотип «Мәйдан» журналы

Тамак мәңге туймаса...

Халыкта «туймас тамак» дигән сүз бар.

Ул бар очракта да кешенең ашап-ашап та ач калуын, туймавын аңлатмый. Ул күбрәк карунлыкны белдерә. Яшерен-батырын түгел, андый сыйфат белән халыкның хәтсез өлеше авырый. Авырмас җиреңнән авырырсың – без бит капитализм дигән стройда яшибез.
Капитализмның асылында милек, милекчелек, капитал ята. Синең тамагың тук, өстең бөтен, торагың яхшы, машинаң менә дигән, сәламәтлегең Аллага шөкерме? Булсын, шулай була күрсен, тик ул гына аз. Бүгенге яшәеш, бүгенге менталитет сиңа: «Син алар белән генә канәгать кала алмыйсың, тиеш түгелсең», – дип тукый. «Саналганнар синдә генә түгел, башкаларда да бар», – ди ул. Мин-минлегең дә телгә килә: «Син үзгә, син кабатланмас, син башкалардан өстен булырга тиеш», – ди. Чыннан да, өең күрше-тирәнекеннән биегрәк, машинаң кәттәрәк икән – борынны чөебрәк йөрергә менә дигән сәбәп ярала. Кеше затының бит, бер акыл иясе әйтмешли, бай буласы килми, аның башкалардан баерак, уңышлырак буласы, ялтырыйсы килә. Бу – капитализм тудырган вектор. Хәер, капитализм гына гаепле микән аңа?
Материаль байлыклар артыннан чабуда, фәкыйрегез «күсе узышы» дияргә яраткан ярышта калуда, ташыган малның һәрдаим аз тоелуында тагын да бер сәбәп бар. Кеше – табигать баласы. Аның геномында миллион ел элек үк: «Иртәгене белеп булмый, запас җый, «кара көн»гә әзер тор», – дип язылган нәсыйхәт-хромосома ята. Ул исән, чөнки «агач башыннан төшүебезгә» әле күп вакыт узмады. Игътибар иткәнегез бардыр, яңа гына тамагын туйдырган маэмайга сөяк бирсәң, ашадым, кирәкми дип кәнфитләнеп тормый. Ала да, үзе белгән урынга илтеп күмеп куя. Мантыйк гади, аңлаешлы: дөнья хәлен белеп булмый, иртәгә әллә ашаталар, әллә юк, ә мая эчне төртеп тишми. Тик менә эволюциянең башында торган homo sapiens ул табигый инстинктны бозарга («извращать» дигән русча сүз ныграк туры килә), чик-чаманы гомумән дә белмәскә хирысланган. Аңа ун еллык итеп җыелган запас та аз тоела. Мал-мөлкәтне оныкларга кадәр җитәрлек итеп җыйган кеше дә туктый алмый. Капитализм дигәндә, анысы адәми затның шундый бозыклыгын тагын да көчәйтүче, аңа карунлыкка даими хәер-фатиха биреп торучы строй. 
Запас димәктән. Кайдадыр Һиндстанда, 50 яше дә тулмастан, эре бер эшкуар үлеп китә. Бизнесы, затлы вилласы, шәп машиналары һәм дә банктагы миллиард доллардан артык акчасы кала бахырның. 30ны яңа гына узган чибәр хатыны да кала. Шул хатын, озак уйлап тормастан, мәрхүмнең шоферына кияүгә чыга. Шофер дигәнебез, бәхетле никахта бер ел тирәсе яшәгәч, дусларына, беләсезме, нәрсә дигән? «Мин һәрчак хуҗага эшлим, аңа хезмәт итәм дип уйлап йөрдем, баксаң, ул ярты гомере буе миңа эшләгән икән». Шулай, эшкуар җыйган мая, ихтимал, аның шоферына да, шоферның балаларына, оныкларына да җитәчәк. Биредә шундый мораль тумый кала алмый: беренчедән, һәртөрле «запас»та чик-чама кирәк. Икенчедән, күсе кебек, бар тапканны ояга ташыганчы, булганына шөкер итеп, аның кадерен, бәрәкәтен күреп, тормышка сөенеп яшәү күпкә кулай гына түгел, саваплы да. Тик төшендереп кара син андый хакыйкатьне бүген халыкка. Өлкән туган сүзләре белән әйткәндә, «замучаешься пыль глотать». 
Бер журналистның төшенә, имештер ки, Аллаһы Тәгалә керә. Чын журналист – төштә дә журналист, вазифасына тугры калып, интервью алырга керешә. Һәм дә уянып киткәнче, күңелен борчыган сорауны биреп, аңа җавап алу бәхетенә ирешә. «Сине кешеләрдә булган нинди сыйфатлар ныграк борчый?» дигәнгә, җавап, имеш, шундый булган: «Алар башта ашкына-кабалана, сәламәтлекләрен югалта-югалта акча, байлык артыннан чаба, аннан соң шул акчага югалган тазалыкларын кайтару артыннан йөриләр». «Алар дөньяга мәңгегә килгән кебек яшиләр дә, гел яшәмәгән төсле китеп баралар». Бу сүзләр кеше дип аталган җан иясенә, аның хәзерге аң дәрәҗәсе, тормыш рәвеше, холык-фигыленә кыскача бәяләмә, диагноз түгелме? Миңа калса, нәкъ шулай.
Ялтыравыклы әйбергә кызыккан саескан кебек, без кирәгенә дә, кирәкмәсенә дә ябырылабыз шул. Кеше ала дип, яңа, модалы телефон алабыз. Шуңа берәр атна кош тоткандай сөенеп йөрибез дә, аннан соң онытабыз, искесеннән ничек файдалансак, шулай файдаланабыз. Ә бит кызык сынган кешегә баштан ук мәгълүм: телефондагы функцияләрнең яртысы бөтенләй диярлек кирәксез. Яңадан берничә ел үтеп, «чүлмәкчедән күрмәкче» тагын да «шәбрәк»не алганчы, алгач та, без ул өстәмәләрнең күбесенә игътибар да итмәячәкбез. Тик кеше бүре куа дип... Заманча автомобильләрдә дә кирәклеге шуның чаклы гына, әмма күпләрнең авыз суын агыза торган әллә күпме опция бар. Без – сабый акыллылар, шуларга ымсынабыз. Мәсәлән, автоматик парковкага. Мактанчыкка да, беренче карашка бик үк мактанчык булмаганнарга да «Миндә бар ул хикмәтле опция» дип шапырынырга шәп нәрсә ич. Ул бик акрын эшләсә, сирәк  кулланылса да, андый парковкадан соң хуҗа кеше машинасыннан чыга алмый утырса да (андый хәлләр дә күзәтелә), андый өстәмә безләргә «понты», өстенлек буларак кирәк.  
Унбиш бүлмәле коттедж икән, аның да гадәттә ким дигәндә ун бүлмәсе буш тора. Җиһазландырылган, җылытылган якты, матур, затлы бүлмәләр. Хуҗалар анда атнага бер дә кереп чыкмаска мөмкин. Ә өчәр яхтасы булган миллиардер? Андый яхталарның күбрәк причалда торганын, экипажның эшсезлектән газап чиккәнен әйткән дә юк, әле бит диңгезгә чыкканда, өчесенә дә берьюлы утыра алмыйсың. Ике запас яхта – аек акыл моны аңлый, кабул итә алмый. Аның өчен доллар миллиардеры булу гына да җитмидер. Аның өчен башка берәр миллиардерның ким дигәндә ике яхтасы булу кирәк. Ә синеке – өчәү, син аның борынына чирттең. Россия миллиардерлары Фаберже күкәйләрен дә сатып алды. Шулар белән уйнады. Кемдер алтын йөгертелгән унитазлы виллалар булдырды. Онытмаган булсагыз, Прохоров дигән үтә бай Куршевильгә пачкалап кызлар, эскортницалар ташый иде. Ә инде иң-иң кәттәсе – югары лигада уйнаучы үз футбол командаң булу... Чиксез карунлыктан, акча күплектән гаҗизләнүчеләр чыгарган андый «мөгез»ләргә мисалларны тагын да табарга мөмкин. Алар барысы да язма башында әйтелгән туймас тамаклык белән, майга, байлыкка чыдый алмау сәбәпле яралган «ычкыну»лар. Кирәклек, хаҗәт аркасында түгел.
Ни хикмәт, гадирәк халыкның да зур өлеше шундый очсызлы «кыйммәтләр»гә табына. Халык мөгез чыгаручыларга, байларга карый, шулардан үрнәк алырга, алар кебек булырга тырыша. Кеше дигәнебез, яшәгән, алга барган саен ялгыш адымнарны күбрәк атламыймы дип сорыйсы килә. Телевизор, андагы кинолар безне китап укудан биздерә башлаган иде инде. Шушы гасыр җиткәч яралган гаджетлар ул эшне ахырына җиткерде. Гыйлемлелек тә модадан чыгып бара кебек. Мәгълүмат ифрат та күп булуга да карамастан, наданлык арта. Машиналар шул тиклем күп – җәяү йөрүне оныттык, безгә гиподинамия яный. Шәһәрнең таш джунглиларында, машиналар ташкыны арасында йөреп, табигатьне, аның гүзәллеген, җанга шифасын күрми, абайламый башладык. Ыгы-зыгы, дөнья куу, «күсе чабышы» безне якадан бөтереп алган да җибәрми. Кая барып чыгачакбыз соң? Сорауга җавапны әлегә беркем дә бирә алмый.

 

Наил ШӘРИФУЛЛИН

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 2, 2024 ел

 

Комментарийлар