Логотип «Мәйдан» журналы

Га­и­лә юк икән − дәү­ләт тә юк

«Ә­ти-әни­ем үл­де, ми­не хә­зер кем аша­тыр?»

Бар­лык те­рек­лек дөнь­я­сы­на хас мис­сия-кү­ре­неш – то­кым кал­ды­ру. Бу языл­ма­ган ка­нун, җир ша­ры ярал­ган­нан бир­ле, те­ге яки бу зат үз дә­ва­мын сак­лап кал­сын өчен бер­дән­бер та­я­ныч са­на­ла. Ки­лә­се ел­ны Рос­сия пре­зи­ден­ты В. Пу­тин «Га­и­лә елы» дип игъ­лан ит­те һәм күп­ба­ла­лы га­и­лә­ләр­не арт­ты­ру бурычын куй­ды. Мак­сат аң­ла­шы­ла: Көн­ба­тыш ба­сы­мы­на кар­шы то­ру өчен, Рос­сия үз тра­ди­ци­я­лә­ре бу­ен­ча яшә­гән көч­ле ил бу­лыр­га ти­еш. 
Ил­дә ту­ым­ны арт­ты­ру элек­тән үк төр­ле ки­мәл­дә­ге власть да­и­рә­лә­ре­нең әле­дән-әле игъ­ти­бар үзә­ге­нә ку­ел­ган мәсь­ә­лә­ләр­нең бер­се бу­лып ка­ла, чөн­ки шун­сыз со­ци­аль-икъ­ти­са­ди хәл­не ях­шыр­ту, ахыр чик­тә то­ты­рык­лан­ды­ру проб­ле­ма­сын уңыш­лы хәл итү мөм­кин­ле­ге кү­рен­ми. Са­бый­лар кө­тел­гән­нән аз­рак туу дәү­ләт­нең со­ци­аль йөк­лә­мә­лә­рен үтәү­дә кы­ен­лык­лар ту­ды­ра. Шул ук ва­кыт­та де­мог­ра­фия мәсь­ә­лә­сен ях­шыр­ту бу­ен­ча рәс­ми алым­нар ана ка­пи­та­лын күп­ләп өлә­шү, күп ба­ла­лы га­и­лә­ләр­гә ак­ча­ла­та яр­дәм күр­сә­тү­дән баш­ка мул чы­гым­лы ча­ра­лар­дан ары кит­ми. Тор­мыш-көн­кү­реш­не ях­шыр­ту, ягъ­ни керемнәр­не арт­ты­ру, сау­лык сак­лау­га игъ­ти­бар­ны кө­чәй­тү, хез­мәт ба­за­рын­да хәл­не ях­шыр­ту һ.б. ке­бек кай­сы­бер сә­я­си да­и­рә­ләр һәм ае­рым шә­хес­ләр тара­фын­нан еш кы­на куз­га­тыл­ган тәкъ­дим­нәр, кыз­га­ныч, игъ­ти­бар үзә­ген­нән чит­тә ка­ла би­рә. Кү­рә­сең, алар йо­гын­ты­лы да­и­рә­ләр, сә­я­си көч­ләр мәнфәгатен ча­гыл­дыр­мый. Бәл­ки, шу­ңа­дыр да ту­ым­ны арт­ты­ру­да кө­тел­гән нә­ти­җә­ләр юк, хәт­та, ста­тис­ти­ка мәгъ­лу­мат­ла­ры­на ка­ра­ган­да, соң­гы ел­лар­да ул ки­ми ба­ра. Ике дис­тә­дән ар­тык га­лим­нең – ара­ла­рын­да Абель Аган­бе­гян, Ро­берт Нигъ­мә­тул­лин, Лев Зе­ле­ный, Алек­сандр Чу­ча­лин һ.б. ке­бек танылганна­ры да бар – РФ Хө­кү­мә­те рә­и­се Ми­ха­ил Ми­шус­тин­га мө­рә­җә­гат­ен­дә, мә­сә­лән, 2020 ел­да са­бый­лар­ның 400 мең­гә ким­рәк тууы ту­рын­да әй­те­лә. Соң­гы ун ел­да эш­кә ярак­лы ир­ләр 7,5 мил­ли­он­га ки­меп, 2020 ел­ның ма­ен­нан 2021 ел­ның ап­ре­ле­нә үлем 481 мең­гә арт­кан.
Бу хәл­нең сә­бә­бе ни­дә? Со­рау­га жа­вап эз­ләү­че­ләр га­дәт­тә яшәү ки­мә­ле, ягъ­ни мат­ди тәэ­ми­нат һәм әх­ла­кый-пси­хо­ло­гик кли­мат ти­рә­ли фи­кер йөр­тү бе­лән чик­лә­нә. Икъ­ти­сад фән­нә­ре док­то­ры про­фесс­сор Юрий Во­ро­нин, мә­сә­лән, бо­лай ди: де­мог­ра­фик хәл уз­ган га­сыр­ның 90 нчы ел­ла­рын­да АКШ монетаристла­ры Мил­тон бе­лән Фрид­ман­ның, «бар­сын да ба­зар, ягъ­ни их­ты­яж һәм тәкъ­дим бил­ге­ли» ди­гән те­о­ри­я­се­нә су­кыр­лар­ча ия­рү ар­ка­сын­да кискен­ләш­те. Шу­ңа кү­рә Ру­сия эш ха­кы бу­ен­ча уз­ган га­сыр­ның – 90нчы, ә го­мер озын­лы­гын­да 60нчы ел­лар күр­сәт­кеч­лә­рен­нән ары ки­тә ал­мый. 
Әл­бәт­тә, га­лим Куш­ма Штат­лар бе­лән Рос­си­я­нең жәм­гы­ять һәм дәү­ләт тө­зе­ле­ше, мен­та­ли­тет һ.б. бу­ен­ча ча­гыш­тыр­гы­сыз дә­рә­жә­дә кап­ма-кар­шы субъектлар бу­лу­ын ис­кә алып тор­ма­ган. Мон­да, урыс­ка ях­шы бул­ган – ал­ман­га үлем­гә то­рыш­лы ди­гән әй­тем­не ис­кә тө­ше­рү дә җи­тә­дер.
Юга­ры икъ­ти­сад мәк­тә­бе­нең Де­мог­ра­фия инс­ти­ту­ты ди­рек­то­ры Ана­то­лий Виш­невс­кий исә ту­ым­ның ки­мүе яшәү ки­мә­ле­нә бәй­ле тү­гел, ә «де­мог­ра­фик күчеш» дип атал­ган гло­баль кү­ре­неш бе­лән аң­ла­ты­ла ди­гән ка­раш­ны як­лый. Ди­мәк, үлем ки­мү (мо­ны­сы, мө­га­ен, без­нең ил­гә ка­гыл­мый­дыр – Т.Ю.) бе­лән бер­гә ту­ым да азая, ди­гән сүз. Де­мог­ра­фик хәл­не ана ка­пи­та­лы исә­бе­нә ге­нә ях­шыр­тып бул­са, ди га­лим, Бө­ек Бри­та­ния, Фран­ция, Гер­ма­ния һәм Ита­лия күп­тән шул юл­ны сай­лар­лар иде.
Бе­леш­мә. Ту­ым бу­ен­ча ил­дә бе­рен­че урын – Че­чен рес­пуб­ли­ка­сын­да. Ан­да 1000 ке­ше­гә исәп­лә­гән­дә 2020 ел­да 19,2 ба­ла ту­ган. Икен­че һәм өчен­че урыннар­ны Ты­ва һәм Ин­гуш рес­пуб­ли­ка­ла­ры бү­ле­шә: 18,9 һәм 15,9 ба­ла. Ле­нинг­рад, Смо­ленск, Там­бов, Пен­за, Орел, Вла­ди­мир өл­кә­лә­рен­дә ба­ла­лар сирәк туа: 7,3 – 8,3 ба­ла. 2019 ел­да Рос­си­я­дә 1,5 мил­ли­он ба­ла ту­ган.
Мәс­кәү дәү­ләт уни­вер­си­те­ты про­фес­со­ры де­мог­раф Сер­гей Бо­бы­лев та­гы да ераг­рак үт­кән­нәр­гә ка­раш таш­лый. «ХХ га­сыр, ди ул, Рос­сия өчен ае­ру­ча аяу­сыз бул­ды, ике дөнья һәм граж­дан­нар су­гыш­ла­ры, сә­я­си эмиг­ра­ция һәм ГУ­ЛАГ сис­те­ма­сы ил хал­кын, ким ди­гән­дә, 140-150 мил­ли­он­га ки­мет­те. Әле­ге хәл­не тор­мыш сый­фа­ты бе­лән ге­нә аң­ла­тыр­га ты­ры­шу ха­та­лы ка­раш, ди га­лим, Көн­ба­тыш Ев­ро­па­да ул юга­ры ич, ә ту­ым исә арт­мый. Шул ук ва­кыт­та яшәү шарт­ла­ры мак­та­ныр­лык бул­ма­ган, әм­ма са­бый­лар күп­ләп ту­ган ил­ләр дә юк тү­гел». 
Кол­ле­га­сы про­фес­сор Во­ро­нин­га ия­реп бул­са ки­рәк, Бо­бы­лев та ба­ла­лар күп­ләп ту­ган мәм­лә­кәт­ләр­дә тра­ди­ци­я­ләр, ә ту­ым ки­ми бар­ган Көн­ба­тыш Европа­да исә отыш­лы юл сай­лау прин­ци­бы эш итү­ен күз уңын­нан ыч­кын­ды­ра. 
Ана кү­ңе­ле – ба­ла­да, ба­ла кү­ңе­ле – да­ла­да ди­гән әй­тем үз кө­чен югалт­ты­мы икән ни? Хә­зер әл­лә «а­на кү­ңе­ле – да­ла­да» дип әй­тер­гә­ме? Хә­ер, ашык­мыйк. Чөн­ки проб­ле­ма­га игъ­ти­бар бе­лән күз сал­ган­да, ба­ла ту­ды­ру­дан, ди­мәк, җир ша­рын­да ке­ше­лек за­ты­ның ал­га та­ба яшә­вен­нән баш тар­ту кү­ре­не­ше бушлыкта ярал­ма­ган, һәм те­ге яки бу гү­зәл зат­ның ким­че­ле­ге, ка­ты­рак әйт­кән­дә, эго­ис­тик ка­ра­шы са­нар­га ни­гез ча­ма­лы. 
Бө­ек Бри­та­ни­я­нең мәр­хүм фи­зи­гы Сти­вен Хо­кинг фа­раз­ла­вын­ча, җир ша­ры ци­ви­ли­за­ци­я­се­нең го­ме­ре шу­шы га­сыр ахы­ры бе­лән тә­мам. Олы­лар те­ле белән әйт­кән­дә, ахыр­за­ман­ның тәү­ге бил­ге­лә­ре күп­тән күз­гә ча­лы­на. Мә­сә­лән, БМО­ның уз­ган ел көз уз­ган ге­не­раль ас­самб­ле­я­сын­да ге­не­раль сек­ре­тарь Ан­то­нио Гу­тер­ришь: «Ке­ше­лек дөнь­я­сы тә­мугъ­ның кап­ка­сын ач­ты ин­де», – дип бел­дер­де. Дө­рес, кли­мат­ка ка­гы­лыш­лы әйт­те ул аны. Ә ке­ше­ләр, дәүләтләр ара­сын­да­гы мө­нә­сә­бәт­ләр дә шул ти­рә­дә ку­е­ра тү­гел­ме соң?! Дон­басс­та һәм Якын Көн­чы­гыш­та ку­бып, ке­ше­лек та­ри­хын­да мо­ңар­чы күзәтелмәгән корбанга ки­тер­гән су­гыш та шу­шы фи­кер­гә көч өс­ти... Ди­мәк, ни­гә ба­ла ту­ды­рып, аны тәр­би­я­ләп жә­фа­ла­ныр­га, дөнья бе­тү­гә ба­ра ич ди­гән ха­тын­нар фикерен­дә мәгъ­нә юк тү­гел. 
«Со­ци­о­ло­гия фә­нен­дә бик фә­һем­ле То­мас те­о­ри­я­се бар, – ди Уфа ави­а­ция-тех­ник уни­вер­си­те­ты со­ци­о­ло­гы про­фес­сор Ра­вил На­сый­бул­лин. – Ул те­о­рия бу­ен­ча, ке­ше тәр­ти­бен­дә­ге те­ге яки бу кү­ре­неш­ләр чын­бар­лык бе­лән тү­гел, ә жә­мә­гать­че­лек аңын­да та­ра­лу ал­ган фи­кер ар­кы­лы бил­ге­лә­нә. Ха­тын-кыз бала тап­мый хә­зер, ту­ым бы­ел да ки­ме­гән дип, һәр­кем та­ныш-бе­ле­ше, күр­ше-кү­лә­не бе­лән сүз ку­ерт­са, кү­ре­гез дә то­ры­гыз: якын-ти­рә­гез­дә са­бый та­вы­шы ише­тел­ми баш­лар...»
Бәл­ки, де­мог­ра­фик хәл­гә объ­ек­тив бәя би­рү өчен, аңа ке­ше­лек жәм­гы­я­те­нең үсе­ше, ягъ­ни ва­кыт йо­гын­ты­сы ки­мә­ле­ннән ка­раш таш­лар­га ки­рәк­тер? Төр­ле фа­раз­лар­да да, мә­сә­лән, ал­да­гы бер га­сыр яки 50 ел эчен­дә җир ша­рын­да күп­ме ха­лык яшә­я­чәк, ди­гән со­рау­га жа­вап эз­лә­гән­дә дә, га­лим­нәр бү­ген­ге көн би­ек­ле­ген­нән то­рып фи­кер­ли ке­бек. 2100 ел­да җир ша­рын­да 11 мил­ли­ард ча­ма­сы ке­ше яшә­я­чәк ди ИДЕМ жи­тәк­че­се Ми­ха­ил Де­ни­чен­ко. Ул 2021 ел­ның сен­тябрь азак­ла­рын­да Венг­ри­я­нең баш­ка­ла­сы Бу­да­пешт­та үт­кән Көн­чы­гыш Ев­ро­па ил­лә­ре­нең де­мог­ра­фик сам­ми­тын­да кат­наш­кан. Фа­раз бу­ен­ча, 3-4 мил­ли­ард ке­ше Аф­ри­ка кыйт­га­сы­на ту­ры ки­лә, га­рәп ил­лә­ре бу төр­кем­гә ка­ра­мый, чөн­ки алар­да да ту­ым арт­мый икән. Якын ки­лә­чәк­кә ка­раш таш­ла­ган­да, 2035 ел­да Ла­тин Аме­ри­ка­сын­да да, Көнь­як-Көн­чы­гыш Азия ил­лә­рен­дә дә са­бый­лар­ның аз­рак тууы кө­те­лә. 
Бе­леш­мә. РИА-рей­тинг агент­лы­гы мәгъ­лү­мат­ла­ры­на ка­ра­ган­да,  де­мог­ра­фик хәл бу­ен­ча тәү­ге урын­нар­ны Ин­гуш рес­пуб­ли­ка­сы һәм Ле­нинг­рад өл­кә­се били: ха­лык исә­бе 5,1 һәм 4,7 про­цент­ка арт­кан. Мәс­кәү өл­кә­се дә – тәү­ге ун­лык­та. Баш­кортс­тан 35нче урын­да, соң­гы өч ел­да ха­лык исә­бе 11,6 мең кешегә ки­ме­гән, 17 мең ке­ше кү­чеп кил­гән. Та­тарс­тан рес­пуб­ли­ка­сы бе­лән Чи­лә­бе өл­кә­се­нең де­мог­ра­фик күр­сәт­кеч­лә­ре дә мак­та­ныр­лык тү­гел. 
РАН­ХиГС-ның ике-өч ел элек, 9,5 мең ке­ше­нең фи­ке­рен өй­рә­неп, бил­ге­лә­гән нә­ти­җә­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, ба­ла­сы бул­ма­ган­нар ара­сын­да ба­ла та­бар­га теләүче­ләр 8,3 про­цент­тан 20,3 про­цент­ка, 35 яшьтән өл­кән­нәр ара­сын­да 15 про­цент­тан 20,1 про­цент­ка хәт­ле арт­кан. Бер ге­нә ба­ла тәр­би­я­ләү­че­ләр исә 20 про­цент­ка арт­кан. Ида­рә ор­ган­на­ры­ның 25-29 яшь­лек­ләр ара­сын­да ту­ым коэф­фи­ци­ен­тын 100,2 про­цент­ка жит­ке­рер­гә ом­ты­лы­шы 91,6 про­цент­тан артмаган, 30-34 яшь­лек­ләр ара­сын­да ул 71,6 про­цент кы­на. 
Ту­ым һәм үлем­гә бәй­ле объ­ек­тив хәл­не ачык­лау­ны, мө­га­ен, га­и­лә инс­ти­ту­тын­нан баш­лар­га ки­рәк­тер, чөн­ки бу өл­кә­дә дә үз­гә­реш­ләр күз­гә кү­ре­неп то­ра ич. Мә­сә­лән, бо­рын­гы об­щи­на ко­ры­лы­шын­да га­и­лә бул­ма­ган, адәм ба­ла­сы хә­зер­ге хай­ван­нар тор­мы­шын­нан аз гы­на ае­ры­ла тор­ган яшәү рә­ве­ше алып бар­ган. Ва­кыт үт­кән са­ен, га­и­лә төр­ле су­рәт­ләр­гә ке­реп, мә­сә­лән, мө­сел­ман­нар­да хәт­та бер­ни­чә ха­тын бе­лән яшәү­гә ка­дәр ба­рып жи­тә. Бү­ген исә га­и­лә инс­ти­ту­ты­ның (бәл­ки Көн­ба­тыш ил­лә­ре өл­ге­сен­дә) ак­рын­лап юк­ка чы­гу­ын кү­зә­тер­гә ту­ры ки­лә.
Әл­бәт­тә, де­мог­ра­фик хәл иң әү­вәл те­ге яки бу жәм­гы­ят­ьтә ни­ках­лар һәм ае­ры­лы­шу­лар то­ры­шы­на бәй­ле. Го­мер­ле ни­ках­лар киң та­рал­ган, ә ае­ры­лы­шу сирәк кү­ре­неш икән, ди­мәк, ту­ым да то­т­рык­лы, жәм­гы­ять сә­ла­мәт һәм ил­нең ки­лә­чә­ге дә ыша­ныч­лы. Бу ике со­ци­аль кү­ре­неш ни өчен шун­дый көч­ле үзгәреш­ләр ки­че­рә соң? Аңа нин­ди фак­тор­лар йо­гын­ты ясый? Ке­ше­лек жәм­гы­я­те­нең ахы­ры­на якын­ла­шу­ы­мы, әл­лә дөнья жә­мә­гать­че­ле­ге­нең отыш­лы үсеш юлын­нан чит­кә ки­тү­е­ме, жәм­гы­ять эчен­дә­ге кар­шы­лык­лар­мы, Жи­һан йо­гын­ты­сы­мы?.. Игъ­ти­бар жит­мә­гән бу те­ма­лар жит­ди өй­рә­нү­гә мох­таж.
Шул ук ва­кыт­та га­и­лә бар­лык­ка ки­лү про­цес­сы­на ва­кыт һәм тра­ди­ци­я-
­ләр йо­гын­ты­сын да игъ­ти­бар үзә­ген­нән чит­тә кал­ды­рыр­га яра­мый. Рос­сия им­пе­ри­я­сен­дә һәм аңа чак­лы да ида­рә итү ор­ган­на­ры га­и­лә тор­мы­шы­на кысылма­ган, һәр га­и­лә үз көн­кү­ре­шен үзе хәс­тәр­лә­гән. Га­и­лә мо­хи­те­нә шул чор­да­гы төп мак­сат – про­ле­тар аң­ны сең­де­рү өчен ту­пас үтеп ке­рү со­вет­лар за­ма­нын­нан баш­ла­нып, ту­лы­сын­ча юга­ры­дан ида­рә ите­лү­че жәм­гы­ять­нең бер өле­ше­нә әве­ре­лә. Бик на­чар кү­ре­неш бу, һәм бү­ген әнә шул авыр ми­рас­ның нә­ти­җә­лә­ре кү­зә­те­лә.   
Га­и­лә инс­ти­ту­тын «жәм­гы­ять­нең атом­ла­шу­ы» (сү­зен дә та­ба­лар! – Т.Ю.) тар­ка­та, ди со­ци­о­лог Сер­гей Бе­ла­новс­кий. Бу кү­ре­неш биг­рәк тә Япо­ни­я­дә киң тарал­ган. Күп­ләр өй­лә­рен­нән тәү­лек­ләр буе чык­мый, бар ва­кы­тын компь­ю­тер ар­тын­да уз­ды­ра, ашар­га-эчәр­гә әти-әни­лә­ре ки­те­рә. Йо­гыш­лы чир тиз тарала ди­гән ке­бек, мон­дый яшәү рә­ве­ше Рос­си­я­не дә урап үт­мә­гән дип дә­вам итә бел­геч. Толь­ят­ти шә­һә­рен­дә яшә­гән 55 яшь­лек ир пси­хо­лог­ка шун­дый со­рау бе­лән мө­рә­жә­гать итә: әти­ем дә, әни­ем дә үл­де, ми­не хә­зер кем аша­тыр?.. Га­и­лә­не ту­ен­ды­ру­чы са­нал­ган ир за­ты­ның шун­дый хур­лык­лы хәл­гә ка­луы өчен ни дә­рә­жә­дә чир­гә са­бы­шу ки­рәк­тер?!
Хә­лит­кеч йо­гын­ты­ны тех­ник прог­ресс нә­ти­жә­сен­дә тор­мыш кө­тү­нең жи­ңе­ләюе һәм, әл­бәт­тә, ке­ше­лек ци­ви­ли­за­ци­я­се­нең ин­тер­нет тәэ­си­рен­дә мо­ңар­чы күрел­мә­гән мог­җи­за­лар­га ша­һит бу­луы ясый. Со­ци­аль чел­тәр йо­гын­ты­сын­да, ка­вем­нәр­нең сә­ла­мәт һәм ое­шып го­мер итү­е­нә ни­гез са­ла тор­ган, күп гасырлар яшәп кил­гән сы­нал­ган тра­ди­ци­я­ләр юк­ка чы­га, чөн­ки яңа чын­бар­лык ке­ше­ләр­не туп­лый тор­ган бер­ни тәкъ­дим ит­ми, ки­ре­сен­чә, алар­ны ае­ра, иртә­гә­се көн­нән ге­нә тү­гел, го­му­мән, ки­лә­чәк­тән мәх­рүм итә. Шу­ны­сы га­жәп, ни ягы бе­лән үтеп ке­рә ул ке­ше кү­ңе­ле­нә?
Уз­ган ел но­ябрь ахыр­ла­рын­да «Ком­мер­сантъ» га­зе­ты «От­сутст­вие па­ры тя­го­тит рос­сийс­ких муж­чин боль­ше, чем жен­щин» ди­гән исем ас­тын­да гыйб­рәт­ле һәм фә­һем­ле мә­ка­лә бас­тыр­ды. Бө­тен­дөнья сә­ла­мәт­лек сак­лау оеш­ма­сы та­ра­фын­нан үт­кә­рел­гән тик­ше­ре­нү­ләр ачык­ла­вын­ча, дөнь­я­да үзең­не ял­гыз­мын дип хис итү кү­ре­не­ше та­ра­ла. Аның на­чар нә­ти­җә­се – ин­сульт, бор­чы­лу, кү­ңел тө­шен­ке­ле­ге, үз-үзе­ңә кул са­лу ке­бек хәл­ләр­гә ки­те­рү их­ти­ма­лы. 
Шу­шы жә­һәт­тән пси­хо­лог Ин­на Хә­ми­то­ва­ның тү­бән­дә­ге фи­кер­лә­ре кү­ңел тө­шен­ке­ле­ген та­гы да кө­чәй­тә ке­бек. Хә­зер­ге ба­ла­лар тех­но­ло­гик си­ке­реш­кә эләк­те, ди ул, ин­тер­нет чел­тә­рен күз­дә то­тып. Алар үз­лә­рен бик күп бел­гән­гә са­ный, әти-әни­се­нә юга­ры­дан ка­рый, чөн­ки без төр­ле ил­дә һәм төр­ле шартлар­да тәр­би­я­лән­дек. Хә­зер­ге ба­ла­лар­ның ба­ры­сы да бар, ди пси­хо­лог, тик үз­лә­ре ге­нә бер­кем­гә дә ки­рәк­ми. Ахыр чик­тә кү­ңел­дә буш­лык ха­сил булып, аны нар­ко­тик­лар һәм ал­ко­голь ту­ты­ра...
Уча­лы ра­йо­нын­да яшәү­че 16 оны­гы һәм 26 онык­чы­гы бул­ган Са­би­ра апа Са­би­то­ва­ны мон­нан 30 ел­лар элек ба­ры­сы өчен дә өл­ге итеп ку­яр­лар иде дә, тик за­ма­ны ан­дый тү­гел. Са­би­ра апа, ун яшен­дә әни­сез ка­лып, ба­ла­лар йор­тын­да тәр­би­я­лә­нә. 12 яшен­дә аны ур­ман ки­сәр­гә җи­бә­рә­ләр, тор­мы­шын да га­рип ир бе­лән бәй­ләр­гә ту­ры ки­лә. Бә­хе­те­нә, тор­мыш ип­тә­ше бик җе­гәр­ле ке­ше бу­лып чы­га: ял­ла­нып эш­ли, га­и­лә­се­нә ак­ча та­бар­га ты­ры­ша. «Ба­ла­лар – бә­хет ич ул, – ди олы яшь­тә­ге ха­тын, – аң­ла­мыйм, ниш­ләп хә­зер ба­ла тап­мый­лар икән». 
«Тик ке­ше­ләр үз­гә­рә­ләр, үз­гәр­ми ул за­ма­на», – дип жыр­лый тор­ган иде Фән Вә­ли­әх­мә­тов. Әйе, юга­ры­да тел­гә алын­ган га­лим Юрий Во­ро­нин фи­ке­рен­дә хак­лык бар: уз­ган га­сыр­ның 90нчы ел­ла­рын­нан башлан­ды бу кү­ре­неш. Бәл­ки, әле­ге дә ба­я­гы Куш­ма Штат­лар өл­ге­сен­дә­дер. Тик де­мок­ра­тик ко­ры­лыш урнаш­ты­рып, ба­зар икъ­ти­са­ды ка­нун­на­ры бу­ен­ча көн итү­гә Рос­сия жә­мә­гать­че­ле­ге әзер тү­гел бу­лып чык­ты. 
Бү­ген­ге тор­мыш күп­ва­кыт га­дел­лек, ке­ше­лек­ле­лек ке­бек сый­фат­лар­ны чит­кә ку­еп то­ры­р­га мәж­бүр итә дип яз­ды «Кы­зыл таң» га­зе­ты «Кем баш, кем му­ен» дип атал­ган яз­ма­сын­да. Чөн­ки кем­нең ке­сә­се ка­лын, шул ях­шы яши. Бү­ген­ге ха­тын-кыз­ны мон­нан 20 ел элек шу­шы яшь­тә бул­ган­нар бе­лән ча­гыш­ты­рып кара­гыз: аер­ма – җир бе­лән күк ара­сы. Бас­ма ми­сал­га уз­ган га­сыр­ның 90нчы ел­ла­рын­да га­и­лә кор­ган Ил­дар бе­лән Вә­си­лә­не ки­те­рә. Шул ел­лар шау­кы­мы ас­тын­да Вә­си­лә Мәс­кәү шә­һә­ре­нә йө­реп, то­вар алып кай­та да шу­лар­ны са­тар­га то­ты­на. Ә ире­нә аны ти­мер юл вок­за­лын­да кар­шы алу, то­вар­ны ба­зар­га алып ба­ры­шу, өй­дә ба­ла­лар­ны тәр­би­я­ләү ке­бек бу­рыч­лар йөк­лә­нә. Бил­геле, ир за­ты өчен тү­бән­че­лек­ле яшәү рә­ве­ше Ил­дар­ны гарь­лән­дәерә, һәм ул эчүгә са­бы­ша. Дө­рес, ха­ты­ны сәү­дә эш­мә­кәр­ле­ген­нән чит­лә­шер­гә мәҗ­бүр бул­гач, акыл­га уты­ра ул. Тик проб­ле­ма ка­ла: ха­тын-кыз үз тор­мы­шын­нан канәгать тү­гел, чөн­ки ла­ек­лы ир та­ба ал­ма­ган…
Кем ха­та­сы ар­ка­сын­да ки­леп ту­ды мон­дый хәл, га­еп­не кем­гә ау­да­рыр­га? Әл­бәт­тә, күп­мил­ләт­ле ил жә­мә­гат­ьче­ле­ге­нә. Ни рә­веш­ле­ме? Бу со­рау­га жа­вап ае­рым сөй­лә­шү­не та­ләп итә һәм әле дә бик күп­ләр­не бор­чый. Бер сүз бе­лән әйт­кән­дә, уз­ган га­сыр­ның 80нче ел­ла­ры ур­та­сын­да игъ­лан ител­гән «үз­гәр­теп ко­ру» һәм аңа ял­ган­ган ка­пи­та­лис­тик ко­ры­лыш­ны тер­ге­зү­не эз­лек­ле алып ба­ру өчен (һичью­гы Кы­тай өл­ге­сен­дә), ил­дә әзер­лек­ле иж­ти­ма­гый-сә­я­си көч­ләр юк бу­лып чык­ты. Ан­дый кли­мат бул­ды­рыр­га күп дә­вер КПСС иде­о­ло­ги­я­се бе­лән яшә­гән ха­лык үзе әзер тү­гел иде. Әл­бәт­тә, кай­чан­дыр ярым­фе­о­дал корылыш ни­ге­зен­дә со­ци­а­лизм, хәт­та ком­му­низм тө­зер­гә хы­ял­ла­ну да бу­лыш­лык ит­кән­дер.
Шу­шы хәл­гә бер­ни­ка­дәр як­ты­лык тө­шер­гән бер фи­кер­гә игъ­ти­бар юнәл­тә­се ки­лә. Мон­нан 80 ел­лар ча­ма­сы элек Шве­ци­я­нең иң өл­кән һәм күп сан­лы социал-де­мок­ра­тик пар­ти­я­се ли­дер­ла­рын­нан бер­се Харс Ен­сен тү­бән­дә­ге фи­кер­не әй­теп кал­ды­ра. «Ил­дән га­лим­нәр, бел­геч­ләр, ин­же­нер­лар, та­биб­лар – ха­лык­ның «кай­ма­гы» кит­кән­дә, ида­рә итү­гә биз­нес ки­лә, урам­нан кер­гән әт­рәк-әләм сә­я­сәт­че бу­лып ки­тә, эш­ку­ар­лар, спорт­чы­лар, ба­зар алып­са­тар­ла­ры де­пу­тат ка­нә­фи­ен би­ли баш­лый».
Та­ныш кү­ре­неш, әйе­ме? Бу – мәсь­ә­лә­нең бер ге­нә ягы. Ә икен­че­се исә, акыл­лы­га иша­рә ди­гән­дәй, Рос­си­я­дә со­ци­ал-де­мок­ра­тия иде­я­лә­рен кү­тә­реп, аларны га­мәл­гә ашы­ру бу­ен­ча эш­мә­кәр­лек алып бар­ган иж­ти­ма­гый-сә­я­си оеш­ма тө­зү­гә ка­гы­ла. Дө­рес, күп­мил­ләт­ле ил­дә мо­ңа ире­шү ай-һай...

«Ил­дә ак­ча жи­тәр­лек, ур­лаш­мас­ка гы­на ки­рәк»

Ни­ках­ка ке­рү, га­и­лә­дә ир бе­лән ха­тын ара­сын­да­гы мө­нә­сә­бәт, шу­лар ни­ге­зен­дә ба­ла­лар­га нин­ди тәр­бия би­ре­лү, га­и­лә инс­ти­ту­ты­ның ки­лә­чә­ге һәм җәмгыят­ьтә­ге кыйм­мәт­ләр йо­гын­ты­сы ке­бек проб­ле­ма­лар ел­дан-ел кис­кен­лә­шә. Ни­ках­ны рәс­ми­ләш­тер­ми ге­нә яшәү – ли­бе­раль жәм­гы­ят­ьләр­гә хас күренеш, ди Юга­ры икъ­ти­сад мәк­тә­бе­нең Мил­ли-тик­ше­ре­нү уни­вер­си­те­ты про­фес­со­ры Жан­на Чер­но­ва. Бәл­ки. Әм­ма Рос­сия – ли­бе­раль бур­жу­аз жәмгыятьләр күп­тән үз ит­кән һәм көн­кү­решенең ае­рыл­гы­сыз өле­ше бу­лып кит­кән ли­бе­раль кыйм­мәт­ләр­не сан­лый тор­ған ил тү­гел. Бу – бер. 
Икен­че­дән, без­дә рәс­ми ни­ках­ка кер­ми яшәү рә­ве­ше­нең шун­дый ким­че­лек­ле ча­гы­лы­шы бар: имеш, әти­сез үс­кән ба­ла­лар дәү­ләт­тән ак­ча­ла­та яр­дәм алырга хо­кук­лы һәм, әл­бәт­тә, ан­нан те­ләп фай­да­ла­на­лар. Са­лым тү­ләү­че­ләр исә­бе­нә дәү­ләт күр­сәт­кән бу яр­дәм жәм­гы­ят­ьтә бо­лай да киң та­рал­ган салышу (па­тер­на­лис­тик) кә­е­фен кө­чәй­тү ге­нә тү­гел, каз­на өчен үзен ак­ла­ма­ган чы­гым бу­лып то­ра. Ә бит олы яшь­тә­ге­ләр ара­сын­да яшәү ми­ни­му­мын­нан да ким­рәк пен­си­я­гә көн кү­рү­че­ләр аз тү­гел. Адәм ышан­мас хәл: дәү­ләт­нең яңа ту­ган ба­ла ал­дын­да бу­ры­чы бар, ә го­ме­рен эш­тә уз­дыр­ган өл­кән­нәр алдында ... юк!
Дәү­ләт ду­ма­сын­да ком­му­нист­лар фрак­ци­я­се жи­тәк­че­се Ген­на­дий Зю­га­нов­ның 90нчы ел­лар­да ук әйт­кән, «ил­дә ак­ча жи­тәр­лек, тик аның агым­на­рын үзгәртер­гә һәм ур­лаш­мас­ка ки­рәк» ди­гән сүз­лә­рен ис­тә то­ту­чы­лар, мө­га­ен, бар­дыр әле. Күп га­сыр­лар элек үк бо­рын­гы Рим акыл ия­се Сир Пуб­лий­ның «тота бел­сәң, ак­ча – кол, то­та бел­мә­сәң – әфән­де» ди­гән гый­ба­рә­се күп­ләр­гә та­ныш тү­гел­дер. Хик­мәт шун­да: без­дә фи­нанс мәсь­ә­лә­сен­дә һа­ман тәр­тип юк. Ни өчен? Әйт­кән­дәй, бу ин­де үзе ае­рым та­рих. Һәм ул им­пе­рия кы­са­ла­рын­нан чы­га ал­ма­ган ил­нең күп сан­лы бә­ла­лә­рен­нән бер­се. 
«Шу­лай да мин га­и­лә инс­ти­ту­ты тар­ка­ла, бе­тә ди­гән ка­раш­ны ур­так­лаш­мыйм», – ди Чер­но­ва ха­ным, чөн­ки со­ци­о­ло­гик тик­ше­ре­нү­ләр­гә ка­ра­ган­да, ха­тын-кыз­лар­ның 60 про­цен­ты, сез ни эш­ләр­гә те­ләр иде­гез: эш­ләр­гә­ме, әл­лә өй­дә ба­ла ка­рап кы­на уты­рыр­га­мы ди­гән со­рау­га «эш­ләр дә, ба­ла да ка­рар идем» дип жа­вап кай­тар­ган. Га­ли­мә­нең бу оп­ти­миз­мы да уңай бә­я­гә тарт­мый. Урал фе­де­раль уни­вер­си­те­ты со­ци­о­ло­гы Ма­ри­на Ми­ро­но­ва бер ке­ше­дән тор­ган гаи­лә­ләр кү­бәю­ен ис­кәр­тә. 2010 ел­да алар Рос­си­я­дә 57 мил­ли­он исәп­лән­сә, 2020 ел­да 68 мил­ли­он­га жит­кән. Ха­лык­ның 6 про­цен­ты (Мәс­кәү­дә – 17) баласыз гы­на тор­мыш итәр­гә те­ли. Кыз­га­ныч­ка, мон­дый ял­гыз­лык иде­ясе дөнь­я­ны ны­г­рак чол­гый ба­ра, ди Ми­ро­но­ва. Ва­кыт тен­ден­ци­я­се йо­гын­ты­сын­да ке­ше­нең пси­хо­ло­ги­я­се шун­дый үз­гә­реш ки­че­рә. Хә­зер ир яки ха­тын­ның җен­си хы­я­нә­те­нә дә әһә­ми­ят би­реп тор­мый­лар. Га­и­лә кор­мый гы­на, бер-бер­се­нә ку­нак­ка йө­реп яшәү­че­ләр ар­та. 
Фи­нанс тик­ше­ре­нү­лә­ре гыйль­ми инс­ти­ту­ты үт­кәр­гән ча­ра­лар ял­гыз­лык иде­я­се­нең чын­бар­лык­та ни­ка­дәр ко­лач­лы бу­лу­ын сан­нар бе­лән ны­гы­та. Респондент­лар­ның 46 про­цен­ты, ди­е­лә ан­да, ба­ла та­бар­га те­лә­ми, ә 42 про­цен­ты исә мо­ңа әзер ке­бек. Ха­тын-кыз ара­сын­да ба­ла­сыз яшәү та­раф­дар­ла­ры – 51, ир­ләр­дә 41 про­цент. Шул ук ва­кыт­та, га­и­лә­нең ай­лык ке­ре­ме 58 мең сум­га жит­сә, ба­ла тәр­би­я­ләр­гә әзер бу­лу­чы­лар да юк тү­гел. «Мин ба­ла тапмадым, – дип бел­де­рә 40 яшь­лек ха­ным, – һәм жы­ен­мыйм да». Аның фи­ке­рен­чә, ил­дә­ге де­мог­ра­фик хәл аны бор­чы­мый, чөн­ки мо­ңа чи­нов­ник­лар да тө­ке­реп ка­рый. Югый­сә, хез­мәт ха­кын арт­ты­рыр­лар, ур­лаш­мас­лар иде. 
Эго­изм ча­гы­лы­шы бул­ган мон­дый ка­раш­ны ур­так­ла­шу­чы­лар Рос­си­я­дә, мө­га­ен, мил­ли­он­нар­дыр. Ә бит хез­мәт ха­кы ки­мә­ле һа­ман да ое­ша ал­ма­ган граждан­нар жәм­гы­я­те­нең бу­ры­чы, һәм аны ил­гә ида­рә итү­дә сай­лау­лар аша ак­тив кат­наш­кан, шул рә­веш­ле үзе­нең конс­ти­ту­ци­он хо­кук­ла­рын як­ла­ган граждан­нар үз­лә­ре «сай­лый». 2021 ел ба­шын­да «Ме­ди­а­кор­сеть» сай­ты ана ка­пи­та­лын 466 мең сум­га жит­ке­рү 
ни­я­те бе­лән бәй­ле фи­кер алы­шу оеш­тыр­ды. Де­мог­раф­лар ка­ра­шын­ча, мон­дый ак­ча­ла­та яр­дәм дә ту­ым­ны арт­ты­ру­га ки­тер­мә­я­чәк, ки­ре­сен­чә, хәерчелекне ге­нә кө­чәй­тә­чәк, ди­е­лә яз­ма­да. Проб­ле­ма­ны тик комп­лекс­лы, шул исәп­тән ха­лык­ның ке­ре­мен арт­ты­ру исә­бе­нә ге­нә хәл итәр­гә мөм­кин. 
«Мин ба­ла­ны ак­ча­га кы­зы­гып тү­гел, – ди жур­на­лист Вик­то­рия Куп-
­ри­я­но­ва, – ә ки­рәк бул­ган өчен та­бам. Акыл­лы ке­ше­ләр ба­ла та­бу өчен үз­гә­реш­ләр кө­тә: ирек­ле һәм ачык ил, сау­лык сак­лау, мә­га­риф һәм эш­ку­ар­лык өлкәлә­рен­дә жит­ди ре­фор­ма­лар һ. б. ки­рәк».
Шу­шы ук мәсь­ә­лә­гә мө­рә­җә­гать итеп, «Де­мог­ра­фия: сан сый­фат­ка сук­са» дип исем­лән­гән яз­ма­да «Ва­та­ным Та­тарс­тан» га­зе­ты тү­бән­дә­ге­ләр­не җит­ке­рә: ана ка­пи­та­лы – ул нә­ти­җә­ләр бе­лән кө­рәш. Ә сә­бәп­ләр? Икъ­ти­сад ти­еш­ле дә­рә­жә­дә бу­лып, ур­та­ча хез­мәт ха­кы ае­на 120-130 мең сум (Гер­ма­ни­я­дә­ге­нең яр­ты­сы) тәш­кил ит­кән­дә, их­ти­мал, бернин­ди дә ана ка­пи­та­лы ки­рәк­мәс, ха­лык бо­лай да үр­чер иде. Тик ни хик­мәт, ин­де ни­чә ел­лар буе икъ­ти­сад ко­ра, шуның аша тор­мыш сый­фа­тын ях­шыр­та ал­мый­быз.
Ак­ча би­рү бе­лән ге­нә ба­ла са­нын арт­ты­рып бул­мый. Де­мог­ра­фик күр­сәт­кеч – ул хез­мәт ба­за­ры, сә­нә­гать, сау­лык сак­лау, мә­га­риф, то­рак-ком­му­наль хуҗалык һ.б. тар­мак­лар­ның эш­мә­кәр­ле­ге, ида­рә итү ос­та­лы­гы, ди со­ци­о­лог Ра­вил На­сый­бул­лин. Хал­кы­быз­ның тор­мы­шын ях­шыр­ту өчен җа­вап­лы җитәкче­ләр­дән имин-сау са­бый­лар ту­ып тор­сын өчен син ни эш­лә­дең дип со­рый­сы ки­лә. 1966 ел­да, дип дә­вам итә про­фес­сор, Япо­ни­я­дә фән­ни ида­рә итү бу­ен­ча зур кон­фе­рен­ция уз­ды­ры­лып, ан­да яң­гы­ра­ган үзәк фи­кер­ләр­гә, гыйль­ми тик­ше­ре­нү­ләр­гә та­я­нып, зур үз­гә­реш­ләр баш­ла­на. 1947 ел­да әле са­лам өс­тен­дә көн күр­гән ха­лык бар җә­һәт­тән күп­ләр­не узып ки­тә.
Чын­лап та, чит ил­ләр­дә га­и­лә ко­ру, ба­ла ту­ды­ру мәсь­ә­лә­лә­ре­нә ка­раш ни рә­веш­ле соң? Мә­сә­лән, де­мок­ра­тик жәм­гы­ять­нең өл­ге­се бул­ган Куш­ма Штатлар­да «Нью-Йорк пост» га­зе­тын­да ба­сы­лып чык­кан «Ке­ше – ха­та ул» ди­гән яз­ма бе­лән та­ны­шу кү­ңел­дә бик авыр той­гы­лар уя­та. Ба­ла та­бу­дан баш тар­ту­чы­лар кү­бәя, бу хак­та со­ци­аль чел­тәр­дә чы­гыш ясау­чы­лар да бай­так дип хә­бәр итә бас­ма. 2020 ел­да АКШ­ның 25 шта­тын­да үлем күр­сәт­кеч­лә­ре туым­нан юга­ры бул­ды. 1000 ке­ше­гә ур­та­ча 6,5 ни­ках ту­ры ки­лә. 20-30 яшь­лек­ләр ара­сын­да җен­си мө­нә­сә­бәт­кә кер­ми ге­нә яшәү­че­ләр кү­бәя. 2008-2018 еллар эчен­дә ан­дый­лар өч тап­кыр ар­тып, баш­лы­ча Нью-Йорк шә­һә­рен­дә туп­ла­на­лар. Сан-Фран­цис­ко ка­ла­сы урам­на­рын­да эт­ләр ба­ла­лар­га ка­ра­ган­да күб­рәк оч­рый. 
Эш һәм шәх­си тор­мыш, хез­мәт карь­е­ра­сы һәм ба­ла, ях­шы тор­мыш ип­тә­ше һәм га­и­лә тор­мы­шы – бо­лар­ны ни рә­веш­ле көй­ләр­гә ди­гән со­рау ку­е­ла. Ә ни­гә ки­рәк бо­лар, дип жа­вап­лый үз­лә­ре үк, ди­е­лә Аме­ри­ка бас­ма­сын­да. Бу бу­ын, ахыр­за­ман­нан өр­кеп, то­кы­мын дә­вам итү­дән баш тар­та. Ба­ла ту­ды­ру әх­ла­кый як­тан га­дел тү­гел, дип яза со­ци­аль чел­тәр­дә Те­хас шта­тын­да яшәү­че 38 яшь­лек Иза­бель. Ко­ло­ра­до шта­тын­нан Дар­лин Ни­келл ата-ана­сы­ның үз тормышына авыр­лык ки­те­рүе ту­рын­да хә­бәр итә: әни ке­ше үлән тарт­кан, әти исә гел эш­тә бул­ган. Алар­да без­нең кай­гы юк иде, ди. 
Төнь­як Да­ко­та уни­вер­си­те­ты пси­хо­ло­гы Клей Рут­ледж фи­ке­рен­чә, 20 яшь­лек­ләр ара­сын­да «ке­ше – проб­ле­ма» ди­гән ка­раш ны­гый. Без­нең пси­хо­ло­гия хәлне ях­шыр­ту­га мөм­кин­лек бир­ми, ди га­лим.   

«Шун­дый шарт­лар ту­ды­рыр­га ки­рәк: ял­гыз ка­лу ко­точ­кыч бул­сын!»

Рос­си­я­дә ел са­ен 5 мең­ләп ба­ла әни­се та­ра­фын­нан үте­ре­лә. 
Ку­бань дәү­ләт уни­вер­си­те­ты мәгъ­лү­мат­ла­ры бу­ен­ча, мон­дый җи­на­ят­ькә баш­лы­ча 30-40 яшь­лек ха­тын­нар ба­ра. Сә­ла­мәт­лек сак­лау ор­ган­на­ры үт­кәр­гән тик­ше­ре­нү­ләр­гә ка­ра­ган­да, ба­ла тап­кан­нан соң күп­ме­дер ва­кыт ха­тын-кыз «үз акы­лын­да» бул­мый. Ди­мәк, көч­ле тет­рә­нү ки­че­рә. Үз са­бы­е­ның го­ме­ре­нә кул сал­ган­нар­га, РФ Җи­на­ять ко­дек­сы­ның 106нчы стать­я­се бу­ен­ча биш ел­га ирек­тән мәх­рүм ите­лү яный. 
«Мин элек ба­ла ярат­ма­ган ха­тын­нар­ны тән­кыйть­ли идем, – дип эч се­рен ур­так­ла­ша бер ха­тын. – Авыр­га кал­ган­чы, кү­ңел­ле һәм рә­хәт яшә­гән­мен икән. Бала ту­ды­рыр­га да әзер ке­бек идем. Тик ба­ла­ны бик авыр тап­тым. Ан­нан соң шул хә­лем­не төш­тә кү­реп, кур­кып уя­на идем. Чир­ләр арт­ты, ти­рем­дә ачык яра­лар бар­лык­ка кил­де, чәч ко­е­ла баш­ла­ды. Шу­ның бе­лән ба­ла­га ка­ра­та нәф­рә­тем кө­чәй­де, чөн­ки ул гы­на ми­нем бә­хе­тем­не ур­ла­ды ич. Ба­ла ела­вы шартлар чик­кә җит­ке­рә иде. Ту­ма­саң, ях­шы бу­лыр иде, дип кыч­кы­рам...» 
«Йөк­ле­лек го­ме­рем­нең иң бә­хет­сез ча­гы бул­ды, – дип яза 31 яшь­лек ха­ным. – Ба­ла ту­гач, эш­кә чы­га ал­ма­дым, ак­ча­га кыт­лык кө­чәй­де. Ба­ла­ны ко­ляс­ка­сы бе­лән уз­гын­чы ма­ши­на ас­ты­на этә­реп жи­бә­рер­гә ки­рәк ди­гән уй кил­де. Ба­ла кыз­га­ныч иде, тик мин үзем­не ны­грак кыз­ган­дым».
2015 ел­да АКШ­та үт­кә­рел­гән тәҗ­ри­бә бу­ен­ча ана­лар­да ба­ла ела­вы­ның аг­рес­сия ту­ды­руы ачык­ла­на. Һәр дүр­тен­че ха­тын­да са­бый­ны үте­рү те­лә­ге барлыкка ки­лә. «Га­зе­та.ру» сай­тын­да ур­наш­ты­рыл­ган хә­бәр «Ү­те­рер­гә те­лә­гән идем» дип ата­ла. Сверд­ловск өл­кә­се­нең Кар­пинск шә­һә­рен­дә яшә­гән 37 яшь­лек ха­тын, са­бы­ен сум­ка­га са­лып, шкаф­ка яп­кан да шул рә­веш­ле аның як­ты дөнья бе­лән хуш­ла­шу­ын көт­кән. Ба­ла­га әни­се юк чак­та, жәл­ләп­тер ин­де, аның 13 яшь­лек улы ашар­га бир­гән. Ахи­рәт­лә­ре­нә ку­нак­ка кил­гән ха­тын­нар, шкаф­тан та­выш ише­теп, хо­кук сак­лау ор­ган­на­ры­на хә­бәр ит­мә­сә, бу хәл күпме дә­вам итәр иде икән? Шул ук ва­кыт­та әле­ге ана­ның ике ба­ла­сын ике ир­дән та­буы мәгъ­лүм, ә өчен­че ире­нең күп­тән тү­гел аны таш­лап ки­тү­е…
Мәс­кәү өл­кә­се­нең Пуш­ки­но шә­һә­рен­дә яшәү­че укы­ту­чы ха­тын­ның дүрт яшь­лек улын асып үте­рүе бер­ни­чек тә акыл­га сый­мый. Күр­ше­лә­ре әй­тү­ен­чә, аның пси­хи­ка­сы сә­ла­мәт бул­ма­ган, хәт­та ике ба­ла­сы­на пы­чак бе­лән таш­ла­ну ке­бек хәл­ләр кү­зә­тел­гән. 
Йө­рә­ге ас­тын­да ту­гыз ай бу­е­на йөр­теп ту­дыр­ган са­бы­е­на ка­ра­та кан­сыз­лык өл­ге­се күр­сәт­кән та­гын бер ана ке­ше Ки­ров шә­һә­рен­дә яши. Ул фа­ти­рын­да су кран­на­рын ябып, ашам­лык­лар­ны яше­рә дә, ач­тан үл­сен өчен, өч яшь­лек кы­зын ял­гы­зын бик­ләп чы­гып ки­тә. Ба­ла ач­лык­ка тү­зә ал­мый, кер по­ро­шо­гы ашый. Кы­зы үлем бе­лән яка­лаш­кан­да, әни ти­еш­ле зат со­ци­аль чел­тәр­дә ашар­га пе­ше­рер­гә өй­рә­теп уты­ра, шун­да ба­ла­сы­ның су­рә­тен ур­наш­ты­рып, «минем ал­ты­ным» дип атар­га да оял­мый... 
Тик­ше­ре­нү­ләр­дән кү­рен­гән­чә, ба­ла­сын үлем­гә ду­чар ит­кән ха­тын­нар­ның 68 про­цен­ты бә­хет­сез га­и­лә­дә ту­ып үс­кән, ба­ла ча­гын­да төр­ле җә­бер­ләү­ләр киче­рер­гә мәҗ­бүр ител­гән. Сер тү­гел, 90нчы ел­лар­да, ил тор­мы­шын­да­гы кис­кен бо­ры­лыш­тан соң, ан­дый­лар шак­тый арт­ты. Оя­сын­да ни күр­сә, оч­ка­нын­да шул бу­ла ди­гән әй­тем буш җир­лек­тә ярал­ма­ган. 
Элек­ке бу­ын­нар­га хас җа­вап­лы­лык, кыйм­мәт­ләр үз­гә­рә, ди та­ныл­ган пе­да­гог Алек­сандр Ас­мо­лов. Без­гә мо­ның сә­бәп­лә­ре бил­ге­сез. Ба­ла­сыз тор­мыш – кай­сы бе­рәү­ләр өчен бә­хет. Кая те­ли­сең, шун­да бар! Дөнья без­не­ке. Әм­ма дәү­ләт бир­гән ак­ча ба­ры­сы­на да җит­ми, ди га­лим. Шун­дый шарт­лар ту­ды­рыр­га ки­рәк: ял­гыз ка­лу ко­точ­кыч бул­сын! 
Кур­кы­тыр­га ча­кы­руы бе­лән Ас­мо­лов ха­та­ла­на, чөн­ки ко­точ­кыч шарт­лар ту­ды­ру – дәү­ләт­нең, яг­ъни ида­рә ор­ган­на­ры­ның хо­ку­кы­на ка­ра­мый. Ә уңай­лы һәм отыш­лы шарт­лар бул­ды­ру исә – алар­ның конс­ти­ту­ци­он бу­ры­чы. Лә­кин утыз ел­дан ар­тык ва­кыт уз­ганнан соң да Төп за­кон­ның юнь­ле-рәт­ле эш­лә­мә­ве аркасын­да бу ту­ры­да сүз озай­ту­ның фай­да­сы юк. Ә ме­нә Ас­мо­лов­ны­кы­на ох­шаш фи­кер­ләү­че­ләр исә юк тү­гел. 
Га­и­лә инс­ти­ту­тын тик мәҗбү­ри­ят юлы бе­лән ге­нә тер­ге­зер­гә бу­ла, ди юга­ры­да тел­гә алын­ган Сер­гей Бе­ла­новс­кий. Рос­си­я­дә де­мог­ра­фик хәл­не ях­шыр­ту өчен ае­ры­лы­шу­ны, ба­ла тө­ше­рү­не ты­яр­га, җен­си хы­я­нәт өчен хө­кем­гә тар­тыр­га, буй­дак­лар­ны өй­лән­де­рер­гә, дәү­ләт пла­нын һәм то­рак­ны чи­рат бу­ен­ча бирү­не кер­тер­гә!..
Та­ныш алым­нар. Тик үт­кән­нәр­гә кай­тып бул­мый.
Ту­ым­ны арт­ты­ру өчен, фә­кыйрь­лек­не җи­ңәр­гә ки­рәк, ди РФ Хез­мәт һәм со­ци­аль як­лау ми­нист­ры Ан­тон Ко­тя­ков. Бу, әл­бәт­тә, де­мог­ра­фик хәл­не җай­га са­лу өчен яшәү шарт­ла­рын ях­шыр­тыр­га ки­рәк, ди­гән ка­раш як­лы­лар­га рәс­ми ор­ган вә­ки­ле­нең җа­ва­бы бу­лып ка­бул ите­лә. Шун­дый ук бу­рыч­ны РФ Дәү­ләт думасы де­пу­тат­ла­ры ал­ды­на пре­зи­дент В. Пу­тин да куй­ган иде. Проб­ле­ма иң элек, үз та­ри­хын­да бер­кай­чан да 75 ел­дан ар­тык ты­ныч шарт­лар­да көн итмәгән ил­дә ни рә­веш­ле ки­леп ту­ган һәм ни сә­бәп­ле һа­ман яшәп ки­лә ди­гән со­рау уя­та. 
Икен­че дөнья су­гы­шын­да тә­мам кү­тә­рәм­гә кал­ган Гер­ма­ния һәм Япо­ния 70-80нче ел­лар­да ук тор­мыш дә­рә­җә­сен ярый­сы юга­ры кү­тә­рү­гә иреш­те. 2019 елда 1 мил­ли­он­нан күб­рәк Көн­чы­гыш ка­чак­ла­рын сы­ен­дыр­ган бе­рен­че­сен­дә яшәр­гә бик күп­ләр те­ләр иде. 2022 ел­ның но­яб­рен­дә Бе­ло­рус­сия һәм Поль­ша чи­ге үтәр­гә аш­кын­ган курд һәм га­рәп­ләр­нең күп­ле­ге шул хак­та сөй­ли. Ә ни өчен ка­чак­лар ик­сез-чик­сез буш­лык­ла­ры күп бул­ган Росси­я­гә ом­тыл­мый? Бу демог­ра­фик хәл­не ях­шыр­тыр­га мөм­кин­лек би­рер иде тү­гел­ме? Үке­неч­кә кар­шы, мон­дый ка­раш бел­де­рү­че да­и­рә­ләр кү­рен­ми. 
Рос­си­я­дә тор­мыш сый­фа­ты­ның ти­еш­ле дә­рә­җә­дә тү­гел­ле­ге (әл­бәт­тә, ак­ча­сын кая ку­яр­га бел­мә­гән­нәр дә юк тү­гел, әм­ма ан­дый­лар аз) ту­рын­да КПРФ рәисе Ген­на­дий Зю­га­нов­ның фи­ке­ре юга­ры­да тел­гә алын­ган иде ин­де. Фи­кер буш бул­ма­сын өчен, чы­гым­нар­ның үзен ак­ла­ма­ган кай­сы тар­мак­лар­га юнәлте­лү­ен атап ки­тү ки­рәк бу­лыр: ча­ма­сыз үр­че­гән ида­рә ор­ган­на­ры, мил­ли обо­ро­на һәм «көч» ве­домст­во­ла­ры, исәп­сез чы­гым­нар тү­гел­гән күп­тар­мак­лы суд, җи­һан­га очу бе­лән ма­вы­гу һ.б. 
Игъ­ти­бар ите­гез: хал­кы бик ях­шы го­мер ит­кән Скан­ди­на­вия ил­лә­ре, шул ук Швей­ца­рия бер дә кос­мод­ром­нар тө­зер­гә һәм җи­һан­га очар­га аш­кын­мый ич. Шу­лай ук баш­ка мәм­лә­кәт­ләр­нең эч­ке тор­мы­шы­на да кы­сы­лып, акыл өй­рә­теп ма­таш­мый­лар. Мо­ның ни­ге­зе нәр­сә­дә соң? Со­рау сә­ер ке­бек то­ел­са да, аның җа­ва­бы үтә ачык: алар­да Рос­си­я­дә­ге ише бо­рын-бо­рын­нан кил­гән про­ле­тар аң күп­тән та­рих чоң­гы­лы­на кү­ме­леп кал­ган шул.  
Мил­ли­ард­ла­ган ак­ча­лар хи­са­бы­на хәл­не җай­га са­лыр­га ом­ты­лу­чы­лар, кыз­га­ныч­ка, кү­рен­ми. Дө­ре­с­рә­ге, бу күп­тән кил­гән тра­ди­ция һәм аны бо­зар­га акыл җит­ми.
Йом­гак­лап шу­ны ас­сы­зык­лау ки­рәк: га­и­лә инс­ти­ту­ты бе­лән дәү­ләт ор­ган­на­ры ара­сын­да­гы үза­ра мө­нә­сә­бәт ни рә­веш­ле бул­са, отыш­лы­рак соң? Сүз дә юк, га­и­лә – бе­рен­чел, ә дәү­ләт икен­чел, чөн­ки га­и­лә дәү­ләт ни­ге­зен тәш­кил итә. Га­и­лә юк икән, дәү­ләт тә юк. Шу­шы күз­лек­тән ка­ра­ган­да, дәү­ләт га­и­лә өстеннән хө­кем йөр­тә ал­мый, ки­ре­сен­чә, аның буй­сы­ну­ын­да бу­лыр­га ти­еш ке­бек. Ни кыз­га­ныч, 1917 ел­гы ок­тябрь түн­тә­ре­ле­ше, күп бу­ын­нар­ның ка­ны­на се­ңеп, тра­ди­ци­я­гә, яшәү рә­ве­ше­нә әве­рел­гән тәр­тип­не юк­ка чы­гар­ган. 
Юл­дан язу җи­ңел, ә ки­ре кай­ту авыр. Хәт­та кул­дан ки­лер­лек тә тү­гел.
«Га­и­лә елы» ил тор­мы­шы­на нин­ди яңа­лык­лар тәкъ­дим итәр, көн­кү­реш ях­шы­рыр­мы, ха­лык ин­де ни­чә­мә ел­лар баг­ла­ган өмет­ләр ак­ла­ныр­мы – бо­лар­ны яңа ел­ның ахы­ры күр­сә­тер. Һич югын­да, аз ке­рем­ле эш урын­на­рын­да хез­мәт хак­ла­ры кү­тә­рел­сә дә, ярый­сы бу­лыр иде... 

Ти­мер ЮРМАТИН, Уфа.

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 1, 2024 ел

Комментарийлар