Логотип «Мәйдан» журналы

Гаилә юк икән − дәүләт тә юк

«Әти-әнием үлде, мине хәзер кем ашатыр...»

Барлык тереклек дөньясына хас миссия-күренеш – токым калдыру. Бу язылмаган канун, җир шары яралганнан бирле, теге яки бу зат үз дәвамын саклап калсын өчен бердәнбер таяныч санала. Киләсе елны Россия президенты В. Путин «Гаилә елы» дип игълан итте һәм күпбалалы гаиләләрне арттыру бурычын куйды. Максат аңлашыла: Көнбатыш басымына каршы тору өчен, Россия үз традицияләре буенча яшәгән, көчле ил булырга тиеш.

Илдә туымны арттыру электән үк төрле кимәлдәге власть даирәләренең әледән-әле игътибар үзәгенә куелган мәсьәләләрнең берсе булып кала, чөнки шунсыз социаль-икътисади хәлне яхшырту, ахыр чиктә тотырыкландыру проблемасын уңышлы хәл итү мөмкинлеге күренми. Сабыйлар көтелгәннән азрак туу дәүләтнең социаль йөкләмәләрен үтәүдә кыенлыклар тудыра. Шул ук вакытта демография мәсьәләсен яхшырту буенча рәсми алымнар ана капиталын күпләп өләшү, күп балалы гаиләләргә акчалата ярдәм күрсәтүдән башка мул чыгымлы чаралардан ары китми. Тормыш-көнкүрешне яхшырту, ягъни керемнәрне арттыру, саулык саклауга игътибарны көчәйтү, хезмәт базарында хәлне яхшырту һ.б. кебек кайсыбер сәяси даирәләр һәм аерым шәхесләр тарафыннан еш кына кузгатылган тәкъдимнәр, кызганыч, игътибар үзәгеннән читтә кала бирә. Күрәсең, алар йогынтылы даирәләр, сәяси көчләр мәнфәгатен чагылдырмый. Бәлки, шуңалыр да туымны арттыруда көтелгән нәтиҗәләр юк, хәтта, статистика мәгълуматларына караганда, соңгы елларда ул кими бара. Ике дистәдән артык галимнең – араларында Абель Аганбегян, Роберт Нигъмәтуллин, Лев Зеленый, Александр Чучалин һ.б. кебек танылганнары да бар – РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга мөрәжәгатьендә, мәсәлән, 2020 елда сабыйларның 400 меңгә кимрәк туыуы турында әйтелә. Соңгы ун елда эшкә яраклы ирләр 7,5 миллионга кимеп, 2020 елның маеннан 2021 елның апреленә үлем 481 меңгә арткан.

Бу хәлнең сәбәбе нидә? Сорауга жавап эзләүчеләр гадәттә яшәү кимәле, ягъни матди тәэминат һәм әхлакый-психологик климат тирәли фикер йөртү белән чикләнә. Икътисад фәннәре докторы професссор Юрий Воронин, мәсәлән, болай ди: демографик хәл узган гасырның 90 нчы елларында АКШ монетаристлары Милтон белән Фридманның, «барсын да базар, ягъни ихтыяж һәм тәкъдим билгели», дигән теориясенә сукырларча иярү аркасында кискенләште. Шуңа күрә Русия эш хакы буенча узган гасырның – 90нчы, ә гомер озынлыгында 60нчы еллар күрсәткечләреннән ары китә алмый.

Әлбәттә, галим Кушма Штатлар белән Россиянең жәмгыять һәм дәүләт төзелеше, менталитет һ.б. буенча чагыштыргысыз дәрәжәдә капма-каршы субъектлар булуын искә алып тормаган. Монда, урыска яхшы булган – алманга үлемгә торышлы, дигән әйтемне искә төшерү дә җитәдер.

Югары икътисад мәктәбенең Демография институты директоры Анатолий Вишневский исә туымның кимүе яшәү кимәленә бәйле түгел, ә «демографик күчеш» дип аталган глобаль күренеш белән аңлатыла, дигән карашны яклый. Димәк, үлем кимү (монысы, мөгаен, безнең илгә кагылмыйдыр - Т.Ю.) белән бергә туым да азая, дигән сүз. Демографик хәлне ана капиталы исәбенә генә яхшыртып булса, ди галим, Бөек Британия, Франция, Германия һәм Италия күптән шул юлны сайларлар иде.

Белешмә. Туым буенча илдә беренче урын – Чечен республикасында. Анда 1000 кешегә исәпләгәндә 2020 елда 19,2 бала туган. Икенче һәм өченче урыннарны Тыва һәм Ингуш республикалары бүлешә: 18,9 һәм 15,9 бала. Ленинград, Смоленск, Тамбов, Пенза, Орел, Владимир өлкәләрендә балалар сирәк туа: 7,3 – 8,3 бала. 2019 елда Россиядә 1,5 миллион бала туган.

Мәскәү дәүләт университеты профессоры демограф Сергей Бобылев тагы да ераграк үткәннәргә караш ташлый. «ХХ гасыр, ди ул, Россия өчен аеруча аяусыз булды, ике дөнья һәм гражданнар сугышлары, сәяси эмиграция һәм ГУЛАГ системасы ил халкын ким дигәндә 140-150 миллионга киметте. Әлеге хәлне тормыш сыйфаты белән генә аңлатырга тырышу хаталы караш, ди галим, Көнбатыш Европада ул югары ич, ә туым исә артмый. Шул ук вакытта яшәү шартлары мактанырлык булмаган, әмма сабыйлар күпләп туган илләр дә юк түгел».

Коллегасы профессор Воронинга ияреп булса кирәк, Бобылев та балалар күпләп туган мәмләкәтләрдә традицияләр, ә туым кими барган Көнбатыш Европада исә отышлы юл сайлау принцибы эш итүен күз уңыннан ычкындыра.

Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада, дигән әйтем үз көчен югалттымы икән ни? Хәзер әллә «ана күңеле – далада» дип әйтергәме? Хәер, ашыкмыйк. Чөнки проблемага игътибар белән күз салганда, бала тудырудан, димәк, җир шарында кешелек затының алга таба яшәвеннән баш тарту күренеше бушлыкта яралмаган, һәм теге яки бу гүзәл затның кимчелеге, катырак әйткәндә, эгоистик карашы санарга нигез чамалы.

Бөек Британиянең мәрхүм физигы Стивен Хокинг фаразлавынча, җир шары цивилизациясенең гомере шушы гасыр ахыры белән тәмам. Олылар теле белән әйткәндә, ахырзаманның тәүге билгеләре күптән күзгә чалына. Мәсәлән, БМОның узган ел көз узган генераль ассамблеясында генераль секретарь Антонио Гутерришь: «Кешелек дөньясы тәмугъның капкасын ачты инде», дип белдерде. Дөрес, климатка кагылышлы әйтте ул аны. Ә кешеләр, дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә шул тирәдә куера түгелме соң?! Донбасста һәм Якын Көнчыгышта кубып, кешелек тарихында моңарчы күзәтелмәгән корбанга китергән сугыш та шушы фикергә көч өсти... Димәк, нигә бала тудырып, аны тәрбияләп жәфаланырга, дөнья бетүгә бара ич, дигән хатыннар фикерендә мәгънә юк түгел.

«Социология фәнендә бик фәһемле Томас теориясе бар, – ди Уфа авиация-техник университеты социологы профессор Равил Насыйбуллин. – Ул теория буенча, кеше тәртибендәге теге яки бу күренешләр чынбарлык белән түгел, ә жәмәгатчелек аңында таралу алган фикер аркылы билгеләнә. Хатын-кыз бала тапмый хәзер, туым быел да кимегән, дип һәркем таныш-белеше, күрше-күләне белән сүз куертса, күрегез дә торыгыз: якын-тирәгездә сабый тавышы ишетелми башлар...».

Бәлки, демографик хәлгә объектив бәя бирү өчен, аңа кешелек жәмгыятенең үсеше, ягъни вакыт йогынтысы кимәленән караш ташларга кирәктер? Төрле фаразларда да, мәсәлән, алдагы бер гасыр яки 50 ел эчендә җир шарында күпме халык яшәячәк, дигән сорауга жавап эзләгәндә дә, галимнәр бүгенге көн биеклегеннән торып фикерли кебек. 2100 елда җир шарында 11 миллиард чамасы кеше яшәячәк, ди ИДЕМ житәкчесе Михаил Дениченко. Ул 2021 елның сентябрь азакларында Венгриянең башкаласы Будапештта үткән Көнчыгыш Европа илләренең демографик саммитында катнашкан. Фараз буенча, 3-4 миллиард кеше Африка кыйтгасына туры килеп, гарәп илләре бу төркемгә карамый, чөнки аларда да туым артмый икән. Якын киләчәккә караш ташлаганда, 2035 елда Латин Америкасында да, Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә сабыйларның азырак тууы көтелә.

Белешмә. РИА-рейтинг агентлыгы мәгълүматларына караганда,  демографик хәл буенча тәүге урыннарны Ингуш республикасы һәм Лениград өлкәсе били: халык исәбе 5,1 һәм 4,7 процентка арткан. Мәскәү өлкәсе дә – тәүге унлыкта. Башкортстан 35нче урында, соңгы өч елда халык исәбе 11,6 мең кешегә кимегән, 17 мең кеше күчеп килгән. Татарстан республикасы белән Чиләбе өлкәсенең демографик күрсәткечләре дә мактанырлык түгел.

РАНХиГС-ның ике-өч ел элек, 9,5 мең кешенең фикерен өйрәнеп, билгеләгән нәтиҗәләренә караганда, баласы булмаганнар арасында бала табарга теләүчеләр 8,3 проценттан 20,3 процентка, 35 яштән өлкәннәр арасында 15 проценттан 20,1 процентка хәтле арткан. Бер генә бала тәрбияләүчеләр исә 20 процентка арткан. Идарә органнарының 25-29 яшьлекләр арасында туым коэффициентын 100,2 процентка житкерергә омтылышы 91,6 проценттан артмаган, 30-34 яшьлекләр арасында ул 71,6 процент кына.

Туым һәм үлемгә бәйле объектив хәлне ачыклауны, мөгаен, гаилә институтыннан башларга кирәктер, чөнки бу өлкәдә дә үзгәрешләр күзгә күренеп тора ич. Мәсәлән, борынгы община корылышында гаилә булмаган, адәм баласы хәзерге хайваннар тормышыннан аз гына аерыла торган яшәү рәвеше алып барган. Вакыт үткән саен, гаилә төрле сурәтләргә кереп, мәсәлән, мөселманнарда хәтта берничә хатын белән яшәүгә кадәр барып житә. Бүген исә гаилә институтының (бәлки Көнбатыш илләре өлгесендә) акрынлап юкка чыгуын күзәтергә туры килә.

Әлбәттә, демографик хәл иң әүвәл теге яки бу жәмгыяттә никахлар һәм аерылышулар торышына бәйле. Гомерле никахлар киң таралган, ә аерылышу сирәк күренеш икән – димәк, туым да тотырыклы, жәмгыять сәламәт һәм илнең киләчәге дә ышанычлы. Бу ике социаль күренеш ни өчен шундый көчле үзгәрешләр кичерә соң? Аңа нинди факторлар йогынты ясый? Кешелек жәмгыятенең ахырына якынлашуымы, әллә дөнья жәмәгатчелегенең отышлы үсеш юлыннан читкә китүеме, жәмгыять эчендәге каршылыклармы, Жиһан йогынтысымы?.. Игътибар житмәгән бу темалар житди өйрәнүгә мохтаж.

Шул ук вакытта гаилә барлыкка килү процессына вакыт һәм традицияләр йогынтысын да игътибар үзәгеннән читтә калдырырга ярамый. Россия империясендә һәм аңа чаклы да идарә итү органнары гаилә тормышына кысылмаган, һәр гаилә үз көнкүрешен үзе хәстәрләгән. Гаилә мохитенә шул чордагы төп максат – пролетар аңны сеңдерү өчен тупас үтеп керү советлар заманыннан башланып, тулысынча югарыдан идарә ителүче жәмгыятьнең бер өлешенә әверелә. Бик начар күренеш бу, һәм бүген әнә шул авыр мирасның нәтиҗәләре күзәтелә.  

Гаилә институтын «жәмгыятьнең атомлашуы» (сүзен дә табалар! – Т.Ю.) тарката, ди социолог Сергей Белановский. Бу күренеш бигрәк тә Япониядә киң таралган. Күпләр өйләреннән тәүлекләр буе чыкмый, бар вакытын компьютер артында уздыра, ашарга-эчәргә әти-әниләре китерә. Йогышлы чир тиз тарала дигән кебек, мондый яшәү рәвеше Россияне дә урап үтмәгән, дип дәвам итә белгеч. Тольятти шәһәрендә яшәгән 55 яшьлек ир психологка шундый сорау белән мөрәжәгать итә: әтием дә, әнием дә үлде, мине хәзер кем ашатыр?.. Гаиләне туендыручы саналган ир затының шундый хурлыклы хәлгә калуы өчен ни дәрәжәдә чиргә сабышу кирәктер?!

Хәлиткеч йогынтыны техник прогресс нәтижәсендә тормыш көтүнең жиңеләюе һәм, әлбәттә, кешелек цивилизациясенең интернет тәэсирендә моңарчы күрелмәгән могҗизаларга шаһит булуы ясый. Социаль челтәр йогынтысында, кавемнәрнең сәламәт һәм оешып гомер итүенә нигез сала торган, күп гасырлар яшәп килгән сыналган традицияләр юкка чыга, чөнки яңа чынбарлык кешеләрне туплый торган берни тәкъдим итми, киресенчә, аларны аера, иртәгәсе көннән генә түгел, гомумән, киләчәктән мәхрүм итә. Шунысы гажәп, ни ягы белән үтеп керә ул кеше күңеленә?

Узган ел ноябрь ахырларында «Коммерсантъ» газеты «Отсутствие пары тяготит российских мужчин больше, чем женщин» дигән исем астында гыйбрәтле һәм фәһемле мәкалә бастырды. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан үткәрелгән тикшеренүләр ачыклавынча, дөньяда үзеңне ялгызмын дип хис итү күренеше тарала. Аның начар нәтиҗәсе – инсульт, борчылу, күңел төшенкелеге, үз-үзеңә кул салу кебек хәлләргә китерү ихтималы.

Шушы жәһәттән психолог Инна Хәмитованың түбәндәге фикерләре күңел төшенкелеген тагы да көчәйтә кебек. Хәзерге балалар технологик сикерешкә эләкте, ди ул, интернет челтәрен күздә тотып. Алар үзләрен бик күп белгәнгә саный, әти-әнисенә югарыдан карый, чөнки без төрле илдә һәм төрле шартларда тәрбияләндек. Хәзерге балаларның барысы да бар, ди психолог, тик үзләре генә беркемгә дә кирәкми. Ахыр чиктә күңелдә бушлык хасил булып, аны наркотиклар һәм алкоголь тутыра...

Учалы районында яшәүче 16 оныгы һәм 26 оныкчыгы булган Сабира апа Сабитованы моннан 30 еллар элек барысы өчен дә өлге итеп куярлар иде дә, тик заманы андый түгел. Сабира апа ун яшендә әнисез калып, балалар йортында тәрбияләнә. 12 яшендә аны урман кисәргә жибәрәләр, тормышын да гарип ир белән бәйләргә туры килә. Бәхетенә, тормыш иптәше бик җегәрле кеше булып чыга, ялланып эшли, гаиләсенә акча табарга тырыша. «Балалар – бәхет ич ул, – ди олы яштәге хатын, – аңламыйм, нишләп хәзер бала тапмыйлар икән».

«Тик кешеләр үзгәрәләр, үзгәрми ул замана», дип жырлый торган иде Фән Вәлиәхмәтов. Әйе, югарыда телгә алынган галим Юрий Воронин фикерендә хаклык бар: узган гасырның 90нчы елларыннан баш алды бу күренеш. Бәлки, әлеге дә баягы Кушма Штатлар өлгесендәдер. Тик демократик корылыш урнаштырып, базар икътисады кануннары буенча көн итүгә Россия жәмәгатьчелеге әзер түгел булып чыкты.

Бүгенге тормыш күпвакыт гаделлек, кешелеклелек кебек сыйфатларны читкә куеп торырырга мәжбүр итә, дип язды «Кызыл таң» газеты «Кем баш, кем муен» дип аталган язмасында. Чөнки кемнең кесәсе калын – шул яхшы яши. Бүгенге хатын-кызны моннан 20 ел элек шушы яшьтә булганнар белән чагыштырып карагыз: аерма – җир белән күк арасы. Басма мисалга узган гасырның 90нчы елларында гаилә корган Илдар белән Вәсиләне китерә. Шул еллар шаукымы астында Вәсилә Мәскәү шәһәренә йөреп, товар алып кайта да шуларны сатарга тотына. Ә иренә аны тимер юл вокзалында каршы алу, товарны базарга алып барышу, өйдә балаларны тәрбияләү кебек бурычлар йөкләнә. Билдәле, ир заты өчен түбәнчелекле яшәү рәвеше Илдарны гарьләндәрә, һәм ул эчүгә сабыша. Дөрес, хатыны сәүдә эшмәкәрлегеннән читләшергә мәжбүр булгач, акылга утыра ул. Тик проблема кала: хатын-кыз үз тормышыннан канәгать түгел, чөнки лаеклы ир таба алмаган…

Кем хатасы аркасында килеп туды мондый хәл, гаепне кемгә аударырга? Әлбәттә, күпмилләтле ил жәмәгатчелегенә. Ни рәвешлеме? Бу сорауга жавап аерым сөйләшүне таләп итә, һәм әле дә бик күпләрне борчый. Бер сүз белән әйткәндә, узган гасырның 80нче еллары уртасында игълан ителгән «үзгәртеп кору» һәм аңа ялганган капиталистик корылышны тергезүне эзлекле алып бару өчен (һичъюгы Кытай өлгесендә) илдә әзерлекле ижтимагый-сәяси көчләр юк булып чыкты. Андый климат булдырырга күп дәвер КПСС идеологиясе белән яшәгән халык үзе әзер түгел иде. Әлбәттә, кайчандыр ярымфеодал корылыш нигезендә социализм, хәтта коммунизм төзергә хыяллану да булышлык иткәндер.

Шушы хәлгә берникадәр яктылык төшергән бер фикергә игътибар юнәлтәсе килә. Моннан 80 еллар чамасы элек Швециянең иң өлкән һәм күп санлы социал-демократик партиясе лидерларыннан берсе Харс Енсен түбәндәге фикерне әйтеп калдыра. «Илдән галимнәр, белгечләр, инженерлар, табиблар – халыкның «каймагы» киткәндә, идарә итүгә бизнес килә, урамнан кергән әтрәк-әләм сәясәтче булып китә, эшкуарлар, спортчылар, базар алыпсатарлары депутат канәфиен били башлый».

Таныш күренеш, әйеме? Бу – мәсьәләнең бер генә ягы. Ә икенчесе исә, акыллыга ишарә дигәндәй, Россиядә социал-демократия идеяләрен күтәреп, аларны гамәлгә ашыру буенча эшмәкәрлек алып барган ижтимагый-сәяси оешма төзүгә кагыла. Дөрес, күпмилләтле илдә моңа ирешү ай-һай...

 

«Илдә акча житәрлек, урлашмаска гына кирәк»

 

Никахка керү, гаиләдә ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт, шулар нигезендә балаларга нинди тәрбия бирелү, гаилә институтының киләчәге һәм жәмгыяттәге кыйммәтләр йогынтысы кебек проблемалар елдан-ел кискенләшә. Никахны рәсмиләштерми генә яшәү – либераль жәмгыятләргә хас күренеш, ди Югары икътисад мәктәбенең Милли-тикшеренү университеты профессоры Жанна Чернова. Бәлки. Әмма Россия – либераль буржуаз жәмгыятләр күптән үз иткән һәм көнкүренешең аерылгысыз өлеше булып киткән либераль кыйммәтләрне санлый торған ил түгел. Бу – бер.

Икенчедән, бездә рәсми никахка керми яшәү рәвешенең шундый кимчелекле чагылышы бар: имеш, әтисез үскән балалар дәүләттән акчалата ярдәм алырга хокуклы һәм, әлбәттә, аннан теләп файдаланалар. Салым түләүчеләр исәбенә дәүләт күрсәткән бу ярдәм жәмгыяттә болай да киң таралган салышу (патерналистик) кәефен көчәйтү генә түгел, казна өчен үзен акламаган чыгым булып тора. Ә бит олы яшьтәгеләр арасында яшәү минимумыннан да кимрәк пенсиягә көн күрүчеләр аз түгел. Адәм ышанмас хәл: дәүләтнең яңа туган бала алдында бурычы бар, ә гомерен эштә уздырган өлкәннәр алдында ... юк!

Дәүләт думасында коммунистлар фракциясе житәкчесе Геннадий Зюгановның 90нчы елларда ук әйткән, «илдә акча житәрлек, тик аның агымнарын үзгәртергә һәм урлашмаска кирәк», дигән сүзләрен истә тотучылар, мөгаен, бардыр әле. Күп гасырлар элек үк борынгы Рим акыл иясе Сир Публийның «тота белсәң, акча – кол, тота белмәсәң – әфәнде», дигән гыйбарәсе күпләргә таныш түгелдер. Хикмәт шунда: бездә финанс мәсьәләсендә һаман тәртип юк. Ни өчен? Әйткәндәй, бу инде үзе аерым тарих. Һәм ул империя кысаларыннан чыга алмаган илнең күп санлы бәлаләреннән берсе.

«Шулай да мин гаилә институты таркала, бетә дигән карашны уртаклашмыйм», ди Чернова ханым, чөнки социологик тикшеренүләргә караганда, хатын-кызларның 60 проценты, сез ни эшләргә теләр идегез: эшләргәме әллә өйдә бала карап кына утырыргамы, дигән сорауга «эшләр дә, бала да карар идем», дип жавап кайтарган. Галимәнең бу оптимизмы да уңай бәягә тартмый. Урал федераль университеты социологы Марина Миронова бер кешедән торган гаиләләр күбәюен искәртә. 2010 елда алар Россиядә 57 миллион исәпләнсә, 2020 елда 68 миллионга житкән. Халыкның 6 проценты (Мәскәүдә – 17) баласыз гына тормыш итәргә тели. Кызганычка, мондый ялгызлык идеясе дөньяны ныгырак чолгый бара, ди Миронова. Вакыт тенденциясе йогынтысында кешенең психологиясе шундый үзгәреш кичерә. Хәзер ир яки хатынның женси хыянәтенә дә әһәмият биреп тормыйлар. Гаилә кормый гына, бер-берсенә кунакка йөреп яшәүчеләр арта.

Финанс тикшеренүләре гыйльми институты үткәргән чаралар ялгызлык идеясенең чынбарлыкта никадәр колачлы булуын саннар белән ныгыта. Респондентларның 46 проценты, диелә анда, бала табарга теләми, ә 42 проценты исә моңа әзер кебек. Хатын-кыз арасында баласыз яшәү тарафдарлары – 51, ирләрдә 41 процент. Шул ук вакытта, гаиләнең айлык кереме 58 мең сумга житсә, бала тәрбияләргә әзер булучылар да юк түгел. «Мин бала тапмадым, – дип белдерә 40 яшьлек ханым, – һәм жыенмыйм да». Аның фикеренчә, илдәге демографик хәл аны борчымый, чөнки моңа чиновниклар да төкереп карый. Югыйсә, хезмәт хакын арттырырлар, урлашмаслар иде.

Эгоизм чагылышы булган мондый карашны уртаклашучылар Россиядә, мөгаен, миллионнардыр. Ә бит хезмәт хакы кимәле һаман да оеша алмаган гражданнар жәмгыятенең бурычы, һәм аны илгә идарә итүдә сайлаулар аша актив катнашкан, шул рәвешле үзенең конституцион хокукларын яклаган гражданнар үзләре «сайлый». 2021 ел башында «Медиакорсеть» сайты ана капиталын 466 мең сумга житкерү нияте белән бәйле фикер алышу оештырды. Демографлар карашынча, мондый акчалата ярдәм дә туымны арттыруга китермәячәк, киресенчә, хәерчелекне генә көчәйтәчәк, диелә язмада. Проблеманы тик комплекслы, шул исәптән халыкның керемен арттыру исәбенә генә хәл итергә мөмкин.

«Мин баланы акчага кызыгып түгел, – ди журналист Виктория Куприянова, – ә кирәк булган өчен табам. Акыллы кешеләр бала табу өчен үзгәрешләр көтә: ирекле һәм ачык ил, саулык саклау, мәгариф һәм эшкуарлык өлкәләрендә житди реформалар һ. б. кирәк.»

Шушы ук мәсьәләгә мөрәжәгать итеп, «Демография: сан сыйфатка сукса» дип исемләнгән язмада «Ватаным Татарстан» газеты түбәндәгеләрне житкерә: ана капиталы – ул нәтиҗәләр белән көрәш. Ә сәбәпләр? Икътисад тиешле дәрәжәдә булып, уртача хезмәт хакы аена 120-130 мең сум (Германиядәгенең яртысы) тәшкил иткәндә, ихтимал, бер нинди дә ана капиталы кирәкмәс, халык болай да үрчер иде. Тик ни хикмәт, инде ничә еллар буе икътисад кора, шуның аша тормыш сыйфатын яхшырта алмыйбыз.

Акча бирү белән генә бала санын арттырып булмый. Демографик күрсәткеч – ул хезмәт базары, сәнәгать, саулык саклау, мәгариф, торак-коммуналь хужалык һ.б. тармакларның эшмәкәрлеге, идарә итү осталыгы, ди ди социолог Равил Насыйбуллин. Халкыбызның тормышын яхшырту өчен жаваплы житәкчеләрдән, имин-сау сабыйлар туып торсын өчен син ни эшләдең, дип сорыйсы килә. 1966 елда, дип дәвам итә профессор, Япониядә фәнни идарә итү буенча зур конференция уздырылып, анда яңгыраган үзәк фикерләргә, гыйлми тикшеренүләргә таянып, зур үзгәрешләр башлана. 1947 елда әле салам өстендә көн күргән халык бар жәһәттән күпләрне узып китә.

Чынлап та, чит илләрдә гаилә кору, бала тудыру мәсьәләләренә караш ни рәвешле соң? Мәсәлән, демократик жәмгыятьнең өлгесе булган Кушма Штатларда «Нью-Йорк пост» газетында басылып чыккан «Кеше – хата ул» дигән язма белән танышу күңелдә бик авыр тойгылар уята. Бала табудан баш тартучылар күбәя, бу хакта социаль челтәрдә чыгыш ясаучылар да байтак, дип хәбәр итә басма. 2020 елда АКШның 25 штатында үлем күрсәткечләре туымнан югары булды. 1000 кешегә уртача 6,5 никах туры килә. 20-30 яшьлекләр арасында женси мөнәсәбәткә керми генә яшәүчеләр күбәя. 2008-2018 еллар эчендә андыйлар өч тапкыр артып, башлыча Нью-Йорк шәһәрендә тупланалар. Сан-Франциско каласы урамнарында этләр балаларга караганда күбрәк очрый.

Эш һәм шәхси тормыш, хезмәт карьерасы һәм бала, яхшы тормыш иптәше һәм гаилә тормышы – боларны ни рәвешле көйләргә, дигән сорау куела. Ә нигә кирәк болар, дип жаваплый үзләре үк, диелә Америка басмасында. Бу буын ахырзаманнан өркеп, токымын дәвам итүдән баш тарта. Бала тудыру әхлакый яктан гадел түгел, дип яза социаль челтәрдә Техас штатында яшәүче 38 яшьлек Изабель. Колорадо штатыннан Дарлин Никелл ата-анасының үз тормышына авырлык китерүе турында хәбәр итә: әни кеше үлән тарткан, әти исә гел эштә булган. Аларда безнең кайгы юк иде, ди.

Төньяк Дакота университеты психологы Клей Рутледж фикеренчә, 20 яшьлекләр арасында «кеше – проблема» дигән караш ныгый. Безнең психология хәлне яхшыртуга мөмкинлек бирми, ди галим.  

 

«Шундый шартлар тудырырга кирәк: ялгыз калу коточкыч булсын!»

 

Россиядә ел саен 5 меңләп бала әнисе тарафыннан үтерелә.

Кубань дәүләт университеты мәгълүматлары буенча, мондый жинаяткә башлыча 30-40 яшьлек хатыннар бара. Сәламәтлек саклау органнары үткәргән тикшеренүләргә караганда, бала тапканнан соң күпмедер вакыт хатын-кыз «үз акылында» булмый. Димәк, көчле тетрәнү кичерә. Үз сабыеның гомеренә кул салганнарга, РФ Жинаять кодексының 106нчы статьясе буенча, биш елга иректән мәхрүм ителү яный.

«Мин элек бала яратмаган хатыннарны тәнкыйтьли идем, – дип эч серен уртаклаша бер хатын. – Авырга калганчы күңелле һәм рәхәт яшәгәнмен икән. Бала тудырырга да әзер кебек идем. Тик баланы бик авыр таптым. Аннан соң шул хәлемне төштә күреп, куркып уяна идем. Чирләр артты, тиремдә ачык яралар барлыкка килде, чәч коела башлады. Шуның белән балага карата нәфрәтем көчәйде, чөнки ул гына минем бәхетемне урлады ич. Бала елавы шартлар чиккә житкерә иде. Тумасаң, яхшы булыр иде, дип кычкырам...»

«Йөклелек гомеремнең иң бәхетсез чагы булды, – дип яза 31 яшьлек ханым. – Бала тугач, эшкә чыга алмадым, акчага кытлык көчәйде. Баланы коляскасы белән узгынчы машина астына этәреп жибәрергә кирәк, дигән уй килде. Бала кызганыч иде, тик мин үземне ныгырак кызгандым.»

2015 елда АКШта үткәрелгән тәжрибә буенча аналарда бала елавының агрессия тудыруы ачыклана. Һәр дүртенче хатында сабыйны үтерү теләге барлыкка килә. «Газета.ру» сайтында урнаштырылган хәбәр «Үтерергә теләгән идем» дип атала. Свердловск өлкәсенең Карпинск шәһәрендә яшәгән 37 яшьлек хатын, сабыен сумкага салып, шкафка япкан да шул рәвешле аның якты дөнья белән хушлашуын көткән. Балага, әнисе юк чакта, жәлләптер инде, аның 13 яшьлек улы ашарга биргән. Ахирәтләренә кунакка килгән хатыннар, шкафтан тавыш ишетеп, хокук саклау органнарына хәбәр итмәсә, бу хәл күпме дәвам итәр иде икән? Шул ук вакытта әлеге ананың ике баласын ике ирдән табуы мәгълүм, ә өченче иренең күптән түгел аны ташлап китүе…

Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендә яшәүче укытучы хатынның дүрт яшьлек улын асып үтерүе берничек тә акылга сыймый. Күршеләре әйтүенчә, аның психикасы сәламәт булмаган, хатта ике баласына пычак белән ташлану кебек хәлләр күзәтелгән.

Йөрәге астында тугыз ай буена йөртеп тудырган сабыена карата кансызлык өлгесе күрсәткән тагын бер ана кеше Киров шәһәрендә яши. Ул фатирында су краннарын ябып, ашамлыкларны яшерә дә, ачтан үлсен өчен, өч яшьлек кызын ялгызын бикләп чыгып китә. Бала ачлыкка түзә алмый, кер порошогы ашый. Кызы үлем белән якалашканда, әни тиешле зат социаль челтәрдә ашарга пешерергә өйрәтеп утыра, шунда баласының сурәтен урнаштырып, «минем алтыным» дип атарга да оялмый...

Тикшеренүләрдән күренгәнчә, баласын үлемгә дучар иткән хатыннарның 68 проценты бәхетсез гаиләдә туып үскән, бала чагында төрле жәберләүләр кичерергә мәжбүр ителгән. Сер түгел, 90нчы елларда, ил тормышындагы кискен борылыштан соң, андыйлар шактый артты. Оясында ни күрсә, очканында шул була, дигән әйтем буш жирлектә яралмаган.

Элекке буыннарга хас жаваплылык, кыйммәтләр үзгәрә, ди танылган педагог Александр Асмолов. Безгә моның сәбәпләре билгесез. Баласыз тормыш – кайберәүләр өчен бәхет. Кая телисең, шунда бар! Дөнья безнеке. Әмма дәүләт биргән акча барысына да житми, ди галим. Шундый шартлар тудырырга кирәк: ялгыз калу коточкыч булсын!

Куркытырга чакыруы белән Асмолов хаталана, чөнки коточкыч шартлар тудыру – дәүләтнең, ягни идарә органнарының хокугына карамый. Ә уңайлы һәм отышлы шартлар булдыру исә – аларның конституцион бурычы. Ләкин утыз елдан артык вакыт узгандан соң да Төп законның юньле-рәтле эшләмәве аркасында бу турыда сүз озайтуның файдасы юк. Ә менә Асмоловныкына охшаш фикерләүчеләр исә юк түгел.

Гаилә институтын тик мәжбүрият юлы белән генә тергезергә була, ди югарыда телгә алынган Сергей Белановский. Россиядә демографик хәлне яхшырту өчен аерылышуны, бала төшерүне тыярга, женси хыянәт өчен хөкемгә тартырга, буйдакларны өйләндерергә, дәүләт планын һәм торакны чират буенча бирүне кертергә!..

Таныш алымнар. Тик үткәннәргә кайтып булмый.

Туымны арттыру өчен фәкыйрлекне жиңәргә кирәк, ди РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков. Бу, әлбәттә, демографик хәлне җайга салу өчен яшәү шартларын яхшыртырга кирәк, дигән караш яклыларга рәсми орган вәкиленең жавабы булып кабул ителә. Шундый ук бурычны РФ Дәүләт думасы депутатлары алдына президент В. Путин да куйган иде. Проблема иң элек, үз тарихында беркайчан да 75 елдан артык тыныч шартларда көн итмәгән илдә ни рәвешле килеп туган һәм ни сәбәпле һаман яшәп килә, дигән сорау уята.

Икенче дөнья сугышында тәмам күтәрәмгә калган Германия һәм Япония 70-80нче елларда ук тормыш дәрәжәсен ярыйсы югары күтәрүгә иреште. 2019 елда 1 миллионнан күбрәк Көнчыгыш качакларын сыендырган беренчесендә яшәргә бик күпләр теләр иде. 2022 елның ноябрендә Белоруссия һәм Польша чиге үтәргә ашкынган курд һәм гарәпләрнең күплеге шул хакта сөйли. Ә ни өчен качаклар иксез-чиксез бушлыклары күп булган Россиягә омтылмый? Бу демографик хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирер иде түгелме? Үкенечкә каршы, мондый караш белдерүче даирәләр күренми.

Россиядә тормыш сыйфатының тиешле дәрәҗәдә түгеллеге (әлбәттә, акчасын кая куярга белмәгәннәр дә юк түгел, әмма андыйлар аз) турында КПРФ рәисе Геннадий Зюгановның фикере югарыда телгә алынган иде инде. Фикер буш булмасын өчен чыгымнарның үзен акламаган кайсы тармакларга юнәлтелүен атап китү кирәк булыр: чамасыз үрчегән идарә органнары, милли оборона һәм «көч» ведомстволары, исәпсез чыгымнар түгелгән түптармаклы суд, җиһанга очу белән мавыгу һ.б.

Игътибар итегез: халкы бик яхшы гомер иткән Скандинавия илләре, шул ук Швейцария бер дә космодромнар төзергә һәм җиһанга очарга ашкынмый ич. Шулай ук башка мәмләкәтләрнең эчке тормышына да кысылып, акыл өйрәтеп маташмыйлар. Моның нигезе нәрсәдә соң? Сорау сәер кебек тоелса да, аның жавабы үтә ачык: аларда Россиядәге ише борын-борыннан килгән пролетар аң күптән тарих чоңгылына күмелеп калган шул. 

Миллиардлаган акчалар хисабына хәлне жайга салырга омтылучылар, кызганычка, күренми. Дөресрәге, бу күптән килгән традиция һәм аны бозарга акыл житми.

Йомгаклап шуны ассызыклау кирәк: гаилә институты белән дәүләт органнары арасындагы үзара мөнәсәбәт ни рәвешле булса отышлырак соң? Сүз дә юк, гаилә – беренчел, ә дәүләт икенчел, чөнки гаилә дәүләт нигезен тәшкил итә. Гаилә юк икән, дәүләт тә юк. Шушы күзлектән караганда, дәүләт гаилә өстеннән хөкем йөртә алмый, киресенчә, аның буйсынуында булырга тиеш кебек. Ни кызганыч, 1917 елгы октябрь түнтәрелеше, күп буыннарның канына сеңеп, традициягә, яшәү рәвешенә әверелгән тәртипне юкка чыгарган.

Юлдан язу жиңел, ә кире кайту авыр. Хәтта кулдан килерлек тә түгел.

«Гаилә елы» ил тормышына нинди яңалыклар тәкъдим итәр, көнкүреш яхшырырмы, халык инде ничәмә еллар баглаган өметләр акланырмы – боларны яңа елның ахыры күрсәтер. Һич югында аз керемле эш урыннарында хезмәт хаклары күтәрелсә дә ярыйсы булыр иде...

 

Тимер Юрматин,

Уфа.

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от bristekjegor

«Мәйдан» № 01, 2024 ел

 

Комментарийлар