Логотип «Мәйдан» журналы

Җәмгыятькә «Торна күзе» аша караганда

Илдус Диндаровның 2020 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Торна күзе» китабына кергән «Каршылыклар кыры» повестен зур кызыксыну белән укып чыктым. Аннан кала, 366 битлек әлеге саллы гына китапка...

Илдус Диндаровның 2020 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Торна күзе» китабына кергән «Каршылыклар кыры» повестен зур кызыксыну белән укып чыктым. Аннан кала, 366 битлек әлеге саллы гына китапка авторның башка әсәрләре дә – хикәяләр, юморескалар, парчалар, публицистик язмалар кергән.
«Каршылыклар кыры»на кереп киткәнче, китапның исеменә игътибар итәсем килә. «Торна күзе» – бер карасаң, гади генә, әмма монда ниндидер серлелек бар. Нәрсәне аңлата икән ул? Җавап «Табигать турында парчалар» бүлегендә табылды: «... шушы гүзәл торналар якын-тирәдәге табигатькә күз-колак булып, уяу торалар, яман күзләрдән саклыйлар сыман...»
Әйе, табигатькә үлеп гашыйк җан яши икән авторда. Бу аның һәр әсәрендә сизелә. Кар бөртекләренең җырлап җиргә кунуларына, җилләр пышылдавына кадәр ишетә бит ул. Һәр агачка, һәр кошка, гомумән, тереклек ияләренә бик игътибарлы автор. Аның өчен һәр нәрсәнең җаны бар. Аларның калганнарга билгесез, кеше күзенә күренми торган сыйфатларын, халәтен әйтеп бирә. Алай гына да түгел, сөйләшә дә төсле алар белән... Тегеләре дә якын итәләр бит үзен: «Тәрбияле, киң күңелле, һәрбер җан иясен кыерсытудан саклаучы кешеләрне якын, тиң итеп, үз итәләрме?» («Салада эзләгәннең – калада»).
Әсәрләрдә чын ирләрнекечә тәртип. Асылында тыгыз, төпле фикер. Укучы белән хисләрне дә «дилбегәдән ычкындырмый» гына бүлешә. Күпләрнең «башына җиткән» мәхәббәт дигәннең дә алдында «башын югалтып» йөрми. Әйе, гүзәллекне тоя, чын күңелдән соклана һәм ярата да белә ул. Чын ярату белән, эчкерсез, саф ярату белән. Әмма укучы алдында сер бирми: «...Чын мәхәббәт дигәне дә шундый буладыр... Әллә күзгә чүп кергән инде, яшь чыгара...» («Мәхәббәт бит ул!»)
Алда язып үткәнчә, «Каршылыклар кырын» кызыксынып укыдым диюем бер дә юктан түгел. Өч ел Кадет мәктәбендә укыган кыз мин. Хәрби темаларга битараф булмавымның тагын бер сәбәбе – әтиемнең армиядә килеп чыккан фаҗигадә чактан гына исән калуы. Шулай ук яраткан егетемне армиядән көткән, аның белән һәр көн диярлек элемтәдә булган бер ел гомер дә хатирә тасмасыдай сузыла. Туры килүен әйт, ул да РХБЗ – радиация, химик һәм биологик коралларга каршы көрәшүчеләр гаскәрендә хезмәт итте.
Әсәрдә тормышның, бигрәк тә ир-атның хәрби хезмәтендәге кайбер башка сыймаслык коточкыч хәлләрне, «тәртипле» сүзләр табып әйтеп-аңлатып булмаган нәрсәләрне әдәпле, әдәби тел белән тасвирлавы ошады. Сүзләр дигәннән, үземә шактый гына яңа сүзләр «ачтым». Бу диалект башка булу белән бәйле булса кирәк. Сөйләм сүзләрен курыкмый куллана автор. Бу да әсәргә аерым бер тәм бирә төсле.
«Оят түгелме?», ягъни кылган гамәлләрең өчен оят булмасын, дигән фикер алга сөрелә повестьта. Үзе өчен дә, башкалар өчен дә җаваплылык тоеп, һәр гамәлен оят булмаслык итеп башкарырга тырышкан, нык фикерле төп герой үзенә каратты мине. Кешеләргә дөрес бәя биреп, вакыйгаларга анализ ясап, алардан үзенә күңел байлыгы җыюы да игътибарга лаек. Дусларын да зур бәлаләрдән коткарды бит Әлфис. Ул булмаса, ни булып бетәсен күз алдына китерү дә авыр. Әле шулай да шук дусты Фаикны «губадан» азат иттерүләренә ирешкәч тә, иптәшенең рухы сынуына җаны әрнеде. Әлфис булмаса, аннан чыга алмый калуы бар иде югыйсә. Рәмзи исемле «бүтәннәрдән калку, чөгә балыгыдай озын буйлы, тар җилкәле» иптәшен җебегәнлеге аркасында бик өнәп бетермәсә дә, аны милләттәше буларак якын итеп, ничә тапкыр бәладән коткарып калды. Дуслыкның ни икәнен төгәл белә чөнки. Үзенә әллә ни ярдәм кирәк булмаса да, калганнарга ярдәм итүне читкә куймый ул. «Менә шулай каты торырга кирәк. Куркып, йомшаклыгыңны күрсәтсәң, отыры котыра ул «картлач»лар. Бердәм булып, бер-беребезгә ярдәм итик! Мәхлуклар хәленә калырга ярамый безгә, егетләр! Басымчакны басып алалар аны!..»
Әлфисне кабул итә алмаган офицерларның да егеткә карата тешләре үтмәде бит. Чөнки ул «чырсыз каргадай кәпрәеп йөргән адәм»нәрдән күпкә өстен. Акыллы, физик яктан нык егетне гадел командирлар күрми кала алмады, әлбәттә. Шуңа иң яхшылар рәтендә булды.
«...Әлфис сизенә, ышана, инана: хәзердән үк иманы камил, бусы вакытлы мавыгу гына түгел, һич түгел; омтылышы чын сөюгә, кичерешләре ихласка охшаган иде. Беренче күргән көннән башлап бөтен җаны-тәне белән, утка очкан күбәләктәй, шул кызга талпына ич хәзер. Төшләренә кереп йөдәтә, чукынчык. Әрнеткеч газапларга, оҗмах ләззәтләренә сала...». Тик мәхәббәт өлкәсендә бераз сынатты бугай героебыз. Никадәр күңеленә хуш килгән кызны ни үзе белән дәшәргә кыюлыгы җитмәде, ни аның белән калырга. Бәлки, бу аның тагын бер акыл белән ясалган адымы булгандыр, чөнки кызның әти-әнисе мөнәсәбәтләрендә моның ничегрәк тәмамланасын күрде булса кирәк. Әмма «мәхәббәт өчен көрәшергә кирәк» дип әйтәсем килә геройга. Әнә бит, автобус кузгалып киткәндә ничек өзгәләнде: «...соңгы тапкыр бистә аркылы үткәндә, түзеп булмаслык авыр, ямансу сагыш биләде аны. Солдат тормышына кыска гына арада якты нур сирпегән Нәсимә тагы очрамасмы дигәндәй, автобус тәрәзәсе аша аңа охшаган һәрбер хатын- кызга каерылып-каерылып карады. Йөрәген мәңгегә аерылышу газабы чәнчеп-чәнчеп алды... Хуш, Нәсимә! Бәхил бул! Гафу ит мине!..»
Әлеге әсәрне егетләргә дә, кызларга да укырга киңәш итәр идем. Кызлар – бераз солдат тормышы белән танышыр, чын ир-атның ниндирәк булырга тиешлеген күзаллар. Ә егетләр үзләренә сабак алыр, кеше булып калу, оят булмаслык итеп яшәүнең үрнәген күрерләр. Әсәрдәге вакыйгалар 70-80 нче елларда барса да, иманым камил, армиядә әле дә «устав» һәм «дедовщина» беркая да китмәгән. Бер танышым әйтмешли, бер психология китабыннан да әдәби әсәрдән алган кадәр мәгълүмат алып бетереп булмый. Ә өлкәннәр, әсәрне укыгач, яшьлек хәтирәләренә уралыр: армиядә бергә булган хезмәттәшләрен, дусларын, беренче мәхәббәтләрен искә алыр дип уйлыйм. Әсәрдә әйтелгәннәр белән килешми мөмкин күгел: «Матур әдәбиятка гашыйк кеше барыбер миһербанлы, игелекле була ул. Намус төшенчәсе дә аңардан ерак йөрмидер... Ни генә әйтсәләр дә, әдәбият, файдалы китаплар барыбер укучының күңел кылларын чиртмичә калмый, гаделсезлеккә, бәхетсезлеккә тарыганнарга карата ваемсыз булмаска, игелек кылырга өйрәтә. Күңелендә яхшылык, миһербанлык орлыгы йөрткән кеше барыбер кемгәдер бер генә булса да файда китерергә тырыша. Ахыр чиктә рухи дөньясы буш түгел ич аның...»


Айзирә ИМАМОВА


Фото: Гөлнар Караева

Комментарийлар