Әмирхан Еники гасыры
Бүген әдәбиятка килүче буын, игътибар микъдары буенча бездән отышлырак шартларда булса да, без әле Мирсәй ага (Әмир), Шәйхи ага (Маннур), Нәкый ага (Исәнбәт)... кебек олпат агаларыбызны күреп, аларның сүзен-киңәшен ишетеп калуыбыз белән бәхетле икәнбез.
Табигатем белән «үз эченә бикләнгән» бер зат булуыма карамастан, студент чакта университетның мәшһүр «Әллүки» берләшмәсен җитәкләвем, аннары «Казан утлары»нда һәм нәшриятта хезмәт итүем дә, ихтимал, танылган әдипләр белән күпмедер аралашу-якынаюга мәҗбүр иткәндер. Мәгәр, Салих ага (Баттал) яки Нурихан ага (Фәттах) кебек, Әмирхан агаебыз да, шулар каршысына барасы бар бит дип кенә, матбугат-нәшрият тирәсендәге очраклы адәмнәрне «ахирәт дусты» итә торган шәхес түгел иде. Әмирхан Еникинең исә, зирәк дипломат булу белән бергә, тирә-юнендәге теләсә кемне үзенә бик якын китермәве, фикердәшләрне шәхсән сайлап алуы мәгълүм.
Шуңа күрә Әмирхан аганың почта аша җибәргән кыска гына мөрәҗәгать-запискасы миңа һич тә көтелмәгән хәл булды. Ул хат чыннан да бик кыска, биредә аны тулысынча китерергә дә мөмкин:
«Мөхтәрәм Мөдәррис әфәнде!
Сезгә зур бер үтенечем бар: Сез чыгачак беренче томның «баш редакторы» булсагыз иде. Бу бик мөһим, бик кирәк. Бигрәк тә китапның үзе өчен...
Сезне республикада белмәгән кеше юктыр. Китап эчендә Сезнең исемегез булуы ул китапның дәрәҗәсен бермә-бер күтәрәчәк... Хәзер «баш редактор» дигән вазифа бармыдыр, юкмыдыр – мин ачык кына белмим, әмма Сез беренче томның «баш редакторы» булырга тиешсез. Бу, ихтимал, соңгы теләгемдер, ул үтәлергә тиеш.
Ихтирам белән, Әмирхан Еники. 10 январь, 2000 ел», – дип язган иде әдип.
Васыятькә тиң, шуңадыр күңелне кузгата, үз вакытында хәтта шомландыра да иде аның сүзләре... Юк, мин әлеге хатның кемсәләрне чыннан да шомландырып, үтләрен сыттырып, «морза»ның бу фәрманын формаль төстә генә булса да үтәргә мәҗбүр итүен күздә тотмыйм... Һәм никадәр генә тыйнаксыз булып күренсәм дә, әлеге мөрәҗәгатьне Әмирхан Еникинең очраклы рәвештә каләмгә тотынуы дип аңлатырга нигезем юк. Ул беркайчан да бер генә сүзен дә исәпләмичә әйтмәгәндер шикелле. Шулай булуын белгән хәлдә, өлкән кешенең «бер минутлык хискә бирелүе» ихтимал дип, хатны читкә алып куйган идем. Бер-ике көн узуга ук ул үзе шылтыратты. Күптомлыкның башка нәшриятта (ТКНда) чыгуын сәбәп итеп, бу эшкә «тыкшынырга» хакым юклыгын аңлатмакчы булдым. Әмирхан аганың фикере катгый иде. «Тиеш, соңгы» дигәннәрен тагын да кырысрак итеп кабатлады. (Бу, чынлап та, аның соңгы теләкләреннән берсе булган икән. Бер айдан Әмирхан агабыз бакый дөньяга күчте.) Аксакалның «наказын» ничек үтәү-үтәмәү турысында ТКН баш редакторы Харрас Әюпка сүз катырга туры килде. Хәзер генә уйлыйм: хәлнең «кагыйдәдән чыгарма» икәнлеген белеп, шундыйрак эчтәлекле мөрәҗәгатьне Әмирхан агаем, һичшиксез, ТКН җитәкчелегенә дә юллагандыр. (Ике ут арасында калган Харрас Әюп як-ягына каранып кына шуны таныган кебек иде. Инде бу изге җан да мәрхүм, урыны оҗмахта булсын.)
Табигый ки, иҗат кешеләренең байтагы кемгәдер, нәрсәгәдер үз мөнәсәбәтен беркадәр хискә манып-манчып белдерүчән. Кайчакта хәтта шәхси үпкә-сапкаларны куертып, матбугатта кылыч-каләм кисештерүгә барып җиткән очракларны беләбез. Каләм әһеленең кыланмышларын гади укучы – «халык» дөрес аңламас дип икеләнеп-уңайсызланып тормый ла кайберләребез. Шул ук вакытта итагатьле-әдәпле, әйбәт мәгънәсендә сак, әмма соң дәрәҗәдә принципиаль һәм гаделлекне җаны-тәне белән яклап чыгучылар – иҗат интеллигенциясе даирәсеннән, һәм нигездә язучы халкы. Моңа мисал итеп «татар булу» авыр елларда Сибгат ага Хәкимнең туган тел язмышын, милли мәктәпне кайгыртып язган гади, тыныч, әмма тирән мәгънәле, уйга сала торган ихлас чыгышларын китерергә мөмкин. Шагыйрь булсалар да, әрнегән йөрәкне суырып алып, мәйдан өстендә болгамый иде шул алар. Бәлки, бер сәбәбе шулдыр: бу бит – өркетелгән, Сталин суыклары суккан буын... шул суыктан куркынуы кәүсә эчендә кара боҗра булып йомарланган буын...
Туксанынчы еллар җилендә тагын да ныграк дөрләгән Әмирхан Еники публицистикасы – халык язмышы, аның киләчәге турында гамь, кешелекле, гадел җәмгыять турында (турысын әйтик) хыяллану... Әйтәсе сүзен ипле генә тезеп барса да, беркатлы яисә куркак кеше булып күз алдына килми ул.
Әйе, бүген кыю булу җиңелрәктер кебек тоела. Бар, әйтеп кара... Туры сүз кайсы заманда да хәтта туганыңа да ярамый. Куштанны бер акыллы җитәкче дә күралмый, аның сатлыкҗан икәнен аңлый кебек, әмма... җаен белеп сыланган ялагай сүз күңелгә май булып ята, ә туры тукайлык – дошман әләме булып тоела. Тоела шул! Бәлки, болай ук гомумиләштерү дә дөрес түгелдер: ныклы дәлилләр китереп әйтелгән ачык фикер,– хакыйкатьнең үзе үк булмаса да, хәтта ачырак тоелса да,– зирәк хуҗалар тарафыннан барыбер аңлау таба. Ә.Еники белән М.Шәймиев «хат алышуы» – шуңа бер мисал түгелмени? Хакимият белән иҗат әһелләренең мондыйрак диалогы Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Роберт Миңнуллин һ.б. чыгышларында ишетелеп китә сыман. «Акыллы» фикер әйттем дип санаучылар байтак ул, сүзеңә колак салырлык итәргә дә кирәк бит әле!
Шул ук Туфан абыйның Әлмәндәр карт авызыннан: «Мин җырлыймын «шырдый»ны... Минем җырны ошатмасаң, үзең чыгар шундыйны!» дип әйттерүен кемдер бүгенге эстрада «бырдый»ларына фатиха итеп аңларга мөмкин. Әмма үз көчләренә ышанган чын талантлар радио-телевидение каршындагы талымлы-таләпчән сәнгать советын, нәшрияттагы зыялы-затлы шәхесләрне сагына икән... «юкка түгел, юкка түгелдер». Гулливерларны читкә этәргәндә, лилипутлар икенде күләгәсе булып күренә. Тыңлаусыз малаена гаҗизлектән: «Әтиең булсамы!?.» – дип сукранган анадай, каты, әмма гадел куллы С.Хәким, Ш.Маннур, Ә.Еникиләрне сагынып куюлар табигый.
Бу тупланмага кергән әсәрләрнең уртак сыйфаты – хәтта гадәти бер очракка мөнәсәбәт белдереп, «көн кадагына сукканда да» мәңгелек темаларны күтәрү, күптән әйтелгән фикерләрнең әле дә булса актуальлеге югалмау. Бер көнлек күбәләкнең дә ташта эзе кала... Ниндидер сәбәп табылып әдипнең күптомлыгына кермәгән икән, бу әле «чүп савытына ташланган» дигән сүз түгел. Кайберләрен, бәлки, куркып та кертмәгәннәрдер. Кабат кайтып укып карарга мөмкин: алда искәртелгәнчә, бик сак, хакимияткә лояль Ә.Еники «астыртын гына» әллә нинди «антисоветчина» язып яткан, аларны партия газеталарында бастыра алган бит. Аның астарлы текстын әле бүген дә аңлап бетермәүчеләр күптер. Ә менә «главлит»та гаять сизгер кешеләр эшли һәм, әйтергә кирәк, алар үз хезмәтләрен («намуслы рәвештә» дип әйтә яздым...) җиренә җиткереп башкара иде. Совет чоры матбугатында хезмәт куючыларны «эчке цензура»га, төгәлрәге – рәсми цензураны урап узу юлларына, алар өйрәтте (бөтенләй үк өйрәнеп җитә алмасалар да).
Әмирхан Еникиның «Соңгы китаб»ын «Казан утлары»нда бастырып чыгару өчен әзерләгәндә без дә уздык ул мәктәпнең бер коридорын. Агаебыз сыңар ноктасын да үзгәрттерми, өстәвенә үзе хастаханәгә кереп китте, журнал корректурасын шунда илтеп ризалыгын алабыз. Кыскасы, партиясез Әмирхан ага обком хастаханәсеннән торып, безгә кыйммәтле күрсәтмәләр бирә, без журнал хезмәткәрләре исә партия нәшрияты бинасының иң өстәге диярлек – унынчы катында аның романын басмага әзерлибез, ә шул ук йортның өченче катында гына утыручы «главлит» бездән дә, Еники агабыздан да өстәрәк. Хәзер инде танырга кирәк: «Соңгы китап» беребезгә дә соңгысы булмасын өчен, безгә – күбрәк главлитның, бераз Әмирхан аганың «күзен буарга» туры килде...
Әйе, «Казан утлары»ның без эшләгән чоры да үзенчә кызыклы һәм... шактый ук хәтәр иде. Барысын да санап тормастан искә төшерик: «Идегәй» дастаны, Г.Исхакый исеме, хәтта Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы да нәкъ шул елларда журналыбыз аша яңадан кайтты, татар әдәбиятында беренчеләрдән булып И.Салахов – Сталин концлагерьләрен, Х.Камал – окоп хакыйкатен яктыга чыгарды, М.Госманов кебек галимнәр мәдәни тарихыбызны торгызуда фидакарь адымнар ясады һәм, Р.Фәйзуллин әйтмешли, «башларың себер китәрлек» шигъри әсәрләр дә басылды. Билгеле, боларның берсе дә «өстән кушып» эшләнмәде. Ашаган белми – тураган белә, дигәндәй: намусың кушканча язу бер кыюлык булса, аны намусыңа хилафлык китерми бастыру икеләтә тәвәккәллек сорый. (Бүген генә ул «сугыштан соңгы батырлар» күбәйде: илне фашист яулап алган булса, күптән капиталистик оҗмахта яшәр идек, дип кәгазь буяучылар да, үзенә бушлай белем-һөнәр биргән, хәтта шәхси тормышын көйләргә булышкан системаны сүгүдән юаныч табучылар да. Шәхси сыйфатлары аркасында партиягә кабул ителмәгәннәре дә хәзер үзем кермәдем дигән була. Белгәннәр – дәшми, шагыйрь әйтмешли...)
Принципиаль булу, гаделлекне яклау бер дәвердә дә җиңел түгел. Әмирхан Еники – патша заманында туып, ватандашлар (гражданнар) сугышы чорында үсмерлек елларын кичереп, нэп (яңа икътисади сәясәт) чорында һәм Сталин конституциясе яктылыгында тормышның ни икәнен аңлый башлаган, аннары «без дә солдатлар идек» дип дары иснәгән, соңра Хрущев җепшеклегеннән Горбачев – Ельцин демократиясенә кадәр мәтәлчек атынуларны күргән, – бер сүз белән әйткәндә, гасырны иңләп-буйлап кичкән ил агасы. Еники сүзе әле бүгенге шартларда да безгә аксакалның зирәк киңәше булып ишетелә. Әйтик, татар башкаласының милли йөзен саклап калу тирәсендә булачак ыгы-зыгыны ул фәлән еллар алдан күреп кисәткән. Без әлеге мәкаләне,– әлбәттә, алдан һични белмәгән килеш,– (ә «Болгар номерлары» сүтелергә атна-ун көн генә калган икән), «Ватаным Татарстан» газетасында кабат бастырттык. Кырмыска оясына тагын бер таяк тыгасы килгәнгә түгел. Йортны инде «хәл иткәннән» соң шау-шу күтәрүчеләргә куәт өстәргә теләп тә түгел. Казаныбызның тарихи-милли йөзен саклау өчен, кайсы юл нәтиҗәлерәк булыр – сүткәндә уала баручы иске кирпечләргә ябышумы, әллә хакимиятнең үз кулы белән махсус программа булдыруына ирешеп, аны киң җәмәгатьчелекнең даими күзәтүенә алып, үтәргә мәҗбүр итүме?
Сүз уңаенда әйтим: «Болгар номерлары» уңаеннан без фәкыйрегез дә моннан ун еллап элек Илбашына хат язган иде... Бәлки бу бик зур кимчелектер,– әмма мин сәясәттән ерак кеше, каләмемне дә андый темаларга манганым юк. Инануымча, һәркем булдыра алганын эшләргә тиеш: берәүләр ачлык игълан итә, митингта чыгыш ясый, икенчеләре милләт, туган тел хакына көн саен юньле гамәлләр кылу нәтиҗәлерәк дип саный. Иң югары инстанциягә ук мөрәҗәгать итүем исә бары тик ул чакта Кремльгә чакырылу форсатыннан файдаланып, кайберәүләр уйлаганча, «шәхси мәнфәгатьләрем»не кайгырту белән бәйле иде. Ачыграк итеп әйткәндә, тарихи «Болгар номерлары»н, асылда шундый ук язмыш көткән Матбугат йортын искә төшереп, әле гамәлгә ашмастай ук булып тоелмаган тәкъдимнәр белдерелгән җан авазы иде ул. Президентыбызның әлеге хатка махсус игътибарын сизгәч, шундук «чапты-китте карахмәтләр...» – әлбәттә, мәсьәләне хәл итү юлларын түгел, Аңа ничекләр итеп җавап бирәсен уйлау төн йокыларын алгандыр. Инде узган эшкә салават. Кем әйтмешли, без дигәнчә генә дә бармый, сез дигәнчә генә дә бармас бу дөньялар. Идән-түшәмнәре убылып килгән, таушалуның соңгы чигенә җиткән ул бинадан (Матбугат йортыннан) исән-имин чыгып өлгерә алганыбызга сөенәм генә!
Әмирхан Еники язмаларын кабат кайтып укыганда, менә шундый фани дөнья мәшәкатьләренә бәйле уйлар били икән, аның фикер сөрешенә үз гамьнәрең кушылып китә икән, димәк, ошбу мәҗмуга – олуг әдипнең мирасы-ядкареннән бер парә генә түгел. Иң биек киштәдә урын алырлык бу Китапта бәян ителгәннәр – безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез, аның затлы Әмире-Ханы – даими фикердәшебез һәм остазыбыз.
Мөдәррис ВӘЛИЕВ
Комментарийлар