Логотип «Мәйдан» журналы

Онытылган бер ант тарихы

(Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» романына рецензия)

Мондый чакта бер дога кылырга кирәктер дә инде... Белмибез шул беребез дә догаларны...

Әнигә әйтмәгез, үтерә ул мине!
Р. Сабыр

 

Бик сәер һәм шул ук вакытта кызыклы әсәрләрнең әдәби конкурста игътибар яулавы, укучыларның күңеленә тәэсир итүе үзенә күрә бер вакыйга. Һәм, әлбәттә, хрестоматик калыпларга сыя алмаган килеш уңыш казанган бу әсәрләр анализ ясау һәм өйрәнү өчен дә кызыксыну уята.
Романның исеме турында төрле фикерләр яңгырады. Башка әсәрләргә аллюзия булган атамаларга мисаллар байтак. «Леди Макбет Мценского уезда» – Н.С. Лесков («Шекспирга реверанс»), «В круге первом» – А. Солженицын («Алигьерига кайнар сәлам»), «Джульетта исән калды» – Ю. Тупикина («Тагын Шекспир») һәм башкалар. Әсәр контекстында, сюжет калыплары ракурсында бу аллюзия бик урынлы һәм оригиналь күренә: Фәхринең «аянычлы» язмышында – илебез үткән авыр чорда кеше тормышының бәясе чагыла.
Аллюзияләр темасын тәмамлап әйткәндә, тагын бер реминисценцияне атап әйтергә кирәк. Кадыйр исемле персонажның тарихы, аның гаепсез икәне ачылуы Стивен Кингның вөҗданга, инсаният идеалларына тугры булып калу темасын яктырткан «Рита Хейворт һәм Шоушенктан котылу» әсәре белән аваздаш, ләкин безнең тормыш манзарасыннан яңа, үзгә бер төсмер алган.
Татар теле ирекле укытылган вакытларда, татар әдәбияты дәресләрендә роман белән повестьны аерырга өйрәтә иделәр. Хәлбуки, татар укучысында «роман – киштәне сыга алырлык «кирпеч» дигән мәсләк ахыргача җилләнмәде. Асылда повесть – бер җеп-сюжетка кидерелгән вакыйгалар дисбесе. Роман – бихисап вакыйга һәм персонажлы, төрле сюжетлардан торган әсәр. Беренче карашка «Фәхрине үтереп ташладылар» – киң колачлы повесть. Ләкин структура ягыннан карасак, хатирәләрдә калкып чыккан персонажлар, аерым сюжетлы, вакыйгалы, тулы канлы хикәяләр бәйләнгән «төер» әсәрне роман дип атарга сәбәп бирә. Һәм һәр андый хикәя-вакыйга үзе бер тетрәндергеч әсәр, аерым хикәя булырлык.
Беренче битләрдән үк укучыны киеренке, каршылыклы вакыйгалар камап алу – төенләнешнең бик уңышлы булуына дәлил. Билгесезлек, бихисап җавапсыз сораулар, интрига – уңышлы төенләнешкә күп кирәкме соң? Үсентеләр салынды, сораулар бирелде: «Хатлар авторы, дусларны җыючы кем?», «Нигә әнигә әйтмәскә, нигә үтерәчәк ул?», «Персонажларның хафалары, эчке борчуларына ниләр сәбәпче?», «Бу официантның куера барган вакыйгаларда роле нинди?» һәм башкалар.
Әсәрнең беренче битләреннән үк күзгә чалынган, көчле ягы була алырлык нәрсәләр: беренчедән, диалогларның кинематографик, сценографик булуы – сюжетны тартучы локомотивларның берсе бу һәм криминаль роман, детектив өчен хас сыйфат. Икенчедән, авторның сурәтләүгә, метафораларга игътибары. Вакыт-вакыт даирәләрне, персонажларны тәфсилләүнең артыграк китүен сүзнең иплелеге, җөмлә камиллеге, җиңеллеге компенсацияли. Бу инде язучының осталыгын күрсәтә торган күрсәткеч. 
Озак вакытлар буе күрешмәгән дусларның җыелуы һәм ант тарихы – сюжетның кызган «шампуры» ул. Аңа ит кисәкләре булып гопниклар һәм «феномен» тудырган аналар хәсрәте, катнаш никах, «тамыр киселү» һәм милли тема, татар теле язмышы, хыянәт һәм тугрылык, язмыш диварга терәп куйган чакта сайлау авырлыгы, тулы бер буынны изгән сугышта җиңү яулаган халыкның җиңелгәненнән начаррак яшәве, кылган гамәлләр өчен кичектергесез җаваплылык килү, төрмәнең кеше рухын сындыра ала, үзгәртә торган иң яман көчләрнең берсе булуы, әхлак һәм тәрбия кебек темалар «кидертелгән».
Югарыда әйтеп үтелгәннәр рәтендә сәясәт темасы – шампурга кидертелгән матур гына сарык ите кисәкләре арасына килеп кысылган дуңгыз мае сыман күренде. Андый майлы итнең күмер өстендә чыжылдавы үзгә, иртәрәк пешеп, көеп тә куюы табигый. Ә бәлки Зөлмәтнең «Мин сезне хөкем итәргә тиешмен», «Барысы өчен җавап бирергә вакыт» диюеннән соң, берни булмагандай сәясәт турында сөйләшү шундый тәэсир калдыргандыр? Ул бит геройларны хөкем итәргә тели, персонажларның моңа адекват реакциясе булмавы сәер күренә.
Ышандырырлык, киеренке мизгел, нечкә, төгәл итеп язылган күренеш, язмышларны үзгәрткән төп вакыйга, фабула нигезе – урам малайлары белән сугышу – күңелгә аеруча сеңеп калган эпизодларның берсе. «Әнигә әйтмәгез, үтерә ул мине!» – аянычлы, ана хәсрәтен тулы гәүдәләндергән, соңгы сулышта әйтелгән кыска, ләкин көчле реплика. Балалык һәм үсмерлек вакытлары егерменче гасырның 80–90нчы елларына туры килгән ир-атларның күңелендә пульсацияләп калган борчак ярмасы, замана лейтмотивы... «Э, с какого района? Чушпан чтоли? Че, есть закурить? А деньги есть? А если найду?» – дигәннәре генә түгел, кемнеңдер баласын «чит асфальтка» кергәне өчен генә канга батырып кайтарулары да хафалы иде... Өйдә тәртипле татар баласы булып, урамда әллә борыннар, әллә язмышлар сындырып йөргән «группировщик» булганыңны «әни генә белмәсен...». 
Геройларның калку холыклары – романның тагын бер көчле ягы. Француз новелласына хас булган алымнар, гомумән, уңышлы, урынлы кулланылган. Аеруча көзгедәге күренешләр каршылыклы персонажның эчке, рухи киеренкелекләрен үтемле итеп ярып салды. Мотивлар, гамәлгә этәргечләр күпчелектә аңлаешлы һәм реаль. Монда Зөлмәт персонажын гына искәртергә кирәк. Лейкемия белән чирле булу сәбәпле үлемгә әзерлеге, кыю һәм четерекле «мероприятиягә» баруы әллә ни ышандырмады. Зөлмәт хат табылганга кадәр «торпеда»дыр (төрмә жаргонында: якыннары тоткынлыкта булып шантажланган, яисә кәрт бурычын каплар өчен махсус заказ үтәүче) дигән фараз да бар иде миндә.
«Зөлмәт төрмә начальнигы һәм Диләрәнең улы булмаса гына ярый, шәп кенә барган сюжет һинд киносы дәрәҗәсенә төшмәсен иде» дигән ышаныч биттән-биткә байрагын горур тотып барды. Автор, афәрин, вакланмады. Зөлмәт персонажының сөйләме төрмә жаргоны белән чүпләнмәгән булса да, кара сөякле бәндәләр арасыннан чыкканы сизелә, гәрчә бөек татар шагыйренең шигырен cөйләсә дә.
Ләкин француз романтизмыннан тупас рәвешле эволюцияләнеп, Көнбатыш Ауропа әдәбиятында рәхимсез тапталып, Һинд һәм Көньяк Америка киносында типкәләнеп, хатын-кыз романнарына күчкән, заманча шәһәр романына хас булмаган сюжет борылышына килеп төртеләсең – тәрбияле кызның кинәт фахишәгә әйләнүенә. Ләкин бу алым шәхеснең рухи дөньясы җимерелүе җентекләп тасвирланмыйча, сәбәпләр атау белән генә чикләнсә, укучыны ышандырырлык яңгырамый. Аңа «сабын операсы»ның ясалма мелодраматизм тузаны куна.
Коллизия нигезендә – дуслыкның бетүе, ант бозылу. Укучыда шуны тагы да югары дәрәҗәгә күтәрә алырлык, тәэсирне, үкенечне көчәйтү алымы җитеп бетми. Гопниклар белән «махач», «ШТМ»га әзерләнү белән бер рәткә керерлек һәм дуслык бетү арасында диссонанс арттырган эпизод көтелде. Чын дуслыкны, бер-берсенә терәк булганлыкны ярып салган күренеш-хатирәгә мисал җитмәгән кебек. 
Әйтик, дуслар бөтенесе бергә су коенырга (рок-концертка, ярминкәгә) киттеләр, Диләрә аягын авырттырып, автобуска соңга калдылар, ди. Кич-төн буе егетләрнең чиратлашып кызны кулда күтәреп өйгә кайтулары, аралашу сыман ямьле, пакь күренеш дуслыкның шулай рәхимсез, тупас бетү аянычын контрастлырак күрсәтер иде.
Әйтеп үткәннәр барысы, һәм аеруча әсәрнең укучылар күңелен яулавы, «Фәхрине үтереп ташладылар» романының заманча татар әдәбиятында, башка милләтләр әдәбиятындагы кебек бер күренешне барлыкка китерүенә дәлил. Ул да булса «бөек», хрестоматик, сүз һәм тел матурлыгына корылган әдәбият белән беллетристика, массакүләм әдәбият арасында үзгә бер әсәрләр катламы барлыкка килүе. Моның төп сәбәпчесе – сәяси климатның кискен үзгәрүе, бер-ике дистә ел буе тотрыклы булып торганнан соң, җәмгыятьнең сәяси үзаңы үзгәрү. Илне тетрәндергән, соңгы йөз – йөз егерме елда булып узган вакыйгаларның яңа караштан чыгып сурәтләнүе, бәяләнүе бу катлам әсәрләр өчен хас сыйфат. Инглиз әдәбият белгечләре бу катламны «middle literature» 
(ингл. «урталык әдәбияты») дигән термин белән билгеләп куюлары нәкъ 2 меңенче еллар уртасына тәңгәл килә.
Романда вәзгыятьне кыздырып торган, халыкның хәтер тәнендә төзәлә алмаган яра булган проблемалар күтәрелә. Һәм шундый итеп күтәрелә ки, «Мондый чакта бер дога кылырга кирәктер дә инде... Белмибез шул беребез дә догаларны...» дияргә генә кала.
 

Артур ШӘЙДУЛЛА

«Мәйдан» № 4, 2024 ел

Комментарийлар