Мөселман мәктәбе – Аллаһның бүләге һәм әманәте
2019 елда Алабуга шәһәрендә гомуми белем бирү оешмасы – «Ихсан» урта гомуми белем бирү мәктәбе ачыла. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте гамәлгә куйган бу уку йортында бүгенге көндә 41 укучы белем ала, 9 мөгаллим эшли. Дөньяви белем белән беррәттән Ислам тәрбиясенә дә зур урын бирә торган «Ихсан» мәктәбе тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге турында Алабуга шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, мәктәп директоры Лилия Миргасыйм кызы Сәфиуллина белән әңгәмә кордык.
‒ Хәлим хәзрәт, мөселман мәктәбен ачу идеясе ничек туды?
‒ Бисмилләһир-рахмәнир-рахииим. Аллаһ исеме белән башлыймын. Иң беренче Алабуга җирлеге балалары өчен мәктәпләрдә рухи-әхлакый тәрбия дәресләре булдырырга ниятләдек. Мондый дәресләрне булдыру тормышка ашмады. Шуннан соң җәмәгатьчелек белән, үзебезнең мөселман мәктәбен ачу турында уйланып, моның юлларын эзли башладык. Безгә кадәр уңышлы гына эшләп килгән мөселман мәктәпләре тәҗрибәсен өйрәнергә булдык: Казандагы «Госмания», Әлмәттә ул вакытта әле яңа гына ачылган «Нур» мәктәбе, Ижау шәһәрендәге дәүләт мәктәбендә мөселман филиалы эшчәнлеген барып күреп, өйрәнеп кайттык. Безнең булачак мәктәп бинасы янәшәсендәге «Шатлык» мәчетенең өстәмә дәвамы итеп салына башлаган иде инде. Шушы бинада мәктәп ачарга дигән фикергә килдек. Өч елда ул, тулысынча хәйрия, сәдака акчасына төзелеп, сафка басты. Әйткәнемчә, янәшәдә генә «Шатлык» мәчете эшли. Мәчеткә йөрүче аксакаллар, мөселман кардәшләребез, гомумән, бөтен шәһәр халкы, хәйриячеләребез мәктәп төзелешенә битараф калмадылар, аларның зур көче керде. 2019 елда Аллаһның рәхмәте белән, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатихасын алып, аның катнашында ачылу тантанасы булды. Диния нәзарәте кул астында эшлибез. Мәктәпнең бүгенге көндә башлангыч сыйныфларга белем бирүгә лицензиясе бар.
Мәктәбебездә тыныч дини мохит тудырырга тырышабыз. Бу һич тә балаларны җәмгыятьтән аерып кую дигән сүз түгел. Безнең укучыларыбыз шәһәрнең төрле мәктәпләрендә уза торган түгәрәкләргә дә бик теләп йөри.
Бөтен укытучыларыбыз да ‒ мөслимәләр. Аларның тышкы кыяфәте, холык-фигыле, сөйләме ‒ үзе үк тәрбия чарасы. Шулай ук мәктәптә без дини бәйрәмнәрне дә, дөньяви бәйрәмнәрне дә уздырабыз. Әлбәттә, җомга, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренә зур игътибар бирелә. Шулай ук Белем бәйрәме, Өлкәннәр көне, Җиңү көне һ.б. бәйрәмнәр дә читтә калмый, укучылар әти-әниләр белән берлектә спорт ярышларында да теләп катнаша. Без шушы җәм-
гыять вәкилләрен тәрбиялибез.
Мәктәпкә Алабуга мөхтәсибәте, иганәчеләр, укучыларның ата-аналары да зур материаль ярдәм күрсәтәләр икән. Быелгы уку елыннан мәктәптә озынайтылган көн тәртибе булдырылган: вакытларын файдалы итеп үткәрә ала. Балалар ике тапкыр хәләл ризык белән туклана, ә озынайтылган көнгә калган балалар өстәмә тагын бер тапкыр ашый.
«Ихсан» мәктәбендә балалар дөньяви белемне үзләштерә, дини гыйлем дәресләрдән соң өстәмә рәвештә мәчеттә укытыла. Укучыларга «Шатлык» мәчете имам-хатыйбы Фәнзил хәзрәт Нәбиуллин белем бирә. Намаз укырга да балалар мәчеткә йөри. Шулай ук укучыларның кызыклы һәм файдалы түгәрәкләрне сайлау мөмкинлеге бар. Дәрестән тыш түләүле түгәрәкләр рәтенә дәвалый торган физик күнегүләр (ЛФК), гарәп теле, инглиз теле студиясен, олимпиадага әзерли торган математика, шахмат түгәрәкләрен кертергә кирәк. Моннан тыш мәктәпкәчә яшьтәге балаларны мәктәпкә әзерләү төркемнәре дә булдырылган.
Агымдагы уку елыннан мәктәп директоры итеп тәҗрибәле педагог Лилия Миргасыйм кызы Сәфиуллина билгеләнгән.
‒ Лилия Миргасыймовна, саваплы һәм үтә дә җаваплы эшкә алынгансыз...
‒ Алабугада шушындый мәктәпнең булуы бу җирлектәге дин үсеше, милләтебезнең киләчәге өчен зур бүләк дип саныйм. Миңа кадәр мәктәп директоры вазифаларын Хәлим хәзрәт үзе башкарды. Шуңа күрә ул мәктәпнең проблема-таләпләрен, эчке дөньясын яхшы белә. Мөхтәсибәт безгә һәрдаим зур ярдәм күрсәтеп тора.
Мин үзем Әлмәт районының Нәдер авылында туып үстем. Алабуга педагогия институтының татар-рус филологиясе факультетын тәмамлагач, шәһәребезнең 18нче балалар бакчасында эшләдем. Соңрак 11 нче татар мәктәбендә татар теле укытучысы, директор урынбасары һәм директор вазифаларын башкардым. Аннан соң 2 нче татар гимназиясендә, соңрак милли мәгариф үзәге булган, балалар бакчасын һәм мәктәпне берләштергән 1 нче татар гимназиясе директоры булып эшләдем. 2021 елда лаеклы ялга чыкканнан соң, ике ел шәһәребезнең Җәмигъ мәчете каршында оештырылган дини гыйлем дәресләренә укырга йөрдем, укуымны алга таба да дәвам итәргә ниятлим.
«Ихсан» мәктәбе ачылган көннән үк Хәлим хәзрәт мине аны җитәкләргә чакырып килде, әмма мин әле шушы уку елыннан гына бу эшкә ризалыгымны биреп тотындым. Тәҗрибәле педагог булганга күрә, мәктәптәге эш тәртибе миңа бик әйбәт таныш. «Ихсан»га килеп кергәч, шуны күрдем: эшләү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Безнең тарафтан исә бөтен мөмкинлекләрне тулы файдалану зарур. Бу мәктәп – шушы җирлек мөселманнарына әманәт. Киләчәк буынны иманлы, гыйлемле, әхлаклы, дөньяда югалып калмаслык шәхес итеп тәрбияләү бурычы куела безнең алга. Иң мөһиме ‒ дәүләт укыту программасыннан тайпылмыйча, төпле дөньяви белем бирү. Төп укыту программасы үтәлергә тиеш.
– Укучылар саны арту күзәтеләме?
– Узган уку елын 26 бала тәмамлаган, ә быелгы уку елы башынанан мәктәбебездәге балалар саны 41 гә җитте, тагын ике укучы өстәлергә тора. Безгә килгән укучылар арасында Алабуга шәһәре, авыл балалары бар, шулай ук Оренбург өлкәсе, Төмәннән күченеп кайткан мөселман гаиләләре дә балаларын безнең мәктәпкә бирделәр. Төмәннән кайткан гаилә өйдә татар телен шулхәтле дәрәҗәдә яхшы саклаган, ул балалар татар телендә иркен һәм матур аралаша.
Мәктәбебездә 9 укытучы белем бирә, һәр сыйныфның үз сыйныф җитәкчесе, алардан тыш татар теле, инглиз теле һәм физик тәрбия буенча аерым укытучыларыбыз бар. Укыту рус телендә алып барыла. Татар балаларыннан тыш мәктәптә таҗик, үзбәк милләтеннән булган укучылар да белем ала.
– Мәктәпнең киләчәктә үсешен ничек күзаллыйсыз?
– Бүгенге көндә «Ихсан»да башлангыч сыйныфлар гына белем ала. Безнең якын киләчәккә куелган максат – 5 тән алып 9 нчы сыйныфларга кадәр белем бирүгә лицензия алу. Икенче уку елыннан бу сыйныфларны ачарга ниятлибез. Башлангычны бездә тәмамлаган балалар чит мәктәпләргә таралмасын, үзебездә калсын өчен, бу адымны башкарып чыгу бик мөһим. Кайбер әти-әниләр төп урта сыйныфлар ачылуын көтәбез дип хәбәр бирәләр. Мәктәп бинасының бу сыйныфларны ачарга бөтен мөмкинлекләре дә бар, кабинетлар җитәрлек. Дәвам итү мөмкинлеге булган очракта башлангыч сыйныфларга да укучылар күбрәк килерләр иде дип уйлыйм, чөнки әти-әни дүрттән соң балам кайда барыр дип борчыла бит әле.
Киләчәккә тагын бер план бар: шимбә-якшәмбе көннәрендә дә балаларны кабул итү. Әйтик, әти-әниләрнең мөһим бер эше килеп чыкса, чит район яисә шәһәргә барып кайтасы булса, без балаларны берникадәр вакытка алып кала алыр идек. Бездә бит гаилә җылысы хөкем сөрә. Ата-аналар белән дус-тату мөгамәлә коруга ни җитә! Мәчет Аллаһ Тәгалә йорты булган кебек, безнең мәктәп тә җылылыгы белән җәлеп итеп тора торган укыту-тәрбия үзәге булсын иде.
– Моңарчы белемне өйдән торып кына алган укучылар да киләме «Ихсан»га?
– Безгә, моңа кадәр билгеле бер мәктәпкә беркетелгән булып, өйдә торып укыган балалар күп килә. Безнең сыйныфларда балалар саны аз, һәр балага аерым игътибар бирү мөмкинлеге зур. Өйдән торып укыган балалар коллективка бик тиз һәм бик җайлы ияләшәләр. Әлбәттә, укытучылардан да зур тырышлык таләп ителә. Мин аларга сыйныф сәгатьләрендә йомшак итеп аңлату эшен алып барырга кушам. Шәхси мәктәпме ул, дәүләт мәктәбеме – һәр җирдә тәрбия һәм әхлак нормалары үтәлергә тиеш.
Шулай ук «Ихсан»да сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән ике бала белем ала. Бездә алар өчен дә бөтен шартлар тудырылган. Укучылар тарафыннан да кыерсыту-рәнҗетү дигән нәрсә һич юк. Укытучылар һәрчак укучыларга дөрес юнәлеш бирүне күз уңында тота. Укытучының дөньяга карашы балаларның күзаллавын тәрбияли. Ислам тәгълиматы буенча аңлату кулай: «Аллаһ сезне бер төрле, сәламәт итеп яраткан, ә менә иптәшегезне шушылай итеп. Без аны ничек бар, шулай кабул итәбез».
– Мәктәпкә һәм Сезгә бары уңышлар юлдаш булсын!
– Рәхмәт! Әле тагын бер эш юнәлешебез – киләчәктә мәктәп музее булдыру. Бүгенге көндә экспонатлар җыю, тарихи мәгълүматларны барлау эше башланды. Бу эштә әти-әниләр бик теләп катнашалар. Минем күзаллавымча, бу Алабуга шәһәре һәм районы мәчетләренең тарихын чагылдырган музей булырга тиеш.
Күрәсез, планнарыбыз зурдан, ниятләребез изге. Хак Тәгалә бөтен коллективыбызга сәламәтлек һәм сабырлык бирсен дип телим. «Ихсан» мәктәбенең бер өлеше булуымны Аллаһның миңа карата чиксез рәхмәте итеп кабул итәм!
Әңгәмәдәш Гөлназ НУРИЕВА
«Мәйдан» № 12, 2023 ел
Комментарийлар