Логотип «Мәйдан» журналы

«Көрәшкәндә дә дога укыдым»

Татарстан Республикасының атказанган артисты (2023), педагогика фәннәре кандидаты, популяр дини җырлар (нәшидләр) авторы һәм башкаручысы, дини бәйрәмнәр һәм чаралар оештыручы, алып баручысы, татар-башкорт көрәше буенча ике тапкыр Татарстан чемпионы, егерме ел буе хәләл җефете Нурфия ханым өчен ныклы терәк, дүрт баласы өчен үрнәк әти булган Ильяс ХАЛИКОВ белән җыр сәнгатенә, көрәшкә алып килгән тормыш сукмаклары, гаиләдә Ислам тәрбиясе турында сөйләштек.

Аның «Мәчетләргә илтә сукмак», «Шөкер, Аллам», «Кил син тәүбәгә» җырлары колакта яңгырап тора. Композиторның күңеленнән моң булып түгелгән көйгә шагыйрьнең тирән мәгънәле сүзләре салынып, җырчының бәрхет тавышы аша килеп ирешә шул бу хит-җырлар тыңлаучыга...

– Тумышыгыз белән кай яктан сез, Ильяс әфәнде?
‒ Тумышым белән мин Татарстан Республикасы Мамадыш районының Уразбахты авылыннан. Йосыф һәм Зәйнәпбикә Халиковлар гаиләсендә, өченче ир бала булып, 1983 елның 26нчы апрелендә дөньяга килгәнмен.  Әти-әнинең тигез канаты, әби-бабайларның җылы кочагында, саф татар телендә аралашып, милли үзенчәлекләрне сеңдереп үтте балачагым. 
‒ Мәктәптә уку елларын ничек искә аласыз? Тырыш укучы идегезме?
‒ Аллаһка шөкер, төрле билгеләргә укыдым. Хәтерлим әле: беренче сыйныфны гел «5»ле билгеләренә генә тәмамлаган идем. Аннан соң да гел «4»ле, «5»легә генә укыдым. Яраткан фәннәрем математика, алгеб- ра-геометрия иде. Өй эшләрен күп кенә сыйныфташларым миннән күчерә иделәр (көлә). Районкүләм бәйге-ярышларга йөрү мәктәптә укыган чорда бәйрәмгә тиң көтеп алынган вакыйга була иде. 
5нче сыйныфта укыган вакытта гармунда уйнау серләренә төшенә башладым. Шуннан соң озын тәнәфесләрдә бию көйләрен уйнап, укучыларны биетә торган идем. Шундый кызыклы мизгелләр дә хәтердә калган. 
‒ Димәк, артистлыкка, сәхнәгә юл да мәктәп чорында салынган.
‒ 1нче сыйныфта укыганда, сәхнәдән «Әссәләмегаләйкем» җырын башкаруымны хәтерлим. Үзем кечкенә генә буйлы идем. Әмма төрле чаралар булганда, миңа ипи тоттырып, шушы җырны җырлаталар иде. Шулай итеп, бәйгеләрдә, район мәдәният йортларында уздырыла торган концертларда катнашырга туры килде. Әйтергә кирәк, бер җырлагач, үзеңне сәхнәдән күрсәткәч, гел җырлыйсы гына килеп тора. Шуңа күрә балачактан ук сәнгать минем тормышымның аерылгысыз өлеше булды. 
Безнең чор интернет заманасына туры килмәде. Берәр йолдыз төшкән газета-журнал кулга эләксә дә, телевизордан берәр артистны күрсәк тә, шаккатып карап тора идек. Әгәр дә инде якыннан күрү, автограф алу насыйп булса, концертта җырлаганын, сөйләгәнен ишетсәң, фотоаппарат кул астына эләгеп, фотога төшү мөмкинлеге дә туса, гел кош тоткандай була идек. Менә шундый буын бит инде без! Мин моның белән бик горурланам. Мәсәлән, хәтерлим әле: мәктәбебезгә Шаһинур Мостафин белән Фоат Галимуллин очрашуга килгәннәр иде. Шулчак алар искиткеч матур итеп шигырьләр укыдылар. Моңарчы минем андый дәрәҗәдә шигырь укучыны күргәнем дә юк иде, бик тәэсирләндем. 
Шулай ук төрледән төрле җырчыларның, концерт белән килеп, безнең сәхнәдән чыгыш ясаулары да мине таң калдыра, җәлеп итә иде. 
Минем өчен икенче кызыклы нәрсә – Сабантуйлардагы көрәшчеләрнең мәйдан тотуы. Аларга да мин сәгатьләр буе карап тора идем. Безнең авылыбыз – көрәшчеләр авылы. Һәр егетнең батыр каласы килә, шунлыктан Сабантуйның төп кызыгы – көрәш мәйданында. 
Тагын бер нәрсә – авылдашыңны, туганыңны яисә үзеңне газета-журнал битендә күрү. Әйтик, берәр бәйге яисә көрәштә җиңүне яктырткан  яңалык басылып чыкса, бу инде горурланырлык зур дәрәҗә иде. 
Менә шушындый җылы истәлекләр күңелемдә балачагымнан. Мин моңа сөенеп туя алмыйм. Бүгенге яшьләргә карыйм да, алар өчен көенәм хәтта: эх, безнең балачакның «тәмле» мизгелләре сезгә тәтеми бит дип уйлыйм. 
‒ Сез үзегез дә Сабантуй мәйданнарында күп тапкырлар батыр булып калган көрәшче бит...
– Көрәш белән мавыгу да авылыбызда спортка карата мөнәсәбәтнең бик уңай булуы белән аңлатыла дип уйлыйм мин. Шушы мохиттә тәрбияләнгәч, башкача мөмкин дә түгел кебек. Райондагы күп кенә ярышларда безнең авыл көрәштән генә түгел, ә спортның башка төрләреннән – волейбол, баскетбол, чаңгы ярышы булсынмы – гел җиңүчеләр рәтендә иде. Үземнең Ислам, Айдар абыйларым мине көрәш серләренә тирәнрәк өйрәтте. Күңелемдә көрәшкә карата мәхәббәт уянуда аларның өлеше зур. Шулай ук икенче буын, өченче буын абыйларым – һәммәсе дә көрәшчеләр. Үзем Мамадыш районы Сабантуйларында күп тапкырлар үз авырлыгым категориясендә беренчелекне яуладым, Татарстан Республикасы Сабантуй призы ярышларында ике тапкыр Татарстан чемпионы булдым. М.Җәлил истәлегенә оештырылган бәйгедә 2нче урын алдым. Мәктәптә укыган вакытта ук башка районнарга көрәшкә йөреп, һәр төбәкнең үзенчәлекләре белән танышып чыктым. Әйтик, Апас, Баулы, Кукмара, Теләче, Арча, Түбән Кама, Яр Чаллы, Балтач, Балык Бистәсе һ.б. районнарга бару 7-8нче сыйныф укучысы өчен бик истәлекле вакыйга бит инде, үзенә күрә дөнья күрү. 
– Сәнгать тә, көрәш тә – көчле кешеләр сайлый торган, зур тырышлык таләп итә торган юнәлешләр бит.
– Әти белән әнием гаиләдә безне хезмәт белән тәрбияләделәр, әдәп-әхлакка өйрәтеп үстерделәр. Чагыштырып, шуны әйтәсем килә: хәзерге көн яшь буынны тәрбияләүдә хезмәт тәрбиясе бик нык аксый, юк дәрәҗәсендә ул. Авыл балалары таңнан алып кичкә кадәр, иртә яздан караңгы көзгә кадәр хезмәттә була иде. Бер эштән дә курыкмыйча эшләп үскән буын без. Тырышлык, үҗәтлек Казанга чыгып киткәндә дә бик кирәк иде, зур кала алдында куркып калу булмады. 
Тырышлык дигәннән, безнең Уразбахты авылы җәй айларында җиләк җыеп сату буенча да алдынгылыкны бирми торган авыл ул. Үз басуларыннан җир җиләге дисеңме, каен җиләге дисеңме – шуларны җыеп, юл читендә  сатып акча эшләргә тырыша безнең авыл халкы. Мин үзем дә кечкенә вакыттан ук җиләк җыеп сату эше белән шөгыльләндем. Бу сәүдә эше мине чыныктырды. Казан дәүләт педагогика университетына укырга кергәч тә, дәресләр тәмамлану белән, эш эшләп алуны хуп күрә идем: сакчы эшеннән дә курыкмадым, төзелешкә дә барып кердем. Аллаһка шөкер, яшәү өчен кирәкле акчаны эшләп табарга тырыштым. 
Кыскасы, авыл үзе, әти-әни, абыйлар тәрбиясе, чын үҗәтлек тормышымда дөрес юлны табарга, сайлап алырга өйрәтте дип саныйм. 
‒ Җырчы булу – хыял идеме?
– Укыган чорда да, укуны тәмамлагач та, җырчы булырмын дип күз алдына китермәгән идем. Эстрадада җырчылар болай да бик күп. Әйткәнемчә, урта сыйныфларда гармунда уйнарга өйрәнсәм, өлкәнрәк сыйныфларда инде кулыма баян да алдым. 10нчы сыйныфта укыганда, үзем ике җыр иҗат иттем. Әлбәттә, беренче тыңлаучыларым авылдашларым булды. 
КДПУда татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыганда, якташым Миңгол Галиев һәм Мулланур Габитов кул астына эләктем, алар белән музыка серләренә биш ел дәвамында төшендем. 
2005 елда университетны тәмамлап, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының педагогика бүлегенә аспирантурага укырга кердем. «Татар халкының педагогик фикере үсешендә Ислам диненең кыйммәте» дигән темага педагогика тарихы юнәлеше буенча кандидатлык диссертациясен якладым. 
Профессиональ рәвештә җырлый башлавым 2011 елдан булды дип саныйм. Ул елны беренче дини җырымны «Болгар» радиосына биреп, таныла башладым. Шуннан соң яңадан-яңа дини эчтәлекле җырлар иҗат итеп, халыкка тәкъдим итә тордык. 
Җыр текстларының авторы – тормыш иптәшем, шагыйрә Нурфия Халикова. Аның белән танышуым үзебезнең студент елларына барып тоташа. Без 2004 елда укыган вакытта гаилә корып җибәрдек. 2005 елда икебез дә укуны тәмамладык, төркемдәшләр идек. Нурфиянең шигырьләр язуын беренче курстан ук белә идем. Якыннан танышуыбыз да шушы шигырьләр белән бәйледер дип уйлыйм. 
2006 елда беренче кызыбыз Исламия, 2009 елда икенче кызыбыз Хәнифә туды. 2017 елда Нурхәят кызыбыз, ә 2021 елда улыбыз Ибраһим дөньяга килде. 
Шөкер, 2023 елның март аенда Татарстанның атказанган артисты исемен бирделәр. Җөмһүриятебез тарихында беренче тапкыр дини җырлар, мөнәҗәтләр башкаручы мондый мактаулы исемгә лаек дип табылды. Шуннан соң миңа бер хәзрәт шалтырата: «Ильяс, рәхмәт, син безгә вәгазь өчен тагын бер кызыклы тема ачтың бит әле», ‒ ди. «Ничек инде?» ‒ дим. «Вәгазебездә, Аллаһны данлап, динне дәгъвәт кылып та, Татарстанның атказанган артисты исемен алып, зур дәрәҗәләргә ирешеп була дип сөйли  алабыз. Моңарчы без мондый сүзне әйтә алмый идек әле», ‒ ди. Аллаһка шөкер, эшчәнлегем белән татар халкына матур үрнәк күрсәттем һәм шушы эшемне дәвам итәм дип саныйм.
– Сезнең җырларыгызның эчтәлеге эстрададагы башка җырлардан дини эчтәлеге, аһәңе белән аерылып тора. Дини җырның үзенчәлеге нәрсәдә?
– Дини җырлар (мөнәҗәт, нәшид) башкару ул – дәгъват кылу, Исламга өндәп, халыкка хезмәт итү. Безнең җырлар, концерт программасы 2011 елдан башлап шушыны күз уңында тотып иҗат ителде. Бу эшебез ике дөнья бәхетенә ирештерә торган хезмәт булсын иде дип телим. Безнең җырлар – Аллаһны искә алу, мәхәббәт уяту, милләттәшләребезгә гореф-гадәтләребезне, әдәп-әхлагыбызны саклап калу нияте белән мөрәҗәгать кебек яңгырый, ягъни яшь буын күңеленә тәрбия орлыкларын салу. Җырлау, дини бәйрәмнәрне оештыру, алып бару – Нурфия белән уртак җимешебез, халкыбызны дини-милли яктан агарту эше булып тора. 
‒ Гаилә сезнең өчен нәрсә ул? 
– Һәр адәм баласы бу дөньяга гыйбадәт кылу өчен яратылган. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салаллаһу галәйһи вәссәләм) гаилә, никах, парлы яшәү турында күп кенә хәдисләре бар. Кыямәт көнендә дә Пәйгамбәребез Мөхәммәд с-м үз өммәтемнең күплеге белән мактанырмын дигән. 
Гаилә ул – тулы нәселебез дә, бездән туган сабый балаларыбыз да. Өлкән буын белән яшь буынны тоташтыра торган чылбыр да ул – гаилә. 
Гаилә ул – куаныч та, юаныч та. Гаиләсендә кеше ял итә. Гаиләдә яңа планнар, хыяллар туа, аларга ирешү юллары тәгаенләнә. 
Пәгамбәребезнең с-м тагын бер хәдисе искә төшә: «Балигълык яшенә җиткән балаларыгызны өйләндерегез, кияүгә бирегез». Шуңа күрә гаиләле булып яшәүнең асыл мәгънәсен аңлау югалмаска тиеш, минемчә. Гаилә корып яшәү – мөселман өчен дөрес яшәү рәвеше ул хәтта. Гаилә ул саваплы гамәлләр кылу мөмкинлеге дә.
Быел Нурфия белән гаилә коруыбызга егерме ел була, Аллаһ бирсә. Дүрт бала тәрбиялибез. Бу – Аллаһның зур бүләге. 
Борынгыдан әби-бабаларыбыз, шулай ук әти-әниебез тормышны Ислам кыйммәтләренә корып алып барганнар. Без – Татарстанда яши торган татар мөселман гаиләсе. Без дә, моңарчы безнең нәсел таянган дин, гореф-гадәтне аяк астына салып таптамыйча, шушы юлдан туры атларга тырышабыз. Гаиләдә иң беренче Аллаһка хөрмәт һәм ярату булырга тиеш. Икенчедән, тормышны Мөхәммәд с-м сөннәте нигезендә кору мөһим. Өченчедән, әти-әниебез безгә биргән тәрбияне балаларыбыз тәрбиясендә куллану зарур. Шулай ук милли гореф-гадәтләр һәм заман таләбенә туры килә торган чаралар да – тәрбиянең яхшы ысуллары. 
Әйтеп уздым, безне хезмәт белән тәрбияләделәр. Хезмәт тәрбиясе ялкаулыктан арындыра. Хәдис буенча, ялкаулык – шәйтаннан ул. Ялкауланмасак, тырышсак, сабыр булып, тырышлыкның асылына төшенсәк, шиксез, һәммәбез тормышта үз урынын табачак. Кызганыч, хезмәт тәрбиясе мәктәп системасында да беренче урында түгел. Теоретик белем бирелә, ә гамәли як онытылып төшеп кала. Бу яшь буын тәрбиясенә шактый кыен суга. 
– Балаларны бер үк вакытта Ислам кануннары буенча һәм шул ук вакытта җәмгыятьтән, дөньядан аерылмаган шәхес итеп тәрбияләү мөмкинме?
– Ислам буенча намаз уку тәртибе җиде яшькә кадәр өйрәтелергә тиеш, җиде яшьтә инде бала намаз укый башлый. Чыннан да, кечкенә чакта хәтер бик яхшы, фикерләү сәләте үсә бара, сүрә-догалар ятлау җиңел бирелә. Тора-бара инде хәтер, игътибар башка нәрсәләргә юнәлә башлый. Кечкенәдән балаларга әкренләп, җайлап кына Ислам нигезләре, намаз уку, ураза тоту нечкәлекләре турында аңлату зарур, Коръәнне өйрәтү дә кечкенәдән булырга тиеш. 
Үз балаларыбызны һәм дини, һәм милли дәресләргә йөртергә тырышабыз. Аңларга кирәк: балаларны җәмгыятьтән аерып була ул, әмма аларның шушы җәмгыятьтә яшисе, шәхес булып формалашасы, белем аласы һәм шушы ук җәмгыятькә хезмәт итәсе бар. Баланс – алтын урталык булырга тиеш. 
Мәсәлән, балаларның телевизордан күреп, җыр җырлыйсы килә. Ә мин аларга катгый тыю куймыйм: җырламагыз дигән сүз әйтмим, җырласыннар. Кечкенә чакта бала җырларга да, биергә дә, һәртөрле түгәрәкләргә дә йөрергә тиеш. Үскәч, эх шул түгәрәккә йөреп карамадым, шуңа алынып карамадым дип әйтерлек булмасын. Ә барлык төр юнәлештә үзен сынап караганнан соң, үсә барган саен, баланың тормышында иң мөһим кызыксыну, шөгыль генә калачак. Сүз дә юк, чиктән ашу булырга тиеш түгел, әйтик, гаурәт күрсәтеп сәхнәгә чыгу, әдәпсез кылану һ.б. Кыскасы, бала һәр яктан ачылырга тиеш, минемчә.
Быел Диния нәзарәтенә Төркиядән килгән бер укытучы белән таныштым. Ул үзе Изге Китапны яттан белүче Коръән хафиз, шул ук вакытта консерватория тәмамлаган югары белемле музыка белгече, галим. Ул бу ике юнәлешне бер-берсенә каршы килә торган юнәлешләр итеп күрми. Музыка белемен ул Коръәнне дөрес уку, мәкамле, көйле итүдә, халыкка дөрес тәэсир итә алырлык дәрәҗәдә куллана алуы хакында сөйли. Еш кына без «Ярамый!» дигән чикләүләрне мулдан кулланырга яратабыз. Ә ул «Ярамый!» дигәнне ишетүгә, бала, киресенчә, тагын да үҗәтләнеп шуңа таба ашкына башлый. Бу психологик моментны тәрбия вакытында истә тотарга кирәк. 
‒ Үз үрнәгеңдә тәрбияләү дә бар бит әле... 
‒ Әлбәттә. Әйтик, кыз балага яулыкның асыл мәгънәсен җиткерү зарур. Шулай ук үз үрнәгең – иң үтемле тәрбия ысулы. Кыз балага яулык турында сөйләп, үз әнисе яулыксыз йөри икән, сүз сөйләп торуның мәгънәсе ни кадәр генә булыр икән? Бик еш кына «Син тиеш!» дигән нәрсә кирегә таба эшли бит әле ул. 
Пәйгамбәребез Мөхәммәд с-м әйткән: «Мин дөньяга күркәм әхлакны булдыручы, күрсәтүче булып килдем».  Пәйгамбәребез с-м бар өммәтенә үрнәк күрсәткән, ә без, өлкәннәр – үз балаларыбыз өчен үрнәк күрсәтүчеләр. 
Тәрбиядә һәм авторитар, һәм гуманитар ысулларның да төрлеләре кулланыла. Әлбәттә, тавышны көчәйтү кирәк булган вакытлар да бар, кайчак гел йомшаклык таләп ителә. Гел бертөрле генә булып булмый, бу нормаль хәл.    
Бер гаилә дә, шул исәптән мөселман гаиләләре дә идеаль түгел. Без, өлкәннәр, үзебезне тәрбияләргә тырышабыз, үзебезнең гыйлем ягын кайгыртырга кирәк, шул ук вакытта балалар өчен җаваплылык та безгә йөкләнгән. Ялгышлыклар да була тәрбиядә. Хәтта пәйгамбәрләр дә, сәхәбәләр дә ялгышлыклар кылган. Кешенең асылы шуннан гыйбарәт. 
Пәйгамбәрлегенең башлангыч этабында Мөхәммәд с-м бит унөч ел буе халыкка «Ләә иләһә иль Аллаһ» кәлимәсенең мәгънәсен төшендергән, башта иман китерү мәсьәләсен кайгырткан. Бүгенге көндә кеше, мин әле дингә килмәдем, әле намаз укымыйм, яулык япмыйм, ди. Әмма ул ышана, шәһадәт кәлимәсенә тугры, димәк, ул инде диндә. Ә намаз, ураза һәм башка гамәлләр – аның шәхси эше. Без бик кыска вакыт эчендә үзебезнең, якын кешеләрнең тормышын йөз сиксән градуска борып куярга телибез: куркытабыз, яныйбыз, сындырабыз. Спорт өлкәсендә дә шулай: тренерлар бер ел эчендә үз шәкертләреннән чемпион ясый алмыйлар, еллар дәвамында көн саен, көн саен дәресләр узарга, чыныгырга кирәк. Тәрбия мәсьәләсендә дә шулай. Балачактан әти-әни, әби-бабай, бертуганнарың, җәмгыять, укытучылар, мәчеттәге имам, мәдрәсәдәге остаз һ.б. сиңа тәрбия бирә, син шулар тәэсирендә шәхес буларак формалашасың. Иң катлаулы совет чорында да татар халкы дини йөзен югалтмаган икән, әйтик, аш-мәҗлесләрен генә булса да үткәреп, динне тотып кала алган икән, без дә гасырларны кичеп безгә килеп җиткән, җелегебезгә сеңгән Ислам кануннары нигезендә яшәргә тиеш. 
Элементар мисал: бала иртән мәктәпкә чыгып киткәндә, әнисе: «Улым, уң аяктан, «Бисмилләһ»не әйтеп чык, укытучы апаларыңа хөрмәт күрсәт, тәртипле бул», – дип озатып кала. Болар барысы да Ислам диненең асылы бит: өлкәннәргә, остазыңа хөрмәт күрсәтү, кеше арасында үзеңне әдәпле тоту. 
Тәрбия дигәннән, шундый кызыклы нәрсә истә калган: без авылыбыз белән гөмбә җыя белмәдек. Моның сәбәбен соңрак кына аңладым. Безнең әби гөмбәне кәфер ризыгы, аны мөселман булган татар кешесе ашарга тиеш түгел дип әйтә иде. Менә шундый тәрбия: татар үз гадәтләре белән башка халыклардан аерылып торырга тиеш. Безнең авыл чиста татар авылы, бер урыс гаиләсе дә яшәмәгән. Әбиләр һәр атнаның җомгасында, хәер биреп төшәм әле дип, кемгә дә булса берәүгә сәдака  бирергә баралар иде. Бу ‒ 90нчы еллар уртасы. Менә бу да тәрбия чарасы. Ашка барган саен, әбиләр тәмле кәнфит яисә бәлеш төбе белән кайта иделәр. «Улым, бисмилләһ әйтеп аша, монысы корбан ите, монысы корбан итеннән бәлеш», ‒ дип сыйлап, әдәпкә өйрәттеләр. 
Берсендә хәтерлим: абый белән русча сөйләшә башладык бит. Әби шунда ук моны тотып алды: «Русча сөйләшәсе түгел, көферлек кыласың!». Өлкән буын элек өйдә һәрчак туры юлдан тайпылдырмау сагында торган. Сүзләре дә нинди үтемле булган бит! 
Әби намаз укыган чагында безне дә үзе янында намазга өйрәтте. Аннан соң мәктәптән кайткач, миңа йөкләнгән беренче эш ‒ «Йәсин» сүрәсен укып чыгу. Аны укымыйча, әти белән әни башка бер эш тә кушмыйлар иде. Шуңа мин балачактан шактый сүрәләрне яттан өйрәндем.
Әле башка балалар, сыйныфташларым гаетләрдә мәчеткә йөрмиләр иде, ә әти мине алып бара, алгы рәтләрнең берсенә утыртып куя иде. 
Намаз, дога әле ул көрәш белән дә бик бәйле бит. Һәр көрәшүче егетнең җиңәсе килә. Мин көрәш алдыннан да, хәтта көрәш барышында да белгән сүрә-догаларымны укый идем. Әби белән әнинең өйрәтүләре дә көчле иде: «Улым, келәмгә чыкканда, бисмилләһ белән, уң аягың белән атлап чык. Мин синең өчен дога кылып торам. Үзең дә догаңны укы». Чынлап та, мин ул ярышлардан җиңеп кайта идем...
‒ Мартта изге Рамазан аена аяк басабыз. Үзегезнең беренче тапкыр ураза тоткан вакытларыгыз хәтердәме?
‒ Кечкенә чакта әби, әти-әни белән бергә сәхәр ашап, уразага керә идем. Ул вакытта кышка туры килгән иде. Җайлырак вакыт. 6-7нче сыйныфларда укыганмындыр ул чакта.
‒ Рамазан ае сезнең өчен нинди ай?
‒ Ураза тоту, ифтарларда авыз ачу күңел тынычлыгы китерә. Хәтта күңелне үз урынына куя торган гамәл дип атар идем ураза тотуны. Уразаның нинди зур нигъмәт икәнен аңлаган кеше, минемчә, тормышның мәгънәсен дә аңлый. Хәзер ураза тотучыга бөтен уңайлыклар бар: илебезнең теләсә кайсы почмагында хәләл ризык табарга мөмкин, хәләл кафеда ифтар кылу, уздыру да ‒ Аллаһ тудырган мөмкинлек. Тоткан уразаларыбыз риядан булмасын иде. 

 

Әңгәмәдәш Гөлназ НУРИЕВА

«Мәйдан» № 3, 2024 ел
 

Галерея

Комментарийлар