Логотип «Мәйдан» журналы

Гыйлем алам – җанга рәхәтлек табам

Аллаһ кемне туры юлга күндерсә, ул туры юлда булыр. Коръән, «Әл Исра (Төнге күчеш)» сүрәсе, 97 аять.

Кулыннан гөлләр тама торган кешеләр бар. Нинди генә эшкә тотынмасын, һәрнәрсәне җиренә җиткереп башкара, әйләнә-тирәсен матурлыкка, гөл-чәчәккә күмәргә омтыла. Аларның бөтен эшчәнлеге кеше күңеленә игелек орлыгы салу, кайгырту, гүзәллек булдыру һәм шул гүзәллекне күрсәтергә өйрәтү белән бәйле. Лилия Фёдор кызы Галиева – шундыйлардан. Ул утыз алты ел гомерен Менделеев районы мәдәнияте үсешенә багышлый. Татарстан Республикасының атказан мәдәният хезмәткәре (1992). Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсенең кичке бүлегендә белем ала. Кайда гына яшәмәсен, һәр җирдә аның гөл-чәчәкләр үстерүгә күңеле дә, кулы да ята.

 

 ̶  Лилия ханым, үзегез турында сөйләп китегез әле.

 ̶  Мин Мөслим районы Мөслим авылында 1960 елның 11 ноябрендә дөньяга килгәнмен. Әти-әнием – мәдәният хезмәткәрләре. Әнием Халидә Уразаева-Спиридонова тумышы белән Сарман районы Саклаубаш авылыннан. Заманында Илһам Шакиров белән бер мәктәптә бер чордарак укыган. Әнине, Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлагач, 1959 елда Мөслимгә эшкә җибәрәләр. Шушы ук чорда Мөслимгә, яшь белгеч булып, Минтимер Шәрип улы Шәймиев тә эшкә кайта. Әнием сөйләгәннәрдән әйтәм: алар бергә клуб сәхнәсендә чыгыш ясап, спектакль-концертлар куеп йөргәннәр. Шунда әни әтием Федор Спиридонов белән таныша, гаилә корып җибәрәләр. Әнием район мәдәният йорты директоры булып эшләде, аннан соң мәдәният бүлеге мөдире, лаеклы ялда татар китапханәсе мөдире булды. Бик көчле тавышлы җырчы иде. 1973 елда Мөслимнең академия хоры белән Мәскәү Кремлендә Бөтенрәсәй авыл хуҗалыгы үзешчәннәре фестивале кысаларында чыгыш ясады. Бу фестивальнең пластинка язмасы миндә саклана. Рәсәй һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Әтием районның кинофикация директоры булды. Ул СССР кинематография отличнигы дигән мактаулы исемгә лаек.

Мин балалар музыка мәктәбенең баян классын тәмамладым, урта мәктәптән соң әнием юлын сайларга булдым, 1978 елда Казандагы Мәдәният һәм сәнгать институтының оркестр бүлегенә укырга кердем. Институт оркестрында думбрада уйнадым.

 ̶  Тормыш иптәшегез Фәрваз Галиев белән мәхәббәт тарихыгыз бик матур...

 ̶  Ирем Фәрваз Нурлыгаян улы белән Мөслимдә бер мәктәптә укыдык. Ул миннән ике яшькә өлкәнрәк иде. Ул – унда, мин сигезенче сыйныфта укыганда ук, безнең мәхәббәт хисләре кабынып китте. Шул вакытта ул мине 8 март белән котлап язган тәбрикләмә әле һаман да саклана, анда «Сиңа яшь чәчәк атып килүче тормышыңда һәм укуыңда уңышлар булсын!» дигән теләкләр бар. Тансы-киноларга, кичке уеннарга йөрү ул вакыт яшьләренең иң кызыклы күңел ачу чаралары иде. Шунда очраша идек. Фәрваз – ул вакытта ук төрле ярышларда катнашучы спортчы. Мин дә спортны яраттым. Ярыш-бәйгеләрдә дә бергә катнашырга туры килде. Мәктәптән соң ул теш технигына укыды һәм ике елга армия сафларына Мәскәүгә алынды. Мин дә Казанга укырга киттем. Шактый вакыт очрашмыйча тордык. Мин институтны тәмамлар алдыннан Аллаһ безне кабат табыштырды, озакламый кавыштырды, мәңгегә, гомергә...

Бервакыт кышкы каникулга кайткан вакытым, Фәрвазның хәрби хезмәттән соң Иске Карамалы авылында теш технигы булып эшли башлаган мәле, Мөслим мәдәният йортында очраштык.

Бу очрашу турында мин үземнең «Гомерлек кояшым» дигән китабымда болай язам: «Студентларның кышкы каникуллары тәмамланып килгән вакыт иде. Ачык фойе ишегендә бер чибәр егет пәйда була. Үзе төз, зифа буйлы, мөлаем йөзле булса да, карашы игътибарлы, үзенә җәлеп итеп тора. Көрән мехтан затлы тун кигән, бүреге дә затлы, үзенә килешеп тора. Бу чибәр егет ул иде – Фәрваз. 1980 елның ноябрь аенда армия сафларыннан хезмәт итеп кайткач, Иске Карамалы җирлеге хастаханәсендә эшли башлаган. Ул, өстен салмыйча, әкрен генә түргә узып, урындыкка утырды. Дуслары, танышлары белән әңгәмә корып, биеп йөргәннәрне күзәтергә тотынды. Ә мин сәхнәдә, гитарада уйнавымны дәвам итәм (иск. Мөслим мәдәният йортының вокаль-инструменталь ансамблендә гитарада уйный идем). Сиздерми генә миңа да күз төшергәләп ала. Тансылар беткәч, Фәрваз мине өйгә хәтле озата килде. Бу безнең очрашу  ̶  бергә, мәңгегә кавышуның башлам ноктасы... Бер көн, тик бер көн генә тоткарландым Мөслимдә! Менә шул инде язмыш!».

Соңыннан ике арада хатлар йөрде. Җәйгә инде туй иттек. Мөслимнең ул вакыттагы ЗАГС бинасы – райисполкомдагы кечкенә генә бүлмә. Безнең тантана ул бүлмәгә сыймады, хәтта Мөслимнең үзәк урамнарына хәтле чыкты. Бу 1981 ел иде.

Бер елдан соң институтны тәмамладым, улыбыз Илнар туды. Иске Карамалыда Мөслимнең музыка мәктәбе филиалы ачылган иде, улым туып, алты ай узгач ук, мин шунда балаларны баянда, думбрада уйнарга өйрәтә башладым. Мине эшкә җибәрер өчен, Илнар янына эшеннән йөгереп Фәрваз кайта иде. Тормышны шулай матур итеп Иске Карамалы авылында корып җибәрдек һәм өч ел шунда эшләдек.

 ̶  Тормышыгызны Менделеев районы мәдәнияте үсешенә багышлагансыз дип беләм...

 ̶  Менделеев районы оешуын ишетеп, яшь белгечләр кирәклеген белеп алдык та яңа районга эшкә килдек. Бу төбәккә, химия заводлары булу сәбәпле, теш техниклары бик кирәк иде. Килүгә, Фәрваз Менделеев Үзәк район хастаханәсендә эшли башлады. Мин Л.Я.Карпов исемендәге химзаводның С.Гассар исемендәге клубына сәнгать җитәкчесе булып эшкә кердем. Балабызга ул вакытта өч яшь иде, аны балалар бакчасына бирдек. Мин жәлләп елыйм: шәһәр балалар бакчасына бара, гел татарча гына сөйләшеп үстердек, бер авыз сүз русча белми, ничек аңларлар баланы?! Әкрен генә өйрәнеп китте. Шәһәрдән ун чакрым ераклыкта урнашкан Макарово ширкәтеннән бакча алып җибәрдек, ун елдан артык шул бакчага велосипед белән йөреп, үз яшелчә, җиләк-җимешләребезгә сөенеп яшәдек.

1985 елда, Алабуга районыннан бүленеп чыгып, Менделеев районы оешты. Мине район мәдәният бүлеге мөдире итеп чакырдылар. Яңа оешкан районның үзәгендә әле мәдәният йорты да юк. Бер УАЗ машинасы бирделәр, янәсе автоклуб рәвешендә авыллар буенча йөрергә тиешбез. Мин «Татарстан Республикасы» газетасында басылган яңа оешкан Менделеев районы картасын кисеп алдым да шул карта буенча авылларга йөри башладым. Әле бит яңа җирне, авылларын белмим. Шулай итеп, бөтен авыл клублары, китапханәләре белән танышып чыктым.

Мәдәният бүлеге мөдире булып унбиш ел эшләдем (1985 – 2000). Бу елларда ундүрт район коллективына халык коллективы исеме бирелде. 1987 – 1988 елларда бүгенге көндә дә шәһәрнең төп мәдәният үзәге булган С. Гассар исемендәге мәдәният сарае салынды, сафка басты. 1996 елда сәнгать мәктәбе ачылды. Абалач, Гришкино авылларында клублар салынды. Мин хәтта кичләрен дә кайтып керми идем, чөнки җитәкче булу өстенә концерт, фестивальләр кебек бик күп чараларның оештыручысы да булырга кирәк. Әле дә ярый ирем аңлый торган кеше иде, улымны да кичләрен ул карады. Гаиләдә аңлау тапмаса, хатын-кыз мондый эштә эшли алмый.

Район башлыгы булып Рөстәм Исмәгыйль улы Гаффаров килгәч, ул мине администрациягә социаль эшләр буенча урынбасары итеп чакырды. Әлеге вазифаны биш ел башкардым. Бу чорда инде авылларда төрле программалар нигезендә яңартылган мәдәният үзәкләре – клублар төзелә башлады (Ижевка, Камай, Мунайка авылларында, мәсәлән). Аппарат җитәкчесе булып та эшләдем (2005 – 2010). Соңрак С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры булдым. Зур капиталь төзекләндерү мин эшләгән чорга туры килде (2012 – 2014). Яңадан мәдәният бүлеге мөдире, «Юность» кинотеатры директоры вазифаларын башкардым.

32 яшемдә үк атказанган мәдәният хезмәткәре дигән дәрәҗәле исемгә ия булдым.

 ̶  Китап язу идеясе ничек туды?

 ̶  «Гомерлек кояшым» китабын, тормыш иптәшем Фәрваз вафат булгач, аңа багышлап, өч ел дәвамында яздым. Төп фикерем – хатын-кызның бәхете ирдән. Мин һәрвакыт шулай уйлап яшәдем. Тормышта гаиләне ир кеше алып бара. Ир кеше – таяныч. Менә хәзер мин бер ел мәдрәсәдә белем алдым, Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи вәссәләм хәдисләрен өйрәнеп, шуңа игътибар иттем: ир кеше, ата кеше – Ислам буенча хатын-кыз, гаилә, әти-әнисе өчен ныклы терәк һәм гомумән дөнья тоткасы. Ир-ат – финанс якны кайгыртучы да, яңа шәхес тәрбияләүче дә. Минем ирем шундый иде. Аның әти-әнисе Нурлыгаян Нургали улы һәм әнисе Софья Хәким кызы аңа дөрес тәрбия бирә белгәннәр. Ирем әти-әнисеннән күргән тормыш үрнәген безнең гаиләбезгә дә күчерде. Исемдә калган бер матур хатирәне мин китабыма да керттем.

Нурлыгаян әти, Фәрваз, Нургаяз җизни шулай бер җәйдә зур йөк машинасы белән печәнгә киттеләр. Бик озак тордылар, сәгать төнге бер тулгач кына, печән белән шыплап төялгән машина кайтып керде. Шунысы игътибарга лаек: без, өйдәге хатын-кызлар, кичке ашны авыз да итмичә, ирләребезнең кайтканын көтеп утырдык. Бу гаиләдә тәртип шундый иде. Бер-береңне ихтирам итү, игътибар күрсәтү, хөрмәт итү кануннарына нигезләнгән тормыш иде гаиләнең асылында... Мин һәрвакыт дога кылганда, аның әти-әнисенә рәхмәт әйтеп дога кылам. Аллаһка мең шөкер, миңа шундый тотрыклы, төпле ир насыйп иткәне өчен!

 ̶  Улыгыз да әтисе һөнәрен үз иттеме?

 ̶  Улыбыз Ильнар әтисенә охшаган: тырыш, куйган максатларына ирешә, эшен җиренә җиткереп башкара торган шәхес булып үсте. Үзенең тырышлыгы аркасында өч югары белем алды: ул – теш табибы, шулай ук КДУның юридик һәм экономик факультетларын тәмамлады. Бүгенге көндә гаиләсе өчен тырышып, җан атып яши.

Әле минем энем Сирень дә, Фәрваздан күреп, табиб һөнәрен сайлады.

 ̶  Сезнең өчен гаилә нәрсә ул?

 ̶  Гаилә – ул тормышның илһам чыганагы. Шундый гыйбарә бар бит: кеше эшенә барганда, сөенеп барырга тиеш, өенә кайтканда да, сөенеп кайтырга тиеш. Мин моның белән килешәм. Гаилә учагын хатын-кыз үзе булдыра да, үзе үк ул учактан җылы ала. Ирең төпле, ышанычлы була икән, сиңа бу тормышта яшәве рәхәт һәм җиңел. Фәрваз Нурлыгаян улы районда бик дәрәҗәле, ихтирамга лаек кеше иде. Күп еллар дәвамында район халкының сәламәтлеген кайгыртты, бүгенге көндә дә күпләр аңа рәхмәтле. Ул Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре исеменә лаек булды. Ирем үз һөнәрен дә яратты, башка өлкәләргә караган күп тармаклы эшчәнлек тә алып барды. Менделеевскига күченгәч, җиңел атлетика – йөгерү буенча спорт секциясен җитәкләде, халыкка спорт тәрбиясе бирүне бик мөһим эш итеп саный иде. Аның СССРның атказанган спорт мастеры дигән мактаулы исеме дә бар. Шулай ук хәйриячелек белән шөгыльләнде: Минтимер Шәрипович Шәймиев җитәкләгән «Яңарыш» хәйрия фонды Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегендәге борынгы һәйкәлләрне төзекләндерү эшен максат итеп куйгач, Фәрваз Нурлыгаян улы бу олы эшкә гаиләбез исеменнән финанс ярдәм күрсәтте.

Инфаркт булып, аның кисәк кенә вафат булуы безнең гаилә өчен бик зур тетрәнү булды. Әмма аңлыйм: барсы да Аллаһ кушканча. Вафатыннан соң аның эшчәнлеген барлап, башта кулдан гына, аннан соң электрон рәвештә китап яза башладым. Ул 2022 елның җәендә «Гомерлек кояшым» дигән исем белән дөнья күрде.

 ̶  Исламга килүегез ничек булды?

 ̶  Әнинең әнисе Мәрзыя әби 1903 елда туган. 87 яшендә вафат булды. Әхмәтзыя бабайны 1939 елгы әнием Халидәгә ике яшь вакытта сугышка алганнар. Бабам 1941 елда ук вафат булган, хәбәрсез югалды дигән кәгазе генә килгән. Мәрзыя әби кызлары Әлфия һәм Халидәне, башка бер тапкыр да кияүгә чыкмыйча, берүзе үстергән. Әбиемнең гаиләсе революциягә чаклы бай хәлле крестьян гаиләсе булып, ике катлы йортта яши. Минем ерак бабаларымның Мәккәгә юл тотулары билгеле. Колхозлаштыру чорында бабай, иң беренчеләрдән колхозга кереп, бөтен мал-мөлкәтен тапшырган. Бабайның бик күп дини китаплары булган, революциядән соң аларны мәчеткә яшергәннәр. Мәчетне исә яндырганнар. Китаплар да, метрикә кенәгәләре дә шул утта янган. Шулай да бүген миндә ул борынгы китапларның икесе саклана. Мәрзыя әбием намазда булды, бик укымышлы, Коръән укый белә иде. Без аның белән бергә яшәдек, аның тәрбиясе балачактан минем күңелемә сеңгән. Атеизмның иң көчле 80 нче елларында да әби намаз укый, ураза тота иде. Аның җәйге челләдә дә ураза тотканы хәтеремдә. Мин болай дип уйлыйм: әби үрнәге минем аң төпкелемә салынган, җанымда укымышлы бабамнардан килгән иман уянгандыр. Әлбәттә, әбием нәсел дәвамчыларының, ягъни безнең дә, иманлы, дога-намазлы булуын Аллаһтан сорагандыр. Хәзер мин яраткан әбием өчен догачы, мең шөкер!

Тормышта бернәрсә дә юкка гына түгел. Мәдәният өлкәсендә эшләгән елларда куратор буларак шәһәребезнең Үзәк мәчетенә Ураза, Корбан бәйрәмнәренә килә идем. Әлбәттә, районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев белән таныштым.

Күңелемдә шундый теләк уянды: үз бакчамда үскән гөлләр мәчет бакчасын да ямьләндереп чәчәк атып утырсын иде. Лаеклы ялдагы татар теле укытучысы Римма Тәкыевна Нәгыймова белән мәчет бакчасына чәчәкләр утырта башладык. Узып киткәндә, һәр кеше сокланып уза, хәтта орлыкларын да ала башладылар. Ирек хәзрәт Нуриев, көз көне уку елы башлангач, сорап куйды: Дәресләр башланды бит, Лилия ханым. Сезнең дә укырга йөрү теләге юкмы?». Бар, дидем, хәзрәтнең дәресенә кереп утырдым, ә бу инде укый белүчеләр, алга киткәннәр дәресе иде. Ирек хәзрәт аларны да укыта, миңа да башлангыч белемне бирергә тырыша. Аңлыйм: болай икегә бүленеп укыту аңа да катлаулы, миңа да кыен. Яңа башлап укучылар төркемен Яр Чаллы Ак мәчете мәдрәсәсен тәмамлаган мөгаллимә Наҗия абыстай Җәләлова укыта иде. Мин аңа йөрергә карар кылдым. Бер ел укырга йөреп, гарәп алфавитын өйрәндем, Коръән укуга керештем. Шулай ук мәчет каршында татар теле һәм әдәбияты курслары алып барыла иде. Ул дәресләргә дә йөрдем. Китабымны язып төгәлләргә бу дәресләр бик зур этәргеч бирде. Без укытучыбыз Гөлназ ханым Нуриева белән Әмирхан Еникинең «Бала», «Кем җырлады?», «Бер генә сәгатькә», «Матурлык» хикәяләрен, Гаяз Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясен, «Сөннәтче бабай» повестен укып өйрәндек. Шул дәрәҗәдә тирән матур фикерләр яшерелгән ки бу әсәрләрдә, мин әдәбиятны да, татар халкы тарихын да икенче төрле күрә башладым.

 ̶  Укуыгызны мәдрәсәдә дәвам итү теләге ничек барлыкка килде?

 ̶  Китап язганда, мин гаилә дустыбыз, Мөслимнең Иске Карамалы авылында озак еллар мәктәп укытучысы булып эшләгән, бүгенге көндә Мөслим районының иҗтимагый советы рәисе вазифасын башкаручы Рушат Җәүдәт улы Солтановка ирем турындагы истәлекләрен язып бирүен үтенеп мөрәҗәгать иттем. Ә ул: «Мин әле укып йөрим, вакытым тар,» – диде. Мин шаккаттым: ничек инде алтмыш яшьтән узгач, укып йөрисең. «Казанның 1000 еллык мәдрәсәсендә укыйм,» – диде ул. Мин интернеттан бу мәдрәсә турында мәгълүмат эзләп таптым, миндә дә зур уку теләге уянды. Белешеп, 2022 елның июнендә документларымны тапшырдым. Утыз сигез ел Менделеев төбәгендә гомер кичергәннән соң, Казанга күчендем. 1 октябрьдән укулар башланды. Шундый төпле белем бирәләр: гарәп теле, тәҗвид, гакыйдә, фикһ дәресләре керә. Бөтен мөгаллимнәр дә тирән гыйлемгә ия: Россия ислам университетын тәмамлаганнар, чит илләрдә белем алганнар.

Хәзер кичке бүлекнең икенче курсына күчтем. Шундый фикергә килдем: әгәр кеше Ислам дине турында күбрәк мәгълүмат, белем алса, кешедә акыл-тәүфыйкъ күбрәк булыр иде. Мин үзем рәхәтләнеп белем алам, бу гыйлем минем күңелемне якты нур, иман белән сугара! Коръән – тормыш конституциясе. Туганнан алып, гүргә кергәнче, үз-үзеңне ничек тәрбияләп тотарга, фани дөнья бәхетенә дә, Аллаһ вәгъдә иткән җәннәт бәхетенә дә ни рәвешле ирешеп була – барысы да Изге Китапта бар. Коръәндә «Әл Исра (Төнге күчеш)» сүрәсенең 82 аятендә бу хакта Раббыбыз әйтә: «Без мөэминнәр өчен шифа һәм рәхмәт булган Коръәнне иңдерәбез». Исламдагы кеше итәгать, ягымлылык, якты йөзлелек, туганлык җепләрен саклау кебек төшенчәләрне дә тирәнрәк аңлый, минемчә. Һәр мөселман булган ир-атка да, хатын-кызга да гомер буе белем алу фарыз.

 ̶  Сез бит әле гомрә хаҗында да булып кайттыгыз...

 ̶ Мәдрәсәдә 2022 елның октябрендә укый башладым, инде декабрьдә дүртенче чыгарылыш курсында укучы ханымнар үзләренең гомрә хаҗына җыенулары хакында сөйләделәр, Мәккә белән Мәдинәне синең дә күреп кайтасың килмиме дип, бергә бару тәкъдиме ясадылар. Ничек инде килмәсен?! Шулай итеп, тиз генә җыенырга туры килде. Кышкы озын ялларда кече гомрә хаҗын кылу насыйп булды. Шул дәрәҗәдә күңелгә рәхәт сәфәр булды бу! Андагы хозурлыкка исең китә, һәрнәрсәнең зурлыгыннан үзеңне бу дөньяның бик кечкенә бер күзәнәге итеп тоясың, Аллаһка якынаю хисләре кичерәсең. Кәгъбәтулла – Аллаһ Тәгаләнең могҗизасы. Исламның шәһәдәт кәлимәсен әйтү, намаз, ураза, зәкәт белән берлектә тагын бер баганасы ул – хаҗ. Кече хаҗ кылырга мөмкинлек булу да зур бәхет.

 ̶  Бакчачылык, гөлләр үстерү дә сезнең күңел халәтегезме?

 ̶  Исемем дә Лилия – чәчәк исеме, җисемемә дә туры килеп тора, чәчәкләр үстерергә бик яратам. Аллаһ тарафыннан миңа тагын бер бәрәкәт иңдерелде: яз көне мәдрәсәбез директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншинга гозер белән кердем: «Миндә бик матур чәчәк орлыклары бар, Менделеев мәчете территориясендә дә үстерә идек, биредә дә берәр җиргә утыртырга рөхсәт бирерсезме?» – дип сорадым. Ул бик теләп ризалыгын бирде. Әле мәдрәсәнең үз бакчасы булуы хакында да әйтте. «Анда көндезге бүлек шәкертләре җәйге ялларында хезмәт куя, тик бер җаваплы кешене билгеләргә кирәк, – диде Ильяс хәзрәт. – Сез булыгыз әле,» – ди. Мин моңа бик сөендем, чөнки гомерем буе бакчада яратып хезмәт куйган кеше мин. Март аенда ук фатирымда помидор үстерә башлаган идем, балконымда булса да үсәр әле дип уйладым. Мәдрәсә бакчасының теплицасы бар икән, помидор үсентеләрен шунда алып килеп утырттым, кыяр да чәчтек. Шәкертләр белән бергә куйган уртак хезмәтебезнең җимешләре – помидор-кыярлар бик уңды. Чәчәкләргә дә кул җитте. Ильяс хәзрәт бөтен эшне төпле итеп, алдагы көнне дә уйлап эш йөртә: шәкертләр биредә интернатта яши, өстәлгә килгән ризыкны алар азмы-күпме үзләре эшләп тапкан булып чыга. Мәдрәсәнең әле умарта оялары да бар, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз ди бит халкыбыз, шөкер, шәкертләр һәртөрле эшкә өйрәнә.

 ̶  Сез җәмәгать эшендә дә актив катнашасыз...

 ̶ Мин Менделеевскида егерме елдан артык Татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе булдым. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров – безнең Менделеев егете. Шәһәрнең 3 нче мәктәбендә укыды. Ул елларда төрле татар теле бәйгеләрендә катнашуын, туган тел бәйрәмнәрендә сәнгатьле шигырь укуын хәзер дә исенә төшереп сөйли. Данис тел олимпиадаларында да катнашып җиңә иде, аннан соң югары белемне Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында алды. 2022 елның 30 июль – 2 август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында миңа делегат булып катнашырга туры килде. Конгресс утыз еллыгын билгеләп үтте.

 ̶  Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?

 ̶  Мәдрәсәдә әле тагын өч ел белем аласым бар. Мин үз өстемдә шундый җаваплылык тоям: алган белемне таратырга, аның белән күбрәк бүлешергә кирәк. Бу Исламны киңрәк таратуда да мөһим роль уйный. Әлбәттә, мин Менделеев шәһәрен сагынам, интернет челтәреннән яңалыклар укып, фотоларны күреп сөенәм. Бүгенге көндә район башлыгы Радмир Илдар улы Беляев җитәкчелегендәге команда районны һәм шәһәрне үстерүгә, төзекләндерүгә бик зур көч куя. Үзәк мәчетне дә бик сагынам, андагы бергә укыган иптәшләрем, укыткан мөгаллимнәрем миңа бик якын. Киләчәктә, ничек насыйп булыр бит әле, шунда кайтып, халыкка гыйлем бирергә, күбрәк хатын-кызларны Ислам юлына бастырырга дигән теләгем бар. Шулай ук мәчет тирәсендә матурдан матур аллы-гөлле чәчәкләр үстерү эшен дә ташламыйм, Аллаһ бирсә. Шәһәр халкы мәчетебез тараткан нурны тоеп яшәсен, матурлыкны күрә белсен, саклый белсен, мәчет яныннан узып китүчеләр күңеленә хозурлык иңсен иде дигән теләктә яшим мин.

Аллаһ йорты һәрчак балкып торсын, кешеләрнең дә күңелләренә нур иңсен!

 

 

Әңгәмәдәш – Гөлназ НУРИЕВА

«Мәйдан» № 9, 2023 ел

 

 

Галерея

Комментарийлар