Логотип «Мәйдан» журналы

Абыстай хикмәт иясе булырга тиеш

Мамадыш районының баш абыстае Әлфирә Максуд кызы Миннегалиева – районның имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиевнең хәләл җефете, алты бала анасы, биш оныгына әби, остаз-укытучы, эшмәкәр, оста оештыручы. Аның белән бүгенге заман татар абыстаеның нинди шәхес булуы, Исламдагы хатын-кыз бәхете, балалар тәрбиясе турында әңгәмә кордык.

Балаларыгызны һәм гаилә әһелләрен
әхлакка өйрәтегез һәм тәрбияләгез.
Хәдис

 

– Әлфирә абыстай, балачагыгыз, гаиләдә алган тәрбиягез турында сөйләгез әле.
– Мин 1971 елның 6 сентябрендә Чуашстан республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында тудым. Шыгырдан – данлыклы зур татар-мишәр авылы, бүгенге көндә ике меңнән артык хуҗалыгы бар, сигез мәчет эшли. Намаз вакыты кергәч, төрле яктан бер-бер артлы азан яңгырый башлый: башта бер мәчеттән ишетелә, аннан икенчесеннән агыла, аннан өченче мәчет азаны кушылып китә... Ул искиткеч күңелгә ятышлы, рәхәт атмосфера! Дин тыелган заманнарда да безнең авылда бер мәчет эшләвен туктатмаган. Димәк, дин төбе-тамыры белән кырып себерелмәгән безнең авылдан. Төрле фикерләр бар: элек унөч яисә унсигез мәчете булган дип сөйлиләр. Әле һаман яңа мәчетләр салынып тора, шушы арада гына яңа мәчет салыну турында хәбәр килеп иреште. 
Балачагым әбиле булды. Без дүрт бала – апам, мин, сеңлем һәм энем – әтисез үстек, чөнки әти белән әни аерылышканнар иде. Әнием Сылуҗиһан исә әтисез йортта төп акча эшләүче кеше булды. Әбием Нурҗиһан белән үсү ятимлектән кимсенүгә юл куймады.
Мәктәп өйдән юл аша гына иде. Башка сыйныфташларыма кызыгып карап кала идем, чөнки алар сөйләшә-сөйләшә кайтып китәләр, ә мин юл аша чыгам да өйгә керәм. Озын тәнәфес вакытында өйгә кайта идем, ул вакытта, һичшиксез, әбинең самавары кайнап тора торган була. Безнең якта зур түгәрәк биек ипи пешерәләр. Әбинең шулпасы да әзер, ипиен дә телемләп кисеп куйган. Безне ашатмыйча җибәрми. Мәктәпкә озатканда, һәрвакыт шул ипигә май, аннан карлыган кайнатмасын ягып, өстенә тагын бер телем ипи куеп җибәрә иде. Югыйсә, без тәнәфес саен да кереп чыга алабыз, ә юк, кайгыртып, үзебез белән дә тоттыра иде. Мин шушы ике телем ипинең берсен үзем белән утыра торган партадаш иптәш кызым Гөлсирингә бирә торган булганмын, ул үзе моны сөйли. Ә ул әбисе тәрбиясендә үскән әнисез ятим кыз иде. «Аны көтеп ала идем. Аның тәмлелеге! Миңа алай җибәрмиләр иде», – дип искә ала Гөлсирин. 
Безне бөтен эшкә әби өйрәтте. Үзе соңрак кына намазгада басты. Чын татар тәрбиясе бирде ул безгә: эшне «бисмилләһ» белән башлау, дога кылмыйча, өстәл буеннан китмәү, әбидән яхшы түгел дигән әхлакый хис бар иде. Әбием тыйнак кеше иде, артыгын сөйләүне, капка төбендә кеше сөйләп торуны яратмады. Бабамны да бераз хәтерлим. Ул сугыштан яраланып кайткан, миңа өч яшь вакытта вафат булган. Хәтеремә сеңеп калган шул: бабагыз үлеп китте, мин күршеләргә әйтеп чыгам дип, әби күршеләргә кереп китте. Мин исә караватта яткан бабам янына менмәкче булам, әмма буем бәләкәй, менә алмыйм, «Минем бабам үлмәде, минем бабам үлмәде!» – дип елаганмын икән. 
Нурҗиһан әбием кебек әбиләр дөньяда бик сирәктер кебек тоела миңа: ачуланмый да иде ул, һәрнәрсәне җайлап кына аңлата белә, чис-
талык-пөхтәлекне, тәртипне, һәр әйбернең үз урынында булуын ярата иде. Тәрәзә төпләрен тутырып, яран гөлләрен үстерде әбием. Гөлләрен дә бик яратып тәрбияләде. Яраннары янына басып, матур итеп җырлап та җибәрә, ә без, посып кына, моңланганын тыңлыйбыз. Тыңлап торганы-
бызны сизсә, оялып, җырлавыннан туктый иде. Оялчанлык, эчке әдәп безгә аннан күчкәндер, мөгаен. Кунакка кеше килсә, өстәл янына чыгарга ояла идек, югыйсә, өстәлгә якын килмәгез дип әйтүче дә юк, ә үзең беләсең – тәртип шундый: олылар ашый-эчә, кунакны озаткач кына, балалар өстәл янына чыга. 
Әбинең коймак пешергән вакытындагы хикмәте һәрчак исемдә: коймакның беренчесен ашамагыз, аннан соңгыларын көтегез, дия иде ул. Без килеп: «Әби, бу беренчеме әле, беренчеме?» – дип сорый идек. Ничә коймак пешерүенә карамастан, әби һәрвакыт: «Беренче әле, беренче», – дип җавап бирә иде. Дөрес эшләгән бит инде: балалар пешергән һәр коймакны ашап бетереп барса, табынга куярга коймагың да калмый. Мин үзем дә балаларымны шушы гадәткә өйрәттем. Алар да: «Әни, бу беренче генәме әле?» – дип сорап куялар. 
Әби безгә тәрбияче дә, остаз да булды, әни урынына да, әти урынына да әбине күрдек. Әлбәттә, әнинең эштән кайтканын сагынып көтеп алабыз, ә икенче көнгә иртә белән әни тагын юк – эшкә чыгып киткән. Ә әби яныбызда. Әбием мин кияүгә чыгып, Яңа Комазанга кайтып яши башлагач вафат булды. Ул заманнарда хат алыша идек, хат ун көн бара, аннан үземә җавап хатын тагын ун көн көтә идем. Әбиемнең безнең йорт-җирне килеп күрү теләге бар иде, тик килеп күрә алмады. Ул вафат булганда, янында идек. Аны югалтуны мин бик авыр кичердем, еладым да еладым. Шулай беркөнне төш күрдем: әби ишектән зур ипиен тотып килеп кергән, имеш. Шуннан соң башка еламадым. 
Әнием 1947 елда туган, ул исән-сау. Бакчасында эшләргә, җиләк-җимеш, сарымсак үстерергә ярата. 
– Илһам хәзрәт белән ничек таныштыгыз?
– Мәктәпне тәмамлагач, миннән бер яшькә генә өлкән апам Канаш шәһәренә укырга китте, ә мин Ульянга китәргә ниятләдем. Әнигә ияреп, бәләкәй чакта аның бертуганнарына кунакка Ульянга бара идем, шул шәһәр күңелемне яулап алган. Ульянда медучилищены тәмамладым. Бер төркемдә ун татар кызы укыдык. Гел бишле билгеләренә генә укып, стипендия алдым. Әбинең сүзләре биредә дә юл күрсәтте: укырга кирәк, укыган кеше беркайчан да бу дөньяда югалмый, дип әйтә иде ул. Аннан бала табу йортында шәфкать туташы булып эшләдем. 
Тормыш иптәшем Илһам белән училищеда укуны тәмамлаган вакытта, 1990 елда гаилә кордык. 
Танышуыбыз кызык булды. Илһам тумышы белән Мамадыш районының Яңа Комазан авылыннан. Ульянга апасы да, абыйсы да килеп урнашкан булганнар. Ул вакытта булачак ирем дә хәрби хезмәттән соң очкычлар заводына модель ясаучы булып эшкә урнашкан. Эштән соң клубка музыка түгәрәгенә йөри башлаган, чөнки курайда бик матур уйный. Бервакыт безнең медучилище тулай торагына шушы клубның мөдире килеп: «Хорда авыз гына ачып булса да торырсыз инде, кызлар. Катнашырга кешеләрем җитми, зинһар, тыңлагыз», – дип, үтенеп-ялварып клубка килергә чакырды. Авыз гына ачып торасы булгач, ризалык бирдек. Шунда егетләр арасында кап-кара чәчле, кара күзле чибәр бер егеткә күзем төште. Мин карап торганны ул да сизде, миңа карады, мин карашымны төшердем. Соңыннан беленде: ул да мине күзәткән икән. Берзаман ул клубка йөрми башлады, бу матур егетне югалттым, аптырадым. Өенә кайтып киткән булган икән. Аннан ул килгән – минем авылга кайтып киткән вакыт. Кызлардан сорашкан. Түгәрәк җитәкчесе егетләргә кызларны тулай торакка кадәр озатырга куша башлады. Бөтен егетләр бергә-бергә кызларны озата, берсендә Илһам белән янәшә туры килдек, сөйләшеп киттек, сөйләшер сүз бетми. Төн узып, яктырганда, иртәнге ике-өчләр тирәсендә генә кереп киттем. Шулай алты ай дәвамында танышып-очрашып йөргәннән соң, гаилә кордык. Ике туй уздырдык: Яңа Комазанга минем туганнарым бара алмады, анда Илһам ягыннан туганнар белән бер туй булды, аннан Ульянда икенче туйны гөрләттек. 
1991 елда олы улыбыз Гадел, аннан 1993тә кызыбыз Зифа дөньяга килделәр.
1994 елда Яңа Комазанга кайтып урнаштык, йорт салып чыктык. 1998 елда Талип, 2000 елда Билал улларыбыз туды. 
2003 елда иремне Мамадыш районының мөхтәсибе итеп сайладылар. Шуннан соң авылдан Мамадышка күчендек. Кызларыбыз Зәйнәп һәм Хәлимә бер-бер артлы 2012 һәм 2013 елларда туды. 
– Ислам дине кануннары белән яшәүне кайчан нигез итеп алдыгыз?
– Ульянда яшәгәндә үк, гарәп әлифбасын өйрәнү өчен Фатыйх хәзрәт курсларына йөри башладык, шунда Ислам дине нигезләрен дә өйрәндек. Икебез дә бер үк көнне биш вакыт намазга бастык. Бу вакытта миңа егерме бер яшь иде. Ирем миннән алты яшь ярымга өлкәнрәк. Безнең якта хатын-кыз, кияүгә чыккач та, артка чөеп яулык бәйләп йөри башлый, шуңа күрә яулык ябу-япмау проблемасы тумады да. Бу – 90 нчы еллар башы, әле дин буенча яшәү турында яңа телгә алына башлаган вакыт, шулай да туганнар, дуслар безгә кырын карамады, хөрмәт иттеләр. Аннан соң икебез бергә читтән торып Казандагы Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәне тәмамладык. 
Яңа Комазанга кайткач, әле авылда мәчет юк, ә Ислам динен тарату эшен алып барырга кирәк. Безгә клубта урнашкан китапханәдә урын бирделәр. Өлкәннәр, балалар төркемнәрен җыеп, укыта башладык. Кеше күп йөрде, утыз-кырыклап булгандыр. Аннан соң Яңа Комазаннан күпер белән генә аерылып торган Көек авылында «Мөхәррәм» мәчете ачылды. Бу мәчеткә балаларны кызыксындырып китерү өчен, мәктәпкә кереп, директор күрмәгәндә генә кабинетларга шакып, мәчеткә оста куллар, тәмле пешерү түгәрәкләренә килегез дип, игъланнар ясый идек. Илһам хәзрәт балаларны эшкә дә өйрәтә (әйтик, кәрзин үрәләр), шул ук вакытта әдәп-әхлак турында вәгазь сөйли, шунда ук намаз вакыты керә дә, азан яңгырый, балалар моны күрә, сеңдерә, кушыла башлый. Мин, табын әзерләп, тәм-томнар белән балаларның күңелен күрәм. Ә бала-чагага бу нәрсәләр – иң рәхәт вакыт уздыру чарасы. 
Балалар бер-берсенә әйтеп, рәтләре ишәя барды. Шулай итеп, балалар белән эшләү тәҗрибәсен шактый туплап, 2000 елдан районкүләм җәйге рухи-сәламәтләндерү үзәкләрен эшләтеп җибәрдек. Беренче елны ук төрле авыллардан кырык бала җыелды. Шуннан бирле ел саен уздырабыз: кырык малай һәм кырык кыз җыябыз, алар сигез-ун көн дәвамында белем ала, гакыйдә, фикһ, әхлак дәресләрен укый, вәгазь тыңлый, намаз укыйлар, бәйгеләрдә, спорт ярышларында, осталык дәресләрендә, уеннарда катнаша, аралаша. Яңа Комазаннан соң төрле елларда бу чараны Мамадышның Үзәк мәчетендә, аннан соң мәдрәсә бинасында уздыра башладык. Әйдаманнар да кайчандыр үзләре бала булып безнең дәресләргә йөргән егет-кызлар. Балалар арасында да елдан ел намазга басучылар, яулык ябучылар арта бара. Безнең ял итү үзәгенә йөргән балалар арасында даими намаз укучы була икән, өстәмә махсус бүләк – намазлыкка ия була. Ә кызлар арасында даими яулык ябучы бар икән, аңа махсус бүләк итеп матур яулык тапшырабыз. Шул рәвешле намазлы-яулыклы бала өр-яңа намазлык һәм яулыкка ия була. Гомумән, балаларга бүләкләрне мулдан әзерлибез: һәр бәйгедә җиңүчеләргә дә, соңгы чыгарылыш көнендә дә бүләкләр өләшенә. Соңгы көн үзенә күрә зур бәйрәм: әти-әниләргә дини темага сценкалар күрсәтәбез, бәйрәм өстәленә пылау әзерләнә. Балалар ел саен бу җәйге рухи-сәламәтләндерү дәресләренең башлануын түземсезлек белән көтеп ала. Үзебезнең кече кызларыбыз Зәйнәп белән Хәлимә дә тәмамлануга янәдән башлануын көтәләр. 
– Әле бит сез Илһам хәзрәт белән районкүләм Шәкертләр бәйгесен оештыручылар да...
– Районкүләм Шәкертләр бәйгесе быел августта бишенче тапкыр узды. Идеясе кайдан туды? Бер елны туган авылым Шыгырданга мөселман Сабантуена кайттык. Шунда «Шәкертләр бәйгесе» дигән баннер эленгән. Безгә кызык булып тоелды, моның нәрсә икәнен белешә башладык. Асылы шуннан гыйбарәт булып чыкты: шәкерт балалар, командаларга бүленеп, белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтеп ярышалар икән. Шулай итеп, бу бәйгене Мамадышка «алып кайттык». Ул шәһәр уртасындагы «Яшьлек» скверында уздырыла. Райондагы алтмыштан артык авыл мәчетләрен дүрт төбәккә берләштерәбез дә, шул төбәкләрдән дүрт команда килә. Мамадышның үзендәге дүрт мәчеттән (Үзәк мәчет, «Рәхимле», «Изге нур», «Әхмәт Ясәви» мәчетләре) дүрт команда туплана. Барлыгы сигез команда җыела. Һәр командада – ун бала. Ел саен бәйгенең биремнәрен үзгәртәбез. Башка елларны, мәсәлән, мөнәҗәтләр, дини шигырьләр белән чыгыш ясау бар иде. Быел гореф-гадәтләр елы булу сәбәпле, бирем итеп, һәр команданың бер гореф-гадәтне күрсәтүен керттек. Мисал өчен, бер бала сөйләп тора, калганнары гамәлләр белән күрсәтә. Коръән уку, викторина – ел да кабатлана торган биремнәр. Бу бәйгедә өч кенә җиңүче булмый, сигез команда катнаша икән, алар барсы да бүләккә ия була. Бу бәйрәм районкүләм корбан ашы белән йомгаклана. 
Гомумән, районыбыз башлыгы Анатолий Петрович Иванов – безнең төбәктә дини гыйлем таратуга һәм чаралар уздыруга бик уңай карый торган кеше. Аның тәкъдиме белән ел да төрле яшьтәге балалар өчен христиан дине үзенчәлекләре белән бәйле «Возрождение. Яңарыш» иҗади бәйгесе, ә Ислам диненә нисбәтле «Җомга көне» бәйгеләре уздырыла. Җиңүче балалар акчалата призлар белән бүләкләнә. Дини темага шигырь яисә проза әсәреннән өзек сөйләү, рәсем ясау, кулдан эшләнмә номинацияләрендә көч сынаша балалар. Бу бәйгеләрнең тәрбияви ягы бар: балалар да, әти-әниләр дә дини нечкәлекләрне өйрәнә, күп нәрсәгә төшенә башлый (әйтик, мәчет аеның кайсы якка карарга тиеш икәнлеген, курчакны киендергәндә, хатын-кызның гаурәт өлешләрен белү кирәк). 
Шулай ук безнең районкүләм намаз бәйгесе бар. Элек апрель аенда уздыра идек, ә менә ике ел рәттән җәйге ял вакытында уздыра башладык. 

– Мәктәпләрдә әхлак дәресләрен укыту эше дә җайга салынган Мамадышта...
Районның бөтен мәктәпләрендә дә әхлак дәресләре укытыла. Бу да район башлыгы Анатолий Петрович Ивановның бу мәсьәләгә хәерхаһлы булуы нәтиҗәсе. 
Мамадыш шәһәре мәктәпләрендә әхлак дәресләрен Илһам хәзрәт, мин һәм Үзәк мәчет имам-хатыйбы Наил хәзрәт Вахитов үткәрәбез. Башка елларны аерым-аерым сыйныфларда уздыра идек, быел исә берничә сыйныфны бергә актлар залына җыеп укытабыз. Болай булганда, ел дәвамында күбрәк темаларны сөйләп өлгереп була. Кайбер авыл мәктәпләрендә, әйтик, христиан динендә булган балалар укый. Мәсәлән, Шия дигән авылда марилар яши. Андый очракта Илһам хәзрәт әхлак дәресләренә чиркәүдән атакай белән бергә йөри, алар уртак кыйммәтләр турында сөйли. Татар авылларында дәресләрне мәчет имамнары яисә билгеләнгән абыстайлар уздыра. 
Мин әхлак дәресем алдыннан һәрчак мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасарына әйтеп куям: дәрескә укучылар укытучылар белән бергә керсен. Укытучылар читтә калмасын. Мин балаларга нәрсә сөйләгәнне укытучылар да белеп торсын. Укытучылар чыннан да кызыксынып кереп утыралар. Мин нәрсә сөйләсәм дә, мәктәп белән бәйлим. Мәсәлән, гыйлем алу турында сөйлим. Мисал итеп матур хәдисләр китерәм: гыйлем бирүче, кешеләргә өләшүче булыгыз. Аннан соң хак темасы белән үреп китәм: менә әти-әниләрегезнең сезнең өстән хаклары бар. Ни өчен бар? – Чөнки безне үстерәләр, тәрбиялиләр. «Ә укытучыларныкы ничек? Иртә белән әти-әниләр сезне көне буена диярлек мәктәпкә тапшыралар. Укытучылар икенче әти белән әни шикелле. Уйлап карагыз әле: тагын кемнең хакы бар сезнең өстән?» Әлбәттә, балалар укытучыныкы дип җавап бирәләр. «Шуның өчен укытучыга хөрмәт белән карарга кирәк. Хөрмәт ул – дәрес вакытында игътибар белән тыңлап утыру да, аларны онытмау да. Хәтта мәктәпне тәмамлаганнан соң да аларны онытырга ярамый, хәл белешеп тору зарури.» Мондый аңлату укытучыларга да рәхәтлек бирә, алар да елмаеп утыралар. 
Аннан соң дога темасына кереп китәбез: сезнең дога кылганыгыз бармы? Үзегез, якын яраткан кешеләрегез өчен дога кылырга да мөмкин бит дип аңлатам. Остазны да беркайчан догадан калдырырга ярамый. Дәрес азагында өч сорау биреп, нәтиҗә-йомгак ясыйбыз. Ул сорауларга дәресне игътибар белән тыңлаганнар җавап бирә ала, ә җавап бирүчеләргә бүләкләр әзерлим. Актлар залы тулы укучы, әмма тынлык саклана, тып-тыныч тыңлап утыралар. 
Һәрбер мәчеттә һәм районыбыз мәдрәсәсендә һәр уку елында Ислам дине нигезләре һәм Коръән уку, тәҗвид дәресләре оештырыла. Бүгенге көндә гыйлемле хәзрәт һәм абыстайларыбыз күп, Аллаһка шөкер. Балалар белән дә ел дәвамында эшлибез. Мәсәлән, Үзәк мәчеттә аерым бүлмәне көйләп, ун елга якын мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен атнага бер көн уза торган мини-бакча тибында укыту-тәрбия дәресләре уза. 
Элек кача-поса кешеләрне дәресләргә, мәчетләргә чакырып йөрсәк, бүгенге көндә вәзгыять бөтенләй икенче: район хакимияте дин үсеше, алгарышы өчен бөтен шартларны да тудыра, бернинди чикләүләр юк. Рәхәтләнеп эшләргә, гыйлем тара-
тырга, балаларыбызны Ислам рухында тәрбияләргә мөмкин!
– Район абыстаеның төп вазифалары нинди?
– 2005 елда мине районның баш абыстае итеп сайладылар. Төп эш – районның бөтен абыстайлары белән эш тәртибен җайлау. Ай саен Мамадышта шәһәр һәм авыл хәзрәтләре, абыстайлары белән җыелыш үткәрәбез. Район, республика яңалыкларын җиткерәбез, борчыган сорау-проблемаларга җавап эзлибез. 
Абыстайлар белән эш вакытында һәрчак шуны аңлатып киләм: төп нәрсә – хәзрәткә, мәчет имамына итәгать кылу. Абыстай имамнан өстен була алмый. Ислам хатын-кызны тыйнаклыкка өнди. 
– Электән үк татарларда абыстай-остазбикә зур дәрәҗәгә ия кеше булган. Бүгенге татар абыстаеның төп сыйфатлары нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз?
– Төп сыйфат – югары дәрәҗәдәге әхлак. Әхлаксыз кеше әхлаклы булырга өйрәтә алмый, аның сүзе дә үтми, ихтирам да казана алмый. Икенчедән, әлбәттә, гыйлемле һәм итәгатьле булу шарт. Масаю, тәкәбберлек абыстайга хас сыйфат түгел: минем гыйлемем зуррак дип, мәхәлләдә абыстай үзен хәзрәттән өстен куя алмый. Өченчедән, абыстайның үз фикере булырга тиеш. Тагын бер мөһим нәрсә – хикмәт белән эш йөртү. Кырт кисеп, кискен гамәлләр, сүзләр белән эш йөртү дә абыстайның абруен төшерә. Абыстай бик зур хикмәткә ия булып, төптән уйлап эшләсә, мәхәлләдә укыту да, тәрбия эше дә үз җае белән матур гына бара. 
– Сез – күпбалалы әни дә, абыстай да, укытучы да, эшмәкәр дә, хәйрия эшчәнлегенә дә, йорт-бакча эшенә дә вакыт табасыз. Ничек өлгерәсез?
– Үземә шундый гадәт булдырдым: кичтән иртәгәгә план корып, язып кую. Кәгазь битен дүрт өлешкә бүләм дә бер өлешенә очрашуларны, икенчесенә шалтыратуларны, өченчесенә аласы әйберләрне, өйдә эшләнәсе эшләрне язып куям. Эшләнергә тиешле эш язылмыйча калса, бик кыен, аңа вакыт табылмаска мөмкин. Вакытны дөрес бүлү мөһим. 
Балаларны тәрбияләү мәсьәләсендә дә өйдә махсус таблица булдырдык: анда көн тәртибе, саваплы гамәлләр язылып чыккан. Башкарса, бала үзенә баллар куеп бара. Мәсәлән, тәһарәт алу, иртәнге намазны уку... Бер гамәлне тулы итеп вакытында башкарды икән, үзенә ун балл куя. Әйтик, намаз казага калдырып укылса, биш балл гына куела. Вакытында дәрес әзерләү пункты бар: сигезкә кадәр әзерләсәләр, ун балл, инде сигездән соңга калсалар, балл кими. Аерым бер графа – өйдә татарча сөйләшү. Мәктәптә русча сөйләшкән балаларга өйдә татарча аралашу зарури. «Шаян ТВ» каналыннан тапшырулар карарга рөхсәт итәбез. Бу пункт буенча максималь егерме балл тупларга мөмкин. 
– Бала тәрбияләүдә тагын нинди күркәм гадәтләрегез бар?
– Тагын бер күркәм гадәтебез – өстәл артына җыелгач, әти кешедән алдан ашка тотынмау. Бу гаилә башлыгына, ир-атка, әтигә хөрмәт тәрбияләү, бу тәрбия хатын-кыз, әни кулында. Кагыйдәне әни аңлата, әни җиткерә балага. «Бисмилләһ» белән гаилә башлыгы кабып карагач, башкаларга ашый башларга рөхсәт. 
Кече кызларыбызны пешерү осталыгына өйрәтә торган түгәрәккә йөртәбез. Кызлар өчен тормышта бик кирәкле шөгыль. Алар түгәрәктән 
ризык пешереп кайткан көн бәйрәмгә тиң. Мактап, бөтенебез бергә утырып ашыйбыз. Мактагач, аларның күңелләре үсә, тагын да тәмлерәк пешерәселәре килә. Эш – үзе бер тәрбия чарасы. 
Бала тәрбияне беренче чиратта гаиләдә әти-әнидән ала. Бала – гаиләнең көзгесе дип саныйм, аңа карап, гаиләнең нинди икәне турында фикер йөртергә мөмкин.
Гаиләдә алынган тәрбия шәхес нигезенә салына. Менә миңа әбием тәрбиясе салынган кебек. Мин ул тәрбияне үз балаларым белән мөгамәләдә кулланам. Балаларымның үз гаиләләрендә дә шушыларны дәвам итүен телим. 
– Районкүләм хәйрия эшен – мохтаҗларга ярдәм итүне ничек оештырдыгыз?
– Авыллар белән тыгыз элемтәдә эшләгәч, барып йөргәндә, мохтаҗ кешеләрне күрәсең. Күңелдә уй туа: ярдәм итеп булмас микән. Үзебезнең хәләл кибетебездән дә ел саен зәкәтне чыгарабыз, ул зәкәт мөселман кардәшләребезгә ярдәмгә тотыла. Күпчелек мөселман гаиләләре күпбалалы, аларны күз уңында тотып, һәрдаим ярдәм оештыруны максат итеп куйдык. Мамадыш шәһәренең базар директорыннан хәйрия эшен җәелдереп җибәрү өчен бер бүлмә сорадык. Уңай җавап алгач, шунда ук намаз уку мөмкинлеген дә булдырдык, аннан кием-салым тарата торган пункт ачтык. Кемнәрдер таушалмаган, хәтта өр-яңа киемнәр китерә – мохтаҗ кешеләр килеп ала. Авыл имамнары үз мәхәлләсендәге мохтаҗларны бу пунктка алып килеп, баштан-аяк киендерә ала. 
Шулай ук көз көне гошер сәдакасын җыю һәм тарату эше башкарыла. Гошер ул – бакчаңнан алган уңышыңнан сәдака өлеше чыгару. Ялгыз, мөмкинлекләре чикле, карт, авыру, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең махсус исемлеген төзедек, шул исемлек буенча гошер таратуны җайга салдык. 
– Исламдагы хатын-кызның төп бәхете нәрсәдә?
– Хатын-кызның төп бәхете, минемчә, ана булуда. Мин – алты бала әнисе. Безнең өч улыбыз, өч кызыбыз бар. Өч балабыз үз гаиләләрен корды. Биш оныгыбыз бар, Аллаһка шөкер. 
Һәр бала үз ризыгы белән туа. Кайберәүләр, бала туса, аның белән бергә мәшәкать тә туа дип уйлыйлар. Ислам хатын-кызның төп вазифасын билгели: ана булу, тәрбия кылу, ир-атның төп бурычы – гаиләне матди яктан тәэмин итү. Мин һәрвакыт хәдисне истә тотам: өч кыз бала тәрбияләп үстерсәң, җәннәтле булырсың. Һәр баланың үз теләге белән намазга басуы – еллар дәвамында 
бирелгән дөрес тәрбиянең нәтиҗәсе. Ә төп тәрбия ысулы – үз үрнәгең белән күрсәтү. Мин еш кына кызларыма: «Беләсезме, мин намаз калдырудан куркам», – дип, үз курку-борчуларым турында сөйлим. Алар ни өчен дип сорап куя. Мин тагын үз исемемнән җавап кайтарам: «Намазны калдырсам, аның өчен Кыямәт көнендә җавап тотасым була. Аллаһ каршында минем андый җәзаны аласым килми». Син моны эшлә, моны эшләмә, намаз калдырма һ.б. дип әйтүгә караганда, болай итеп аңлату күпкә үтемлерәк, чөнки боерык бирү тоныннан хис-тойгы дулкынына күчәсең. 
Хатын-кыз бәхете дигәндә, тагын бер нәрсәне атыйсым килә: ирең белән бергә диндә булу. Тормышта бу бик зур роль уйный. Әйтик, хатыны Исламга килгән, ә ире Исламда булмаган, яисә киресенчә булган парларны беләм. Дистә еллар бергә яшәгәннән соң да гаиләләр таркалырга мөмкин. Таркалмаган очракта да гаиләдә киеренкелек сизелә. Тормышның яме күренми. Мин ирем белән өйдә дә, эштә дә, мәчеттә дә, укуда да бергә. Икебезнең бер көнне намазга басуыбызны зур бәхетебез дип саныйм. Гаилә тәрбиясендә дә бер юнәлешне алып барасың, таркаулык юк. 
Бервакыт өлкән балаларыбыз җыелды да искә төшереп утыралар: «Әни, син безне әтиеңә әйтәм дип куркыта идең гел. Ә бит чынлыкта әти йомшак, ачуланмый торган иде. Син бит әтигә караганда кырысрак идең әле», – диләр. Бу гомер-гомергә татар әниләренең баланы тәрбия-
ли торган сүзе – «әтиеңә әйтәм!». Әниләр үзләре булачак әни кешене  тормышка әзерли, безнең максат – иманлы, әдәпинсафлы дәвам калдыру. 
– Ныклы гаилә нигезендә нәрсә ята? 
– Ир һәм хатын мөнәсәбәтләрен тетрәнүләрдән, кискен тискәре борылышлардан саклап кала торган сыйфат – дәшми калу. Ирнең ачуы килеп, тавыш чыкканда, хатын-кыз бөтен сабырлыгын җыеп дәшми калырга тиеш, минемчә. Икенче тапкыр хатынның да шундый ачулы чагы була, ул вакытта инде ир үзен кулда тотарга тиеш. Ә бер-береңә кара-каршы дөньядагы бөтен начар сүзләрне тезеп талашу әллә нинди нәтиҗәләргә китереп җиткерергә мөмкин. Кызган вакытта ут өстәү – янып бетүгә юл алу. Бу аерылышуга кадәр алып бара. Әлбәттә, беркем дә камил зат түгел, тискәре яклар да җитәрлек, әмма ярату булганда, тискәре яклар да уңай булып күренә күзгә. Беләбез бит: шайтанның яраткан эше – ир белән хатынны аеру. Шайтан коткысына бирелмәскә кирәк!

 

Әңгәмәдәш Гөлназ Нуриева

«Мәйдан» № 10, 2023 ел

 

Галерея

Комментарийлар