Уртага салып…
Йорт хуҗасы Хәйрулла агай сыеры белән бик авыр хушлашты.
Икесенең дә күңеле, көтүдән кайтып җиткән Мүкәйнең җилене шикелле үк, мөлдерәп тулган иде. Берәрсе, юатырга теләп, йомшаграк сүз дәшсә, бергәләп елап җибәрергә әзер иде алар. Шулай да Мүкәй көчлерәк булырга тырышты, каты гына итеп мөгрәп алды: «Мине саткан өчен үкенәчәксең әле син. Сөтемне эчтең, сатып, кесәңне күпме калынайттың. Бер төргәк печәнне меңәр сумнан алып, эскерт өйдең. “Мал башын киметүче” дип колак итеңне ашаячак әле авыл башлыгы».
Абзар капкасына сөялеп, бер ноктага төбәлеп торган Хәйрулла агайның да бәгыре теленә, бәгыре сызлана иде. «Син дә җанымда казынма, Мүкәй. Авылның картайганын белеп торасың ләбаса. Көтүдән гел качып кайттың, синең артыңнан йөгерерлек кеше бар дисеңме әллә? Ул шәһәрдән кайткан “сыбызгылар” көтүнең рәтен беләмени?! Көчең бетсә, бер дә рәхәт түгел шул сез – малкайларны асравы. Беркөн авыл җыелышы булды. “Бала саны аз, укытучыларың гел пенсионер”, дип, мәктәпне ябарга килгәннәр. Ирек бирмәдек, саклап калдык калуын. Әлегә. Мәктәп бетсә, авылның да киләчәге юклыгын райондагылар әллә белми дисеңме – бик беләләр. Акча экономиялиләр. Ә син мал башы дисең. Хәзер кеше санын да мәҗбүриләп арттырмакчылар, ди әнә. “Демографик хәл начар, яхшыртасы иде”, - дип сөйли башлык. 70-80 яшьлек карт-коры хәл итә торган мәсьәләме инде бу, җә?.. Клубка йөрибез йөрүен, 75 яше дә тулмаган “япь-яшь” мөдиребез хор оештырып җибәрде әле. Бөтен әби-бабайлар тезелешеп “Син кайтмадың” дип моңланабыз. Кайтмыйлар, үлгәннәр дә, шәһәргә киткәннәр дә кире кайтмый, чөнки эш юк. “Эшләгән кешегә эш бар ул”, дигән була башлык, аңа бар ул. Менә безнең балаларга гына урын юк авылда, икешәр дипломнары булса да. Син тудырган үгезләр белән бергә укыттык малайларны. Шәһәрдә кеше почмагында яшәп ятсалар яталар, әмма кайтмыйлар»...
«Синең хәлеңне дә аңлыйм, хуҗам. Ярар, нишлисең инде... Яхшы тәрбия иттең, рәхмәт. Тик минсез, сөтсез яшәүләре җиңел булмас үзегезгә. Берәр нәселле кәҗә алып җибәрерсең».
«Син нәрсә, “кәҗә – мал түгел, баҗа – туган түгел” дигәнне ишеткәнең юкмы әллә?»
«Бар. Әмма авылның кәҗәгә калып барганын син үзең дә бик яхшы тоясың, сер генә бирәсең килми. Ярар, ни булса, шул булыр. Яңа хуҗам гына әйбәт күңелле, ризыклы кеше булсын. Хуш, Хәйрулла агай. Сарыкларыңны кыерсытма, баш санын киметмә!»
Сыер китте. «КамАЗ» белән. Гөлсирә түти күз яшьләрен тыя алмады. Хәйрулла агай да әле генә сыер торган абзарга кереп, качып кына елады.
Лапаста урын киңәйде, бигрәк тә тавыклар тибенеп кинәнде. Ләкин бу иркенлекне әкренләп ниндидер моңсу бушлык басты. Сыер мөгрәве, чаж-чож итеп сөт сауган тавыш ишетелмәде, аяк астында уралган песи малайларына сый эләкмәде. Хуҗа да лапаска керүен сирәгәйтте, сарыкларына печән ташлый да, тавык-казларга бодай сипкәндәй итә дә өенә ашыга... Ләкин сагышлардан алай гына качып котыла алмыйсың шул...
Көннәрдән беркөнне Хәйрулла агай иртән иртүк нидер уйлап сикереп торды. «Кәҗә!!! Мал түгел дисәң дә... «Озак икеләнеп тормады, тотты да гәзиттәге белдерү буенча шалтыратты. «Нәселле кәҗә, ике озын имчәкле, сөте куе, тәмле. Бәясе 10 мең сум», ди хуҗасы, теле телгә йокмый үзенең! «Кит аннан, сыерның дүрттән бер бәясенә тора бит бу», – диеп сукранса да, ахыр чиктә Хәйрулла агай кәҗәне алып кайтырга карар кылды.
Икенче көнне ят тавыш ишетеп, лапастагы бөтен сарык, кош-корт утарга җыелды. Мөгезләрен тырпайтып, сакалын селкетеп, әллә нинди ят нәрсә карап тора иде каршыларында.
Ул арада кәҗә, монда кем хуҗа икәнен сиздерергә теләгәндәй, сүз башлады.
– Бүгеннән бу лапаста мин керткән тәртип буенча яшәячәксез. Авылыгыз белән әле танышмадым. Мин үзем яшәгән җирдә ничек теләсәм – шулай булды. Урамнарда иркенләп йөрдем, бакчалардагы алмагачларны тәмләп кимердем. Зират коймаларын очлы мөгезем белән этеп кереп, үлән утладым. Куып та карадылар, тик биздерә генә алмадылар. Мин гаеплемени, халыктан җыйган үзара салым акчасына «кәгазьдә генә койма тотканнарына». Йә, үзегездә ниләр бар? Таныштырыгыз әле. Яле, сарык, синнән башлыйк, без бит бүреләрне куркыткан батырлар. Ничек яшисез, нәрсә ашыйсыз, бәтиләрегез артамы, саныгыз байтак күренә, иллегә тартамы?
Кыюлыгын җыеп, сарык сүз башлады:
– Илле түгел, кәҗәкәй, кырык тугыз гына. Менә бер симез сарыгыбыз ике бәти китергән иде, бәтиләренә ник бер әйләнеп карасын, имезмәде, нәкъ балаларын ташлаган җүнсез әниләр кебек кыланды. Хуҗабыз озак уйлап тормады, сатты да җибәрде. Җиде кат тиресен тунасыннар иде шуның. Ә ашау әйбәт, тик эчә торган су гына тәмсез. Каз-тавык пешекләгән ис килә үзеннән, җитмәсә, бөтен авызлар каралып бетте. Без, маллар гына түгел, авыл халкы да интегә. Олы бер авылда эчәргә яраклы су юк шул. Сүз өчен генәдер инде, насос куеп, колонкаларга су җибәргән булганнар булуын. Янәсе, эчәргә яраклы. Кая аны эчү! Үзе сасы, үзе кап-кара. Бәлки, син хуҗабызга әйтеп карарсың, әгәр тешең үтсә. Авыл башлыкларына, олырак түрәләргә җиткермәс микән зарыбызны... Адәм балаларының бәлки үзләренә ошыйдыр, йә булмаса, шул суны эчә-эчә, телләре аңкауларына ябышып каткандыр да шуңа беркемнән берни сорамыйлардыр... Әмма без эчә алмыйбыз шул, тамактан үтми...
– Ярар, хәл итмәслек мәсьәлә түгелдер, сөйләшермен, – диде кәҗә, вәкарь гына. – Кемнәрнең тагын нинди зары бар? Ата каз, синең әйтер сүзең бар бугай.
Ишеттегезме дигәндәй, ата каз, озын муенын әле бер, әле икенче якка боргалап, әнкә казга назлы караш ташлап, телгә килде:
– Тамак тук анысы, безгә дә, тавыкларга да бодай җитәрлек. Хуҗаның 4 гектар пай җиренә 2 центнер ашлык тия бит, бөртекләп кенә ашагач, ел буена җитә үзе. Тик кыенлыклар күп шул. Җәй көне инеш буена төшеп булмый. Тирәсен тигәнәк баскан. Анысын ничек тә ерып төшәр идек, тәпиебезне күмәрлек тә су юк инештә. “Буа буарга иде”, дидек, юк, тыңламыйлар. Пычракка батып ятабыз инде. Кыш көне бакчага да чыгып булмый. Ел буена җыелган тирес өстендә җылынып, безне эләктерергә хәйлә корып, төлке абзый утыра. Хуҗага “ник атмыйсың аны” дибез, “рөхсәт юк югарыдан, атсам, үземне өтермәнгә озаталар”, – ди. Өй борынча тавыкларны кырып салды, бармак селкетүче дә юк. Бөтен өмет синдә инде, кәҗәкәй.
– Мөгезләрем белән эчен тишеп агызырмын, тиеп кенә карасын сезгә, күрмәгәнен күрсәтермен, – дип гайрәт чәчте кәҗә.
Аның батырлыгын күреп, кырык-илле тавык берьюлы кыткылдарга тотынды, ул арада бер кыюрагы, яшь әтәч янына килеп, кикригеннән үпте. «Син сөйлә», – дип колагына пышылдады. Яшь әтәч, кукраеп йөри-йөри, тезеп китте.
– Мин монда яши башлаганчы, тавыкларга баш булып карт әтәч йөри иде. Кыяфәте ташка үлчим: кикриге күгәргән, бүксәсе асылынган, аягын гына түгел, йөрәген дә йон баскан. Бөтен тавык үзеннән зарлана, ә ул миңа ирек бирми. Хуҗа икебезне дә ачулана. “Әрәмтамаклар, тавыкларга йомырка салырга булышмыйсыз!" – дип сүгә. Җитмәсә, тавыклар арасында да тавыш-гауга чыгып кына тора. Әнә кара, кәҗәкәй, икесе сугышып та ята. Көш-көш, дим, көлдермәгез үзегездән! Ә син, картлач, нәрсә карап торасың, аер үзләрен! – диеп карт әтәчкә җикеренергә дә өлгереп, яшь әтәч нотыгын тәмамлады.
– Бер йортта ике хуҗа булмый. Карт әтәчнең пенсия яше җиттеме әле? Өч ел бар дисезме? Ярар, икенче берәүнең әтәче булмаган җылырак лапасына күчәрсең. Тамагың тук, җаның тыныч булыр. Йә, тагын кайсыларыгызда нинди фикер бар?
Шулвакыт ниндидер гөжләгән тавыш ишетелде дә кисәк кенә тынып калды. Ул арада утар эченә бал корты очып кереп, киртәгә кунды. Моны күреп, кәҗәнең коты очты. Артка чигенеп куйды.
– Курыкмагыз, мин сезне чагарга дип түгел, ярдәм сорап килдем. Ишеткәнсездер инде, үткән ел без үлеп бетә яздык. Карабодай кырларында, төрле-төрле чәчәкле болыннарда күпме очтык моңарчы. Тик авыл янындагы басуларга рапс чәчтеләр, аны көчле агулар белән агуладылар. Минем хуҗамның 32 баш умартасы бар иде, барысы да бетте. Үлгәннәр өчен субсидия сорап кайларга гына язмады хуҗам, мескенкәем, «юк» дигән җавап кына ишетә. «Кортларыңның паспорты юк, булмагач, биреп булмый», – диләр. Менә әкәмәт, умарталарга паспорт ясатырга кушалар, ди. Кешенең, үлгәч, паспортын алалар. Без инде кырылып беттек диярлек, үлгән кортка ничек ясыйлар икән ул документны, әйтә алмыйсыңмы, кәҗәкәй?
– Һмм, монда нык уйларга кирәк. Бу югалту синең хуҗаңа гына кагылмады шул. Илбашына хат язып карасак кына инде, сез ризамы?
Кайсы кыйгаклап, кайсы каңгылдап, тавыклар кытаклап, сарыклар мәэлдәп тавыш биреп ятканда, боларның эчтә булмавыннан файдаланып, лапаска әкрен генә пар күгәрчен кереп китте. Керделәр дә, гадәттәгечә, тавыкларга сибелгән бодайны ипләп кенә чүпләргә тотындылар. Шуның белән җыелыш тәмамланды. Уртага салып сөйләшкәч, бөтен мәсьәләләр хәл ителгәндәй булды. Кәҗә, эш кырган кыяфәт чыгарып, үз урынына кереп, сузылып ятты да тәмле йокыга талды. Татлы төшләр сиңа, кәҗәкәй! Яңа көндә дә сине нәкъ шундый ук уртага салып сөйләшүләр көтә. Хәер, сине генәме... Абзарда гына түгел, һәр авыл өендә, кибеттә, авыл урамында көн саен уртага салып сөйләшәләр дә соң... Әллә пышылдабрак сөйләшүләре инде, әллә ишетергә тиешлеләр колакка катырак – анысын гына белгән юк. Гөнаһ шомлыгына, сайлау җиткәндә телләрдән бал булып тамган татлы вәгъдәләр дә, исән калган бал кортларына ияреп, каядыр китеп бара, ахры. Авыл янә үзенең бетмәс-төкәнмәс сорауларын уртага салып сөйләшер мизгел белән юанып, таң кояшы белән бергә уяна; көн азагында батып барган кояшка карап, иртәгәсен туачак яңа таңның чыннан да яңа, үзгә буласына өмет итеп, йокларга ята...
Гөлзәлифә ӘХМӘТГАЛИЕВА
Фото: Николай Туганов
«Мәйдан» № 11, 2020 ел
Комментарийлар