Урта урам
Таһир ШӘМСУАРОВ шигыре.
Сагындыра авыл урамнары,
Татлы сулы чишмә-инеше.
Бүген менә кабат урам урап,
Малай чакка кайтып килешем.
Шушы урам бик кадерле миңа,
Яланаяк безне үстерде.
Табаннардан менгән яшәү дәрте
Үсәр өчен дәрман, көч бирде.
Телефонлы заман балалары,
Юк, сез башка, бездәй түгелсез.
Көлү тавышлары ишетелми,
Урам ятим, миңа күңелсез.
Язгы таңда олы юлга чыктык,
Кыю атлап илне сакларга.
Урта урам бик еш искә төште
Казармада яткан чакларда.
Киң урамның капка төпләрендә
Утырдык без, кайткач хезмәттән.
Рәхмәт инде, әти-әни безгә
Ватан дигән сүзне өйрәткән.
Бер сагыну биләп ала мине,
Беләсезме, кызлар-малайлар.
Каз үләне, хәтфә үлән кайда,
Бала чакны кая куйганнар?!
Урта урам уртак иде безгә,
Уртак иде икмәк телеме.
Ай калыккач, кичен улын эзләп
Чакырганы истә әнинең.
Сагындыра авыл урамнары,
Атлы, сулы, чишмә-инешле.
Бүген менә кабат урам урап,
Малай чакка кайтып килешем!..
Фото: https://ru.freepik.com
«Мәйдан» № 4, 2024 ел
Комментарийлар