Уйла әле
Вәсимә Хәйруллина шигыре.
Аксакаллар, ак әбиләр китә,
Алмашынып тора буыннар.
Дәвамчылар булып яшь үсенте –
Онык-оныкчыклар туганнар.
Өлкән белән олы акыл китә,
Тормыш мәктәпләре китәләр.
Яшьләр исә алар үзләренчә,
Башкачарак гомер итәләр.
Горефләрнең кайсы төшеп кала,
Гадәтләргә керә яңалык.
Тормыш үзгәрергә тиеш инде,
Шуңа тора гелән яңарып.
Дөнья бит ул олы бер куласа,
Атынасың анда үзеңчә.
Кемнең юлы була түп-түгәрәк,
Ә кемнеке була озынча.
Уйла әле: синең юлың нинди,
Эшләдеңме җирдә изгелек?
Атаң-анаң, туганнарың өчен
Яшәдеңме кылып игелек?
Уйла: синнән нинди бала кала,
Иманлымы нәсел агачың?
Үзеңнән соң каламы соң җирдә
Сиңа оҗмах теләр догачың?
Аллаһ хозурына үзең белән
Нинди гамәлеңне аласың?
Уйла әле: нинди гыйбәдәтең
Ахирәткә нәрсәң бара соң?
Синнән кем һәм нәрсә кала соң?
Вәсимә ХӘЙРУЛЛИНА
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Oleksandr Ryzhkov
«Мәйдан» № 6, 2023 ел
Комментарийлар