Логотип «Мәйдан» журналы

Тормыш булсын бербөтен

Гөлназ Әхмәдиева шигыре.

Бу тормышның матурлыгы –
Күрмәүчегә – ямьсезлек.
Бүген менә кояш чыккан,
Бәлки, ансын сизәрлек?

Бүген менә иркен җиһан,
Сизмәүчегә ул – кысан.
Әйдә, киттек, йөгерәбез,
Калдырабыз дөньясын!..

Җилләр бүген исми, сөя;
Хиссезләргә –,  дулыйдыр.
Болыннарны буйлыйк әле,
Күлмәгеңне эзли тор!

Мәсьәләләр җиңел монда,
Авырдыр катлаулыга.
Дөньядагы һәр тереклек
Бәхеткә туган гына.

Бәхеткә туганнар яши,
Бәхетсезләр – күрә көн.
Әйдә, көне генә түгел,
Тормыш булсын бербөтен!

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 9, 2024 ел

 

 

Комментарийлар