Сәвия
Эштән кайтып ашап-эчкәннән соң, Рәшит, ванна бүлмәсенә кереп, чиләккә краннан гына су агызды да, порошок-җилемне бутагач, обой төргәкләрен тотып ишек төбенә чыкты.
Беренче катта булганлыктан, кеше аягы астында шыр ачык булмасын дип, Рәшит ике фатирга уртак бер тимер ишек куйдырган иде. Иңе-буе берәр метрлы гына булса да, ярап тора үзе тагын.
«Бизәнгән бит – бит төсле» дигәндәй, шул «бүлмә»гә азрак кеше рәте кертергә, калган обойларны ябыштырып куярга уйлаган иде Рәшит. Хөкүмәт буяган акшарны алдагы көнне хатыны юып-чистартып чыгарды. Әзерләнгән урынга ябыштырып кына куясы калды.
Эшкә тотынганчы, почта тартмасын карыйм әле дип, Рәшит тимер ишекне ачкан иде, күзе белән күргәнне акылы белән аңламый торды. Аларның ишекләренә аз гына кыйгач урында, ике баскыч арасында ак кофта, ак чалбар кигән ханым ята иде. «Вам плохо? Помочь Вам?» – дип Рәшит ханымга таба иелде һәм телсез калды. Күз төпләре шешенгән, аракы сөременнән карашлары тоныкланган, тышкы зәвыклылыгына ятышсыз ис килеп торган бу ханым бик тә таныш иде аңа. Күршеләре Сабир абзыйның кызы Сәвия иде бу.
Сәвия, көчкә башын күтәреп, нурын югалта башлаган күзләре белән Рәшиткә карарга тырышты. Ул да таныды булса кирәк, гаҗәпләнүдән аның күзләре зур булып ачылдылар. Нәрсәдер әйтергә дә азапланды кебек. Тик Рәшит аны тыңлап торырлык хәлдә түгел иде. «Танымаган булса гына ярар иде», – дип уйлады ул. Тиз генә артка чигенде һәм тимер ишекне бикләп куйды. Бер ара башы эшләмичә торды. Аннан, нишләргә дә белмичә, ишектәге уем-күздән карады. Ап-ак киемле Сәвия торырга азаплана иде.
Рәшит фатирына керде дә ишек төбенә чүгәләде.
– Чык әле монда, – диде ул залда керләр үтүкләп торган хатынына.
– Хәзер, көт инде аз гына. Тотып торырга кирәкме? Монысын гына үтүкләп бетерим.
– Юк ла, тотарга түгел. Анда, подъездда, Сания апаның кызы Сәвия исереп ята, – диде Рәшит, үзен гаепле сизгәндәй.
– Ятса, нишләтим инде? Өйгә алып кериммени? – диде бераз аптырабрак калган Гөлфия.
– Әллә ничек булып китте. Таныды бугай ул мине.
– Ярар, таныса... Монда кемгәдер килгән бит инде ул. Шулар озатыр. Без нишләтик инде аны? – дип хатыны киредән залга кереп китте.
Обой ябыштыру кайгысы да калмады Рәшиттә. Ул, шыпырт кына чыгып, тимер ишектәге уемга күз салды. Подъезддагы баскыч арасы буш иде.
* * *
Рәшитнең әнисе кече кызының аерылып кайтуын бик авыр кичерде. «И-и-и, кулыннан җитәкләп илтеп куярдай булам», – ди иде сөйләшкәндә.
– Ярар инде, аның кадәр үзеңне үзең ашама, синеке генә аерылмаган. Азып-тузып, эчеп-исереп йөрми бит», – диде Рәшит, авылга әнисе янына бер кайтуында.
– Анысы шулай инде. Әле көндез Мөслимә апаң кереп утырган иде. Ул да шулай ди. Берәүнең дә келәте буш түгел. Әнә Сания апаңның Сәвиясен тагын эшеннән чыгарганнар икән. Кеше баласын сөйләргә дә куркам, улым, үземнекеләр бар. Ходаем, үземә ризык итмәде, балаларга, балаң баласына ризык итмәсен, – диде әнисе.
Сәвия әби-бабайлы, динле-денле гаиләдә үсте. Язын яр буена сибелгән үги ана чәчәкләре кебек, Сәвиянең дә түгәрәк йөзенә сары сипкел сибелгән иде. Сипкелле битеннән елмаю китми иде аның. Елмаю килешә иде үзенә. Сипкелләре исә Сәвиянең кояштай йөзен тагын да яктыртып җибәрә.
Медицина институтын тәмамлаган елны Сәвия Фәнискә кияүгә чыкты. Озак йөреп, Сәвияне көтеп, яратып өйләнде Фәнис. Әдәп-әхлакны белгән, тәртипле гаиләдә тәрбияләнгән егет ике якның да фатихасын алып өйләнде. Сабир, йоласына, шартына китереп, ялындырыбрак бирде Сәвияне.
Кайда, кайчан, кем ялгышлык җибәргәндер, Сәвия шешә белән дуслашып китте. Баштарак эшендә чыш-пыш килсәләр дә, хезмәт урынында исерек килеш күрмәгәч, сүз әйтүче булмады. Тора-бара эшкә аракы исе белән килә башлады. Аннан инде бөтенләй килмичә калган көннәре булды. Эшендә укол ясар өчен бирелә торган спирт та тамак чылатырга китә иде.
Сәвия бер-бер артлы эш алыштырды. Шешә «дусты» бик тиз үз дигәненә иреште. Аның өчен ир дә, балалар да, «кызым» дип өзелеп торган әти-әнисе дә икенче планга күчте. Авылга бер кайтуында әнисе Сания елый-елый ялынды, ялварды. Әтисе баштарак дәшмәде, аннары чал сакалын сыпырып мөлдерәп карап торды да: «И кызым... кызым», – дип, Сәвияне кочаклап елап җибәрде. Бала бит!..
Бүген шимбә, кайтып килмәсләрме дип, Сабир абзый мунчасын томалап керүгә, капка төбенә чыжылдап ап-ак «Форд» машинасы килеп туктады. Машинасыннан Фәнис үзе генә төште
Ул кереп күрешүгә, Сабир абзый чәй куеп җибәрде. Тик Фәниснең чәй эчәргә килмәгәнлеге йөзенә чыккан иде. Исәнләшеп эчке якка узуга, кияү «үгезне мөгезеннән алды».
– Бабай, минем түземем бетте, сабырлыгым сынды. Кызыңны теләсәң нишләт, кире үзеңә кайтарам. Мин башкача булдыра алмыйм, – диде.
Әле ярый хатынының өйдә юк чагы туры килде. Алла сакласын, кияүнең бу сүзен ишетсә, әллә нәрсә булуы бар иде. Өйдә тынлык урнашты. Әйтерсең лә түрдә мәет ята, икесенең дә башлары иелгән, күзләре бер ноктага төбәлгән. Тик... томаланган аң маңгай күзен ботак тишегенә әйләндерде. Кияү дә, бабай да уйга батты. Өскә калкып чыга алмаслык булып баттылар. Сабир ничек итеп Фәниснең Сәвияне сорарга килүен, һәр икесеннән иман кәлимәсен әйттереп никах укытуларын күңеленнән үткәрде. Гаиләдәге алты баланың иң ягымлысы, тәмле теллесе, ата-ана җанлысы шул Сәвия иде. Ул вакытта Сәвиянең җанына кояш тулган, аның яктысы күзләреннән тама иде. Үткәндәге шул татлы мизгелләр, кызының күзләрендә яшәгән шул яктылык Сабирның аңын ачып җибәргәндәй булды.
– Ярар, кияү, мин риза, үз балам бит, – диде Сабир. – Кайтар кызымны, мин каршы түгел. Тик син миннән ниндине сорап алып киткән булсаң, шундыйны кайтар, кияү, яме. Мин сина эчә торган кыз бирмәгән идем, – диде Сабир.
Фәнискә авыз ачып сүз әйтергә урын калмады.
– Гафу ит, бабай, – диде дә башын иеп чыгып китте. Плитәдә Фәнис килеп кергәч куйган чәйнек, суы бетеп, коры пар бөрки иде.
* * *
Тормыш үз җае белән дәвам итте. Рәшитләр фатирларын зурракка алмаштырып, шәһәрнең яңарак районына күчтеләр. Инде баш түбәсе яктырып, чигә тирәләре көмешләнә башлады. Кан басымы да «шаярткалый» – Сабантуй мәйданындагы колгага менгән елгыр егет кебек.
Үзе барасы түгел иде әле, хатыны мәҗбүриләп диярлек поликлиникага җибәрде. Шулай итеп, Рәшитне хастаханәгә салып та куйдылар. Кардиология бүлегендәге палаталарның берсенә урнашканда, яшь кенә шәфкать туташы:
– Абый, сезнең палатадагыларны табиб Сәвия Сабировна карый. Үзегезне ниләр борчый, барысын да әйтегез. Бик оста белгеч ул, – диде. Хастаханәдә бик сирәк булгангамы, Рәшит ничектер табибның кем булуына артык игътибар биреп тормады.
Палатадагылар белән исәнләшеп, танышып чыккач, кырыну кирәк-яракларын, чынаяк-тәлинкәләрен тумбочкасына урнаштыра башлады. Күрше ятактагы чандыр гына картның:
– Менә, безнең «ак фәрештәбез» дә килеп җитте. Әллә син йокламыйсыңдамы, Сәвия? – дигәненә Рәшит борылып карады.
Баш түбәсенә үк бастырып ак калфак, өстенә килешле ап-ак кыска халат белән чалбар кигән табибә Сәвия Сабировна – Рәшитләрнең күрше кызы Сәвия иде. Тәрәзәдән төшкән иртәнге яктылыкта аның сипкелле йөзе, елмаеп, нур бөрки.
– Хәерле иртә! Ничек йоклап тордыгыз? – диде Сәвия Сабировна. Елмаю бик килешә аның сипкелле йөзенә.
Рәфкать ШАҺИЕВ
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik
«Мәйдан» № 3, 2023 ел
Комментарийлар